«Алтай, телеут, хакаслар Себер татарлары кебек сөйләшә, җанисәптә үзләрен татар ди»

«Яңа Гасыр» каналында чыга торган «Татарлар» тапшыруында себер татарлары турында әңгәмә кордылар. Себер якларыннан килгән кунаклар себер татарларының бүгенге яшәү рәвеше, проблемалары турында сөйләделәр.

«Себер татарлары белән безнең тарих бәйләнгән»

Тарихчы Дамир Исхаков әңгәмә башында Себер территориясе турында мәгълүмат бирде:

Себер дигәч, зур бер территория күз алдына килә. Ул җирлекнең исеме Себер ханлыгыннан калган, аның башкаласы Себер булган. «Савер», «Сувар», «Шевер» дигән варианты да булган. Ул Болгар заманында булган төркемнәр белән бәйле. Себер татарлары белән безнең тарихлар бик бәйләнгән.

Төмән өлкәсенең «Мирас» татар төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова сүзен Гөлизәр Абдрахманованың шигыре белән башлады:

Урал таудан Алтайгача булган Себер ханлыгы,

Иксез-чиксез булгандыр гаскәренең санлыгы.

Обь, Иртыш, Тубыл елгалар — барысы да аның хөкемендә,

 Бар кеше ясак түләгән, Күчем хан түләмәгән беркемгә.

Иртә таңнан төнгә кадәр утырып Искер калада,

Язган карар бөек хуҗа ерак-ерак далага.

Далаларыбыз бик зур. Себер далаларында себер татарлары төп халык булып калганнар. Себер татарлары күлләр, елгалар буенда урнашып калганнар. Балык тотып, җиләк-җимеш җыеп, ауга чыгып көн күргәннәр.

Хәзерге глобальләшү вакытында Себер татарлары берләшеп, авылларда яшиләр. Кызганыч, традицион яшәү рәвеше алып бару авырлашты. Урманнарны арендага ала башладылар. Рәхәтләнеп борынгыча традицион яшәү рәвеше белән яши алмыйбыз. Себер татарлары яшәгән авылларда колхозлар бетте.

Тик Себер татарлары бик тырыш халык. Төпләнгән җирләрендә хайваннар асрап, балык тотып яшиләр. Үз җиребездә хуҗа булып яшибез.

«Томск татарларының сөйләме татарларның мәдәни мирасы булып тора»

Тарихчы Дамир Исхаков:

Без Монголия татарларның генетик матдәсен алып кайтып тикшергән идек. Аларга иң ошаганы Себер татарлары булып чыкты. Себер татарлары чыннан да борынгы татарларның дәвамы. Алтай ягыннан чыгып, Себердә урнашканнар.

Сәяси күзлектән себер татарларына аңлатманы сәясәт белгече Руслан Айсин бирде:

Алар, әлбәттә, татарлар. Себер татарларының бер өлеше Мищера якларында да бар, алар күчмә тормыш алып барганнар. Себер татарларының борынгы катламы һәм XIX гасырда кушылган катламнар бар. Аларның этногенезы бик катлаулы. Шул ук вакытта Себер татарлары татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше булып торалар.

Дамир Исхаков Татарстаннан Себер җирләренә күчеп киткән татарлар турында сөйләде:

Жучинең улы Шибан Себердә була. Яулап алу вакытында Болгар вилиятенең көнчыгыш өлеше аңа бирелгән булган. Димәк, Татарстанның көнчыгышы Урал буйлары һәм Көнбатыш Себер алар кулында булган. Шул территориядә халык хәрәкәтләнгән. Мәсәлән, Табын кабиләсе Себердән Ык елгасына кадәр килеп җиткән.

Татарстаннан күчеп киткән татарлар алты-җиде елдан Себердә баеганнар. Коллективлаштыру вакытында аларны сөргенгә кая җибәрергә белмәгәннәр һәм Архангельск якларына җибәргәннәр. XIX йөз ахырында көнбатыш Себердә татарларның унбиш проценты күчеп килгән халык булган. Анда яшәгән бараба татарларының шәҗәрәсен тикшерделәр: яртысы безнең татарлар белән катнаш гаиләдә булган.

Томск шәһәреннән килгән җырчы Гөлнәфис Вәлиева өстәп әйтте:

Шәҗәрәләр белән шөгыльләнәбез, тик төрле җирдән мәгълүматлар килеп чыгып тора. Галимнәр Томск татарларының сөйләме татарларның мәдәни мирасы булып тора дип әйткәннәр.

