Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар җыры-2022» – «Күңел кошы» белән хушлашу: «Эльмира Сөләйманова – безнең җимешебез»

Кичә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында елның көтеп алынган вакыйгасы «Татар җыры-2022» фестивале булды. Бәйрәмдә «Интертат» хәбәрчесе булып кайтты.

news_top_970_100
«Татар җыры-2022» – «Күңел кошы» белән хушлашу: «Эльмира Сөләйманова – безнең җимешебез»
Абдул Фәрхан

«Казан Экспо»га барганда ук, Эльмира Сөләйманованы исә алырлармы икән, дип уйлап бардым. Ул бит «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшләгән артист. Концерт башланыр алдыннан «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәевтан: «Аның исеме сәхнәдән яңгыраячакмы?» – дип сораган идем. «Без аны билгеләп үтәбез, күрерсез. Эльмира Сөләйманова – безнең җимешебез. Ул һәвәскәр җырчыдан зур артист дәрәҗәсенә кадәр үсте. Аны халык яратты. Кайгылы хәбәрне кабул итүе авыр булды», – диде.

Залга кереп утыруга «кайчан инде, кайчан инде» дип уйлап утырдым. Өч җыр яңгыраганнан соң, Зөфәр Хәйретдиновның «Карлы яңгыр» җыры алдыннан булды ул.

«Барс Медиа» бик күп артистларны халыкка чыгарды. Аларның берсе – «Татар җыры» премиясенә ия җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова. Ул кичә безнең арадан китеп барды», – диде сәхнәдән Гөлназ Сәфәрова.

Экранда Эльмира Сөләйманованың клипларыннан өзекләр күрсәтелде, аның башкаруындагы «Балан ачы» җыры яңгырады. Бер көн кала сценарийга үзгәрешләр кертелгән, дигән сүз. «Күңел кошы – Эльмира Сөләйманова, хуш. Бүген аны искә төшерүебез җырчыга дога булып барсын», – диде Искәндәр Хәйруллин.

2012 елда ук аның «Күңел кошым» җыры «Елның иң популяр җыры» номинациясендә җиңә. Шуннан соң ул ел саен «Татар җыры» лауреаты була. 2016 елда хатын-кызлар арасында иң популяр җырчы була. Соңгы тапкыр «Татар җыры» фестивалендә ул 2019 елда, фестивальнең 20 еллыгында чыгыш ясаган. Былтыр ул юк инде...

«Татар җыры» яшәрә

«Татар җыры» күзгә күренеп (дөресрәге, «күзгә кадалып» булыр) яшәрә. Бөтен тишектән «Татар җыры» турында «эстраданың иң популяр артистлары» дип игълан итәләр дә, сәхнәгә балаларны чыгаралар. «Барсларның» балалар, яшьләр өчен проектлары күп бит, нигә аларны «Татар җыры»на да алып чыгарга? Тамашачы бу бәйрәмгә чыннан да популяр артистларны тыңларга килә. Фестивальдә катнашкан иң яшь артист 12 яшьлек кыз Җәмилә Асадуллина иде. Ул Илгиз Шәйхразыев белән бергә «Ай, былбылым»ны җырлады. Дуэт «Алтын барс» сынын алды.

Дөресен әйткәндә, ул кызның кем икәнен белми идем. Концерт беткәч оештыручылардан сораган идем, ул балалар проектларында актив катнашкан кыз булып чыкты. Концерт алдыннан журналистлар өчен оештырылган очрашуда да бар иде ул. «Мин әлегә татар телен өйрәнәм генә», – дип, русча сөйләде. Гәрчә, аның янында торган «олылар» Камил Гәрәев, Рифат Зарипов, Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова, Фирдүс Тямаев русча бер сүз дә әйтмәде.

Очрашуда шулай ук «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова бар иде. Тыйнак кына кыз, татарчасы саф. Популяр булып китә алырмы икән? Менә аны сәхнәдән игълан иткәндә «төрек сериаллары актрисасына охшаган» дип әйтеп булыр иде. Алайса икенче ел инде «төрек сериалы актеры» буларак Данир Сабиров чыгыш ясый.

Сүз уңаеннан, узган еллардагы яңа йолдызларны – Эльмира Мифтахова һәм «Караш» төркемен хәтерлисезме соң? Быел егетләр генә берничә тапкыр күзгә чалынды.

Ләйсән Гыймаева: «Бәлки, кеше белән соңгы тапкыр аралашасыңдыр»

Сәхнәдә чыгыш ясаган тагын бер бала – Таңсылу. Ләйсән Гыймаева олы кызы Таңсылу белән «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкарды. Алар да сынны алды. Бу гаилә өчен тагын бер шатлыклы яңалык яңгырады сәхнәдән. Татарстан Президенты Ләйсән Гыймаевага «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирү турындагы указга имза куйган. Бу турыда ул үзе алдан белмәгән. Булат Бәйрәмов ләм-мим йөргән. Соңыннан артист иренә рәхмәт сүзләрен язган иде.

