Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар укытучылары башкортны татарлаштырган дигән сүз — ялган: диалект турында сөйләшү

Татар теле диалектларының әһәмияте нидә, аларны өйрәнү ник кирәк, диалектология тарихы, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүчеләрнең теле башкорт теле диалекты булырга мөмкинме — болар хакында «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сүз барды.

news_top_970_100
Татар укытучылары башкортны татарлаштырган дигән сүз — ялган: диалект турында сөйләшү
Солтан Исхаков

Диалектларны өйрәнү халыкны таркатуга китерәме?

ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин диалектларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнү ни өчен кирәк булуын аңлатты. Ул, төрле җирлекләрдә халык иҗатын, сәнгатьне, милли кием, яшәү рәвешен, торак пунктларны, тел үзенчәлекләрен, кабер ташларын өйрәнгәндә, галимнәр телгә бәйле материал белән очрашканын искәртте.

— Телибезме-юкмы, фәнни хезмәткәр диалектология фәне белән турыдан-туры эшли. Халкыбызның олы тарихлы булуын, күп географик җирлекләрдә, күп халыклар белән янәшә торуын һәм башка үзенчәлекләрен шулай өйрәнәбез. Ни өчендер аерым очракларда диалектология фәненә, диалектларны өйрәнүгә карата аңлашылмаган мөнәсәбәт сизелә. Бу халыкны таркатуга китерә диген фикер яңгырый.

«Сәхнә» журналын алып карасагыз, Дөбьяз сөйләшенә бәйле сорауга «диалектология бернигә дә кирәкми торган фән» дигәнрәк сүз әйтелә. Мондый сүзләрдән китәргә кирәк. Бию ансамбле концертына барабыз икән, Әстерхан татарлары, себер татарлары биюе һәм башкалар рәттән китә. Татарның милли киемнәре, милли бизәкләре күптөрле, бай дип мактанабыз. Ни өчендер телгә барып җиткәч кенә шундый сүзләр килеп чыга. Һәр юнәлешебез диалектология фәненә турыдан-туры бәйле. Диалектларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнмибез икән, халык иҗатының борынгы дастаннарын, әдәбиятның борынгы һәм урта гасыр чыганакларын да, кабер ташларын, җырларны, башка жанр үрнәкләрен дә тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмыйбыз, — ди Ким Миңнуллин.

Ул диалектология катлаулы фән булуын да искәртте. «Диалектология юнәлешендә эшәүчеләр аз — бу юнәлештә 2-3 кеше генә эшли», — диде.

ИЯЛИ директоры урынбасары Олег Хисамов татар телле диалектларны өйрәнүче беренче галимнәр татарлар түгел, ә рус, немец милләтеннән булуын әйтте.

— Татар диалектологиясенә нигез салучы итеп, Александр Бессоновны саныйбыз. 1881 елда татар сөйләшләрен фәнни яктан өйрәнүгә багышланган беренче хезмәте басылып чыга. Бу хезмәттә беренче тапкыр диалектларны классификацияләү турында әйтелә. 

Бездә диалектлар фәнни рәвештә 1939 елда тарих институтының тел бүлеге ачылгач өйрәнелә башлый. 1940 елның җәендә телчеләр Латыйф Җәләй җитәкчелегендә себергә бараба диалектын өйрәнергә беренче экспедициягә чыгып итәләр.

Җамал Вәлиди — институтта диалектологик эшчәнлекнең башында торган кеше. 1950-1960 елларда зур проект башлана: рус сөйләшләре атласы, төрки халыклар сөйләшләре атласы төзелә башлый. Безнең институт галимнәре төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып шушы эшкә кушыла. 50-80 нче елларда экспедицияләр шушы атласка материал туплау белән бәйле. 1989 елда атлас төзелеп бетә. Без үзгәрешләр кертеп, 2015 елда китап форматында чыгардык. Анда 246 карта бирелгән, картага төрле аваз күренешләре, лексик морфологик үзенчәлекләр төшерелгән. Галимәлә барысы 1 меңгә якын авылны йөреп чыга. 2009 елда татар халкының зур диалектологик сүзлеге чыкты. Ул 40 мең берәмлектән тора. Безнең диалектологлар зур хезмәт куйган: җәй дими, көз дими, пычракта атларда да йөреп өйрәнеп чыкканнар, — дип Олег Хисамов кыскача тарихка күзәтү ясады.

Аның сүзләренчә, Россиядә сөйләшләрне өйрәнү буенча иң көчле ике үзәк бар икән. Мәскәүдә һәм Новосибирскта сөйләшләрне, авазлар әйтелешен махсус төгәл аппаратлар, камералар, компьютер программалар ярдәмендә өйәнәләр, артикуляцион карта төзиләр. Татарстан галимнәре дә алар дәрәҗәсенә күтәрелү турында хыяллана.

— Диалектлар — халыкның җанлы сөйләме. Телне өйрәнү — ул тарихны өйрәнү. Диалектлар әдәби телне баетып тора. Аңа туган тел, әби-бабайлар, ата-ана теле итеп карарга кирәк, — ди Хисамов.

Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова ана сөйләше һәм күчмә сөйләштә уртак тамыр формалары турында сөйләде.

— Мәсәлән, шөкәтсезләнү дигән сүз бар. Оренбург территиясендә шарлык сөйләшендә һәм чиктәш Башкортстанда ямьсезләнү дигән мәгънәдә. Ә Мамадыш сөйләшендә шөкәтсез дигән сүз бар — ямьсез дигән мәгънәдә. Димәк, ана һәм күчмә сөйләшләрендә уртак тамыр формасы сакланган, — ди ул.

Алинә Хөсәенова Башкортстан татарлары арасында таралган «ай-әй» дифтонгы турында да әйтте (бармай-килмәй). Аны башкорт теле үзенчәлеге дип әйтү дөрес түгел, ул урта һәм көнчыгыш диалектларда да урын ала, ди галимә.

«Себергә күчеп килгән татарларның сөйләшләре әле бөтенләй өйрәнелмәгән»

Диалектолог-галимнәрнең киләчәккә эш кыры әле бик зур. Институт җиткчелеге әйтүенчә, бөтенләй өйрәнелмәгән сөйләшләр дә бар әле.

— 50 нче еллардан күпмедер күләмдә һәр төбәктә сөйләшләр өйрәнелеп чыккан, ләкин татар дөньясының зурлыгын исәпкә алып, тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп бетелмәгәннәре дә бар. Шуңа нигезлерәк итеп өйрәнүгә күчәбез, өр-яңадан барлык төбәкләне өйрәнеп чыгу максаты тора. Ел саен 2-3 комплекслы экспедиция үтә. Берничә ел алар себер төбәгенә чыгалар, — диде Ким Миңнуллин.

Олег Хисамов ни өчен себер ягы төбәкләренә яңадан чыгуларын аныклап узды.

— Себерне алсак, Омск, Томск, Төмән, Новосибирск өлкәләрендә 50-60 елларда галимәләр булуга карамастан, яңадан өйрәнеп чыктык, чөнки тел һәрвакыт үсештә яки, киресенчә, бетүгә таба бара. Без диалектологлар телнең бүгенге көнге халәтен теркәп калырга тырышабыз. Бүген телдә нинди үзгәрешләр бара, нинди тәэсирләр ясала, башка тел белән ассимиляция күренешләре күзәтеләме — без бу әйберләрне өйрәнергә тиешбез.

Иркутскины өйрәнгәннән соң, диалектологиядә бер әйбер ачыкланды: без себер татарлары диалектына караган сөйләшләрне өйрәнеп чыктык, ә менә 17 нче гасырдан башлап, себер җирлекләренә казан татарлары да күпләп күчеп утыра. Ул ачлык, сөргенгә җибәрү еллар, акча эзләп барулар… Бик күп татарлар себергә күчеп утырган. Аларның сөйләшләре әле бөтенләй өйрәнелмәгән. Әле галимнәр авылларга да кермәгән. Беренче тапкыр Иркутскига кергәндә шушыларны өйрәнергә омтылыш ясадык. Декабрь ахырына Иркутски татарлары китабы чыгачак. Икенче елга Красноярск өлкәсендәге татарлар сөйләшләрен өйрәнергә планлаштырабыз. Бөтенләй өйрәнелмәгән Бурятия, Байкал аръягы сөйләшләре бар әле. Ул эш һәрвакыт дәвам итәчәк, — диде.

«Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында блогерлар гына әйтә»

Билгеле булганча, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларның сөйләше башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты ул, дигән тозсыз сүзләр чыкты. Бүген институт җитәкчелегеннән дә сорадык: андый диалект була аламы?

Ким Миңнуллин фикеренчә, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында бары блогерлар гына әйтә. Фәннәр академиясендә моның белән шөгыльләнүче галимнәр юк, диде ИЯЛИ институты директоры.

— Соңгы вакытта әлеге диалект турында сүз бара икән, Башкортстан Фәннәр академиясендә кичә, бүген махсус шушы юнәлештә эшләүче галимнәрнең берсе дә юк. Анда барысы да без белмәгән, ишетмәгән, тел белеменә, башкорт телен, гомумән, төрки телләрне өйрәнүгә бөтенләй якын булмаган блогерлар шөгыльләнә. Алар башкорт телен ни дәрәҗәдә беләдер — әйтә алмыйм, ләкин анда галимнәр юк, — диде Ким Миңнуллин.

Аның фикеренчә, башкорт теленең диалекты рәсми танылган икән, ул телевидение, радиода ишетелергә тиеш.

— Һичьюгы, дәүләт телевидениесендә, радиосында, рәсми чыгышларда Башкортстанда дәүләт теле булган башкорт теле белән параллель рәвештә әлеге диалект та яңгырарга тиештер дип уйлыйм инде, ә без аны ишетмибез, күрмибез. Һичьюгы, башкорт дәүләт телен формалаштыруда турыдан-туры катнашкан булырга тиештер инде бу диалект, — дип искәртте Ким Миңнуллин.

Алинә Хөсәенова әйтүенчә, төньяк-көнбатыш районнарда башкорт теленең диалекты диләр икән, димәк, анда башкорт теленең элементлары булырга тиеш. Ягъни, башкорт теленең башка диалектларына хас булган төш элементлары булырга тиеш. «Мәсәлән, фонетикага килсәк, тартыклар системасында „с, һ“ авазларын куллану башкорт теленең специфик үзенчәлеге. Әлеге территорияләрдәге сөйләшләрдә бу үзенчәлек юк», — диде ул.

Ул бу районнарда татарлар һәм башкортлар дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен әйтте. «Татарча сөйләшә белгән башкортлар да бар, башкортча сөйләшә белгән татарлар да бар, ләкин алар нинди милләттән булуларын ачыктан- ачык таный. Телдән чыгып, ниндидер милләткә күчерү урынсыз дип саныйм», — ди Алинә Хөсәенова.

«Башкортстанда төньяк-көнбатыш сөйләшләрне берничек тә башкорт теле диалекты дип түгел, татар теле сөйләше дип әйтәбез», — дип җөпләде Олег Хисамов.

«Башкорт булып яшәү рәвешенә төшеп җитәр өчен ничә гасыр чигенергә кирәк?»

Ким Миңнуллин шушы ел дәвамында Башкортстанның 30 лап районында тупланган халык авыз иҗаты материаллары белән өч китап дөнья күргәнен әйтте. Анда риваять-легендалар, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр, авыл тарихлары да бар.

— Башкорт халык авыз иҗаты белән 30 районда тупланган материалларны чагыштырып карарга була. Эстәрлебашта комплекслы экспедициядә булдык без. Ике китаплык мәгълүмат тупладык. Җыр-бию, кием, чигү нәрсә күрсәтә — комплекслы якын киләбез икән, нәкъ менә бу территориядә кемнәр яшәгәнен ачыклый алабыз, һичьюгы ниндидер элементлар сакланып кала, аны берничек тә күпмедер вакыт эчендә генә югалтып булмый. Үзбәкстанга, Казахстанга, Кыргызстанга экспедицияләр булды, анда озак вакытлар яшәгән милләттәшләребез бар. Элегрәк авыл, бистә булып яшәгән, анда ни дәрәҗәдә тугандаш халыклар яшәгәнен беләбез. Алар югалып бетмәгән, ата-бабаларын, кайсы яклап күчеп утырганнарын беләләр. Һәр юнәлешне алып карыйбыз икән, татарлык күренеп тора. Димәк, ул болай гына юкка чыга торган элементлар түгел, — диде ул.

Башкортстандагы этномиссионерлар шундый фикер тарата: имеш, татар хәлфәләре, укытучылары башкортларны укыткан, шулай итеп, хәзерге көнбатыш районнарда яшәүче халык татарлашкан. Ким Миңнуллин бу сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен мисаллар белән аңлатты.

— Таһир Ахунҗанов әйтә: монда башкортлар яшәгән, башкорт телендә сөйләшкәннәр, мәдрәсәләрдә мөгаллимнәр укыткан, матбугат, театрлар аша шушы рәвешле, 100 ләгән авылның халкы — Башкортстанның яртысын дип алыйк, татар булып яшәүгә күчкән, ди.

Күз алдына китерик, беренче революциядән соң газеталар чыга башлый. 20 гасырда матбугат авылларга барып җиткәнче, нык тәэсир итәрлек дәрәҗәгә җиткәнче, совет хакимияте килеп җитә. Театрлар кайчан барлыкка килгәнен беләбез. Мәдрәсәләр һәр авылда булган, ләкин 100 ләгән авылны юкка чыгарырлык итеп тәэсир итүе һич мөмкин түгел.

Казан артындагы Дөбьяз сөйләшен генә алыйк. 10 лап авыл. Ни өчен Казан янында булып, әдәби телдә укыту барып, матбугат, радио-телевидение, театры шушында була торып, ни өчен ул юкка чыкмаган һәм юкка чыгарга җыенмый да, халык үз сөйләшендә аралашуын дәвам итә.

Ким Миңнуллин үзен дә мисал итеп китерде. Ул үзенең 50 еллар азагында туган кеше икәнен, яшь чагында 19 гасырда туган кешеләр белән дә аралашканын, әмма аларның берсенең дә башкорт булмавын искәртте.

Безгә башкорт булып башкорт булып яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен, моны эзләр өчен нинди тирәнлеккә төшәргә кирәк?! Шуңа күрә бу дәлил була алмый. Тел белгечләре, профессионаллар бу мәсьәләне өйрәнмәгән. Матбугат аша, блогерлар, политтехнологларның бу мәсьәләгә керүе профессиональ нигезләү түгел, — диде Ким Миңнуллин.

Алинә Хөсәенова да кириллицада язылган борынгы башкорт теле хезмәтләрендә төньяк-көнбатыштагы башкорт телендәге сөйләшләр турында бер сүз дә булмавын әйтте.

«Башкорт теле татар теленең диалекты»

Соңгы араларда шундый фикерләр әйтүче «этномародерлар» да барлыкка килде. Имеш, Башкортстанның көнбатышындагы татарлар сөйләме — ул татар теле түгел, ә башкорт теленең борынгырак варианты икән. Ким Миңнуллинга бу сорауны да юллады журналистлар.

Алай булса, башкортлар татарлар булып чыга, — дип көлде Ким Миңнуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100