«Гаиләдә татарча мохит»: Теләсә кайсы телне өйрәнү өчен өч принципны куллану җитә

«Мин укытучы булырга теләдем, чөнки сөйләшергә ярата идем. Укытучылык һөнәрен үзләштереп, гаилә булдырып, аннан соң гына татар теленә әйләнеп кайттым», — ди инглиз теле укытучысы, тел белгече Госман Гайнуллин. Ул үз гаиләсе мисалында телне балаларга җиңел итеп өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Госман Гайнуллин тормыш иптәше белән гади мәктәптә белем алуларын һәм андагы барлык дәресләрнең дә рус телендә булуын аңлатты.

«Аралашканда русча сүзләр дә кыстыра идек. Шуңа да карамастан, гаиләдә татарча сөйләшергә тырыштык», — дип сүзен башлады укытучы. Гаиләдә 100 процент татарча сөйләшеп буламы? Бу сорауга Госман Гайнуллин белән аның хәләл җефете Диләрә ханым бик ансат җавап тапканнар.

Беренче принцип — мәгълүмат бирү

Телне өйрәткәндә 3 иң мөһим принципны истә тотарга кирәк: тел мохите, тәҗрибә һәм телгә кызыксыну уяту.

Иң кыены — үзебездән башлау. Телне өйрәнгәндә кыска юлларны эзлибез: репетитор, онлайн курслар, кушымталар, тапшырулар гына карау җитә дип уйлыйбыз. Әлбәттә, бу чаралар — заманча, алар файдалы. «Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми», диләр. Димәк, тел мохитен гаиләдә тудыру — иң отышлысы. Беренче адымны шуннан башларга кирәк.

Без тормыш иптәшем белән туган телдә сөйләшсәк, балалар моңа күнегә, ияләшә бара. Тәүге адым ата-анадан тора.

Икенче зур адым — мохитнең булуы. Мәсәлән, сүзләрне өйрәтү өчен, аларны карточкаларга язып, шкафка ябыштырабыз. Тел методикасында хәрефләрне түгел, ә сүзләрне өйрәнү алымы бар. «Улым, менә бу — исем, бу — фигыль», - дип телне өйрәтеп булмый. Без өйрәтәбез, күрсәтәбез, сөйләшәбез.

Икенче принцип — тәҗрибә мәсьәләсе

Үзем белән булган бер хәл искә төште. Берничә ел элек Европада яшәүче бер егет белән таныштым, биш телдә рәхәтләнеп сөйләшә. Шаккаттым. Ничек? «Безнең телевизор биш төрле каналны күрсәтә иде, анда итальян, грек, төрек һ.б. телләрендә тапшырулар барды. Кечкенәдән үк шуннан мультфильмнар карап үстем, шулай биш телне сизмичә өйрәнеп киттем», — ди ул.

Икенче дусларым бар, алар да чит телдә сөйләшә. «Балачакта чит телдә бара торган тапшыруларны карый идек», — диләр. Без үз гаиләбездә дә балаларга чит тел мультфильмнарын күрсәтергә тырышабыз, аларның ул телләрне йотып барганнары сизелә.

Бу этапта балалар белән сөйләшү зарур. Мин улым яисә кызым белән гел татарча гына сөйләшергә тырышырмын, дигән шарт куярга кирәк. Бервакытта да «сөйләшәм» дияргә ярамый, чөнки сөйләмгә инглиз, рус сүзләре дә кереп китә, ләкин максат кую мөһим. Моның өчен мин үзем иптәшем, балаларым белән татарча сөйләшергә омтылам. Балалар белән сөйләшкәндә татарча гына сөйләшергә тырышыгыз, дип әби-бабалардан сорыйбыз.

Бер таныш апа сөйләде. Балалар янына килгәндә: «Улым, мин русча аңламыйм шул, син миңа татарча әйт әле», — ди икән. Аңлашыла, димәк, шарт кирәк. Балаларга уен тәкъдим итеп, шигырь сөйләтеп, җыр җырлатып була. Шулай ук төрле кушымталар барлыгын да беләбез. Әйтик, Учи.ру сайтында төрле фәннәрне өйрәнергә була, шунда ук инглиз теле дә бар. Ул кушымтада уен формасында өйрәтелә.

Кызыбыз балалар бакчасына йөри, инглиз телен 2-3 ел өйрәнә. Әмма быел телне өйрәнүдә зур адымнар ясады, чөнки ул инглизчә җырлый башлады. Яңа килгән укытучы инглиз теленең база дәрәҗәсендә булмаган сүзләр кергән җырларны җырлаттыра икән. Балалар җырлап, хәрәкәтләр ясауны бик ярата.

Өченче принцип — кызыктыру

Ашарга утырганда да татар телендә сөйләшергә тырышыгыз. Монда уен алымын куллану файдалы. Мәсәлән, мин мәктәптә укучыларым белән «Крокодил» уенын уйныйм. Бер сүзне сайлап, сез аны башкалар белерлек итеп хәрәкәтләр белән күрсәтеп бирергә тиеш. Шулай ук, җыр һәм шигырьне кертеп, хәрәкәт итү дә файдалы булачак. Сүзләрне куллар белән күрсәтеп, бала таныш булмаган сүзләрне тагын да яхшырак истә калдырачак. Шушы өч принципны куллансагыз, балагызга телне җиңеллек белән өйрәтеп булачак.

Күбрәк сөйләшергә һәм сөйләштерергә кирәк

Тәрбия бала туганчы ук башлана, дигән нәтиҗәгә килдек. Балаларыбыз туганчы ук ирем миңа төрек телен өйрәтте. Теорияне өйрәнеп, ул мине төрекчә сөйләштерә башлады. Беренче балабыз тугач та, татарча гына сөйләшәбез дип карар кылдык. Балаларга татарча өйрәтәбез дип, үзебез дә татар телен камилләштердек. Белмәгән сүзләрне әниләргә шалтыратып сорый идек.

Балаларыбыз рус мәктәпләрендә укыса да, татарча сөйләшергә тырышалар. Русча сөйләшеп киткән вакытта да, шаярып, рус исемнәре белән «Маша, нәрсә сөйлисең», — дип дәшәбез. Алар, хаталарын аңлап, үз-үзләрен төзәтә һәм янәдән татарчага күчә. Күбрәк сөйләшергә һәм сөйләштерергә кирәк.

Соңгы арада инлиз телен дә кертә башладык: иртәнге һәм кичке аш вакытында бары тик инглизчә генә эндәшәбез, машинада барганда инглиз җырларын җырлыйбыз. Кайвакыт без инглиз телендә серләшәбез дә. Аларга тагын да кызыграк була. Балалар төрек телен белмәгәндә ирем белән төрекчә сөйләшеп ала идек, хәзер балалар төрек теле белән дә кызыксына, өйрәнә башлады, — ди хуҗабикә һәм психолог Диләрә Гайнуллина.

Бер дустым кайчандыр Германиядә яшәде. «Балалар белмәсен өчен, без немец телендә сөйләшә идек. 1-2 елдан соң балалар да немецча аңлый башлады», — ди ул. Әниебез балаларны йокларга яткырганда татар телендә җырлар көйли. Шул ук «И, туган тел”не дә балалар тиз отып алды. Телне тиз өйрәнү — бала вакытка туры килә. Өч яшьтән башлап 8 яшькә кадәрге аралыкта. Моның өчен оялырга кирәкми, шигырьләр сөйләгез, укыгыз, укытыгыз һәм үзегез дә өйрәнегез.