Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар яшьләре көннәрендә бар да милли: яшьләр дә, гармун да, Тямаевның күлмәге дә

2-6 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә утызынчы Татар яшьләре көннәре булып узды. Россиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан делегатлар килгән иде. 180 яшь татар биш көн дәвамында ниләр күргән?

news_top_970_100
Татар яшьләре көннәрендә бар да милли: яшьләр дә, гармун да, Тямаевның күлмәге дә
Салават Камалетдинов

1990 елда татарның иң актив егет-кызлары үз тырышлыклары белән Татар яшьләре көннәре хәрәкәтен башлап җибәргәннәр. Ул хәрәкәт башында Рим Гыйльфанов һәм Резидә Сафиуллина торган. Бүген инде Татар яшьләре көннәренең 30 еллык тарихы бар. Татар яшьләре оештырган матур традициясенең бүгенге көнгә кадәр саклануы үзе бер горурлык.

«Татар яшьләре көннәренең 50, 100 еллыгы булырга тиеш»

Быел Татар яшьләре көннәре «Идел» яшьләр үзәгендә булды. Автобуста ук «Салкын чәй», «Аерылмагыз» җырларын кычкырып җырлап бардык. Автобус йөртүче абый тизрәк барып җитү турында гына уйлагандыр инде. Килеп җитүгә дә, яшьләр арасында: «Син кайдан?» — дигән сораулар бик актуаль булды. Беренче күргән кешенең исемен һәм кайдан килгәнен беләсең дә, гомер буе таныш кеше белән сөйләшкән кебек, рәхәтләнеп аралашасың. Үзем форумда беренче тапкыр булганга, шул минуттан ук алда җылы, рәхәт көннәр булачагы билгеле иде. Башладык!

Форумны ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ачып җибәрде. Россиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан 180 делегат катнашуы көтелә иде, тик залда ул кадәр кеше юк кебек тоелды. Сәбәбе шул: бөтен делегатлар да беренче көнне килеп җитмәгән иде. Яшьләрнең 90 процентка якыны быел форумга беренче тапкыр килгән. 

«Бездә кан алмашына, яңа буын агым булып килеп керә. Сезгә уңышлар телим, чөнки төбәкләрдә татар телен, ислам динен, традицияләребезне саклау — икеләтә авыр миссия. Сезнең ничек эшләвегездән чыгып, киләсе буынга тапшырыласы мәгълүматның сыйфаты билгеләнә. Без күп еллар дәвамында Татарстандагы районнарны җыя алмый идек, быел моны булдырдык. Татар яшьләре көннәренең 50 һәм 100 еллыгы булырга тиеш», — дип сөйләде «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Делегатлар белән очрашуга һәр көнне билгеле кешеләр килде: Рамил Төхвәтуллин, Марат Бариев, Илсур Сафиуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Дамир Исхаков, Айдар Фәйзрахманов, Марат Әхмәтов. Яшьләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Ул очрашулардан соң зур шәхесләрнең ни дәрәҗәдә гади булуы ачыкланды. Рамил абый Төхвәтуллинның: «Ике татар булган җирдә өч фикер барлыкка килә», — дигән сүзләре исемдә калды. Биш көн дәвамында 180 татар булган җирдә күпме фикер туганын күз алдына китерә аласызмы?!

Марат Әхмәтовның чиста татар телендә сөйләвен йотлыгып тыңладым. Ул Татар яшьләре көннәрендә кырыктан артык гаилә барлыкка килүен искә алды: «Егетләр, безнең Татарстаннан татар телен ярата торган кызларны күбрәк алып китегез. Татар кызлары, безнең егетләрне дә җитәкләп китегез», — диде ул. Мин ышанам: юбилей форумыннан соң гаиләләр барлыкка килми калмас.

180 кеше «Әй, татарлар килә» дип кычкырып җырлады

Көн саен иртәнге якта вокал, татар теле, татар тарихы, журналистика, кул эшләре, татар шамаиле буенча дәресләр узды. Татар тарихыннан кала юнәлешләрнең берсен генә сайлап алырга кирәк иде. Әйе инде, журналистикага бардым. Дәресләрне Фаяз Хуҗин, Руслан Айсин, Николай Максимов, Айсылу Габдинова, Луиза Закирова, Ләйсән Хаҗиева, Гөлназ Исмәгыйлева алып барды.

