«Гаиләдә татарча мохит»: Теләсә кайсы телне өйрәнү өчен өч принципны куллану җитә
«Мин укытучы булырга теләдем, чөнки сөйләшергә ярата идем. Укытучылык һөнәрен үзләштереп, гаилә булдырып, аннан соң гына татар теленә әйләнеп кайттым», — ди инглиз теле укытучысы, тел белгече Госман Гайнуллин. Ул үз гаиләсе мисалында телне балаларга җиңел итеп өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты.