Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар матбугатының үсеше — фидакярләрчә хезмәт итү нәтиҗәсе»

Татар матбугаты диюгә күз алдына унике катлы биек «Татмедиа» бинасы күз алдына килә. Анда хезмәт иткән бихисап хезмәткәр татар матбугатын үстерү өчен күп көч куя. Татар матбугатының бүгенгесе нинди һәм аның язмышы өчен кем кайгыра?

news_top_970_100
«Татар матбугатының үсеше — фидакярләрчә хезмәт итү нәтиҗәсе»
Рамил Гали

Сату күләмен үстерү сәүдә нокталары санын һәм уңайлылыгын арттыру хисабына ирешелгән

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, интернет челтәрендәге 80 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 

2020 елның икенче яртыеллыгында «Татмедиа»да нәшер ителгән газеталарның гомуми тиражы 225 мең данә тәшкил итте. Бу узган елның шул чорына карата 94,2 процент дигән сүз. Республикада газета-журналларны өйгә яздырып алу киң таралса да, «Татмедиа» тарафыннан басмаларны ваклап сатуга да игътибар бирелә.

Татарстанда яшәүчеләр «Татмедиа» бренды астында нәшер ителә торган газета-журналларны 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлегенә ия. Казан киоскларында «Сөембикә», «Казан утлары», «Чаян», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй», «Безнең мирас», «Идел», «Казань», «Татарстан» журналлары, «Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталарын сатып алырга була.

Бүгенге көндә «Татмедиа»ның газета-журналлары Казандагы киоскларның 90 процентында тәкъдим ителгән. Киосклар тотучы өч компания — «Агентство торговли», «Мир Прессы Казань» (DAILY киосклары) һәм ИП Мельников белән килешү төзелде, алар шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан 101 киоскны үз эченә ала. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Казанда газета-журналлар киосклары белән махсус килешү төзеп, татар матбугатын киоск киштәләрендә иң күренә торган урында сатуга иреште.

Быел «Татмедиа» басма продукцияне сату өчен 10 вендинг аппараты сатып алды. «Татмедиа» бренды төшерелгән яшел автоматларны метроның «Тукай мәйданы», «Яшьлек», «Җиңү проспекты», «Төньяк вокзал», «Имәнлек» һәм «Сукно бистәсе» станцияләрендә күрергә мөмкин. Яңа аппаратлар шулай ук ТР Министрлар Кабинеты бинасында, Республика клиник хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасының беренче катында урнаштырылган. Апрель аенда газета-журнал сатучы аппаратларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сынап карады.

2020 елның дүрт аенда «Татмедиа» газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан. Дүрт ай эчендә «Татмедиа» АҖ ваклап саткан басмаларның гомуми тиражы 175 мең данәдән артык тәшкил итә. Шуларның 16,7 мең данәсе - республика басмалары. Сату күләмен үстерү сәүдә нокталары санын һәм уңайлылыгын арттыру хисабына ирешелгән.

«Төп социаль бурыч — безнең газета-журналларны республикада яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр үтемле итү»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

Төп социаль бурыч — безнең газета-журналларны республикада яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр үтемле итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындыра торган басма продукцияне сатып алу мөмкинлеге булуын телибез. Совет заманында Казанда газета киосклары бик күп иде, әмма вакыт үтү белән аларның саны кимеде. Безнең басмалар өчен махсус урын табу турында карар кабул ителде. Бу Татарстанда яшәүчеләргә безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз арада табарга мөмкинлек бирә.

Бөтенроссия газета-журналларга язылу декадалары вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән, газета-журналлар исә «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифыннан 25 процент күләмендә ташлама алган.

Татар басмаларының пандемия шартларында тиражларын арттыруга ирешә алуы артында нәшриятларның тырышлыгы тора. Әйтик, Чүпрәле районында чыга торган «Туган як» газетасының тиражы — 18,8, «Теләче» газетасының — 7,6, «Казан утлары» журналының тиражы 2,4 процентка арткан.

2019 ел белән чагыштырганда, «Чаян» журналы үзенең тиражын — 8,7, «Казань» журналы — 2,7, «Безнең мирас» журналы 2,7 процентка арттырган. «Татарстан» журналы тиражын элеккеге дәрәҗәдә саклаган. «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров узган елга караганда почта аша язылучылар 11 процентка артуын әйтте.

«Нижнекамская правда» газетасының тиражы 28,5 процентка, «Казанские ведомости» газетасының — 1,9 процентка арткан.

«Татар матбугатының үсеше — фидакарьләрчә хезмәт итү нәтиҗәсе»

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин:

Безнең укучылар тотрыклы, алар утыздан артык төбәккә таралган. Укучылар арасында төрле буын кешеләре бар, журнал бер гаилә эчендә буыннан буынга күчеп бара. Тиражны үстерү өчен эчтәлеккә игътибар итәргә кирәк, соңгы вакытта без дә эчтәлек белән алдырабыз дип уйлыйм. Бер санда төрле жанрга караган әсәрләрне бирергә тырышабыз, һәрберсенең үз укучысы бар. Тиражны ясалма юл белән үстереп булмый.

