Бакудан татарча караш: «Әзербәйҗанда татар кызын кияүгә алу горурлык санала» | intertat.tatar

Бакудан татарча караш: «Әзербәйҗанда татар кызын кияүгә алу горурлык санала»

Әзербәйҗанда татарлар ничек яши? Ни өчен башка халыклар татарны Сабантуй, өчпочмак һәм түбәтәй дип кенә белә? Әлеге һәм башка темалар турында Әзербәйҗандагы «Татарстан» иҗтимагый берлеге рәисенең урынбасары Әмин Мөнир улы Рамазанов белән сөйләштек.

Әмин, үзегез белән таныштырыгыз әле. Әзербәйҗанда туып үсеп, татар телен ничек саклап кала алдыгыз?

Мин Әзербәйҗанның башкаласы Бакуда тудым. Татарстанда минем дусларым һәм туганнарым күп. Мәрхүм әбием Мамадыштан. Ул 1930нчы елларда Бакуга китеп төпләнгән.

Мин Сезнең кебек мәгълүмат порталында эшлим. Егерме елга якын Бакуда татар диаспорасында хезмәт итәм. Бүгенге көндә мин «Татарстан» иҗтимагый берлеге рәисенең урынбасары. Монысы хезмәт хакы алу өчен башкара торган эш түгел, бу минем хобби.

Әбием татар теленә һәм милли традицияләргә мәхәббәт уятты. Минем бала вакытым аның белән узды. Әти-әни эшкә киткәндә мине әби белән калдыралар иде. Табын янында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, табын әзерләү тәртибен, татар халкының гореф-гадәтләрен, догаларны ул кечкенәдән сеңдереп калдырды.

Әзербәйҗанда 30 мең татар яши дигән мәгълүмат бар. Чит илдә үзегезне ничек хис итәсез?

Анда татарлар күптәннән яши. Аларның күбесе XX гасыр башында, аннары 1930нчы елларда, Идел буе төбәкләрендә ачлык булу сәбәпле, Әзербәйҗанга нефть чыгару эшенә китеп, төпләнеп калган. Бакуда мәчетләр булуы, тормыш шартларының яхшырак булуы турында таралган хәбәрләр кешеләрне авыллары белән күченеп китәргә этәргән. Анда әзербәйҗан бае хаҗи Ибраһим Әҗдарбәй Әшурбәков 1913 елда салдырган «Әҗдарбәй» мәчете дә булган. Халык телендә ул Зәңгәр мәчет дип йөртелә. Күченеп китүче татарлар бөтен яңалыкны, кирәкле мәгълүматны шул мәчеттә белгәннәр. Күпме еллар узуына карамастан, ул бүген дә халыкта татар мәчете дип атала, имамнарның бересе дә татар кешесе Рәшит хәзрәт Җәббаров. Рәшит хәзрәт «Татарстан» иҗтимагый берлегенең дини бүлеген житәкли. Ул Россия ислам университетының теология факультетын тәмамлаган.

Әзербәйҗан меценаты Хаҗи Зейналабдин Тагиев ярдәме белән Бакуда беренче мөселман хатын-кызлар гимназиясе ачылган һәм кызларга белем алу мөмкинлеге барлыкка килгән. 

Гимназия ачылгач, әзербайҗанлыларны укыту өчен башта кадрлар җитмәгән. Хаҗи Зейналабдин Тагиев Казаннан әдәбият, тарих һәм башка фәннәрне төрки телләрдә укыта белгән хатын-кыз мөгаллимәләр чакырган. Беренче укытучылар Казаннан булган. Бу ике халык арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга йогынты ясаган. Татарларга мөнәсәбәт бик яхшы.

Татарстанда әзербәйҗанлыларга яшәү бик уңайлы. Монда аларның иҗтимагый оешмасы бар. Аны Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Бәһрам Мостафаев җитәкли. Аның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үз кабинеты бар. Алар монда үз телләрендә сөйләшәләр, татарларны бик яхшы аңлыйлар. Татарлар белән әзәрбайҗаннарның мөнәсәбәтләре аеруча якын, чөнки телебез охшаш, динебез бер.

Татарстан тормышын күзәтәсезме? Татарстан белән элемтәгез бармы? Читтәге күзлектән безнең тормышка нинди бәя бирәсез?

Мин хәзер берничә ай Казанда торам. Бераз күңелем кайтты. Еракта булганда без телгә, тарихка мохтаҗ. Казанда мин татарча сөйләшергә тырышам, ләкин кибетләрдә, җәмәгать транспортында, музейларда татарча сорауларга миңа рус телендә җавап бирәләр. Татар телендә сөйләшү шулкадәр авырмыни?

