Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар теленнән XI Халыкара олимпиада: география тарая, факультатив әзерләнүчеләр арта

20 апрель көнне Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татар теленнән XI Халыкара олимпиада: география тарая, факультатив әзерләнүчеләр арта
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Халыкара олимпиадада 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент катнашты

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадага Татарстаныбызның төрле шәһәрләре, районнарында укучылар гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә җыела. Халыкара олимпиадага Татарстаннан 8-11нче сыйныфларда укучы татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында, Россия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңгән һәм призер булган укучылар, шулай ук чит илләрдән КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча укучылар һәм студентлар уза.

Быел соңгы этапта 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент көч сынашты. Чит илдән катнашучылар арасында Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия республикаларында, ә Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр арасында Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Мәскәү, Әстерхан, Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Томск, Новосибирск, Иркутск, Пермь, Ставрополь якларында яшәүче милләттәшләребез бар иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада 3 турдан тора: татар теле, әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма рәвештә һәм телдән биремнәр үтәү, «Татарстан – фән һәм мәгълүмати технологияләре теле» яки «Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры » дигән темаларга проект эшләрен яклау. Шул 3 турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнде.

Укучыларның эшләрен 30 галимнән торган жюри бәяләде. Жюри комиссиясенең рәисе – Чаллы дәүләт педагогика университетының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин.

Марат Әхмәтов: «Сезнең белән без дәүләт телебезне, бай телебезне киләчәкле, дәвамлы итәчәкбез»

4 көн дәвамында, 17сеннән алып 20 апрельгә кадәр, татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы буенча көч сынашкан укучылар өчен, мөгаен, бүләкләү тантанасы – иң көтеп алынган мизгелдер. Тантана Лилия Гобәйдуллинаның «Минем канда хәтер исән!» шигыреннән һәм кыска гына бию перфомансыннан башланды.

Фото: © Салават Камалетдинов

Алга таба кунаклар һәм олимпиадада катнашучылар өчен кешене дөньяга беркетеп торучы 7 тамыры турында сөйләүче тамаша әзерләнгән иде. Алар – тел, милләт тарихы, ядкярләр, әдәбиятыбыз һәм җырларыбыз, дин һәм иман, туган ил, гаилә.

Призерларның һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталганнан соң иң дулкынландыргыч мизгел, ул – калфак, түбәтәй һәм камзул ияләренең сәхнәгә күтәрелүедер, мөгаен. Быел Гран-при Казанның «СОлНЦе» урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты укучысы Рәйсә Абдуллина, Башкортстан республикасының Уфа шәһәре 65нче татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстанда Кыргыз-Россия Славян университетында белем алучы 2 курс студенты Зөлфия Шәрәфетдиновага бирелде. Алар диплом һәм 30 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне котлау өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та килгән иде.

«Шушы җылы, милли, татар телле мохиткә сокланам. Һәм бу мохитне сезнең белән бергә гомер буе киләчәккә, алдагы буыннарга алып барырга иде. Халык шагыйре Рәзил Вәлиевның туган җир, туган тел турында бик үтемле 4 юллык кына сүзләре бар: «Туган телдә җырлый чишмә, туган телдә шаулый таулар, туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар», – ди. Олимпиадада катнашучыларыбыз да, җиңүчеләребез дә, аларның мөгаллимнәре дә – телнең киләчәге өчен яши торган, бик кирәкле алтын баганасы. Гран-при ияләре генә түгел, сезнең һәрберегез безгә бик кадерле, бик кирәк. Сезнең белән без матур телебезне, дәүләт телебезне, бай телебезне киләчәкле, дәвамлы итәчәкбез», – диде Марат Әхмәтов.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шулай ук Марат Әхмәтов аерым рәхмәтен чит төбәкләрдән һәм илләрдән катнашучыларга белдерде. «Чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез – безнең өчен үрнәк. Алар, читтә яшәп тә, телгә шундый мәхәббәт саклый алган кешеләр. Безнең һәр милләттәшебез шундый булсын иде», – дип, теләде ул.

Илсур Һадиуллин һәрбер катнашучыга, укытучыларга, районнарда урнашкан мәгариф үзәкләренә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. «Бу – сезнең, бер гаилә булып, бердәмлегегезне, көчегезне, сәләтегезне, телгә булган мәхәббәтегезне һәм, әлбәттә, халыкны сөюегезне күрсәткән чара. Без – горур, бай, башкаларга үрнәк була торган халык. Үзенең телен белмәгән, аны яратмаган, аңа хөрмәт белән карамаган һәм, башкаларга үрнәк итеп, туган телендә фикер йөртмәгән, сөйләшмәгән кеше үзен башкалар алдында төшеп калган кеше буларак кына сизәр иде», – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Рус мохитендә яшәү телнең юкка чыгуына китерә»

Чара тәмамланганнан соң Новосибирск өлкәсенең Кыштау (Кыштовка) районының Кыштау (Кыштовка) авылыннан килгән татар теле укытучысы Мөдәрис Абакиров белән сөйләштек. Олимпиадада 9нчы сыйныфта белем алучы Аминов Динүр исемле укучысы катнашкан.

