Дүрт яшендә күрү сәләтен югалткан Руслан Фәррахов Бауман урамында экскурсия үткәрә

Руслан Фәррахов яман шеш авыруы сәбәпле, күрү сәләтен югалткан, шуңа да карамастан бүген үз бизнесын булдыру өстендә эшли: караңгыда тренинглар, очрашулар, Бауман урамы буйлап экскурсияләр үткәрә. Искәрмә: Руслан белән очрашу карантинга кадәр булган иде. Билгеле, хәзерге вакытта экскурсияләр вакытлыча уздырылмый.

Очрашу башында Руслан ни сәбәпле күрү сәләтен югалтуын һәм балачак хатирәләрен сөйләде.

«Дүрт яшьтә яман шеш авыруы сәбәпле күрү сәләтен югалттым. Миңа ике яшь булганда тапканнар ул авыруны, башта бер күзем күрми башлады, соңыннан бөтенләй күрү сәләтен югалттым. Алты яшькә кадәр ул авырудан дәваландым. Балачактан истә калганнарның барысын да хәтерлим һәм күз алдыма китерә алам: салават күперендәге төп төсләрне, әти-әниемне, фотолардан үземне һәм төнге күк йөзен. Күрү сәләте югалганчы төсле буяулар белән рәсем ясарга ярата идем, шуңа төсләр истә калгандыр.

Дөньяны күрми башлавымны ничек аңлаганымны хәтерләмим. Йөргәндә бәрелмәс өчен әти-әнием кулымны алга сузып йөрергә өйрәтә иде, тик мин бик тынгысыз бала идем, алай әкрен йөрергә күнмәгән, чабып китә идем.

Күрми торган кешеләрнең иң зур теләге - күрү дип уйлыйлар. Чынлыкта алай түгел. Күрергә бик теләгем юк, чынбарлыкны аңлы рәвештә ничек бар, шулай кабул итәм. Ияләндем инде. Бары тик янган учак, шәмне һәм диңгез белән күк тоташкан офыкны күрәсем килә.

Тумыштан күрми торган бер кызның күрү сәләтен сигез яшьтә кайтарганнар, беренче ике ел бик газапланганын сөйләде. «Телевизорны кабызып куйдылар да, син аны карап туеп, берничек тә сүндерә алмыйсың кебек. Кешеләр белән күзен йомып аралашам, башкача кабул итә алмыйм», — дип сөйләгән иде ул кыз», - диде Руслан.

«Эшмәкәрләр янында җиңел - алар мине кызганмый»

Бүген Руслан караңгыда тренинглар, парлар өчен очрашулар һәм Бауман урамы буйлар экскурсияләр оештыра.

«Узган елны «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты кысаларында үз проектымны тәкъдим итәргә булдым. Кешеләргә караңгыда тренинглар, парлар өчен очрашулар, экскурсияләр үткәрү фикере күптән бар иде. Кешеләргә күрү сәләтенә ни дәрәҗәдә бәйле булуларын аңлатырга теләдем бу проект белән. Башка тоемлау органнарының эшен дә тоя алсыннар өчен.

«Эшмәкәрлек фабрикасында» катнашканда үземне бик җиңел хис иттем. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кешеләр киңрәк уйлый һәм алар ягыннан кызгану хисе юк. Мине үзләре белән бер дәрәҗәдә кабул иткән кешеләр арасында бик уңай булды.

Проект кысаларында уздырган беренче экскурсиям өзелде. Ул көнне көтмәгәндә бик көчле яңгыр явып үтте һәм Бауман урамы елгага әйләнгән иде.

Экскурсия алдыннан кешене психологик яктан әзерләргә кирәк. Күзләргә яктылык үткәрми торган битлек кигәннән соң беренче 15 минут организм өчен зур стресс була. Ул вакытта кешегә ни сөйләсәң дә, мәгълүмат кабул ителми. Курку катыш стресс мәгълүматны кабул итүгә ирек бирми. Ул вакытта кеше үзенең тойгылары белән уртаклашса, бик әйбәт була. Экскурсия дәвамында кеше миңа тотынып бара, гыйбадәтханә диварларын, Екатерина II каретасын, Казан Мәчесе һәйкәлен, чиркәү диварларын тотып карыйбыз. Кайсы бинадан ничек тавыш кайтарылганны күзәтәбез. Мин кешегә куркынычсызлык хисе бирергә тырышам, чөнки ул миңа ышана», - ди Руслан.

