Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфкать Шаһиев: «Бүген профессиональ язучы булып, гонорар хисабына яшәгән кеше юк»

Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев бүген укучыны берни белән дә шаккатырып булмый дип саный. «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага биргән әңгәмәсендә ул Тукай һәм Сөләйманова премияләре, татар теле укытучыларының эшсезлеге турында сөйләде һәм бестселлер язып, дөньяга таныла алган татар авторларын атады.

news_top_970_100
Рәфкать Шаһиев: «Бүген профессиональ язучы булып, гонорар хисабына яшәгән кеше юк»
Рәфкать Шаһиевның шәхси архивы

Татарлар арасында бестселлер язып, популярлык казанган язучы дип Гүзәл Яхинаны атарга була. «Зөләйха күзләрен ача» әсәре нинди телгә генә тәрҗемә итеп, кайсы гына илдә тәкъдим ителмәде… Әмма шунысы хак: ул автор рус телендә иҗат итә. Татар телле язучылар арасында бестселлер язучы бармы? Мәсәлән, «Гарри Поттер»ны язган Джоан Роулинг кебек. Аның басмалары дөньяда 500 миллион данә белән таралды. Бүгенге көндә ул Англиянең иң бай хатын-кызларыннан санала.

«Русча фикер йөрткән кешедән яхшы татар язучысы чыгуы гайре табигый күренеш»

Рәфкать абый, татарларда бестселлер язучы кеше булырмы? Татар әсәрен дөньяга танытып булыр иде дип саныйсызмы? Танытып кына түгел, безнең арада миллион тиражлар сатып, баеган язучы булырмы?

Китап сатып баеган татар язучысы булыр дип әйтә алмыйм. Әмма бу татар язучылары арасында Гүзәл Яхинадан яхшы язучылар юк дигән сүз түгел. Аннан яхшы һәм бик күпкә яхшы язучылар бар. Элек тә бар иде. Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир», Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт», Факил Сафинның «Саташып аткан таң» Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәрләре, Фирүзә Җамалетдинова, Рөстәм Галиуллин, Рәмзия Габделхакова, Айгөл Әхмәтгалиева иҗатлары бестселлер булырлык. Әле болар берничәсе генә.

Татар әдәбияты һәрвакыт яхшы әдипләргә, яхшы әсәрләргә бай булды. Хәзер дә бай. Авторлар да туган. Татар әсәрен дөньяга да танытып була. Безгә шул механизмны эшләтеп җибәрү юлларын эзләргә кирәк. Моның өчен яхшы тәрҗемә, пропаганда, реклама кирәк. Кеше барыбер китап укый. Андыйлар бетми. Язган әсәр барыбер басма китап буларак яшәүдән туктамый. Моңа ачык мисал — Коръән.

Бүгенге көндә шагыйрьләр көчлерәк, күбрәк кебек. «Мәгариф күбесенчә русча булгач, яхшы язучы кайдан чыга инде ул?» — дип әйтте бер танышым.

Прозаикларга караганда шагыйрьләр, бәлки, күбрәктер, чөнки шигырь хис, эмоцияләр белән бәйле. Аннан соң, шигърият ул бик мобиль иҗат төре: укучыга тиз барып ирешә. Күләме зур булмаганлыктан, аны төрле вакытлы матбугат чараларында укучыга җиткерү мөмкинлеге зуррак. Ә проза ул күп вакытны, утырып эшләүне таләп итә. Илдәге вазгыять, сәяси тормыш иҗат төренә тәэсир итми калмый.

Әйе, русча укыган, русча фикер йөрткән кешедән яхшы татар язучысы чыгуы гайре табигый күренеш. Телнең тәмен, ләззәтен тоймаган килеш әдәпкә өйрәтә торган нинди әсәр язарга мөмкин?! Татар теле һаман шулай «үги тел» булып калса, романнар, новеллалар да, аны язучылар да булмый. Бүгенгә әле бар.