Яшьләргә һәм балаларга яңа методикалар, интернет ресурслар, яңа мобиль кушымталар булсын иде. Тел өйрәнүнең яңа формалары булырга тиеш. Мәсәлән, үсмерләр өчен сөйләм клублары. Грамматиканы өйрәнү генә җитми. Яшьләргә классик әдәбиятны гына түгел, заманча татар әдәбиятын да өйрәнү мөһим. Яшьләр заманча татар артистларын, җырчыларын, язучыларын белсә, туган телен өйрәнергә омтылырлар иде.

Мин Татарстан ватандашларының берсе. Без Казанда «KazanSummit» форумында һәм чит илдә яшәүче яшь белгечләр форумында очрашабыз. Тәҗрибә белән уртаклашабыз. Дөнья трендларын күзаллавыбыз турында сөйлибез һәм Татарстаннан ниндидер яңалык алырга тырышабыз.

Декабрьдә без төрле ведомстволарда эшләүче белгечләр белән Татарстанга ничек күбрәк турист җәлеп итү турында фикерләштек. Туризм белән мәдәният бик якын. Мәдәниятебез ярдәмендә туристлар җәлеп итү яклы мин. Мөселман киносы, «Тәмле Казан», «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивальләре кебек чаралар төрле илләрдән кунакларны тарта.

Мин «Visit Tatarstan» проектында катнашкан идем. Без Казанның истәлекле урыннарында булдык. Безгә Казан архитектурасы, татар орнаментлары турында сөйләделәр. Мин бу тәҗрибәне Бакуда кулланырга булдым һәм «Әйдә Бакуга» дигән җәяүле экскурсияләр оештырдым.

Экскурсияләр җирле халык өчен булды. Туристлар экскурсоводлардан шәһәр тарихы турында әзме-күпме белем ала, ә җирле халык үзенең яшәү урыны турында тулырак мәгълүмат алалар. Әлеге проект ярдәмендә без Бакуның барлык музейларын һәм истәлекле урыннарын карап чыктык, үткән гасырлар тарихына чумдык. Иң мөһиме, без бу проектка яшьләрне җәлеп итә алдык. Күпләр түземсезлек белән чираттагы экскурсияне көттеләр.

Әзербәйҗан татарларын борчыган мәсьәләләр бөтен дөнья татарларын да борчый. Яһүдләр Израильгә туган йортына кебек карасалар, татарлар да Татарстанга шундый ук мөнәсәбәттә. Без Бакудан Казанга горурланып карыйбыз. Татарстанда нефть, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр үсеш алган.

Әзербәйҗан татарларын нинди мәсьәләләр борчый?

Ялгышмасам, 2015 елда безгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашканда татар диаспорасының көнкүреш мәсьәләләрен дә күтәрде. Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче татарларның тормышына зур игътибар бирә. Ул һәрвакыт якташлар белән очрашырга, аралашырга вакыт таба.

Без Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанның вәкиллегендә очраштык. Аны милли костюмнарда каршы алдык. Рәхәтләнеп аралаштык. Үзебездән берничә бүләк ясадык. Мин аңа нефть белән ясалган картина бүләк иттем.

Аралашу барышында Бакуда этнографик татар музеен ачу мәсьәләсе дә күтәрелде. Ул безгә бик кирәк. Мин үзем якынча йөз экспонат җыйдым. Әлбәттә, бу гына аз. Алга таба да җыярга кирәк. Өлкәннәрнең Татарстаннан, Идел буеннан алып кайткан җиһазлары, иске китаплары, орнаментлары һәм башка әйберләре бар. Тиздән алар югалырга мөмкин. Активистыбыз Хәнифә апаның якты дөньядан киткәч, аның җыйган әйберләре юкка чыгуы моңа мисал. Бина таба алсак, без музей ачар идек. 

Бакуда тагын татар китап кибете, милли ашлар йорты ачылса да яхшы булыр иде.

Бакуга татар театрлары гастроль белән килсеннәр иде. Совет чорында гастрольләр бик күп булды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова килгәне хәтердә. Хәзер Татарстан артистларын бары тик Сабантуйда гына күрергә була. Соңгы биш елда Сабантуйга да кемнеңдер килүе сирәк күренеш. Без татар театрлары спектакльләрен рәхәтләнеп карар идек. Бер стадион тутырырлык тамашачы җыярбыз дип вәгъдә итә алмыйм, әмма 300-500 кешелек залларны тутыру авыр түгел. Руслар да, азәрбайҗаннар да татар театрын рәхәтләнеп карар иде. Татарстаннан артистлар булмагач, без үзебез концертлар, төрле чаралар уздырабыз. Халык җыела.

Ни өчен Татарстан артистларын күрү бик мөһим? Театрда халкыбызның бердәмлеге сизелә. Театр аша без халкыбызның мәдәниятен танып белә алабыз.