Концертның икенче өлеше башланганда, Ләйсән Гыймаева кызы белән тамашачы ягына концерт карарга чыгып баскан иде. Тиз генә аның белән сөйләшеп алдым.

«Татар җыр» сәхнәсенә кызыгыз белән чыкканда нинди хис-кичерешләр булды?

Дулкынлану бар инде. Икеләтә дулкынланасың, ни дисәң дә, бала бит ул.

Концертта Эльмира апаны да искә алдылар...

Эльмираның сәхнәгә чыккан елларын хәтерлим. Без бер чордарак чыктык. Икебез дә «Барс Медиа» компаниясендә контракт буенча эшләдек. Гастрольләргә бик күп йөрдек. Бер бүлмәдә йоклый идек. Шундый рәхәт, җылы кеше иде. Ул сөйләшкәндә дә «җаным», «бәгърем» дип эндәшә иде. Ул гадилеге белән үзенә тартып тора иде. Кичәге хәбәрне ишеткәч, бик авыр булды. Кулдан эш китте. Әнисенә, иренә, балаларына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Өч көнлек дөньяда яшибез, бер-беребезне хөрмәтләп яшисе иде. Эстрадада көнләшүләр, аяк чалулар кирәкми ул. Һәркемнең үз тамашачысы. Минем тормыш девизым: кеше белән аралашканнан соң синең турыда якты фикер генә калсын. Бәлки, ул кеше белән соңгы тапкыр аралашасыңдыр.

Үзегезнең сәламәтлек ничек?

Аллага шөкер!

Булат абый да монда йөри, балалар кем белән калды?

Балалар зур бит инде, әбиләре белән калдылар.

Фирдүс Тямаев хатыны беренче «Алтын барс»ын алды

Кичәдә булган башка гаиләләр турында да әйтеп узарга кирәк. Быел Резедә Әхмәтвәлиева беренче «барсын» алды. Ул бик матур җырлый, сүз дә юк, әмма мин аны ул кадәр популярдыр дип уйламый идем. Фирдүс Тямаев концертларында чыгыш ясаганын гына күргәнем бар иде.

Җырчы янында егетләр маскалар тотып биегән иде, соңыннан алып баручылар маскаларын салуны сорады. Берсе салмый да салмый бит. Инде алып баручылар бөтен залга: «Сал!» – дип кычкыра. Яңа гына килеп кергән кеше: «Монда салалар икән», – дип уйлар иде, билләһи.

Әлбәттә, анда Фирдүс Тямаев иде. Гөлназ Сәфәрова әйтмешли, аның монда ни катнашы бар, дип уйласагыз: Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева – ир белән хатын. Резедә Әхмәтвәлиева да тормыш иптәшенә рәхмәтен әйткәндер, дип ышанасы килә.

Фирдүс Тямаев «Татар җыры»ннан ял итеп торган

Бу концертта сәхнәгә 2 тапкыр чыгып, анда иң озак торган җырчы – Фирдүс Тямаев булды. Беренче чыгуында ул хатынын котлады, икенче чыгуында 3 җыр башкарып, концертлар залын «ду» китерде. Аның чыгышы иң соңгысы иде, шуңа тамашачы да урыныннан сикереп торып биеде. Фирдүс Тямаевныж берничә ел инде «Татар җыры» сәхнәсендә күренгәне юк иде.

«Мин 4 еллап «Татар җыры»нда катнашмадым. Әз генә ял алырга булдым. Ел саен катнашсаң, тәме бетә кебек. Хәзер сагынып килдем. Беренче «Алтын барс» премиясен алган кебек дулкынланам бүген», – дигән иде ул концерт башланганчы. Тамашачыны нәрсә белән шаккатырасыз, дигәч ул: «Мин шаккатырырга түгел, тамашачының кәефен күтәрергә, энергияле, дәртле җыр белән көч бирергә килдем», – диде ул.

Шулай булды да. Алып баручылар аны болайрак тасвирлады: «Дәртне өеп биреп чыгарганнар, аннан соң кире дәшеп кертеп, дәрттә коендырганнар, аннан тагын кайнар дәрт белән ышкыганнар да чыгарып җибәргәннәр».

Концерт башында «культур-мультур» гына утырган тамашачы ахырга инде идән тактасын сындырырлык итеп бии иде.

«Тагын Гөлназ Сәфәрова»

Быел да «Татар җыры»н Искәндәр Хәйруллин һәм «тагын Гөлназ Сәфәрова» алып барды. Искәндәр Хәйруллин үзе шулай дип тәкъдим итте янында торган хатын-кызны. Гөлназ Сәфәрова «Татар җыры»ның йөзе булды, дисәм, ялгышмам. Алдагы «Татар җыры» концертлары да шул шаярту белән башланып китәр әле. Гөлназ Сәфәрова «хатын-кыз картаймый» дип «шутка» ясый алганчы шулай булыр ул.

Сценарийның тексты да әллә ни үзгәреп тормый. Данир Сабировның эте «Кемаль»ның исеме бу сәхнәдән былтыр да яңгырады инде, озакламый хуҗасыннан да популяррак була инде ул. Җырчыларның теләкләре, дигән сәхифә дә булган иде, ярый әле җырчылары алмашып тора. Хатын-кызларның беркайчан да картаймавы да мәңгелек темага әйләнде.