«Әсәр язып утырып, гаилә тормышын алып барып булмый»

Проблема шунда: безнең язучылар заманча пиар алымнарын куллана алмый. Әгәр һәр чыккан әсәргә пиар: заманча презентация, буктрейлер ясасаң, кешедә кызыксыну уяныр иде. Килешәсезме?

Килешәм. Чыннан да, бездә китапка, язган әсәргә карата заманча алымнар белән кызыксындыру уяту юк. Карагыз, нинди генә зәвыксыз җырлар дисәк тә, җыр сәнгатен ничек пропагандалыйлар. «Татар моңы», «Яңа татар җыры», тагын әллә нинди бәйгеләр. Хөкүмәт югарылыгында зур-зур акчалар тотып, «Үзгәреш җиле» ясадылар. Театрларда төрле фестивальләр уза. Әйтик, язучылар арасында «Ир-ат автор», «Хатын-кыз автор», әдәбиятта «Заман хатын-кызы образы», «Дебют», «Пейзаж» һ.б. шундый бәйгеләр начар булмас иде.

Юк, мин бәйгеләр гел булмый димим, «Казан утлары» журналы, Язучылар берлеге «Шифалы куллар», «Хәзинә» «Авыл темасы» кебек конкурслар үткәрде. Җиңүчеләренә премияләр дә тапшырдылар. Ә шул бәйгеләргә йомгакны «Пирамида»да, дәрәҗәле түрәләр катнашында, зурлап, катнашучыларны, җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып, әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп тамаша ясасаң ничек күңелле булыр, бүгенге укучыга татар әдәбияты бар икәнне, заман белән бергә атлаганны күрсәтер иде. Бу уңайдан, «Татнефть» оешмасының «Рухият» программасы үз нәшриятында басылган китапларны һәр елны укучыларга җиткерүне, бәйрәм буларак, бик оста оештыра белә.

Укыганда әсәр үз эченә алып кереп китәргә тиеш. Әмма һәр кешенең үз зәвыгы. Кемгәдер кыска хикәя, кемгәдер озын тарихи роман ошый. «Хәзерге чор язучылары йөрәккә үтеп керерлек итеп язмыйлар, беренче битен укыгач та, әсәрнең ахырын күрәсең», — дигән фикерне ишеткәнем бар. Хәзерге заманда укучыны беренче биттән үк кызыктырырлык итеп язу никадәр авыр?

Яхшы әсәр язу үзеңнең акылыңны, җаныңны, тормыш тәҗрибәңне «саву» бәрабәренә туа. Аның өчен күп нәрсәләрдән үзеңне чикләргә кирәк. Бүгенге заманда бу бик авыр, чөнки әсәр язып утырып, гаилә тормышын алып барып булмый. Бүген профессиональ язучы булып, гонорар хисабына яшәгән кеше юк. Һәрбер язучы кайдадыр эшләргә тырыша. Димәк, син кемгәдер бәйле буласың, синең ирегең хезмәт урыныңдагы кысалар белән чикләнә. Бу үзенә күрә иҗат диапазонын кыса.

Аннан, укучының зәвыгы да бүген төрле. Ул бик күп мәгълүматны Интернет челтәреннән ала. Ниндидер бер мавыктыргыч күренеш әдәби әсәр булып өлгергәнче укучы аны мәгълүмат буларак укыган, ишеткән була. Язучыга уңышлы әсәр язу бер чорда да җиңел булмаган. Ул бары тик талант һәм тырышлык нәтиҗәсе. Әсәр ул, ни генә булса да, китап булып, басма хәлдә укучыга ирешә, шул хәлдә генә товар була.

«Бүген укучыны берни белән дә шаккатырып булмый»

Рәфкать абый, әдәбиятыбыз борынгы, әсәрләр дә байтак иҗат ителгән. Тема кытлыгы сизеләме? Язучылар кайсы темага алынырга белми баш вата кебек тоела…

Анысы да бардыр. Бүген укучыны берни белән дә шаккатырып булмый.