Олимпиадага ничек әзерләндегез? Казанда үткәргән 4 көннән нинди хис-кичерешләр калды?

Биремнәр әдәбият, тел һәм тарих буенча иде, ә без телне генә өйрәнәбез. Бездә татар теле дәресләре факультатив рәвештә уза, дәресләрдән соң бер төркем килеп, рус мәктәбендә татар телен өйрәнә. Әлеге төркемдә безнең 12 кеше. Мөмкинлегебездән килгәнчә әзерләндек, урын алмасак та, нәтиҗәләр белән канәгать. Аннары укучымның шундый нияте бар: быел укуны тәмамлаганнан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керү. Шуңа күрә, безнең Казанга килүебезнең максаты да Татарстан белән таныштыру. Татар телендә авыррак сөйләшә иде, әмма мондагы татар мохите, татар телендә сөйләшүләр нәтиҗәсендә телне өйрәнү теләге артты, сөйләме дә яхшырды. Әлеге үзгәрешләрдән соң аны хәтта танымый да башладык (көлә).

Мәктәптә укучылар татар телен беләләрме?

Хәзерге шартларда татар балалары татар телен чит тел методикасы буенча өйрәнергә мәҗбүрләр, дип уйлыйм. Чөнки дәресләр вакыты күп түгел, ә тел бетеп бара. Аеруча оештыруы авыр: рус мәктәбенә килеп кереп, менә мин татар телен укытырга телим, дип әйтсәң дә, аны расписаниегә кертергә кыен. Шуңа күрә төштән соң килеп укырга туры килә, ә балаларның, дәресләр беткәч, өстәмә рәвештә уку теләге зур түгел. Сәгатьләр аз булу, рус мохитендә яшәү телнең юкка чыгуына китерә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ставрополь краеның Ипатово районы Югары Барханчак авылыннан үзенең укучыларын Гөлнара Шаһморатова да алып килгән иде. Ул аларда да татар теле дәресләре факультатив рәвештә генә узса да, балаларның телне сакларга һәм туган телләрендә аралашырга тырышуларын әйтте. «Олимпиададан бары тик яхшы тәэсирләр генә калды, бик ошады. Без авылда татарча сөйләшәбез, оланнарыбыз телне бик яхшы белә, өйләрендә татарча аралашалар, әдәпләребезне тотабыз, төрле чараларда татарча катнашабыз», – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ярославль шәһәренең «Якшәмбе» мәктәбе укытучысы Ландыш Габидуллина 6нчы сыйныфта белем алучы укучысы Мәдинә Сифукова белән катнашкан. Олимпиадада 8нче сыйныфтан башлап кына катнашсалар да, Мәдинә, искәрмә рәвешендә, 8нче сыйныфлар белән бергә олимпиада биремнәрен үти.

Татар телендә иркен сөйләшәме?

Мәдинә әлегә иркен сөйләшми, башка балаларыбыз арасында сөйләшүчеләр бар. Ул бит гаиләдән килә, гаиләдә күбрәк сөйләшсәләр, балалар да әйбәтрәк беләләр. Андый балалар бар, әмма алар быел килә алмадылар. Безнең балалар телне белә, әмма аларда сөйләм байлыгы юк. Алар телнең кагыйдәләрен, калып буенча ничек җөмлә төзелгәнен аңлыйлар.

Олимпиадада җиңүче: «Татар булуыгыз белән горурланыгыз»

Алда әйтелгәнчә, быел гран-прины Татарстаннан Рәйсә Абдуллина, Башкортстаннан Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстаннан Зөлфия Шәрәфетдинова алды. Аларны һәрберсе дә әлеге исемгә чын-чынлап лаек. Алар белән якыннан сезне дә таныштырабыз.

Рәйсә Абдуллина Уфада туа, ә 2016 елда гаиләләре белән Балтач районына күченәләр. «Максатыбыз туган телне тирәнтен өйрәнү иде», – ди ул. 11нче сыйныфка кадәр «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»ндә белем ала. Ә 11нче сыйныфны Казан шәһәренең сәләтле балалар өчен «СОлНЦе» интернат-мәктәбендә дәвам итәргә була.

