«Бөтен ышанычыбыз балаларда» — Волгоград өлкәсе татар телен саклап кала алырмы? | intertat.tatar

«Бөтен ышанычыбыз балаларда» — Волгоград өлкәсе татар телен саклап кала алырмы?

Волгоградтагы элеккеге мәдрәсәне татарларга кире кайтарырлармы? Ни өчен татар телен балалар гына саклап кала ала? Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Булатов белән «Җанисәпле сөйләшү»дә шул проблемаларны күтәрдек.

Әнвәр әфәнде, 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Волгоград өлкәсендә якынча 29 мең, ә 2010 елда 24,5 мең татар теркәлгән. Күп кенә башка төбәкләрдәге кебек сездә дә татарлар саны кимегән. Бу нәрсәгә бәйле?

Бу татарларның Волгоград өлкәсеннән башка җирләргә күчеп китүенә дә, бүтән сәбәпләргә дә бәйле түгел. Нигездә, татарлар саны ассимиляция, ягъни башка милләт вәкилләренә өйләнү яки кияүгә чыгу аркасында кими. Волгоградта төп халык — руслар. Татарлар күбесенчә руслар белән гаилә кора. Гадәттә, мондый гаилә рус гаиләсенә әверелә. Димәк, кияүгә чыккан, өйләнгән татар да руска әйләнә. Бу гадәти процесс гел булган. Аның нәтиҗәсендә, күп кенә милләтләр юкка чыккан, кайберләре яңадан торгызылган. Бу процессны туктатып булмый. Ләкин аның белән килешү дә дөрес түгел. Татарлар үзләренең татар булуын аңларга тиеш.

Мин тарихчы түгел. Шулай да әйтеп үтәм. Татарларның саны кимү хәзер генә түгел, элек тә булган. Моны Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң ачык күрергә була. Аннан соң да татарларга каршы төрле тарихи вакыйгалар булган бит. Совет чорында да ниләр генә булмаган. Әйткәнемчә, бу татарлар саны кимүгә китергән. Көчләп чукындыру динебезгә дә тәэсир иткән.

Мин тумышым белән Волгоград өлкәсенең Нариман дигән кечкенә генә бер бистәсеннән. Анда тулысынча татарлар яшәгән. Әлеге татарлар Нариманга Пенза губернасыннан күченеп килгән. Ә билгеле булганча, Пенза губернасында көчләп чукындырудан качып килгән татарлар яшәгән. Шуңа күрә бу проблема бүгенге көнгә генә хас нәрсә түгел. Монда төпкәрәк, тарихка күз салырга кирәк.

Минем гаиләне генә алыйк… Өченче буын әби-бабайларым русча белмәгән. Белсәләр дә бик зур акцент белән сөйләшкәннәр. Татар телендә укыганнар, гарәп телендә язганнар. Безнең әти-әниләр — XX гасыр буыны вәкилләре. Бу — индустриальләштерү, ассимиляция чоры. Анда нәрсә генә булмаган… Ә бит болар барысы да татар халкы өчен файдага түгел.

Мин югары уку йортларында укыганда да, безгә: «Иртәме-соңмы бердәм милләт — Совет халкы булачак», — дип әйтәләр иде. Әлбәттә, бу — утопик идея. Ләкин ул тискәре нәтиҗәләргә китерде. Бу идея татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә тәэсир итте. Татарлар бу фикергә ышанды. Алар: «Күпчелек халык шулай әйтә икән, димәк, чыннан да, шулай булырга тиеш», — дип уйлый башлады. Нәтиҗәсен күреп торабыз…

Быелгы җанисәптән нәрсә көтәргә?

Волгоградта татарлар үзләрен башкорт, болгар, керәшен итеп күрсәтергә мөмкин дигән проблема юк. Бездә булган татарларны саклап калырга кирәк. Әлбәттә, җанисәп кампаниясендә без булдыра алганча тырышачакбыз. Ләкин гаилә катнаш икән, татарлар үзләрен татар итеп күрсәтми.

Нишләп катнаш гаиләләрдә татарлар үзләрен рус дип яздыра, ә киресенчә түгел?

Бу проблема да Совет чорыннан килә. Коммунистлар партиясе булды. Ул вакытта барыбыз да бертигез булсак та, барыбер кемдер «тигезрәк» иде. Башка милләтләр кыерсытылды. Бу дәүләт сәясәтенә кермәсә дә, практикада ачык күренде. «Нацменнарга» карьерада күтәрелү күпкә кыенрак иде. Яһүдләрне генә алыйк. Әгәр дә ул исемен Иван яки Александр дип күрсәтсә, аның мөмкинлекләре күбрәк… Минем әти дә шулай иткән. Паспортында Әмин дип язылган, бөтенесенә дә үзен Алексей дип әйткән. Шулай итеп кенә аз гына булса да карьерада күтәрелә алган.

«Бүген азмы-күпме татарча белүебез — әби-бабаларыбыз тырышлыгы»

Татар телен кечкенәдән өйрәтергә кирәк дип саныйсызмы? Үз балаларыгызга туган телләрен өйрәтәсезме?