Ваклап сату өлкәсендә дә сатулар арта. Сатуны арттыру өчен «Татмедиа» зур эш башкарды — яңа сату нокталары барлыкка килде.

Пандемия шартларында социаль челтәрләрдә актив булдык, укучы белән элемтәдә тордык һәм һәрвакыт конкурслар оештырдык. Чит төбәкләрдән кушылучылар да булды.

Элек «татар матбугаты» дигәч, басма газета-журналлар күз алдына килә иде, ә хәзер ул интернетта үсеш кичерә. Татар матбугатының үсеше — фидакарьләрчә хезмәт итү нәтиҗәсе. Киләчәк өчен икеләтә тырышып эшләргә тиешбез.

«Элек онлайн язылу өчен татар матбугатын гомуми каталогтан барлык Россия басмалары арасыннан эзләргә кирәк иде»

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова:

Бу яртыеллыкта республика күләмендә язылучылар саны артты, ул бик сөендерә. Чит төбәкләрдән язылучылар саны артмады, чөнки алар журналга «Роспечать» каталогы аша языла иде, ә ул оешма коронавирус пандемиясе сәбәпле май аенда эшен туктатып торды.

Чит төбәкләрдән 649 язылучыбыз бар иде, бу яртыеллыкта 434 язылучы булды. «Роспечать» эшләми башлагач, чит регионнар өчен «Почта России» каталогында яңа индекс булдырдык. Әлегә кадәр «Почта России» аша татарстанлылар өчен бер генә индекс бар иде. Яңа индекс белән дә 69 кеше язылды. Татарстан буенча узган елгы июнь аенда язылучылар белән быелгысын чагыштырсак, 16 процентка үсеш күзәтелә.

Шуны да әйтергә кирәк: элек онлайн язылу өчен татар матбугатын гомуми каталогтан барлык Россия басмалары арасыннан эзләргә кирәк иде һәм ул бик авыр иде. Хәзер «Татмедиа» үзенең басмаларын бер сайтка җыйды һәм татар басмаларына онлайн язылу бик җиңеләйде, мин аны бик уңай алым дип уйлыйм.

Сатуларыбыз да арта, чөнки вендинг аппаратлары барлыкка килде һәм сату нокталарының саны артты. Вендинг аппаратларында сатылган журналлар бәясенә өстәмә бәя кушылмый. Нокталардагы сатулар санын һәрвакыт анализлап торабыз. Сатуларны арттыруга социаль челтәр бик ярдәм итә. Без яңа санның иң кызыклы урыннарын социаль челтәрләрдә анонслыйбыз.

«Барлык басмаларның да хәле бертөрле»

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон:

Барлык басмаларның да хәле бертөрле. Матбугат укучыларының күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, ул электән шулай. Өлкән буын кешеләре китеп барганга укучылар саны кими. Гомумән алганда, без кимү ягына барабыз. Күп кешенең вакыты социаль челтәрләргә китә, коронавируслы вазгыять тә авырлыклар китерде. Һәрберебез тырыша: быел беренче тапкыр бүләкләр уйнатып карадык. Катнашучылар булды, Аллага шөкер.

Һәр матбугатның төп укучысы була. «Мирас» үз эченә тарихны, әдәбиятны, көнкүрешне сыйдыра. Халык та соңгы елларда тарихка, мәдәнияткә игътибар итә башлады, шуңа күрә әкрен генә артабыз.

Журналның альтернатив язылучылары бар. Үз мәкаләләрен алып килгән авторлар йөзәр данә басма ала, аларның күбесе авыл тарихы турында яза. Мисал өчен, Тәтеш районы Үтәмеш авылы турында Нияз абый Исхаков язган иде. Ул авылдашларына да тараткан, сеңлесе яңа санның да йөз данәсен алу теләге белән шалтыратты. Башкалар шулай кызыгып китә.

Язылучылар саны буенча арттарак барган кебек иде, тик алай түгел. Башкортстанда гына да 49 данә алалар.

«Газетаның автолавкаларда сатылуына бик гаҗәпләндек»

1 июльдән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе белән Татарстанның авыл кибетләре һәм автолавкаларда «Татмедиа» басмаларын сату турында килешү төзелде. Куллану кооперациясе системасында барлыгы 83 автолавка исәпләнә.

Якын көннәрдә ун районда яшәүчеләр өчен газета-журналлар сатып алу мөмкинлеге булачак. «Татмедиа» басмаларын Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Тәтеш районнарында сатып алу мөмкинлеге булачак.

Чүпрәле районы «Туган як» газетасының баш мөхәррире Рәзидә Җамалтдинова:

Район газетасына язылучылар саны артты. Халык белән эшләргә тырыштык, почта хезмәткәрләре дә әйбәт эшләде. Пандемия шартларында төрле конкурслар уздырырга тырыштык, күренекле якташларны редакциягә чакырдык. Район башлыгы ярдәмендә акцияләр оештырдык: аз керемле биш гаиләгә язылу бүләк иттек. Райондагы почта бүлеге дә бик әйбәт эшли, аларга бик рәхмәтлебез.

Башка еллардан аермалы буларак, быел июль аеннан газетаны сатуга чыгардык. Райондагы 13 авылга автолавка йөри. Газетаның автолавкаларда сатылуына үзебез дә бик гаҗәпләндек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100