«Борынгыдан килгән хуҗалык системалары халыкны саклауда зур роль уйный»

Луиза Шәмсетдинова күчеп килгән халыклар турында сөйләде:

 Себердә байлыклар күп булган, шул исәптән пушнина да булган. Төмән өлкәсендә Казанлы авылы бар, анда Казаннан килгәннәр, Ямбаево авылында Бохарадан килүчеләр яшәгән. Шуны әйтергә кирәк: Себер татарларына ныклык хас. Үз гаиләмне карап китсәк тә, башка халыклар белән кан кушылуы юк, барыбыз да татарлар.

Алтайлар, телеутлар, хакасларга килгәндә, алар да Себер татарлары кебек сөйләшәләр. Җанисәп алганда үзләрен татар дип белдерәләр. Төрле дингә караучылар булса да, Искергә килгәч, безнең белән бергә дога кылалар. Себер татарлары җирләре ныклы җир, анда тормыш нык әле. Рус халкы белән аралашу күзәтелсә дә, үзаң көчле.

Дамир Исхаков:

Балык, җанвар һәм җиләк булганда Себер татарлары бетми. Саз татарлары белән эшләдем. Анда электр тогын да көнгә өч-дүрт сәгатькә генә бирергә мөмкиннәр, ләкин халык аннан китәргә уйламый. Минемчә, борынгыдан килгән хуҗалык системалары халыкны саклауда зур роль уйный.

Руслан Айсинның: «Татарстан хөкүмәте мәдәни, икътисади яктан хезмәттәшлек буенча программа булдыра ала», — дип өстәп әйтүенә Дамир Исхаков җавап кайтарды:

Икътисади яктан түгел, мәдәни яктан кирәк. Рөстәм Миннеханов барып кайткач, себер татарларының музеен булдыру тәкъдиме булды. Аның концепциясе эшләнеп бетте. Безнең яктан фәнни ярдәм кирәк.

Луиза Шәмсетдинова саз татарларының тормышын тасвирлады:

Сазарты районнарында торган татарларны саз татарлары диләр. Сазарты районнарына Тобольск районының 70 процент мәйданы туры килә. Бүгенге көндә аларга юл юк, вертолет атнасына бер-ике рейс ясый, шуңа күрә аларга ярдәм кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы, иҗтимагый оешмалар белән бергәләшеп бер программа төзергә кирәк. Утын кисү, балык тоту хәзер авырайды, ә халык шуның белән генә яши.

Гөлнәфис Вәлиева мәдәни тормыш турында әйтеп үтте:

Бездә татар үзәге бар, Кәримбай йорты. Анда ветераннарга күп игътибар бирелә, төрле концертлар үтә. Башка халыклар да: «Сезнең, татар халкының, матур үзәге бар», — диләр.

«Себер татарларында мәдәниятне торгызуның үз ысуллары бар»

Дамир Исхаков Луиза ханымның Искерне торгызу проекты турында әйтте:

Себер татарларында мәдәниятне торгызуның үз ысуллары бар. Луиза ханымның Искерне торгызу буенча зур шәхси проекты бар, ул бик әһәмиятле. Мемориаль мәчет торгызылып килә. Ул бинаны торгызып бетерә алсалар, Искернең урыны мәңгеләштереләчәк. Безгә татар үзәкләрен шулай күтәрергә кирәк. 

Луиза Шәмсетдинова:

Искерне торгызу фундаменталь проект дип әйтер идем. Бүгенге көндә тарихны мәктәпләрдә төбенә төшеп укымыйбыз. Искернең тарихы бик кызыклы. Мин үзем Күбәк авылында туып үстем, әти белән Ярмак ярына балык тотарга йөрдем. Ул Ярмак баткан яр булып чыкты, бабайлар сөйли иде аны: «Багайну ярында Ярмак батып йөргән җирләр», — дип. Барысы да кечкенәдән колакка кереп калган.

 Шушы проектны башлап киткән вакытта Хан Күчем урамы бар иде, Фәүзия апа Бәйрәмова «Хан Күчем» дигән китапны язган иде. Искердә проектны башлаганда Казаннан Габделбәр абый Фәйзрахманов, Әнир Ганиев килеп басты. Ул вакытта Себер ханлыгы башкаласы Искер дигән билге генә тора иде. Алар өметләнеп килгәч, ничек эшләмисең инде?

Барлык авырлыклар аша үттек, мәктәп укытучыларына бик рәхмәтлемен. Рөхсәт бирмәгән, судка йөргән вакытлар да булды. Бүгенге көндә Искер мәчете ике манаралы. Берсе элекке заман тормышы, икенчесе — алдагы көннәр тормышы, уртадагы гөмбәз — бүгенге көн.

Дамир Исхаков йомгак ясады:

Себер татарлары проекты безнең башка милләт вәкилләре белән бергә эшләнде. Бер-беребезгә таянып эшләсәк, уңышка ирешә алабыз икәнен шушы тәҗрибә күрсәтә.