Кызганыч, мин үзем дә татар телен бик үк яхшы белмим. Көнкүреш дәрәҗәсендә генә дисәң дә була. Мин бит инде зур абый (көлә). Совет чорында үстем. Ул вакытта татарча өйрәнергә, укырга бер мөмкинлек тә юк иде. Бүген азмы-күпме татарча белүебез — әби-бабайларыбыз тырышлыгы. Гаиләдә ишетеп үстек. Аларга рәхмәт!

Чыннан да, телне өйрәтүдә гаиләнең өлеше зур. Үз гаиләмдә көнкүреш дәрәҗәсендә булса да татарча сөйләшәбез. Балаларны өйрәтергә тырышабыз. Ләкин тирәлек тулысынча русча.

Балалар кечкенә чакта гел татарча сөйләште, чөнки бүтән тел белмиләр иде. Ә аннан соң балалар бакчасы, мәктәп — барысы да рус телендә… Бөтен җирдә аралашу русча булгач, балалар: «Рус теле дә җитә», — дип уйлый. Алар кечкенә чакта туган телнең кирәк, мөһим булуын аңлап бетерми шул. Үскәч үз телләрен белмиләр булып чыга.

«Татар теле укытучылары, дәреслекләр, методик кулланмалар юк»

Мәктәпләрдә татар телен укытуны сорарга була бит.

Хәзер татар теле буенча курс, мәктәпләр ачарга тырышабыз. Ләкин болар гына җитеп бетми дип уйлыйм. Волгоградның озынлыгы 100 километр, татарлар да шулай таралып урнашкан. Аларның барысын да җыеп укыту бик кыен.

Конституция туган телләрне өйрәтүне гарантияли. Әйе, мәктәпкә туган телеңне укытуны сорап гариза язарга була. Әмма механизм үзе җайга салынып бетмәгән. Ата-аналар шундый гариза язса, мәктәп өчен зур проблема туа. Татар теле укытучылары юк, дәреслекләр юк, методик кулланмалар юк. Мәктәп директорына нишләргә? Тагын Совет чорын искә алабыз. Ул вакытта туган телләрне өйрәнү мөмкин булмады. Хәзер моның киресен — туган телләрне укыту өчен барлык шартларны тудырырга кирәк. Мәктәпләргә туган телләрне укытыр өчен ниндидер стимул, этәргеч кирәк. Бу эш курслар дәрәҗәсендә генә түгел, ә масштаблы булырга тиеш.

«Безнең буын үз мөмкинлеген югалтты»

Бүгенге көндә сездә туган телендә, саф татарча сөйләшергә, милләттәшләре белән аралашырга теләүче татар кая мөрәҗәгать итә, килә ала?

Мондый кеше башка татар гаиләсе белән генә сөйләшә ала. Тагын кайда аралашсын инде?

Ә сезнең автономия?

Әлбәттә, безгә дә килергә була. Ел саен Сабантуй үткәрәбез. Бу — хәзер гади генә түгел, ә өлкә дәрәҗәсендәге зур бәйрәм. Шунысы куанычлы, Сабантуйда татарлар, казахлар, калмыклар, белоруслар, башка милләтләр дә рәхәтләнеп, бик теләп катнаша. Ул милләтара чарага әверелде. 2014 елда гына Федераль Сабантуй уздырдык. «Татар кызы», «Тукай укулары», татарча Яңа ел үткәрәбез.

Дөресен генә әйткәндә, бөтен ышанычыбыз балаларда. Ничек кенә дөрес әйтергә соң… Безнең буын үз мөмкинлеген югалтты. Хәзер без туган телне балалар бакчасында ук өйрәтергә тырышабыз. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бу эштә ярдәм итәргә әзер. Укытучылар әзерләячәкләр, китап-әсбаплар белән тәэмин итәчәкләр дип ышанам. Бу өлкәдә, чыннан да, Татарстанның ярдәме бик зур. Ләкин мондый ярдәм Татарстан тарафыннан гына түгел, бөтен дәүләт тарафыннан булырга тиеш. Бу проблема башка милләтләргә дә кагыла.

Тагын нинди проблемаларыгыз бар?

Алар күп инде… Хәзер санап китсәм, мәкаләгез җитмәс… Алар мәгариф өлкәсендәге кебек глобаль масштабта түгел. Әйтик, 1917 елдагы революциядән соң национальләштерү Волгоград татарларын да читләтеп узмаган. Волгоградта меценат, сәүдәгәр Әмирхан яшәгән. Аның үз бизнесы һәм зур йорты, шул йорт янында мәдрәсә дә булган. Национальләштергәннән соң бу мәдрәсә дәүләт милкенә әверелә.

Өченче елга кадәр мәдрәсә Оборона министрлыгы карамагында иде. Без берничә тапкыр министрлыкка әлеге тарихи бинаны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иттек. Хәзер бина «Дом.РФ» оешмасы карамагында. Татар җәмәгатьчелеге бу бинаны татар мәдәни үзәге буларак арендага булса да тапшыруны сорый. Мәдәни үзәк музей, мәктәп ролен башкара алыр иде. Анда хәтта Татар автономиясенең вәкиллеген дә оештырып була. Бу татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Дәүләт татарларга бинаны тапшырса, бу җәмәгатьчелек ягына бик зур, дөрес адым булыр иде. Элеккеге мәдрәсә бинасын кире кайтарып булыр дип өметләнәбез.