Әзербәйҗан татарлары Татарстан Мәдәният министрлыгын Ирада Әюпова җитәкләве белән горурлана. Ул Бакуда туган һәм үскән шәхес.

Татар кызлары әзербәйҗанга кияүгә чыгып, тамырлар югалмыймы?

Татар кызы әзербәйҗанга кияүгә чыгып, ул үз традицияләрен һәм мәдәниятен оныта дип әйтмәс идем. Әзербәйҗаннар татар кухнясын яраталар, татар милләтенә горурлык белән карыйлар. Әзербәйҗанда татар кызын кияүгә алу горурлык санала.

Әзербәйҗанда татар кызын кияүгә алу горурлык санала.

Татар әдәбияты Әзербәйҗанга барып ирешәме? Татар әдипләренең әсәрләре әербайҗан теленә тәрҗемә ителәме?

Әзәрбәйҗан Фәннәр академиясендә төрле халык, шул исәптән татар әсәрләрен тәрҗемә итү буенча берничә юнәлеш бар. Роберт Миңнуллин Бакуга берничә тапкыр килгәнен хәтерлим. Ул күп кенә әзербәйҗан язучылары белән дус булды. Аны бездә яхшы беләләр. Берничә тапкыр Разил Вәлиев килде. Ул үз китаплары белән таныштырды. Аның китапларын әзербәйҗан теленә тәрҗемә иткәннәрен беләм.

Әзербәйҗан публицисты, тарихчы Теймур Атаев Габдулла Тукай турында рус телендә китап язды. Китапны таныту Халыклар дуслыгы йортында булды. Берничә нөсхәне без университетларга тапшырдык. «Тукай — узган гасыр шәхесе генә түгел, ә һәр татарның кан тамыры», — диде ул.

Без Әзербәйҗан белән Татарстан дуслыгы турында китап язарга җыенабыз. Хәзер материал туплыйбыз. 

Казанда Габдулла Тукай урамы янәшәсендә Нариман Нариманов урамы бар. Бу символик мәгънәгә ия. Ике шәхеснең дуслык тарихын әйтеп үтмичә булмый. Нариман Нариманов танылган әзербәйҗан табибы һәм җәмәгать эшлеклесе булган. Хәзер бөтен дөнья коронавирустан интеккән кебек, XX гасыр башында туберкулез нык таралган булган.

Габдулла Тукай Нариман Нариманов белән 1911 елда Әстерханда очрашканнар һәм дуслашканнар, хәтта фикердәшләргә әйләнгәннәр. Нариманов аңа: «Ни өчен без синең белән элегрәк очрашмадык икән?» — дигән. Бу вакытта инде Тукайның сәламәтлеге какшаган булган. Нариманов аңа кымыз эчәргә һәм күпмедер вакыт Әстерханда яшәргә генә тәкъдим итә алган. Күптән түгел булып узган Нариман Наримановны искә алу чарасында мин Габдулла Тукай китапларын, аларның дуслыгы истәлегенә, тезеп куйдым.

Татарларны дөньяда таныту өчен, сезнеңчә, нишләргә кирәк?

XXI гасыр татарлары игътибарны Сабантуйга һәм биюгә генә юнәлтмәсен иде. Безне бай тарихлы, көчле, һөнәрле халык буларак танысыннар иде. 

Татарларны йортлар сала, сыйфатлы белем бирә, күн белән эш итә белә торган халык дип күрсәтүләрен телим.

Башка халыкларның татарлар турында фикерләвен үзгәртәсе килә. Кайвакыт безне түбәтәй, чәкчәк яки Сабантуй белән тиңлиләр. Бер яктан, безнең турыда әзме-күпме белүләре яхшы инде. Икенче яктан, бу ассоциацияләрне үзгәртергә кирәк.

Казан кунакларына талантлы яшь язучыларыбызны, заманча театрыбызны ник күрсәтмәскә? Татар халык кәсепләрен күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, татар җөе бар. Шулай ук без күннән төрле әйберләр оста тегәбез. Элек бездә хәләл тире кулланганнар. Казанда «KazanSummit» халыкара форум юкка гына узмый. Ул Татарстанны дөньяга Россиянең ислам дөньясы үзәге буларак күрсәтә. Татарларны мөселманнар дип белсеннәр иде.

Күптән түгел Казан гастрономия башкаласы статусын алды. Милли колоритны саклау өчен татар ашлары рестораннары кирәк. Табын ярдәмендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Табын артында утыру бөтен дөньяда һәркем өчен мөһим вакыйга. Аның аша күп нәрсәне җиткереп була, мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкин. Никах мәҗлесен генә алыйк. Анда иң мөһиме — дога кылу һәм табын артында аралашу, ике якның якынаюы. Әзербәйҗанлылар безнең кунакчыллыкка сокланалар.