Көндезге чаралар күбрәк яңа мәгълүмат, белем туплау формасында булса, кичләрне хәрәкәт, бию, җыр, уен, гитара, гармун, аккордеон белән бәйле иде.

Беренче кичне һәр делегация үзе белән таныштырды. 12 кешелек иң зур делегация Пермь ягыннан килгән иде.

«Гүзәл Чулман» татар бию ансамбле егет-кызлары кичәне дәртле биюләре белән ачып җибәрделәр.

Башкортстан татарларының чыгышы бик истә калды. 2 сентябрьдә татар һәм башкорт язучысы Әнгам Атнабаевның үлгән көнен искә алып, аның шигырен сөйләделәр.

Гомер китабымны альбом кебек,

Карап чыгарга дип бирсәләр…

«Яшьлек» дигән өч-дүрт битен

Урлар идем,

Әгәр күрсәләр…

Качар идем ерак җирләргә,

Яшьлегемне салып ияргә…

Алдагы кичләрдә «Татар егете», «Татар кызы», «Идел моңы», «Танцпол йолдызы» бәйгеләре булды. Катнашучыларның осталыкларын укытучыларыбыз бәяләде. Соңыннан алар безнең белән бергә дискотекада да биеделәр. Яшьләр биегәнне тыныч кына карап торып буламыни?!

Дискотека бетте, йокларга таралыштык. Әлбәттә, тормыш бу вакытта башлана гына. Төне буе чәй эчүләр, татарча өстәл уеннары, гитара, аккордеонга җырлар җырлаулар китә. Иртәнге бишкә кадәр сузылган күңел ачулардан соң ике сәгать йоклыйсың да, күзне көчкә ачып, утырган тавыш белән зарядкага чыгып басасың. Шуны әйтәсем килә: уеннар һәм җырлар татар телен үстерүдә зур роль уйный, чөнки көндәлектә татарча сөйләшмәгән яшьләр дә татар җырларын рәхәтләнеп җырлыйлар.

Татар яшьләре көннәрен «Яратам ДТМ», «Татарлар килә» һәм «Әйе шул, шулай шул» җырларыннан башка күз алдына китереп булмый. 180 кеше «Ээ-эй, татарлар килә» дип кычкырып җырласын әле, башкалар кая качарга белмәс. Быел «Әйдә ДТМга» дип аталган яңа гимн барлыкка килде. «ДТМ» — рус теленнән кыскартылган аббревиатура. «ТЯК» кыскартылмасына туры китереп җыр язып булмагандыр, күрәсең.

«Крутой» сүзе — «зәр»

Ни өчен монда татарча сөйләшмиләр соң? Берничә кешедән сораштым. Беренче сәбәп — сүзне дөрес әйтмәм дә, миннән көләрләр дип. Икенчесе — минем диалектны аңламаслар дип, өченче сәбәп — ялкаулык.

Бер кеше русча сөйләшкәннән, калган татарлар да автомат рәвештә рус теленә күчә, чөнки без яраклашырга тырышабыз. Оренбургтан килгән бер егет минем белән гел русча сөйләшә иде, минем сүзләрне дә авыр аңлый иде, чөнки ул татар телен укымаган, тик әти-әнисе татар. Соңгы көннәргә ул минем белән бераз татарча аралаша башлады, яңа сүзләр дә өйрәнде.

Төрле төбәктә яшәгән татар яшьләре белән аралашкач, үзем дә берничә кызыклы сүз өйрәндем. Себер татарларында кишер «сәртәк» була, Саратовта әниләргә максималь рәвештә яратып «әникәем» дип эндәшәләр, ә милиция хезмәткәрләренә «әтәчләр» диләр, Пермь якларында «кый» кисәкчәсен кыстырып сөйләшүчеләр бар икән: бардымкый, эшләдемкый, ә «крутой» сүзе «зәр» була.