Сәясәт белгече Илшат Сәетов 2018 елдагы әңгәмәсендә: «Соңгы елларда язылган, кешегә тәкъдим итәрлек татарча роман бармы дисәң, «кеше югалып кала», — дигән иде. Ул татар телендә югары дәрәҗәдәге әдәбият язылмый, диде. Сез килешәсезме? Соңгы өч елда нәрсә дә булса үзгәрде дип саныйсызмы?

Кешенең җавап бирә алмыйча югалып калуы татарча романнар булмау, язылмау күрсәткече түгел әле. Ә зур күләмле әсәрләр турында әйтеп үттем. Алар бар, алар языла. Ниндидер үзгәреш бар дип әйтә алмыйм, ләкин бу әдәби процесс тукталган, яисә бер урында таптану дигән сүз түгел.

«Татар милләт булудан акрынлап туктый, ләкин моның белән килешәсе килми»

Без күп кенә татар сүзләрен сөйләмдә русча әйтәбез. Аларның кулланылышын без фәкать әдәби әсәрләрдә һәм азмы-күпме матбугатта күрә алабыз. Хәзер замана белән бергә атлыйбыз, кыскартып сөйләшүгә омтылабыз, чөнки вакыт аз, экономияләү таләп ителә, теге яки бу сүзнең төрле кыска вариантлары чыга бара, инглиз сүзләрен куллану модада. Болай булгач, чын татар әдәби теле бары китапларда гына калмасмы?

Әгәр дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәтмәсәләр, китапларда гына кала инде. Татар милләт булудан әкренләп туктый, ләкин һич кенә дә моның белән килешәсе килми. Авылдашым, күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин «Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтбез», — дигән. Чукындырганда да чукынмаган, фашист тоткынлыгыннан да исән кайткан татар теле бетмәс. Матур, моңлы татар әдәби теле яшәр.

Яңа сүзләргә килсәк, тел бит ул тере организм. Гомер-гомергә телдә алынма сүзләр булган, алар исәбенә тулыланган, яңарган. Монда бары тик чаманы гына югалтырга кирәкми. Мин 0,3 ставкада гына булса да Әлмәт дәүләт нефть институтында студентларга татар теле укытам. Милләт җанлы, татар телендә сөйләшә торган, татар телем дип яши торган яшьләр шактый араларында.

Рәфкать абый, шундый күренешне еш күзәтәм: татар җанлы кешеләрнең (сәнгать, мәдәният әһелләре, татар матбугатында эшләүчеләрнең) балалары русча сөйләшә. Өйдә гел татарча гына аралаша ул, дип аклана алар. Әмма инглиз җырчыларын тыңлый һәм чит ил әдәбиятын укый бит яшь буын. Фикерләүләре дә русча. Бу хәл ни өчен күзәтелә? Татар җанлы кешеләр көчен халыкка хезмәт итүгә сарыф итеп, үз гаиләсенә вакыты калмаудамы сәбәп?

Юк, сәбәп анда димәс идем. Татар җанлы кешеләрнең, татар зыялыларының балалары, ата-аналарының эшләре дә, үзләре дә кадерсез икәнен күреп үсә бит. Бүген бигрәк тә. Халык шагыйре Клара Булатованың:

           Зыялылар йөри сызланып,

           Эче-тышы кадерсезгә калган

           Укымышлы башын кызганып, — дигән юллары ни кадәр хаклы икәнне тормыш үзе күрсәтә. Бүген татар теле укытучылары эшсез. Эш булса да, бик аз сәгатьләр яисә тагын ниндидер өстәмә эшләр эшләргә мәҗбүрләр. Татар җанлы кешеләрнең дә балалары татарча белә, кирәк икән сөйләшә, җырлый, татар җырын да тыңлыйлар. Аларның ата-аналары татар җанлы булса да, мохитебез русныкы бит. Аннан, тамагың ач булганда, татар дип артык исе китмичә яшәүчеләр синнән күпкә рәхәтрәк яшәгәндә милләт җанлы кешенең генә баласы нишләсен?!

Татар теле укытучылары турында фикерегез нинди соң?

