Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарның «каймагы» яши торган Пенза өлкәсе мишәрләре: «Бездә татарга-мишәргә аеру юк»

Дөнья буйлап сибелгән татарларны барлау максатыннан сигез сәгатьлек юлга кузгалдык. Алда – Пенза шәһәре һәм Пензада яшәүче татарлар.

news_top_970_100
Татарның «каймагы» яши торган Пенза өлкәсе мишәрләре: «Бездә татарга-мишәргә аеру юк»
Абдул Фархан

Пенза өлкәсендә бик күп татар яши. Үзләренчә матур мишәр диалекты белән сөйләшеп җибәрүләре генә ни тора бит! Шундый төрле-төрле татар теле дип шаккатып тыңларга яратам. Пенза татар милли автономиясенә килеп кергәч тә, шат йөзле татар апаларын күреп, сигез сәгатьлек юл да онытылды.

Милләтләр дус яши торган Пенза

Пенза татар милли автономиясендә яшьләр башкарма комитеты да эшләп килә. Халыклар дуслыгы көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә тугыз милләт вәкиле катнашты. Мордва, чуаш, әрмән, таҗик, әзербәйҗан, рус, татар, казак халыкларын тәкъдим итүче яшьләр белән Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә очрашты.

Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясенең башкарма директоры, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе һәм «Ачык университет» проекты кураторы Зөһрә Вилданова, ТР фәннәр академиясенең татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире Булат Хәмидуллин, «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы башкарма директоры Наил Сәләхов Пенза яшьләренә Казандагы масштаблы проектлар һәм җанисәп турында сөйләделәр.

Иң кызыгы, Пенза татар милли автономиясе төрле милләт вәкилләренең җыелу урынына әверелгән. Ягъни, автономия татарларны гына берләштерми. Менә шундый үзенчәлекле җир булып чыкты бу. «Аларның үзләренең автономияләре, җыелу урыннары юк. Шуңа күрә алар безгә килә», — дип сөйләде автономия председателе урынбасары Винера Мөхәммәтҗанова.

Түгәрәк өстәлдә сүз халыклар бердәмлеге турында булуын, төрле милләт яшьләренең көлешеп сөйләшүләрен генә дә исәпкә алсак, Пензага «бишле» куярлык. Җанисәп дип, күзенә ак-кара күренмәгән, кайбер милләтләрнең ашына тара таракан булып төшкән төбәкләр белән чагыштырганда, һичшиксез, «бишле»!

— Автономиябез алтмыштан артык төрле милләт яшьләре өчен төбәкара мәйданга әйләнде. Максатыбыз да яхшылык, бердәмлек дигән сүзләрнең бөтен халык өчен дә бер мәгънә йөртүләренә төшендерү. «Вместе Ярче» проектыннан соң чегәннәр дә, әрмәннәр дә, таҗиклар да, үзбәкләр дә автономиябездәге яшьләр исполкомына килеп, ярдәм итә. Без, әлбәттә, моңа каршы килмибез. Чөнки алар монда татар культурасы белән таныша.

Төбәктә бөтен милләтләрнең дә бердәм булып, бер гаилә кебек яшәвебезне күрсәтәбез килә. Бер-беребезне, культураларабызны, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп тә яшәргә була бит, — дип сөйләде Винера Фатыйх кызы.

«Сиңа Женя дип эндәшик әле, диючеләр бар»

Җанисәп дигәннән, Пенза татарлары беравыздан «Без татарлар!» дип җавап бирде. Мишәрләрне аерым милләт итү турында да имеш-мимешләр барлыкка килгән иде бит бер заман. «Без татарлар! Бездә мишәр белән татарга аеру юк. Мишәре дә шул татар инде аның», — диделәр алар бу теманы кузгатуга. Кирәк-кирәкмәс агитациягә бирелүчеләргә Пенза татарларын антимисал итеп китереп була икән, дидем. Милли үзаң дигәннәре дә шушы була торгандыр. Х-хөрмәт! Сүз уңаеннан, Булат Хәмидуллинның «Татар авылы», «Казахстан татарлары», «Россия Федерациясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләр» дигән китаплары нәкъ шул темага багышланган да инде. 

Автономия председателе, шушы көннәрдә генә Пенза губернаторы киңәшчесе итеп билгеләнгән Җиһанша Туктаров - үз мисалында яшьләрне милли җанлы итәргә тырышучыларның берсе. Беренче чиратта җитәкченең исеменә игътибар иттем. «Сиңа Женя дип кенә эндәшик әле», — диючеләр бар. Җиһанша дигәнче Женя диюе җиңелрәк бит инде. Тик юк. Ул минем татар исемем», — ди Җиһанша Зиннәтулла улы.

