«Татар кызчыгы, Татар малае»: «Кызым төнге өчтә торып, шигырен сөйли башлады» | intertat.tatar

«Татар кызчыгы, Татар малае»: «Кызым төнге өчтә торып, шигырен сөйли башлады»

Дүртенче ел бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте белән берлектә «Татар кызчыгы, Татар малае» дигән конкурс уздыра. 6-7 яшьләрдә булган балалар Казан районнары исеменнән үз бакчаларын тәкъдим итәләр. Күреп кайттым: «югалган буын» дип хафалансак та, өмет бөтенләй үк юк түгел икән әле.

Бәйгенең финалы «Кунак төшерү» йоласы форматында үтте. Кунаклар — залдагы тамашачылар булса, хуҗалар — сәхнәдәге балалар. Берничә сәгать дәвамында сәләтле татар балаларында кунакта булып кайттык шулай. Биеп тә күрсәттеләр, шигырь дә сөйләделәр, рәхәтләнеп җырладылар да, чын күңелдән уйнап та алдылар. Матур татар киемнәреннән булган балалар жюри әгъзалары белән ике куллап күрешеп, күчтәнәчләрен ашатып та менәргә өлгерделәр. Кунакны шулай каршылыйлар инде аны. «Татар кунагы юмарт була. Алар күчтәнәчләрен төяп алып киләләр һәм төяп алып та китәләр», — ди бәйгенең алыштыргысыз алып баручысы Зөлфәт Зиннуров.

Бәйгедә татар телен камил белү, үзең белән таныштыру, иҗади номер һәм финалга кадәр булган ярышлардагы баллар бергә кушылып барды. Бу гадәти конкурс форматы. Финалга кадәр балалар Тукай музеенда булган. Кызлар Кадрия Идрисова белән шәңгә пешергәннәр, малайлар исә атта йөргәннәр. Болар белән тамашачы видео аша танышып барды. Сәхнәдә кызлар чәч үрсә, малайлар ыргакларны бер-берсенә кертеп, чылбыр үрделәр. Беренче булып үреп бетергән балаларның йөзләрендәге бәхетне күрсәгез иде сез! Шулкадәр самими! Алга утыртып сөяселәр килә инде менә.

«Бакчада — русча, өйдә татарча сөйләшәм»

Финалга кадәр бу алты кыз белән җиде егет озын юллар үткән инде. Гыйнвар аенда старт бирелгән бәйге март азагында йомгакланды. Казан шәһәре районнарыннан унөч балалар бакчасы данын яклады балалар. Шунысы да мөһим: балалар арасында татар телле бакчалар белән бергә рус теллеләренә йөрүчеләр дә бар. Шулай да, рус бакчасына йөрү аларга комачаулык итмәгән.

Мәскәү районының 395нче санлы балалар бакчасына йөрүче Ризван Мостафин, мәсәлән, өйдә татарча гына сөйләшә икән.

— Бакчада дусларым белән русча сөйләшәм, ә өйдә татарча. Әтием белән әнием татарча сөйләшергә өйрәттеләр. Әле абыйларым да, сеңлем дә бар. Монда да күп дуслар таптым, — дип сөйләде «Иң ихлас егет» номинациясендә җиңеп чыккан Ризван Мостафин.

Ризванның әнисе Ландыш ханым исә борчылуын яшермәде.

— Без бәйгедә узган елны да катнаштык. Анда беренче урынны яулаган идек. Быел, Аллага шөкер, финалга барып җиттек. Бик шатбыз, күңелле булды. Балаларга кызык итеп оештырганнары, балаларыбызны зурлаганнары, хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт. Ул үзе бик борчылмады, мин генә борчылдым. Уен кебек итеп ясалгач, алар өчен җиңел булды, — дип сөйләде ул.

Зәлия һәи Зөлфәт Зиннуровлар тандемы — бәйгенең уңышы

«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесенең финалын елдагыча Зөлфәт Зиннуров кызы Зәлия белән алып барды. Шулхәтле шомарып беткәннәр, бу бәйгене алардан башка күз алдына да китереп булмый хәзер. Шуңа өстәп, Зәлия бәйгенең беренче җиңүчесе дә булган икән.