Үзем филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, минем өчен бу иң авырткан урын. Мәктәпләрдә татар теле укытучылары эшли, ләкин алар «арбадагы бишенче тәгәрмәч» икәнлекләрен аңлыйлар.

Әле 1 сентябрьдә Әлмәттә яңа 26нчы урта мәктәп — Инженерлар мәктәбе ачылды. Август башында район мәгариф бүлегендә укытучылар коллективы туплыйлар дип, миңа әлеге мәктәпнең контакт номерларын бирделәр. Мин инде филология фәннәре кандидаты, телче, язучы буларак, үземнең резюмены җибәрдем. Берәр атнадан соң нәтиҗәне белергә теләп шалтыраткач, миңа: «Сезнең резюме безнең җитәкчелектә кызыксыну тудырмады», — дип җавап бирделәр. Мин теге яктан телефонны куйганчы, миңа җавап бирүченең кем булуы белән кызыксындым. «Башлангыч сыйныфларда булачак завуч», — дип җавап бирделәр.

Президентыбыз телләрне үстерү турында махсус комиссияләр төзегәч, төбәкләрдә татар теленең торышын тикшерә башлагач, мин инде яңа мәктәптә татар теле укыту өчен чыннан да фәнни нигезле тәҗрибәле укытучы кирәк дип уйлаган идем. Баксаң, алай булып чыкмады. Менә минем мисалдан чыгып, татар теле укытучысының хәлен аңлагыз инде.

«Язучыга язар өчен берлек кирәкми»

Язучылар берлегенең функциясе нәрсәдә? Ул совет заманыннан калган рудимент кына түгелме?

Язучыга язар өчен берлек кирәк түгел. Язучылар берлегенең функциясе башкада. Ничек кенә яманлап язарга тырышсалар да, ул үз эшен эшли, тулысынча, заманча ук булмаса да. Өлкән язучыларга аз булса да матди ярдәм күрсәтә, истәлекле көннәрен билгеләп үтә һ.б. Бик күпләр бу хакта тискәре күзлектән язарга тырышты. Ә бит күп кенә оешмалар үзләренең ялга киткән ветераннарын язучылар берлегеннән дә ныграк кайгыртып яши.

Таралып, юкка чыккан оешма өлкәннәре кая барып бәрелергә белмичә аптырашалар. Гаилә, бер кечкенә дәүләт булган кебек, Язучылар берлеге дә шундый дәүләт. Булган әйберне туздырып, таратып бетерү тиз, ә кире җыеп алуы авыр. Аңа яңа сулыш, яңа эш алымнары кирәк. Шул ук алда әйтелгән заманча презентация, буктрейлер ясау, бәйге, шоу-тамашалар оештыру бүлеге һ.б. Икенчедән, оешманың гасырга якын тарихы, үз традицияләре бар. Шуларны да югалтырга ярамый.

Язучы өчен китап чыгару проблемасы бармы?

Бар. Акчаң булса, әлбәттә, бу мәсьәлә бик уңай һәм тиз хәл ителер иде. Тик язучыларның күбесенең андый мөмкинлекләре юк. Иганәчегә мөрәҗәгать иткән очракта да, ни генә әйтсәң дә, ул хәер эстәү, сорану. Татарда «йөз суыңны түгеп» диләр. Китап чыгару өчен ярдәм күрсәтергә атлыгып торучылар да күп түгел. Берәүнең дә үз хезмәтен «урам нәшриятлары”нда гына бастырасылары килми. «Рухият» нәшриятының булуы бик әйбәт. Ул Татарстан китап нәшриятын беркадәр бушатты. Тик, ни генә булмасын, китабыңны бастыру җиңелләрдән түгел.

Башкортстандагы яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов төрки дөнья күләмендә танылды. Билгеле, ул үзе талантлы, әмма аңа булыштылар да. Без соңгы елларда шул дәрәҗәгә бер яшь язучыбызны да чыгара алмадык. Моның сәбәбе нәрсәдә, талантларыбыз юкмы?