Кызганыч, Татар яшьләре көннәрендә рус сөйләменнән тулысынча арынып булмый. Ашханәдә дә «Приятного аппетита» дигәнне ишетергә туры килә. Делегатларның проектларын тәкъдим итү дә рус телендә генә барды диярлек һәм ул күбрәк эшләнелгән эш буенча хисап бирү формасына охшаган иде. Энергетика ягыннан форум бик көчле булса да, телгә килгәндә минем өметләр акланып җитмәде.

Татар яшьләре көннәреннән иң истә калганы бәйрәм концерты булгандыр. Фирдүс Тямаев ап-ак концерт күлмәгенә зәңгәр маркер белән «Мин татар» дип яздырып, күкрәк какты. Шул ук кичне булачак концертына кияргә икенче күлмәге дә юк иде бугай.

«Иң күп ярдәмнең рус кешеләреннән булуына шаккаттым»

30 еллык юбилейга багышланган бәйрәм концертына Татар яшьләре көннәренең ветераннары да килгән иде. Яшьләр көннәренә нигез салучы Резидә ханым Сафиуллина белән дә очрашу насыйп булды. Аның күзләре бүген дә янып тора.

«Оештыру комитетының беренче җыелышын әле дә хәтерлим. Кечкенә генә бүлмәгә дыңгычланып яшьләр тулды: күзләре яна, барысы да татарча сөйләшә. Үзем шәһәр кызы булганга, татарчага рус сүзләре кыстырып сөйли идем. Рим белән «Идел» лагерена барып сөйләштек тә төрле тарафка хатлар җибәрдек.

Бер җиргә шулкадәр татар җанлы яшьләрнең җыелуы тарихта булмаган хәл иде. Ул вакытта Татарстан, суверенитет, мөстәкыйльлек турында уйлап яна идек, 30 ел үтеп киткән. Бүген дә менә очып йөрим. Мин Татар яшьләре көннәрендә беренче ике елда булдым, аннан соң чит илгә киттем. Шул вакыттан монда килгәнем юк иде. Аны бер пионерлагерьга әйләндереп бетерделәр дигән тәнкыйди караш белән карый идем. Чөнки катнашучылар әзергә килә, ә без үзебез идеяле идек», — дип сөйләде Резидә Сафиуллина.

Ул яшьләрдә шулкадәр дәрт һәм көч булган, зур директорлар янына үзләре кереп сөйләшкәннәр. Хәзер гади студент алай керә алырмы икән?

Форумны беренче мәртәбә оештыручыларның тагын берсе — Алмаз Галиутдинов.

«Хәтерлим, «Нижнекамснефтехим» директоры Гаяз Сәхәпов бүлмәсенә үзем кергән идем. Бөтен директорларны шулай йөреп чыктык. Иң күп ярдәмнең рус кешеләреннән булуына шаккаттым. Хәзер форумны оештыруга алынмас идем, аның өчен бик зур көч кирәк. Форумга күп еллар дәвамында килгәнем юк иде, чөнки ул рухи яктан да бик авыр, яшьлеккә кайтасың. Минем уйлавымча, бу форум бөтен дөнья күләмендә үткәрелергә тиеш.

Татар яшьләренә үзләренең татар булулары белән горурлансын, оялмасын иде. Акыл белән эш итәргә кирәк, акыл белән эш иткән кеше генә халкын югары дәрәҗәгә күтәрә ала», — дип сөйләде Алмаз абый.

Биш көн дәвамында безнең белән форумның ветеран апа-абыйлары булды. Илсөя апа Әхмәтгалиева 2006 елда Татар яшьләре көннәренең беренче лидеры булган.

«2005 елда татар теле күбрәк иде, 2006 елдан татар теленең кимүе сизелде. Шунысын хәтерлим: безгә вокалны Миңгол абый өйрәтте. Кыска вакыт эчендә һәркемнең тамактагы тавышын чыгарта иде. Без татар җырларын дөрес җырласын өчен төннәр буе „ни-ни“, „ню-ню“, „на-на“ иҗекләрен кабатлата иде. Татар яшьләре көннәренең бүгенгә кадәр дәвам итүе бик шатландыра.Хәзер форумга Татарстан да кушылды, алданрак төбәкләргә күбрәк игътибар бирелә иде», — дип сөйләде ул.