Казан кызы Алинә Шакирова Руслан белән экскурсиягә барганын сөйләде. Яңгырлы көн булу алар өчен киртә булмый. Алинә үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Күреп тоя алмаудан читенрәк булды башта, аяк астындагы җирне әйбәтрәк тоя башладым, ташларның бик тигез ятмаганы сизелә, тирә-яктан килгән һәр тавышны эләктереп калырга тырыштым. Ышануы авыр булмады, ул үзенә ышангач, мин дә тыныч булдым».

«Караңгыда парлар өчен очрашулар оештырам»

«Караңгыда тренингларны төрле темаларга үткәрәм. Караңгы бүлмәдә күзләре бәйләгән кешеләр төрле физик һәм интеллектуаль күнегүләр башкаралар, куллар ярдәмендә төрле хисләрне аңлатырга тырышалар. Аларны күзәтеп торучы юклыгын аңлагач, үзләрен иркен хис итәләр. Алып баручы күргәнне белә торып тулы дәрәҗәдә ачыла алмыйлар.

Беркемгә дә хәбәр итмичә генә тренингтан киткән кеше булды, нишләп киткәнен белми калдык. Тренинг башында бик уңайсыз булса яки курыксагыз китә аласыз дип игълан итәм. Күнегү ясар өчен түгәрәк ясап басканда кешеләрне барлап үттем дә, унике кеше урынына унбер генә калганын аңладым. Эзләп тә карадык, киткән булып чыкты. Алай эшләү бер дә дөрес түгел, әлбәттә.

Караңгыда парлар өчен очрашулар да оештырам. Ышану дәрәҗәсен арттыру өчен гаилә парлары яки озак вакыт очрашкан парлар мөрәҗәгать итә», — дип сөйләде Руслан үзенең проектлары турында.

«Автобуста миңа урын бирүләре нормаль күренеш түгел»

Үзенең проектларыннан тыш, Руслан төрле интернет ресурсларның күрми торган кешеләр өчен ни дәрәҗәдә яраклаштырылганын тикшерә. Булган җитешсезлекләрне ачыклый һәм аны бетерү юлларын тәгъдим итә. Үзешчән булып теркәлү кушымтасын да тикшергән ул. «Үзем теркәлдем һәм күрмәүчеләр өчен каршылык тудырган җирләрен ачыкладым, аны төзәттеләр инде, кулланырга җайлы.

Күрмәүчеләр белән эшләүче башка оешмалар да ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать итәләр. Көз көне Россия тимер юллары күрми торган кешеләрне озатып кую хезмәткәрләре өчен укыту үткәрде, анда барлык кагыйдәләрне өйрәттем һәм алар минем белән йөреп карадылар», — дип сөйләде Руслан.

Күрү сәләте булмаса да, Руслан үзенең ир кеше буларак җәмгыятьтә тоткан урынын ачык аңлый. «Автобустагы кешеләр аерым бер дөньяда яши кебек. Нигәдер барысы да көчләп утыртырга тырышалар, аның өчен бөтен автобус талашып чыгарга мөмкин, ә миннән сораучы юк, телимме утырырга, юкмы дип. Бигрәк тә олы яшьтәге хатын-кызларның урын бирүләре бик моңсу хәл. Алар күрми торган ир кешегә шулай урын бирүне дөрес дип саныйлар, минемчә, бу күренеш нормаль түгел», — ди Руслан.

Казанда күрми торган кешеләр өчен тулы тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр булу куандыра. Аларның үз эшләрен булдырырга теләве, актив яшәү рәвеше алып баруы гади кешене дә алга барырга рухландыра. Күрү сәләте булу башкалардан өстен булу дигәнне аңлатмый бит, барыбызның да хокуклар тигез.