«Татар җыры-2022» фестивале турында чәй артында сөйләшү: нәрсә һәм кемне көтәргә?
17 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «көтеп алган» тантана булачак – «Татар җыры» премияләрен тапшыру. Шул уңайдан оештыручылар, ягъни «Барс Медиа» иртәнге чәйне журналистлар белән эчәргә булды. Быелгы тантанадан нәрсә көтәргә?
Төш вакыты тирәсендәге иртәнге аш «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән булды. Спикерлар өстәл артында түгел, ә сәхнәдә утырса да, бер сәгать дәвамында бергә булдык.
Беренче сүзне, әлбәттә, Камил Гәрәев әйтте.
Быел төрле вакыйгалар булды. Матуры да бар, бик матур булмаганы да бар, ләкин без яшибез, халык яши. Безнең халык электән җырлый, бии, матур итеп хезмәт итә, илне саклый белгән, шуңа күрә ел нинди булса да, яшибез, кирәк җирдә шаярабыз, кирәк җирдә хезмәт итәбез. Авыр ел булса да, эшләргә тырышабыз. Ни өчен безнең килеп чыга? Татар халкы электән җыр, сәнгать яраткан, – диде ул.
Ул быел узган кайбер проектларына аерым тукталып алды. Хәтерлибез: «Татнефть арена»да «Татар радиосы»ның 20 еллык юбилее гөрләде. Мәскәүдә, Уфада «Татар җыры» фестивальләре узды. «Татар халкы – данлы халык, нәрсә эшләсә дә, аның хокукы бар», – ди рәис.
Мәскәүдә һәм Уфада концертларның зур уңыш белән узуы берничә тапкыр яңгырады. Казанныкы уңышка «обречен» булуын шуннан да аңлап була кебек инде. Башка чара юк.
Кытайга бару хыялы
«Татар җыры» фестивален киләчәктә башка илләрдә дә оештырырга кирәктер, мәсәлән, Урта Азиядә оештырып булырмы, дигән сорау булды.
Камил Гәрәев: «Татар халкы бөтен дөньяга таралып яши, фестивальнең географиясе киң. Безнең халыкның җыры туры килә торган зур илләр бар, андый уйлар бар», – дип җавап биргән иде. Соңыннан тагын бер тапкыр «кайсы ил була алыр иде» дип төпчендек.
«Әлбәттә, башка илдә үткәрү теләге бар. Мәсәлән, җыр сәнгатенә иң якын илләрнең берсе – Кытай», – диде ул. «Татар җыры»н карарга Кытайга барырга да насыйп булсын!
Кунакка килгән артистлар
Яңа ел алдыннан җырчыларның графигы тыгыз булу сәбәпле, кунакларның барысы да килмәгән иде. Килмәгәне турында соңрак, ә килгәне – Әнвәр Нургалиев. Ул быелгы «Татар җыры» концертларының барысында да булачак. Ул Башкортстан белән Татарстан арасында йөреп торганга, Гөлназ Сәфәровадан «кайда әйбәтрәк» дигән сорау булды.
Кайда зал тулы – димәк, шунда яраталар. Уфада мин 1999 елдан бирле зур сәхнәдә, Татарстанга 2017 елларда килеп кердем. Иң моңлы халык – безнең халык, иң кешелекле халык – безнең халык. Ни өчен дигәндә, нинди генә вакыт булмый: тавыш бетә, ут сүнә, ә алар сине аңлый. Һәрвакыт сабыр булалар, хәлгә керәләр. Татарстанда ничек булса да әйбәтрәк, матуррак күренәсе килә, чөнки иң күп концертлар Татарстанда була. Минем өчен Татарстанда концерт бирү – имтихан. Аллага шөкер, әйбәт кенә биреп киләбез, – диде ул.
Залдан «Казанга күчәргә теләмисезме?» – дигән сорау яңгырады. Әлегә, юк, дип аңларга кирәк бугай.
Уфада яшәсәм дә, мин, үзем дә сизмәстән, һәрвакыт «Казанга кайтам» дип сөйлим. Күченергә, фатир алырга тәкъдим итүчеләр булды. Минем яшьтә озак гастрольләрдән соң гаиләгә кайту рәхәт. Казанга кунак булып кайту да рәхәт. Кызым Казанга укырга керсә, бәлки, 60 яшьләргә монда күчәрбез. Мин ул фикердән бөтенләй баш тартмыйм, –ди артист.
Бюджет
Башка елларда сүзне бюджеттан башлый идегез, быел күпме акча тотылды, дип кызыксынды журналистлар.
Без шундый халык инде, журналистлар шундыйрак акчага бәйле сорауларны бик яратабыз. Чыннан да зур эшләр эшләгәндә бюджет кирәк. Татар җыры фестивале бюджеты һәрвакыт зур иде: 12, 15, 17 миллион булды, күбрәк тә булганы бар. Ул ел саен әзрәк үзгәрә. Быелгы бюджетның төгәл санын әйтә алмыйм, ул үзгәреп тора. Якынча 17-18 миллион сум. Бюджет бәләкәй түгел. Без үзебезнең көчне кулланырга тырышабыз, партнерлар белән дә эшлибез. Дәүләттән күп акча алабыз дип әйтмәс идем. Соңгы 3 елда «Яңа йолдыз» проектына гына дәүләт күләмендә ярдәм бирелә, – дип аңлатылды.
«Яңа йолдыз» дигәннән, ул проектның җиңүчесе «Татар җыры» фестивалендә катнаша. Былтыр «Караш» төркеме иде, Быел Мамадыш кызы – Фәридә Ибраһимова.
Акча саный башлагач, билетларның бәясе белән дә кызыксынган идем. Бәя мең ярымнан башлана. 5 меңгә дә алып була. 3000 кешелек залга 250 билет сатылмаган әлегә.