Талантларыбыз күп, тик аларны күрсәтә белмибез. Карагыз, «Болгар», «Татар радиосы» ничек җырчыларны, җырны рекламалый. Әлбәттә, акча түләп. Язучыларга, әдәби әсәрләргә шундый реклама, тамаша җитми. Бүген бит әдәбияттан, әдәби әсәрдән кала бөтен нәрсә шоуга (шау-шуга) корылган. Фәлән радио да җыр бәйгесе үткәреп премия тапшыра, төгән радио да премия тапшыра, телеканаллар да шуларны сөйләп, реклама ясап тора. Алар бөтенесе дә йә «Пирамида»да, яки башка зур залларда үтә. Бөтен вакытлы матбугат, радио-телевидение ярты ел реклама ясый. Ә яңа әдәби әсәр турында кайда нәрсә ишетелә? Китапханәдә «Ел китабы» бәйгесе тыныч кына узып китә. Миңа калса, безгә шул хакта уйларга кирәк.

Тукай белән Сөләйманова премияләре турында: «Премияне мин лаеклы булган өчен түгел, ә сиңа бирмәс өчен генә дә миңа бирергә мөмкиннәр»

Саҗидә Сөләйманова премиясенә аерым тукталып үтәсем килә. Премия тапшырганда гаделлек ничек хәл ителә?

Әлеге премия бәхәс тудырганын ишеткәнем юк. Премиягә кандидатларны Татарстан язучылар берлегенең идарә утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән сайлыйлар. Механизмның калган ягы турында берни дә әйтә алмыйм, чөнки мин бер комиссия составына да кермим. Матди ягын «Татнефть» ААҖ тәэмин итә, бер кандидат башка төбәктән, ягъни Татарстаннын читтә яшәп иҗат итүче, һәм берәү башка милләттән күрсәтелә. Алар ничек, нинди тәртиптә үтә — анысын әйтә алмыйм.

Ә Тукай премиясен кемгә бирер идегез? Кем лаек рәвештә ул премияне алмый калды дип уйлыйсыз? «Вакландык. Премияне теләсә кемгә бирәләр», — дип әйтәләр, килешәсеме?

Базар заманында гаделлекне эзләп буладыр, тик аны табу гына мөмкин түгел. Алмый калган исәннәрнең әле күбесенең алу мөмкинлеге бар. Ә менә Саҗидә Сөләйманова, Илдус Гыйләҗевлар лаек булып та алмый калды. Бүген исә ул премияне мин лаеклы булган өчен түгел, ә сиңа бирмәс өчен генә дә миңа бирергә мөмкиннәр. Яки киресенчә. Дөньясы шундый бит. Премия бирү генә башкача була алмыйдыр бүген.

Иҗатыгыз турында да сорыйсым килә. Сюжет ничек туа? Образларны тудырыр өчен, урамга чыгып, кешеләр эзләп йөрмисезме яисә сезнең әсәрләрдәге образлар тормыштан алынганмы, Сез белгән реаль кешеләрме?

Иҗатыма килгәндә, әллә ни зурлап сөйләргә иртәрәктер бәлки. Әсәр сюжетының үзәгендә чын тормыш вакыйгалары ята. Нигездә, сюжет сызыгын үстерүдә берәр геройның әйткән сүзе, берәр фразасы «ачкыч» булып тора. Гомумән, проза язу өчен язучының тормыш багажы булу шарт. Ә образларга килсәк, аларны каяндыр эзләп йөрмим. Алар барысы да реаль тормыштан алына. Кайберләре тулаем аерым кешедән, кайберләре берничә кешедән җыела. Автор буларак мин аларны үземчә күрәм, әдәби образ итәм. Әгәр дә тормыштан гына күчереп куйсам, автор буларак минем ник кирәгем бар?

Безнең иң яраткан әсәрегез белән таныштырсагыз иде.

