Татар хатын-кызлары арасыннан беренче профессор, легендар Диләрә Тумашеваны искә алдылар
Кичә Яңа Татар бистәсе зиратында татар тел гыйлеменең күренекле вәкиле, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Гарифовна Тумашеваның каберен зиярәт кылдылар. Исән булса, 19 июльдә аңа 100 яшь тулган булыр иде.
Галимәне искә алырга КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, хезмәттәшләре, укучылары һәм туганнары җыелды. Чарада Диләрә Тумашеваның татар фәне өчен башкарган хезмәтләре генә түгел, аның шәхес буларак нинди кеше булуы турында да җылы хатирәләр яңгырады.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Диләрә Тумашеваның тормыш юлына тукталды.
Диләрә Гарифовна 1926 елның 19 июлендә Төмән шәһәрендә дөньяга килә. Интеллигент, белемле, тәрбияле гаиләдә үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетында белем ала. 1952 елда Казан дәүләт университетына кайта һәм шушы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның хезмәт юлы университет белән бәйле була.
Диләрә Тумашева фән өлкәсендә бик билгеле. Ул Себер татарлары сөйләшен һәм татар грамматикасын өйрәнгән, бу өлкәдә бик саллы хезмәтләр язган кеше. Өстәвенә ул Татарстан Фәннәр академиясе академигы, ун ел дәвамында тарих-филология факультеты деканы, егерме биш ел татар теле кафедрасы мөдире булып эшләде. Бу елларда өч фәннәр докторын һәм дистәдән артык фәннәр кандидатын әзерләде, – дип билгеләп үтте Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның президенты, профессор Рияз Минзарипов исә Диләрә Тумашеваны үзенең деканы һәм остазы буларак искә алды.
Мин университетта укыган биш ел дәвамында аның белән һәрвакыт күрешеп, аралашып тордым. Ул бик акыллы, зирәк хатын-кыз иде. Кирәк чакта таләпчән дә була белде. Шуңа күрә аңа бераз шүрләп тә, шул ук вакытта бик хөрмәт итеп тә карый идек.
Укытучы белән укучы гына булмадык, безнең арада дуслык та бар иде. Олы кеше белән яшьләр арасында дуслык була бит. Аның белән эшләгән еллар мине кешеләр белән аралашырга, мөнәсәбәтләр төзергә өйрәтте. Ул зур галим генә түгел, көчле җәмәгать эшлеклесе дә иде. Студентлар белән уртак тел таба, яшьләргә дөрес юнәлеш күрсәтә белде, – диде ул.
«Татар фәнендә күп очракларда беренче була алган шәхес»
Диләрә Тумашеваның укучысы, филология фәннәре докторы, профессор Фәнүзә Нуриева өчен остазы гомерлек үрнәк булып тора.
Мин аны: «Миңа юл күрсәтүче йолдызым», – дип атар идем. Чөнки студент чакта безнең төркемгә ике семестр дәвамында морфология курсын укытты. Кырыс, таләпчән булса да, без аның дәресләренә шулкадәр яратып йөри идек, һәм ул бездә тикшеренүләргә кызыксыну уята белде. Минем кызыксынуымны күреп, мине шәхси уку планына да күчерде. Миңа фән дөньясына беренче адымнарымны ясарга ярдәм иткән зур шәхес булды ул. Шулай ук Диләрә Гарифовна фәнни эшчәнлегемдә зур ярдәм булган төрек, гарәп телләрен дә өйрәтте.
Ул – татарның зыялысы. Киенү рәвешендә, сөйләмендә, тотышында һәрвакыт үз-үзенә таләпчән булды. Без дә аңа охшарга тырыша идек. Тарих-филология факультетының деканы булган елларда аның янына керү бик зур авырлыклар тудыра иде, чөнки янында һәрвакыт кеше була. Шуңа күрә ул безне консультациягә өенә чакыра иде. Дөньяда зур казанышларга ирешкән галимә булып торса да, өйдә оста хуҗабикә булып калды: шундый тәмле итеп балыктан ризыклар, өчпочмаклар пешерә, һәрвакыт безне сыйлый иде.

Зур абруйга ирешкән, бик бәхетле язмышлы галимә булды ул. Чөнки татар фәнендә күп очракларда беренче була алган шәхес: хатын-кызлар арасыннан беренче профессор, фәннәр докторы, тарих-филология факультетының беренче хатын-кыз деканы, Фәннәр академиясенең беренче хатын-кыз академигы. Бөтен дәрәҗәләргә туган халкына хезмәте белән иреште, – диде Фәнүзә Нуриева.
Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина Диләрә Тумашеваның бүгенге татар тел белеме мәктәбенә нигез салучыларның берсе булуын ассызыклады.
– Без – аның кул астында белем алган укучылар. Аның һәр дәресе, һәр киңәше бүгенгә кадәр хәтердә саклана. Соңрак аның җитәкчелегендә ассистент булып эшләргә дә туры килде. Безнең коллективның күпчелеге аның мәктәбен үткән, һәм бүгенге көнгә кадәр безнең кафедра аның традицияләрен саклый.
Ул остаз һәм галим генә түгел, безне шәхес итеп тәрбияләгән кеше дә иде. Студентны хөрмәт итәргә, объектив булырга өйрәтте. Шундый дәрәҗәдәге бөек шәхеснең шулкадәр гади һәм ихлас булып калуы безнең күңелләрдә саклана, – диде ул.
«Тыштан караганда кырыс булып күренсә дә, ул гаять ягымлы, кешелекле иде»
Диләрә Тумашеваның тормыш юлдашы – танылган театр режиссеры Равил Тумашев була. Алар ике бала – Айдар Тумашев (икътисад фәннәре кандидаты – иск. «Интертат») һәм Ләйсән Габделхакова (филология фәннәре докторы – иск. «Интертат») тәрбияләп үстерәләр.
Галимәнең оныгы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты профессоры Сәйяр Габделхаков әбисенең гаиләдә нинди булуы турында сөйләде.
– Тыштан караганда кырыс булып күренсә дә, ул гаять ягымлы, кешелекле иде. Минем хәтердә әле дә укучыларының безнең өйгә килеп диссертацияләре турында сөйләшкән мизгелләре саклана. Бу рәсми киңәшләшү генә түгел, бик җылы аралашу да була иде.
Безнең өчен дәү әни белән дәү әти һәрвакыт әдәплелек, намуслылык, зыялылык үрнәге булды. Дәү әни һәрчак: «Кеше үзенең сүзләре һәм гамәлләре өчен беркайчан да оялмаслык итеп яшәргә тиеш», – дип әйтә иде, – диде ул.

Ул шулай ук галимәнең Себер татарлары диалектлары сүзлеген әзерләү буенча күпьеллык хезмәтен дә искә алды.
– Ул Себер татарлары сүзлеге өстендә эшләгән вакытта компьютерлар юк иде. Хәзергечә текстны җыеп, төзәтеп, яңадан бастырып чыгару мөмкинлеге булмаган. Дәү әти аңа язу машинкасында текст җыярга ярдәм итә иде. Эшне кат-кат кабатламас өчен, алар башта һәр сүзне мәгънәсе белән карточкаларга язып чыгалар, аннары аларны әлифба тәртибендә урнаштыралар. Барысы да әзер булгач кына, текстны язу машинкасында җыялар иде. Бу сүзлек – экспедицияләрдә тупланган материаллар һәм еллар буе башкарылган хезмәт нәтиҗәсе, – дип сөйләде Сәйяр Габделхаков.
Кияве, медицина фәннәре докторы Рөстәм Габделхаков исә Диләрә Тумашеваның эшкә мөнәсәбәте бөтен гаилә өчен тәрбия мәктәбе булуын әйтте.
– Без өч буын бер йортта яшәдек. Дусларым еш кына: «Хатыныңның әти-әнисе белән ничек бергә яшисез?» – дип сорый иде. Без 15 ел бер йортта гомер иттек. Үз йортыбызны алгач та, Диләрә Гарифовна (мин аны «әни» дип йөрттем) безнең аерым чыгып китүебезне бик теләмәде. Мондый хәлләр тормышта бик еш очрамыйдыр, мөгаен.
Балаларыбызны тәрбияләүдә дә аларның өлеше гаять зур булды. Балаларыбызны без Ләйсән белән генә түгел, әти-әниләребез белән бергәләп үстердек. Алар балаларны сүз белән генә түгел, шәхси үрнәкләре белән тәрбияләделәр. Диләрә Гарифовнаны һәрчак китап янында яки язу машинкасы артында күрә идек. Аның хезмәт сөючәнлеге барыбызга да үрнәк булды, – диде ул.
Килене Мария Тумашева да галимәдән калган гаилә рухының бүгенгә кадәр саклануын билгеләп үтте.
– Өйдә без әле дә күп нәрсәне элеккечә сакларга тырышабыз. Аның эш бүлмәсе дә үзгәрмәде диярлек. Мин хәзер шул кабинетта эшлим. Кайчак катлаулы карар кабул иткәндә, портретына карап киңәшләшкәндәй булам. Аның фикере бүген дә минем өчен әһәмиятле.
Безнең гаиләдә университет традицияләре дәвам итә. Балаларыбыз, оныкларыбыз да белем юлын сайлый. Диләрә Гарифовна калдырган рух киләчәк буыннарга да күчәр дип ышанам, – диде ул.