Тантана быел да «Казан Экспо»да була. Былтыр «анда барырга ерак», «кайтасы да бар» дип, ул җирне бик кабул итмәгән идек. Хәзер инде ул да «нормаль» күренешкә әйләнә бугай. Ул якларга сукмак тапталды шул быел...
Ни өчен «Экспо»га күчтек? Күбрәк халык күрсен өчен. Пирамидага 1000 генә кеше сыя, һәм билет бәясен кыйммәт куярга туры килә иде. Монда, билетларның бәясен төшереп, күбрәк тамашачыга күрсәтергә теләдек. Беренче елда авыр булды, чөнки халык «Экспо»га ияләшмәгән. Махсус бушлай автобуслар билгеләдек. Килеп алалар, концерттан алып кайтып куялар, дип халыкка җиткердек, сеңдердек. Бу схеманың эшләгәнен күрсәттек, быел нәтиҗәсен татыйбыз, халык килә, халык ярата, – ди алып баручы.
Быел да автобуслар булачак:
- 15:15, 15:30 – «Кәҗә бистәсе» метро станциясе тукталышы (Чистай урамы буйлап «Ак Барс Арена» ягына.
- 15:30, 15:45 – Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан.
- 15:45, 16:00 – «Җиңү проспекты» метро станциясе тукталышы (РКБ ягына автобус тукталышы).
Килмәгән һәм килмәячәк кунаклар
Алдан хәбәр ителгәнчә, бу очрашуга Фирдүс Тямаев та килергә тиеш иде. Нигә килмәде, дип кызыксындым.
Камил Гәрәев: «Ул – безнең татар эстрадасында иң билгеле татар артистларының берсе. Ул бездән чыккан егет, ул безнеке, без һәрвакыт бергә. Башка эшләре булу сәбәпле килә алмады, тормышта төрле хәлләр була. Фестивальдә булачак», – дип аңлатты.
«Фирдүс безнең белән, ул «Татар җыры»нда булачак. Бүген Казанда түгел, шулай туры килде. Кайвакыт планнарны кискен генә үзгәртергә туры килә», – дип өстәде Гөлназ Сәфәрова.
Социаль челтәрләр: «Ул бүген Мәскәүдә», – дип җавап бирде. Иртәгә анда концерт куя икән.
Бу очрашуда түгел, ә инде «Татар җыры»ның үзендә дә кунак булмаячак. Махсус кунак. Хедлайнер, дип тә атыйлар. Монысын Гөлназ Сәфәрова аңлатты.
Без берничә ел бу турыда уйладык. Татар егете булгач, бәлки, Тиматины чакырырга, дип тщ уйладык. Бәлки, Алсу. Ул чакырылган кунакның татар җыры, татар халкы белән бәйлелеге булырга тиеш. Алдык та Филипп Киркоровны чакырдык була алмый, аның бернинди бәйлелеге юк. Без үзебезнең татар эстрадасына йомгак ясыйбыз, шуның өчен үзебезнең җырчыларны күрсәтәчәкбез, – диде.
«Татар җыры»нда булмаучылар исемлегендә Элвин Грей да бар. Ул татар һәм башкорт эстрадасыннан китүен әйткән иде, шуңа булмыйдыр. «Белгәнегезчә, ул безнең белән эшли башлагач, популярлашып китте. Без аңа бик рәхмәтле, ул үз стилен тапты. Ишеткәнсездер, ул үзенең проектын үзгәртә», – диде Камил Гәрәев.
Концерт бүлекләрдән торачак
Былтыр номинацияләр булмаган иде, анысы быел да шулай кала. Тамашачыны ялыктырмас өчен, схеманы үзгәрткәннәр. Артистны сәхнәгә чакырып, көтелгән сынны тоттырып, котлап, сүз әйттереп, фотога төшеп вакыт үткәрү булмый. Болай да концерт өч сәгатьтән ким булмый, диделәр.
Концерт программасына килгәндә, быел ул төрле темаларга багышланган бүлекләрдән торачак.
«Быелгы «Татар җыры» аерым бүлекләрдән торачак. Мәсәлән, «ана теле», «туган туфрак», «мәхәббәт» дигән бүлекләр бар. Һәрберсенә аерым җырчылар тупланган», – дип аңлатты Гөлназ Сәфәрова. Башка бүлекләрнең исемен сер итеп калдырдылар.
Бүгенге вазгыятькә кагылышлы рәвештә, махсус операциягә киткән солдатларга багышланган бүлек булачакмы, дип сорадым.
Гөлназ Сәфәрова: Юк, булмый. Без иҗат белән эш итәбез. Күңел ачу, күңел күтәрү өчен эшлибез. Сәясәткә, дөньядагы яңалыкларга кагылырга теләмәдек, чөнки кешенең ял итәсе килә. Безнең максат – кешене татар җыры белән тынычландыру, күңелен күтәрү, ышаныч, рух өстәү. Сәяси темага кереп китсәк, бу турыда сөйли башласак, ул инде концерт булмый, дип уйладык.
Камил Гәрәев: Бу – билгеле вакыйга, ил белән бергә кичерәбез. Интернетта татар егетләре җырлаган видеолар күп таралды. Безнең халык кайгыда да, шатлыкта да җыр белән, дип аңлаттылар.
Оештыручылар, быелгы концерт узган елгыдан аерылып торачак, дип ышандырды. «Барысы да икенче төрле була. Узган елгы концертны тулысынча кабатларга дигән максат куйсак та, алай килеп чыкмый, чөнки җырлар, җырчылар, сценарий, режиссура, экраннар башка. Гомумән, икенче төрле шоу, икенче төрле концерт көтә», – диде Гөлназ Сәфәрова.
Карап карарбыз.