«Ундүрт яшемә кадәр бер татар сүзен белми идем»

Быел Төмән кызы Гөлнур Зиннәтуллина Татар яшьләре көннәрендә «Ел лидеры» исеменә лаек булды.

«Минем әти-әнием татарлар булса да, ундүрт яшемә кадәр бер татар сүзен белмәдем, руслашкан татар кызы идем (хәзер Гөлнурга 21 яшь — авт). Бер дә көтмәгәндә татар биюенә барып эләктем һәм шуннан милли хисләр уянды. Әти-әнидән минем белән татарча сөйләшүләрен таләп иттем, татар телен өйрәнү буенча курслар уздым. Хәзерге вакытта институтта рус теле укытучысы белгечлегенә укыйм, ә бу елдан татар теле укытучысы һөнәрен дә үзләштерергә телим.

Татар яшьләре оешмаларына 14 яшемнән йөри башладым, барлык конкурсларда катнаша идем. Югары белем алу өчен Төмәннән Тобольскига укырга килдем һәм анда да татар яшьләрен җанландырырга теләдем, беренче тапкыр «Татарча диктант» уздырдык. Аннан соң татар балалары өчен «Лидерлар мәктәбе» проектын башладык. Ул проектны үстерергә булдык һәм Казанда «Яшь татар лидеры мәктәбе“ндә грант оттык. Татар яшьләре көне лидеры булу алдагы көннәргә күп энергия бирә. Минемчә, безнең төбәктә татарлар күп һәм татар яшьләре өчен шартлар да җитәрлек, бары тик теләк булырга тиеш», — дип сөйләде Гөлнур.

«Миңа татар теле җитми»

Һәр чарада бөтен кешенең исендә калырлык бер кеше була. Шулай туры килде инде, ул да Себер татары, утызынчы Татар яшьләре көннәренең иң яшь катнашучысы — Айдар Ниязов. Ни өчен истә калды? Ашарга барасыңмы, иртәнге зарядкага чыгасыңмы, кичке чарада утырасыңмы — Айдар бөтен җирдә яшел гармунда уйнап тора. Бу сөйкемле һәм оялчан егет - Төмән өлкәсе делегаты. Тик ул бер атна инде Казанда яши, чөнки монда музыка көллиятенә укырга кергән.

Айдарның үзе белән йөрткән яшел гармуны тарихы да кызыклы булып чыкты. Аның кулына яшәүгә өмете калмаган гармун килеп эләккән һәм Айдар уен коралына яңадан җан өргән, үзе реставрация ясаган. Гармун бик элеккеге, ничә еллык булуын егет үзе дә белми.

«Беренче сыйныфтан ук вокал белән шөгыльләндем, төрле конкурсларда катнаша башладым. Аннан соң Туланың халык артистыда биергә өйрәндем, җиде ел музыка мәктәбендә гармунда уйнарга өйрәндем. Минем нәселдә скрипкачы, гармунчылар булган. Әтием дә гитарада уйный белә, үзе экскаваторда эшли, ә әни банкетлар оештыра.

Мин татарча аңлыйм, әмма бик сөйләшмим, чөнки тәҗрибә җитми, ә грамматика минем бик әйбәт иде мәктәптә. Миңа татар теле җитми, шуңа Казанга күчтем, татар телен өйрәнергә телим», — дип сөйләде ул.

Күз ачып йомганчы биш көн үтте дә китте, ә аерыласы килми, бер гаилә кебек булдык. «ДТМ нәрсә ул?» — дигән сорауга: бер гаилә, дуслар, төнге сөйләшүләр, якты көннәр, дигән фикерләрне ишеттем. Татар яшьләре көннәренең тарихы озын булсын һәм форум үзенең төп миссиясеннән читкә тайпылмасын иде. Рус мохитендә яшәүче татар җанлы яшьләренең, горурланып, үзләрен татар дип белдерүләре, әлбәттә, сөендерә. Катнашучыларның һәрберсе — шәхес. Алар — татар халкы өчен янып йөрүче егет-кызлар, үсешкә омтылган яшьләр. Килсен бер көн: теләсә кайсы төбәктә, илдә урам уртасында ДТМ җырын җырлый башлауга, кушылып җырлаучылар табылсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100