Пермь татарларына башкортлар тынгы бирми: «Бу башкортлар җирлеге, сез — башкортлар» | intertat.tatar

Пермь татарларына башкортлар тынгы бирми: «Бу башкортлар җирлеге, сез — башкортлар»

Пермь краендагы татарлар ни хәлдә? Ни өчен төбәктәге гомуми халык саны кими? Татар авылларын саклар өчен нишләргә? Бу сорауларга «Җанисәпле сөйләшү»нең бүгенге кунагы — Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов җавап бирде.

2002 елгы җанисәптә Пермь краенда 136,5 мең татар теркәлгән. 2010 елдагы халык санын алуда, башка төбәкләрдәге кебек үк, төбәктә яшәүче татарлар кимегән — ул чакта биредә 115,5 мең татар исәпләнгән. Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе Хәлил Фәрвәзетдинов бу күренешне ассимиляция белән бәйләп аңлатты. Ләкин крайда татарлар гына түгел, гомумән халык саны да кими.

Хәлил әфәнде, край халкы нигә кими дип уйлыйсыз?

Пермь краеннан яшьләр китә. Край җитәкчелеге алдында шушы халыкны саклап калу, сәнәгатьне үстерү максаты тора. Бу проблеманы яшь губернаторыбыз уңышлы хәл итәр дип уйлыйм.

Ә татарлар кимү — гап-гади ассимиляция нәтиҗәсе. Минем мисалны гына алыйк, мин Әлмәттә тудым, миңа 3 яшь булганда, без Уралга күченеп киттек. Күз алдына китерегез, минем телем татарча сөйләшеп ачылган. Ә инде Уралда рус тирәлегендә үстем. Рус хатынына өйләндем. Минем улым үзен татар дип санаса да, кызым рус егетенә кияүгә чыгып, акрынлап телне оныта. Шулай итеп татар теле көнкүрештә бөтенләй кулланылмый башлый. Татарстаннан читтә тел мәсьәләсе кискен тора. Моны бөтенесе белә инде.

«Туган телләреннән балаларын ата-аналар үзләре мәхрүм итә»

Чит төбәктә татар телен саклап калу авырмы?

Бик авыр… Крайның төньягында элек татарлар күп булган. Илленче-алтмышынчы елларда татарлар Татарстаннан шунда күченә башлый. Шахтада, урман кисеп эшләгәннәр. Менә мин шунда үстем инде. Кечкенә чакта урамдагы малайлар: «Син — татар», — дип котырта иде. Алардан аерылып тору, бүтәннәргә охшамавым авыр булгандыр инде. Ләкин ничектер үсеп җиттек бит әле…

Әти татар, әни татар, ә бала татарча белми. Баланың әбисе булса, татар телен өйрәтер өчен ул аны безгә якшәмбе мәктәбенә алып килә. Әтисе: «Татар теле нәрсәгә кирәк аңа? Инглиз телен өйрәнергә кирәк. Аңа киләчәктә укырга, эшләргә татар теленең кирәге чыгар дип уйламыйм», — ди. Бу проблема көчле. Ата-аналар балаларын ана телләрен өйрәнүдән үзләре мәхрүм итә.

Тормышта татарча сөйләшәсезме?

Балалар белән татарча сөйләшә алмадым мин… Дуслар белән әз генә татарча аралашам. Мин бүген статусым буенча татарча сөйләшергә тиеш. Бу вазифамда эшли башлаганда авыр иде. Гел русча сөйләшеп үскәч, бер мизгелдә татарчага күчү кыен инде ул, аңлыйсыздыр. Хәзер автономия советы белән җыелганда: «Мин ялгышып кына русча сөйләшә башласам да, сез бары тик татарча сөйләшергә тиеш», — дип әйтеп куям. Урынбасарларыма да гел: «Татарча сөйләш», — дип әйтеп торам.

Нигә балаларыгызны татарча тәрбияләмәдегез?

Әйе, телне беренче чиратта өйдә, гаиләдә сакларга кирәк. Ләкин мин соңардым… Шулай килеп чыкты инде. Балалар рус тирәлегендә үсте. Минем ике балам, дүрт оныгым бар. Улым Мәскәүдә яши иде, мин автономиядә рәис булгач, ул шундук татар теле курсларына язылды. 3 ай укыды. Минем белән татарча сөйләшә башлады. Ләкин бу җитми. Татар теле, әйтеп киткәнебезчә, тормыш-көнкүрештә булырга тиеш. Ансыз булмый… Ләкин хәзер аларны өйрәтергә соңрак дип уйлыйм. Үзем дә дәү абзыкай бит инде (көлә). Ләкин бүгенге яшьләрдә, һичшиксез, татар теленә карата кызыксыну уятырга кирәк.