Бүлекләрнең булуы кирәк идеме?

«Татар җыры» алдыннан булган очрашу вакытында ук Гөлназ Сәфәрова концертның бүлекләрдән торачагын әйткән иде. «Туган туфрак», «Ана теле», «Мәхәббәт» бүлекләре булачагын әйтте дә, калганнарын сер итеп калдырды. Юкса, берсе генә калган булган икән – «Моң».

Ул бүлекләргә артистларны ничек сайлаганнар? Монысы минем өчен сер булып калды. Логикага да бирелми кебек. Булсын өчен яки яңалык кертү өчен генә уйлап чыгарганнар кебек. Әйтик, «Туган туфрак» бүлеге. Концертта беренче булып Зөлфәт Хәким чыгыш ясады, Аның бу бүлектә булуы урынлы. Беренче чыгыш ясаганга, ул гына «Алтын барс»ны Камил Гәрәев кулыннан алды. Калганнарга сәхнә артында гына тапшырдылар. Номинацияләрсез системаны былтыр керткәннәр иде. Узган елда Динә Гариповага сын сәхнәдә бирелгән иде.

«Туган җир» бүлегендә икенче чыгыш ясаган артист Азат Фазлыев булды. «Син беркайчан мине оныталмассың» дип җырлады ул. Данир Сабировның «Гомерләр үтеп бара» җыры да нишләп бу бүлеккә кергәнен аңламадым.

Икенче бүлек «Ана теле һәм көй». Рифат Зариповның «Әнкәй», Ләйсән Гыймаева белән Таңсылуның «Әйләнеп кайтыгыз», Эльмира Кәлимуллинаның «Мин җырымда калам», Айдар Галимов җырларының анда булуы аңлашыла кебек әле. Илнат Фәрхуллинның «Үтмә гомер», Фәридәнең «Кермә төшләремә» җырлары нигә бу бүлектә?

Тагын бер «экспресс солянка» булып алды бу бүлектә. Сәгыйть Гыйбашев, Дамирә Сәетова, Гайфулла Абзалов, Радик Диниәхмәтов попуррисы мини ретро концерт кебек булды. 

Тиз генә балачакка кайтып килдем.

«Мәхәббәт» бүлеге яңа җырлы гаилә Лия Шәмсина һәм Артур Маузер җыры белән башланды. Матур пар. Ярый Асаева белән Виллины куймаганнар, аерылышалар икән бит.

Әнвәр Нургалиев, Иркә, Артур Минһаҗев, Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин да бу бүлектә иде. Әнвәр Нургалиев диюгә, хатын-кызлар эреп төште дә, ир-атлар сызгырды. Мин аның ал чәчле барабанчы кызына карап утырдым. Вәт «кайфанула» ул сәхнәдә. 

Артур Минһаҗев әле дә популярмы? «Казан егетләре»нең берсе булган вакытын мин дә беләм әле. Соңгы арада Гүзәлия белән куйган концертларда үсеп киткәндер.

Айдар Галимов, «Бу җилбәзәк язлар сиңа гашыйк итте» дип җырлый-җырлый, биюче кызларын кочып, үзе дә биеде.

Монда җырчы Аиданың (иск. – Эльвира Фазлыева) «Кайтарасы килә яныма» җыры гына башка мәхәббәт турында иде. Ананың бу дөньядан киткән баласына булган мәхәббәте... Күз яшьләре белән тамашачыга рәхмәт әйтте. «Сезнең алкышлар кызыма дога булып барсын», – диде җырчы.

Мин Аиданың шушы җырын гына беләм. Ул да популяр икән.

«Моң» бүлегенә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаевны куйганнар. Фирдүс Тямаев – дәрт бит инде ул! Моң дигәч, ул күз алдына килми.

Салават абыйның чыгышы концертка нокта куйды. Шунысы кызык, аның нинди җыр башкарачагы ахырга кадәр сер булып кала. Программада аның җырлары язылмаган була, бу – беренче тапкыр түгел инде. Сәхнәгә чыкканда гына, егетләр, фәлән җырны җырлыйм, дип чыгадыр кебек. 

Телеграм каналда «ыбыр-чыбыр чыккан, Салават белән Филүскә дә катнашасы калмаган, «Татар җыры»ның дәрәҗәсе шулай ук түбәнгә тәгәрәр, дип уема да килмәгән иде» дип язучылар булды. Тамашачы Зәйнәб Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова кебек артистларны күрергә теләгән.

 Шоу үзе матур булды. Техник яктан бер әйберне генә әйтеп узасы килә. Сәхнәдәге экранга җырчыларның исемнәрен кечкенә хәрефтән язганнар иде. Башка шрифт сайлыйсы булгандыр. «айдар галитов» юк кебек бездә.

Стенд янында фотога төшәргә чират торганда, Гамил Нур килеп басты. «Ничек соң сезгә концерт», – дим. «Бик матур булды, шундый халыкчан», – диде. Нокта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100