Зөлфәт белән Зәлиянең үзара сөйләшүен халык яратып кабул итте. Әйтәм бит, шундый туры килеп торалар. Кызлар чәч үргән арада Зөлфәт залда утыручы әтиләргә карап: «Әтиләр, чәч үрә беләсезме?» — дип сорады. Залдан бары бер-ике кул гына өскә күтәрелде. Аннары Зөлфәт кызына карап: «Хәзер дөресен әйт: мин чәч үрә беләмме?» — дип сорады. Зәлия тойгылы итеп: «Юк!» — дип җавап бирде. Зөлфәт андый җавап көтмәгән иде бугай. Карап куйды да: «Рәхмәт», — диде. Аннары шаяртып: «Мин үрсәм, сез гел елмаеп кына йөриячәксез бит», — дигәнен залдагы әтиләр дә хуплап, көлә-көлә кул чапты.

Зөлфәт балалар белән уртак тел таба белә. Бәйге азагында сәхнәне ду китереп, уен да уйнатып алды ул аларга. Үзе әйтмешли, менә шушы өлешен мәңге исләрендә калдырачаклар да инде алар. Өйрәтелеп куелган уен булмавы да кызык әле аның. Хис-кичерешләрен яшерми балалар, ничек бар — шулай. Ике малайның бер-берсенә карашып калуын күреп, Зөлфәт: «Яныгызда гына тора иде бит бер чибәр кыз. Ә сез икенчене карап тордыгыз. Менә шулай харап булабыз да инде», — дип, көлдертеп тә алды.

Малайларга бераз каверзлы сораулар да эләккәләде шунда. Бөек хис турында сораштырдылар. Чын татар егете андый сорауларга гына оста итеп җавап бирә инде ул. «Ошаткан кызың бармы?» — «Әйе». «Исеме ничек?» — «Энҗе апа». «Әәә, бу тәрбияче апамы соң инде? Кем?» — «Кыз!» Юк, ә нәрсә ошамый! Аптырап калмады бит. Кыз, димәк, кыз. Балалар бакчасында мәхәббәт булмый калмый инде ул…  

«Төнге өчтә уянып, шигырен сөйли башлады»

 6-7 яшьлек сабыйларның дистәдән артык куплетлы шигырь сөйләүләренә дә «бишле» куярлык. «Татар дигән асыл телебез бар!» — дип сөйләделәр. Кечкенәдән көчле үзаң тәрбияләү үрнәге шушы була түгелме инде?

Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе балалар бакчасына йөрүче Галия Камалиева «Иң максатчан кыз» номинациясендә җиңеп чыкты. Галиянең әнисе Нурия ханым үзе дә чын татар хатын-кызларына гына хас тыйнаклык һәм итәгатьлек белән бәйгедә катнашулары турында сөйләде. Башына киеп куйган калфагы да күзләрне иркәләп торды. Ни дисәк тә, тәрбия һәм милли үзаң формалашу беренче чиратта гаиләдән, әти-әнинең йогынтысыннан килә инде ул.

— Бик борчылдык. Галия, төнге өчтә дә уянып, таныштыру шигырен сөйли башлады. Үзе йоклый, үзе сөйли. Ләкин бу бик кирәкле, татарлыгыбызны ныгыта торган үзенчәлекле бәйге. Алга таба да катнашучылар арта барыр дип уйлыйм. Монда катнашуыбызга бик шатбыз. Бик күп нәрсәгә өйрәндек. Шәхсән үзем әни буларак та, балам да, гаиләбез белән күп нәрсә белдек, күп нәрсәгә төшендек.

Без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Аннары Галия татар балалар бакчасына да йөри. Анда тулысынча татар мохите. Быел 2нче татар гимназиясенә укырга да керәчәкбез, Алла боерса, — дип сөйләде Нурия ханым.

2нче татар гимназиясенә караучы бакчаның музыка укытучысы Ләйлә Фазылҗан кызы да Галиягә көч бирергә килгән иде.

— Борчылдык. Борчылмыйча, әллә кайчаннан бирле бара бит инде. Башта район этабында катнаштык, аннары финал өчен әзерләндек. Менә нәтиҗәләре белән бик канәгать. Татар бакчасы булгач, мондый бәйгеләр гел булып тора, гел катнашып торабыз, Аллага шөкер, — ди Ләйлә Фазылҗан кызы.

Ә менә Киров районының 134нче балалар бакчасына йөрүче Зәлия Сафиуллина үзе «бер дә борчылмадым», дип җавап бирде.

— Борчылмадым, шигырьне дә тиз ятладым. Бәйгедә Камилә, Әминә, Галия белән дуслаштым, — ди киләчәктә татар мәктәбендә укырга теләүче Зәлия. Бу бәйгедә ул «Иң мәрхәмәтле кыз» дигән номинациягә лаек булды.

Балалар борчылмаса да, алар өчен әти-әниләре ут йотып тора. Зәлиянең әнисе Эльвира ханым да: «Дулкынландык, тик балага бик сиздермәскә тырыштык. Барысы да яхшы булсын, хәерлегә булсын дип теләдек», — дип сөйләде.

«Балалар безгә карап татарча эндәшләр дә, артка борылып, русча сөйләшәләр»

Жюри рәисе, «Ак калфак» төбәк хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова балаларга, ата-аналарга, тәрбиячеләргә һәм балалар бакчаларына зур рәхмәтен белдерде. «Бу бәйге бөтен дөнья буйлап хәрәкәт итә», — диде ул. Әле сәхнәдән залда утыручы ата-аналарга, дөресрәге, бөтен ата-аналарга да мөрәҗәгать итте.

— Бу бәйгенең киләчәге булуын бик тә телим. Ата-аналарга җиткерәсе килгән фикерләрем бар. Балалар бик булдыклы, һөнәрле. Менә өченче ягына — аларның телләрен камилләштерүгә мөрәҗәгать итәсем килә. Чөнки балалар безгә карап татарча эндәшәләр, артка карап, иптәшләре белән русча сөйләшә башлыйлар. Аннары, онытылып китеп, безгә дә русча эндәшә башлыйлар.

Бала русча да, инглизчә дә өйрәнә. Ләкин үзебезнең телебезне дә алар ныклап үзләштерсеннәр иде. Монда килгәч тә, залдан узганда тыңлап барам: балалар белән русча гына сөйләшәсез. Менә бу әйберне камилләштерү безнең бурыч, гаиләләрнең бурычы. Әгәр дә гаиләләрдә без телне камилләштерә алмыйбыз икән, аларны милләт аналары, милләт аталары булудан читләштерәбез дигән сүз. Сөйләшегез алар белән татарча! Аңлашыгыз татарча! Менә шунда гына: «Эх, нинди безнең егет-кызларыбыз!» - дип әйтеп булыр, — диде Кадрия Рәис кызы.

Бүләккә — яран гөл һәм велосипед

Быелгы «Татар кызчыгы, Татар малае» бәйгесендә урыннар да, гран-при иясе дә ачыкланмады. Шәхсән мин моны дөрес дип саныйм. Чөнки финалга килеп җиткән баланың һәрберсе җиңүче.

— Быел һәр бала - номинация җиңүчесе. Быел гран-приларны да, беренче урыннарны да билгеләмәдек. Сәхнәдә чыгыш ясау гына түгел, камыр белән эшләү дә, музейда үз-үзләрен тотулары да — барысы да бәяләнеп барды. Араларыннан аерылып торган бала булмады, аларның барысы да камил, барысы да әзерлекле, — дип аңлатты Кадрия Идрисова.

Балаларны һәм, әлбәттә, ата-аналарны иң сөендергәне — бүләкләү өлеше булгандыр. Чөнки һәр балага Бөтендөнья татар конгрессы велосипедлар бүләк итте. Шау-гөр килеп, кул чабулар да, чын күңелдән шатланулар да шушы өлештә булгандыр, мөгаен. Эшләренең нәтиҗәсен күргән балаларның авызлары колакта, колаклары еракта иде бу мизгелдә.

Әле балаларга һәм әти-әниләргә өй эше дә биреп җибәрделәр. Катнашучыларның һәрберсенә бүләк итеп бирелгән яран гөлләрне утыртып, тәрбияләргә кушылды.

— Бу яран гөлләрен балалар утыртсыннар, тәрбияләсеннәр. Яран гөлнең файдасы турында сез аларга аңлатыгыз, өйрәтегез. Һәм төрле журналларда алар турында язсыннар, — дип, Кадрия Рәис кызы әти-әниләргә үзенчәлекле өй эше дә кушып җибәрде.

Татар балаларына, татар гаиләләренә сокланып кайттым. Бәйге бетүгә кулларына чәчәкләр тотып, кадерле улларын-кызларын котларга йөгергән бәхетле әти-әниләр, куллары тулы бүләкләр булган һәм аларның кайсын ачарга, кайсын карарга белмәгән балалар өчен сөенеп кайттым. Ягымлы итеп, «әни, әти», «кызым, улым» дигәннәрен ишетүгә дә ни җитә бит!