Җиһанша Туктаров кул астында эшләгән коллективтагы яшьләр белән бер дулкында. Автономия яшьләр өчен генә түгел, билгеле. Монда урта буын татарлары да, өлкәннәр дә килеп йөри. Тик яшьлек үзенекен итә торгандыр. Бар нәрсә ялт иткән дә гөл иткән. Бернинди сандык исләре дә килми монда.

«Фамилиям Медведева булса да, мин татар кызы»

Татар милли автономиясендә махсус яшьләр исполкомында җитмеш тугыз татар исәпләнә. Яшь аралыгы унбиштән егерме бишкә кадәр икән. Үзләренең «Мизгел» вокаль ансамбльләре дә эшләп килә.

Рус мәктәбендә укып, гаиләдә һәм үзлегеннән татарча сөйләшергә, язарга өйрәнгән Пенза «Татар кызы-2020» Альбина Медведева мишәр диалектыннан оялмавын һәм татар булып язылганын сөйләде.

— «Синең фамилияң Медведева, ул рус фамилиясе», — дип әйтәләр. Мин гел: «Фамилиям Медведева булса да, мин чын татар кызы», — дип әйтәм.  Беркайчан да башка милләттән дигән уем булмады. Без мишәр татарлары һәм без бөтен дөнья татарларыннан аерылмыйбыз. Бары тик сөйләмебез генә Казан татар теленнән бераз башкачарак, — дип сөйләп китте Альбина.

Альбина үзе Пензада туса да, аның әти-әниләре ун мең татар яши торган легендар Югары Әләзән авылыннан. Руслар арасында рус мәктәбендә укыса да, «Мин үземне һәрвакыт татар кызы дип тоеп яшәдем, чөнки без гаиләдә татарлыкны саклап торабыз», — ди ул. Мишәр затыннан булуы белән дә горурлана ул, тик аерым милләт дип санамый.

— Беркайчан да мишәрләрне аерым милләт дип санамадым. Мишәрләр дә кырым, себер, фин татарлары кебек үз мәдәниятләре булган татарлар. Мин, киресенчә, әби-бабаларымның да, үземнең дә мишәр булуым белән горурланам.

«Татар кызы» конкурсында татар теленең төрле диалектларында сөйләшүче кызлар белән таныштык. Кайбер якларда бер үк сүз бер төрле әйтелә, бер мәгънә йөртсә, башка якларда бөтенләй икенче төрле. Тик без барыбер дә бер-беребезне аңлый идек, — дип сөйләде Пензаның быелгы «Татар кызы» җиңүчесе. 

«Безнең авылларда гел татарча гына сөйләшәләр»

Татар милли автономиясенең яшьләр исполкомы җитәкчесе Руслан Канеев исә Пензаның Каменка районы Кикин авылы татары. Каменка районында гына да алты зур татар авылы бар. Авыл дигәннән, яшьләр комитеты Пензадагы татар авыллары турында интернет-проект та башлап җибәргән. Инстаграм, ютуб платформаларында авылларның тарихы белән таныштыра торган роликлар урнаштырганнар.

— Мәктәптә укыганда туган авыл турында презентация ясарга кушалар иде. Ә бер җирдә дә дөрес һәм төгәл мәгълүмат юк. Шуңа күрә үзебездән соң эз калдырасыбыз килде дә, шушы эшкә алындык. Укытучылардан, авыл өлкәннәреннән, китаплардан авылларының тарихын өйрәнеп, текстлар яздык, роликлар төшердек, — дип сөйләп китте Руслан.

Русланның да фамилиясе рус фамилиясе дип әйтүчеләр бар икән. Тик чын татар авылында туып-үскән егет Пензага килгәч тә, телен дә, гореф-гадәтләрен дә, тамырларын да онытмый. «Татар теле дә, татарлар да бетмәячәк дип уйлыйм», — диде ул минем бераз пессимистик соравыма җавап итеп.

— Танышканда да «Мин — Руслан Канеев, мин — татар», — дигәч, барысы да «Охо!» дип күрешәләр. Тик аеру дигән нәрсә юк бездә.

Пензада күбрәк русча аралышабыз, чөнки уку йортында күбесе руслар. Ә авылга кайткач, русча сөйләшә башласаң, сиңа барыбер татарча җавап бирәләр. Авылларда күпчелек татарча гына сөйләшә бездә. Шәһәргә килгәч кенә русча сөйләшәләр. Халык санын алуда да авыл халкы татар булып язылды. Мин үзем дә авылда үттем. Университетта да татарлар белән үзара татарча сөйләшәбез, ул ничектер автомат рәвештә дә чыгып китә.

Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә татарча сөйләшә. Без чаралар булмаганда да автономиядә җыелырга яратабыз. Төрле район, төрле авылдан килгән татар яшьләре дә бер-берсе белән шунда таныша. Үзләре үк: «Татар автономиясендә җыелганбыз икән, әйдәгез, татарча сөйләшик», — дип әйтәләр. Шуңа күрә татар теле дә, милләте дә бетмәячәк әле дип уйлыйм, — дип сөйләде Руслан.

Шушы яшьләр инициативасы белән Пензада «Татарча диктант», «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре дә үтә икән. «Мин татарча сөйләшәм» дә Пензаның үзәк урамнарына чыгып, кешеләр янына килеп, татарча бер-ике сүз, йә җыр, йә татар ризыгын әйтүләрен сорап, наклейкалар тараталар. Балалар өчен «Тургай» фольклор конкурсы үтә аларда.

Руслан инстаграмда барган «Игра в татара» дигән флешмоб ише проектта катнашуын да сөйләде әле. «Игра в татара» — хәзер бик тә популяр «Игра в кальмара»ның татарча версиясе. Бер көнне, мәсәлән, өч минут эчендә бер өчпочмакны ашап бетерергә һәм инстаграмдагы сторизга кертергә кирәк булган. «Минем сторизларны да бик еш керткәнем юк иде. Шул видеодан соң шундый күп реакцияләр килде. Нинди уен бу, нәрсә бу, кызык дип язучылар да, үзләре дә катнашучылар булды», — ди Руслан. Яшьләрне кызыктыра белергә генә кирәк шул ул.

«Мафия уенын да татарча уйныйбыз»

Исполкомның элекке җитәкчесе Әлфия Кадеркаева да татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Пенза өлкәсенең Сурск шәһәрендә туып, рус мәктәбендә укыган кызның да тамырлары Югары Әләзән авылына барып тоташа. «Әнием: „Ике яшеңдә үк ике телдә сөйләшә идең. Русча сорасалар, русча, татарча сорасалар, татарча җавап бирә идең“, — дип әйтә», — дип сөйләп китте ул.

— Гаиләдә татарча сөйләшәбез, шулай сакланып калган да инде. 2017 елда Винера Фатыйховна автономия базасында яшьләр комитеты оештыру өчен актив яшьләрне җыйды. Университетта мин бик актив студент булдым, шуңа күрә мине дә чакырдылар. Аңа кадәр татар мәдәнияте белән бик бәйле түгел идем, шуңа миңа автономиядә бик ошады. 2018 елда комитетны үзем җитәкли башладым.

Автономиягә эләгеп, Казанга йөри, төрле форумнарда катнаша башлагач, татар теле белән кызыксынуым артты гына. Мәктәптә татар телен өйрәнмәдем, үзара гына сөйләшә идек, — дип таныштырды Әлфия.

Пенза өлкәсендә татарлар чыннан да җитәрлек. Күбесе, күреп торуыбызча, авыллардан килә. Татарлыкны саклап тора торган авыллар мәңге яшәсен инде ул. Пензада да татар яшьләре мәктәптән үк автономия тормышында катнашып үсә дә, студент булгач, үзләре үк комитетка керә икән. Кемдер вокаль ансамбльгә йөри, кемдер форумнарда, конкурсларда катнаша. Әйтик, «Татар кызы»нда. Ә кемдер татарча мафия уйнарга килә икән. «Гел татарча гына сөйләшеп уйныйсызмы мафияне дә?» — дим Әлфиягә. «Тырышалар. Кемнең ничек килеп чыга инде», — ди ул.

Яшьләрнең җанисәпкә мөнәсәбәтләре бик тә патриотик булып чыкты.

— Гомумән, җанисәп әйбәт бара. Дәүләт учреждениеләрендә эшләгән кешеләр үтеп бетте дип беләм. Бүтән милләт булып язылмыйлар дип уйлым, чөнки хәзер госуслуги аша үтәләр, ә анда нәтиҗәләрне үзгәртеп булмый, — ди Әлфия.

«Мишәрләр — татарның каймагы»

Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй кебек танылган татарлар туган Пенза өлкәсендә. Хәзер шартлатып: «Безнең хәзер дә шундый бөек язучыларыбыз, шагыйрьләребез бар!» — дип әйтә алмасалар да, Пенза татарлары позицияләрен бирми. Илсөянең җырындагы кебек «чыкылдашып, цыкылдашып яши горур халкым минем».

Әлфия Кадеркаева да: «Юкка гына мишәрләр — татарның каймагы дип әйтмиләр бит», — ди. Чыннан да, Пенза татар яшьләре каймак булырлык та. Әле бәлки киләчәктә Тинчурин, Кутуйлар рәтенә басардай бөек татарлар да чыгар Пенза туфрагыннан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100