Безгә Сургуттан татар гаиләсе кунакка килгән иде. Бер әбинең кулында якынча 3 яшьлек оныгы. Аның белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Мин: «Ничек шулай өйрәттегез?» — дип сорыйм. Ул: «Без барыбыз да бары тик татарча гына аралашабыз», — дип җавап кайтарды. Шаккаттым. Бала Татарстанда үсми… Ләкин шундый матур иттереп татарча сөйләшә. Бу мисалны мин эштә дә бөтен кешегә сөйлим. Бу искиткеч!

«Татар телен саклау өчен авыллардагы икътисадны үстерергә кирәк»

Балага телне өйрәтү белән ата-аналар гына түгел, мәктәп, балалар бакчалары да шөгыльләнергә тиеш бит.

Кызганычка каршы, Пермьнең үзендә татар телендә тәрбия бирә торган бер генә балалар бакчасы бар. «Чулпан» балалар бакчасына татар балалары йөри. Бик күп түгел, әмма башка милләтләр дәрәҗәсендә. Бер генә бакча булуы да сөендерә. Әмма бу эш бер кеше җилкәсендә. Балалар бакчасы мөдире татар. Шуңа күрә балаларны өйрәтәсе килә аның.

Берничә ел элек, грант отып, татар якшәмбе мәктәбен ачып җибәрдек. Анда да күп йөриләр дип әйтеп булмый. Бер дәрескә иң күбе 12 бала килә. Бу бик аз дип саныйм. «Чулпан» балалар бакчасы янында бер мәктәп бар. Бүгенге көндә без шул мәктәптә татар сыйныфлары ачарга тырышабыз. Әлбәттә, аерым бер мәктәп ачу теләге дә бар. Ләкин тиз генә мәктәп ачып та булмый. Аңа балаларны тупларга да кирәк бит әле. Шуңа күрә әкрен генә шундый сыйныф ачарга булдык.

Кадет мәктәбендә дә татар сыйныфлары ачу тәкъдиме килде. Аның да җитәкчесе татар. Ул да телне сакларга кирәклеген аңлый. Анда татарлар күп укыгач, шундый тәкъдиме туган.

Ә татар телен укыта алырлык укытучыларыгыз булырмы икән?

Мондый проблема да бар. Пермьнең үзендә соңгы җанисәп буенча 34 меңләп татар яши. Крайның үзендә вазгыять башка. Безнең 24 районның барысында диярлек татар оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр бар.

Авыллар да бетә бит… Халык шәһәрләргә күченә. Әлбәттә, балалар саны да кими, мәктәпләр йә ябыла, йә берләшә. Кечкенә татар авылларында мәктәп беткәч, укучылар башка җирдәге рус мәктәпләренә йөреп укый башлый. Анда алар рус тирәлегенә керә. Без әйтеп киткән, ассимиляция процессы шул вакытта ук башлана.

Авылларны сакларга кирәк. Ә моның өчен авылларда икътисад, эшмәкәрлек булырга тиеш. Пермь краенда авыл икътисадына багышланган конференция үткәрәбез. Анда эшмәкәрләр җыела. Авыл хуҗалыгында эшләргә теләгән кешеләр күп. Ләкин аларга ярдәм кирәк. Ә бит шушы эшмәкәрләр авылларда калса, эш урыннары барлыкка килә. Димәк кешеләр шәһәргә чыгып китми. Авылда яхшы эш була торып, ник әллә кайда китсен инде алар? Күченмәгәч, балалар шунда туа дигән сүз.

Телне чын мәгънәсендә авылларда гына саклап калып була. Шәһәрдә кыен ул… Телне саклау турында сөйләгәндә, шушы факторларны да күз уңында тотарга кирәк. Тел мәктәп, бакчалар, ата-ана белән генә чикләнми. Монда икътисад, эш урыннары булу-булмау һәм башка дистәләгән нәрсәне уйларга кирәк.

Үзем дә ел саен диярлек Актаныш, Лениногорск районына кайтам. Минем әти Актаныш районыннан. Анда туганнарым күп әле. Авылларга Татарстанда да җиңел түгел, алар да зыян күрә. Ләкин сездә алар ничек тә булса саклана, яши әле. Шунда кайтып рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрим.

«Автономия мине татар мөхитенә кире кайтарды»

Сез бу вазифагызда 8 ел эшлисез. Шушы дәвер эчендә нәрсәләр үзгәрде?

Автономия рәисе булганчы, татарлык темасына якын идем, дип әйтә алмыйм. Үзем татармы, татар… Җитди карамый идем. Җыелышта мине халык рәис итеп сайлагач, күп нәрсәләрне аңладым. Мин үземнең 3 яшьлек чагымны, саф татарча сөйләшкән вакытны искә төшердем. Бу сигез ел мине татар мохитенә кире кайтара. Бу миңа бик ошый. Аллаһы Тәгалә тормышымда шундый үзгәрешләр керткәненә сөенәм.

