Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дога булып барсын»: «Татар җыры»нда Эльмира Сөләйманованы искә алдылар

news_top_970_100
«Дога булып барсын»: «Татар җыры»нда Эльмира Сөләйманованы искә алдылар
Гөлүзә Ибраһимова

«Татар җыры» премияләрен тапшыру тантанасында Эльмира Сөләйманованы искә алдылар.

«Барс Медиа» бик күп артистларны халыкка чыгарды. Аларның берсе – «Татар җыры» премиясенә ия җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова. Ул кичә безнең арадан китеп барды», – диде сәхнәдән Гөлназ Сәфәрова. 

Экранда Эльмира Сөләйманова видеолары күрсәтелде, аның башкаруындагы «Балакаем, балан ачы» җыры яңгырады.

«Күңел кошы Эльмира Сөләйманова, хуш. Бүген аны искә төшерүбез җырчыга дога булып барсын», – диде Искәндәр Хәйруллин.

«Кеше китә, җыры кала», – диде Гөлназ Сәфәрова. 

«Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев Эльмира Сөләйманованың халык мәхәббәтен яулый алуын әйтте.

«Эльмира Сөләйманова – безнең җимешебез. Ул һәвәскәр җырчыдан зур артист дәрәҗәсенә кадәр үсте. Аны халык яратты. Кайгылы хәбәрне кабул итүе авыр булды», – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры-2022» фестивале бара.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100