Соңгы вакытта, Совет чорында булмаган, дин иреге күпләрнең дөньяга карашын үзгәртте. Төрле кешенеке төрлечә үзгәрде. Намус, иман төшенчәсен дә һәркем үзенчә кабул итте. «Элеккечә түгел без генә» исемле бәяным шул хакта.

Нәсимәнең бүләк дигәне — Гайшәнең әнисеннән калган Коръәне. Миневәли үлгәннән соң Коръән сандыктан чыкты. Гайшә белән Нәсимәнең ястыгы астына күчте. Урынын алыштырса да, Коръән, әнисе Фатыйма суккан намазлыкка төрелгән килеш калды. Ул саклаучы да, яклаучы да, иркәләүче дә, җылытучы да: бөтенесе иде ул. Гайшәне калдырып Киек каз юлыннан җиде кат күкләргә киткән җаннарның кайсыдыр бер өлеше шунда кала кебек. Әнисенең дә, каенанасының да изге рухлары шунда кебек иде. Инде шулар янына Миневәли дә кереп сыенды.

Урын җылынырга өлгердеме-юкмы, Нәсимә, әнисенең култык астына башын төрткән килеш, йоклап та китте.

Гайшә, кызы уянмасын дип сак кына торды да, өстен ипләп йон юрган белән япкач, комганына су таманлап юынып керде. Аннан, аккан су тавышын каплар өчен буш тагаракка идән мунчаласын ташлады, бисмилла әйтеп тәһарәт алды. Бит-кулларын сөртеп, сызганган җиңнәрен төшергәч, күзләрен йомып, беравык басып торды. Авыр икән бу, бөтен дөньяңны онытып, бер Аллаһ каршына тезләнү. Юри үртәгән кебек әллә нинди уйлар килә башка. Ул, карават читенә генә утырып оекларын киде дә, түр якка узды. Ут кабызып тормады Гайшә. Алдагы якның уты өй эчен яхшы ук яктырта иде. Сакланып кына сандыкның йозагын ачты да, әнисенең төсе итеп тота торган күлмәге белән яулыгын алды. Шактый еллар узуга карамастан, алардан сандык исе, әнисе исе килә иде. Өйдә башка кеше булмаса да, өйрәнгән гадәт буенча, чаршау артына кереп, беренче тапкыр әнисенең күлмәген киде. Гайшәнең бөтен тәне калтыранып куйды. Азрак тынычлангач, сандык өстеннән яулыкны алып, башына таратып бәйләде һәм стенага элгән көзге каршына килеп басты. Көзгедән Гайшәгә яшь Фатыйма карап тора иде. Түшенә кадәр изү ясап, күкрәк турыннан киңәеп киткән, ике рәт бәби итәк тоткан, ак җирлеккә күк чәчәк белән вак кына чыпчык күзе төшерелгән күлмәк, яшел бөрчекле яулык бик килешә икән аңа. Хәзер Хәдичә апасы күрсә, «Әтекәем-әнекәем, бу бит Гайшә-Фатыйма булган», — дияр иде.

Гайшә чаршау артына керде. Каенанасыннан калган намазлыкны идәнгә җәйде дә кыйблага таба карап басты. Басты, тик күңелен, игътибарын бер ноктага туплап намазын ниятли алмыйча озак торды. Ниһаять, бер онытылып, бер ирен, әнисен, бер ятим кызын уйлап, ул да булмый яңадан бар булмышы белән күңелен Ходай хозурына тапшырып ерып чыкты. Битен сыпырып торып басканнан соң, Гайшә үзен җиңеләеп, бурычын түләп тынычланып калган кешедәй хис итте. Хәтта күңеленең кай җире беләндер «кешегә калды» дигән сүзләре өчен апасын кичерде бугай ул.

Ике арада беренче салкын җил шул көнне исте. Миневәлинең елына кайткач исә бу хакта сүз кузгатучы булмады. Әйтерсең, бер ай элек андый сөйләшү булмаган. Апасы кузгатмагач, Гайшә дә башламады. Тик, кары эресә дә, бозы эремәде.

(Элеккечә түгел без генә. Бәяннан өзек)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100