Автономиягездә чаралар да үтми калмыйдыр?

Алар күп. Бездә Пермь краенда яшәгән татарларның тарихын өйрәнүчеләр бар. Китаплар да чыгаралар. Сабантуйдан тыш гаилә бәйрәмнәре дә үткәрә башладык. Гаиләләрне җыелып, бәйгеләр оештырабыз. Кем үзенең нәселендәге күпме буынны белән? Шундыйрак сорауларга җавап бирәләр. Бу үз нәселеңне, әби-бабайларыңны барлау, онытмау өчен кирәк. Җыр һәм бию фестивальләре, шигырь бәйрәмнәре, Муса Җәлил укулары үтеп тора. Бу чаралар крайның татарлар яшәгән 22 районында да уза. 

Бездә җыр һәм бию ансамбле бар. Алар Пермьдә татар мәдәниятен үстерүдә, танытуда гаҗәеп күп өлеш кертә. Былтыр җыр һәм бию ансамбле өчен милли костюмнар тектердек. Бездә генә түгел, хәтта Мәскәүдә дә чыгыш ясаганнары булды.

«Балачакта: «Ник әти ачуланып әнигә мишәр дип әйтә икән?» — дип уйлый идем

Пермьдәге татарлар Татарстандагы татарлардан аерыламы?

Сөйләм аерыла. Менә хәзер сез дә минем белән саф татарча сөйләшеп утырасыз. Искиткеч сөйләшәсез. Сокланып утырам. Ә Пермьдә сезнең кебек кешене табу авыр.

Пермьдә мишәрләр дә яши бит әле. Без беркайчан да: «Бу — мишәр, монысы — татар», — дип аермыйбыз. Минем әтинең әнигә ачуы чыкканда: «Вәт мишәр!» — ди торган иде. Мин аңламый идем аны. Мин әнине бик каты ярата идем: «Ник әти ачуланып аңа мишәр дип әйтә икән?» — дип уйлый идем.

«Кайбер башкортлар татар авылларына килеп: „Сез — башкортлар“, — дип өнди»

Пермь крае Башкортстанга якын. Башкорт милләтчеләре идеологиясе сизеләме?

Соңгы арада башкортлар ниндидер агрессив милли көрәш башлап җибәрде. Миңа бер дә ошамый бу. Бу турыда күп сөйләшергә дә тырышмыйм. Кайбер башкортлар белән үзем дә яхшы мөнәсәбәттә. Ләкин берничә кеше тискәре пропаганда алып бара. Алар бездәге татар авылларына килеп: «Сез — башкортлар», — дип сөйләп йөри. Сездә моны әйтәсем дә килмәгән иде инде… Мин бу кешеләргә болай итәргә кирәкмәгәнен, ярамаганын аңлатам.

Бездә татар һәм башкорт авыллары янәшә генә тора. Халыклар да кушылып бетте инде. Нәрсәгә «Бу башкортлар җирлеге, монда башкортлар яши», — дип өндәргә соң? Мондый өндәүләрдән соң «Мин башкорт икән бит», — диючеләр дә юк югын… Минем өчен татармы, башкортмы — бернинди аерма юк. Без якынча бер телдә сөйләшәбез бит инде. Тискәре әйберләрне алга сөрүчеләргә шуны аңлатырга тырышам. Тыныч кына акыл белән эш итәргә кирәк. Мондый түбәнчелекләргә барып җитмәскә.

Дин ни хәлдә? Мәчетләргә йөриләрме?

Мәчетләребез күп, Аллага шөкер. Ләкин монда да Уфа, Мәскәү мәчетләренә бүленеш бар. Равил Гайнетдин яклы мәчетләр азрак. Каршылыклар юк. Бу мәчетләр ызгышып, әйткәләшеп йөрми. Үзара аңлашылмаучанлыклар бар. Нинди аңлашылмаучанлыклардыр инде ул… Югарыдан киләдер инде… Мин ике мәчет белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Аларны якынайтырга да тырышам әле. Чараларга икесен дә чакырам. Һәр чара азан, догадан башланырга тиеш, дип саныйм.

Иске Җәмигъ мәчете 1903 елда төзелгән, анда халык күпләп йөри. Мәчетләргә татарлар гына түгел, башка мөселманнар да йөри бит. Әле тагын 2 мәчет төзелеп килә. Татарлар яшәгән районнарда бер генә түгел, берничә мәчет.

Шунысын сиздем, соңгы елларда мәчеткә йөрүчеләр саны арта. Татарлар Аллаһка якыная. Үзем дә: «Нишләп шулай икән?» — дип уйлап куйдым. Тормыш үзгәргәндер. Аракы эчүчеләр кимеде, рухи кыйммәтләр өстенлек итә башлады. Шуңадыр дип уйлыйм.