Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын бер татарча радионы - «Китап» радиосын бөтен дөньяда тыңларга була!

7 май - Радио көне. Шул уңайдан «Китап» яңа милли радиосы эфирында нинди әсәрләр, җырлар тәкъдим ителәчәге, әдәби әсәрләрне кем сайлаячагы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде

news_top_970_100
Тагын бер татарча радионы - «Китап» радиосын бөтен дөньяда тыңларга була!

Яңа милли «Китап» радиосын смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була

Май башыннан «Китап» радиосын смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була.

«Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталар эшләдек. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, „Милли радио Китап“ дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. 28 апрельдә кушымталар әзер иде, 1 май көнне без аларны Play Market һәм App Store кибетләренә урнаштырдык. Без моны махсус 7 май — Радио көненә җитештердек», — диде Алмаз Миргаязов.

Мобиль кушымталар Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен уңайлы. «Статистика буенча да, Интернет куллану киңәюе нәтиҗәсендә, бу төр мобиль кушымталардан куллану тенденциясе арта, шуңа күрә башка милли радиолар да мобиль кушымталарга күчкән шартларда, „Китап“ радиосының да мобиль кушымтада эшләве ямь өстенә ямь булыр дип уйлыйм», — диде ул.

«Китап» июнь–июль айларында ук 98,6 МГц FM ешлыгында эшли башларга тиеш иде. Хәзер бу дата сентябрь–октябрьләргә кичектерелә. Ешлыгы булса да, эшли башлар өчен документлар әле гамәлгә кертеп җиткерелмәгән.

«Коронавирус таралу һәм Россия Президенты эшләми торган көннәрне игълан итү сәбәпле, Роскомнадзор чикләнгән режимда эшли. Ешлыкны гамәлгә кертү, лицензия бирү турында гаризабыз әлегә эшкәртелмәгән. Без тырышабыз, тик утырмыйбыз, уң яктан кертмәсәләр, Роскомнадзорга сул яктан төртәбез. Үзебезнең гариза турында исләренә гел төшереп торабыз», — диде Алмаз Миргаязов.

Эфирның яртысы җырларга, яртысы әдәбиятка багышланачак

«Китап» радиосында эфирның яртысы җырлардан, яртысы әдәби әсәрләрдән торачак.

«Редакциябез тулы көченә эшли башлап, кирәкле күләмдә әдәби программалар әзерләнгәч, ел ахырына җырлар яңгыратуны һәм әдәби әсәрләр укуны 50:50 нисбәтенә җиткерергә уйлыйбыз. Бүген әдәби әсәрләр укылышы 25-30 проценттан артмый. Без әле башлап кына җибәрәбез, әдәби-мәдәни программалар ясау өчен вакыт, редакция кирәк», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Радиода эфирның 70 процентка якыны музыка тәшкил итә. «Китап» радиосында 1990 еллар азагында бик яратып тыңланган, әмма бүген онытылып баручы җырлар яңгыраячак. «Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәния Фәрхинең, Габделфәт Сафиннарның 90нчы елларда да, хәзер дә күңелгә үтеп кереп, яратып тыңлана торган җырлары бар», — диде радио җитәкчесе.

Радиода яңгыраячак җырларның якынча 25 проценты — ретро җырлар. «Бүгенге 25-30 яшьлек тыңлаучылар гомерендә ишетмәгән җырлар түгел, ә, киресенчә, кечкенәдән әти-әниләре, әби-бабаларыннан ишетеп үскән җырлар. Әйтик, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев башкаруында җырлар яңгыратылачак», — диде Алмаз безгә.

Радиода 60-70-80 еллардагы хитларны кабат башкаручыларның да җырлары яңгыраячак. «Беренче мәхәббәт», «Яшь гомер», «Туган авыл» кебек популяр җырлар бар. Талантлы җырчы үз программасына халык яки классик җырны кертми калмый, шуңа күрә безнең радиобызның архивында мондый язмалар шактый тупланды. Алар якынча 35-40 процентын тәшкил итә», — диде Алмаз Миргаязов.

Бүгенге җырчыларның заманча җырлары да радиода урын алырга мөмкин. Алмаз Миргаязовның шарты шундый: «Моңлы итеп, дөрес җырлый белүчеләр башкаруында заманча матур җырлар да яңгыраячак». Лимит — сәгатькә бер, ике сәгатькә бер. Кыскасы, музыканың да, әдәби әсәрләрнең дә бары тик иң яхшысы гына биреләчәк, ди баш мөхәррир.

Радиода әдәби әсәрләр ничек тәкъдим ителәчәк?

«Китап» радиосына, исеменнән күренгәнчә, игътибарны әдәби әсәрләр ярдәмендә җәлеп итәргә уйлыйлар.

«Кеше сериаллар, кинолар карый, кинотеатрларга йөри, кешегә әдәби жанр якын, ләкин аның кулына китап алып укырга мөмкинлеге, вакыты юк. Әгәр без җыр арасында классик әдәби әсәрдән, кайчандыр меңәрләгән, миллионлаган кеше кулына алып укыган әсәрдән өзек кенә булса да тәкъдим итәбез икән, бу әдәби жанр кулланышын берникадәр җанландырып җибәрер кебек.

Бүген без радиога журналистика буларак кына карамыйбыз, бүген ул кешенең яшәешендә фон буларак эшләп торучы тавыш чыганагы. Бүген радиоларның 90-95 проценты музыкаль радиолар. Кайсы музыка төре күңеленә якын булса, кеше шул радиога өстенлек бирә. Безнең форматта эшләүче радиолар әле бүген юк. Шуңа күрә, минемчә, «Китап» радиосы да үз урынын табар», — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» күңел ачуга гына түгел, яңалык җиткерү, мәдәни агарту эшенә дә игътибар юнәлтә.

«Китап» радиосында әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак

Радиода нинди әсәрләр яңгырачагын тыңлаучылар үзләре дә билгели ала. Радио социаль челтәрләрдә сораштырулар уздырачак. Баш мөхәррир эфирда «ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш» икәнен әйтте.

«Билгеле, тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», — диде Алмаз Миргаязов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100