Буш вакытында, олимпиадалардан тыш, шигырьләр, хикәяләр яза, «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» һәм башка журнал-газеталар белән даими хезмәттәшлек алып бара, инглиз телен өйрәнә һәм музыка белән шөгыльләнә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Әзерләнү ничегрәк барды? Бер үк вакытта Бердәм Дәүләт имтиханнарына да әзерләнергә туры килү сәбәпле, авыр булмадымы?

Вакыт җитмәсә дә, төннәрен йокламаска туры килсә дә, куйган максатыма таба бардым. 2020 елда гран-при дәрәҗәсенә ирешүне үземә максат итеп куйган идем һәм 4 ел дәвамында максатыма таба әкрен, әмма ышанычлы адымнар белән атлап килдем. Вакытны дөрес итеп бүләргә тырышам: имтиханнарга 1 сәгать, ял итәргә ярты сәгать һ.б.

Олимпиаданың 4 көнендә нәрсәләр булды, нәрсәләре белән истә калды? Биремнәр авыр идеме?

Күңелемә мәңгегә уелып калган 4 көн булды бу! Янымда искиткеч кешеләр иде. Театрга да бардык, җырладык та, биедек тә, еладык та, көлдек тә. Үз-үземә ышанмаганда да, дусларым терәк булып, канатландырып килделәр. Чиксез рәхмәтлемен аларга моның өчен.

Язма турда мин татар теле һәм әдәбиятыннан 40/40 балл җыйдым. Татар теле катлаулырак иде: сүз ясалышының белмәгән өлеше эләкте. Телдән сорауларга яхшы җавап бирдем, дип уйлыйм. Икенче көнне «Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры» темасына проект якладык.

Шундый олимпиадалар телне саклап калырга ярдәм итәме?

Халыкара олимпиаданың, гомумән, тел гыйлеме, әдәбият буенча олимпиадаларның татар телен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Бу яшьләрдә мотивация уята, туган телләренә мәхәббәтне меңләтә арттыра.

Яшьләргә туган телләрен саклап калу өчен нинди киңәшләр бирер идең?

Беренче чиратта, татар булуыгыз белән горурланыгыз. Нинди көчле, горур, игелекле, намуслы халык бит без! Икенчедән, илебезнең тарихы белән кызыксынырга кирәк. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» диләр бит. Шулай ук, матур әдәбият укырга киңәш итәм: олуг әдипләребез юк сүз сөйләмәс.

Илдан Кәлимуллин Уфа шәһәре 65нче татар гимназиясенең 11нче сыйныфында белем ала. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада өченче тапкыр катнаша.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кемнең ярдәме белән әзерләндең?

Безнең татар гимназиясендә 11нче сыйныфта татар теле дәресе атнасына 1 тапкыр факультатив рәвештә генә керә. Ләкин анда татар теле тирәнтен өйрәнелми, чөнки ул рус балалары өчен. Шуңа күрә, мин, Бердәм Дәүләт имтиханына әзерләнүдән буш вакытымда, укытучым белән һәм мөстәкыйль рәвештә әзерләндем.

Үзара дуслар, сыйныфташлар белән аралашканда, татар телен ничек саклыйсыз?

Русча сөйләшүче иптәшләр белән дә татарча сөйләшергә тырышабыз. Шулай ук дусларыбыз белән төрле татарча мемнар ясыйбыз, Башкортстанда татар телен үстерү буенча төрле оешмалар бар, без шунда актив рәвештә йөрибез.

Кая укырга керергә телисең?

Казан федераль университетына керергә телим. Татар теле бүлеген дә карыйм.

Зөлфия Шәрәфетдинова Кыргызстанның Кыргыз-Россия Славян университетында Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең 2 курсында белем ала. «Мин – Тукай, Җәлил, Туфаннар милләтенең бер вәкиле. Шуның белән мин бик горурланам, һәм бүгенге җиңүем – синең өчен, милләтем», – диде ул чыгышында.

Үзара аралашканда, Зөлфия телне татар үзәгендә урнашкан төрле бәйрәмнәрдә, Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә багышланган истәлек кичәләрендә катнашып, үзара татарча аралашып, телне сакларга тырышулары турында әйтте.

Фото: © Салават Камалетдинов

***

Һәрбер катнашучыны әлеге этапка кадәр уза алулары, ә җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз. Алар туган телләрен өйрәнүне туктатмасын, тагы да югарырак үрләргә ирешсеннәр, дигән теләктә калам. 6 ел элек үзем дә Халыкара олимпиадада катнашкан укучы буларак, чит илләрдән килүчеләр саны кимүе һәм географиясе тараюы күзгә бәрелде. Бу – татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны кимүе белән бәйле түгелдер, ә дөньяда булган соңгы хәлләр аркасында гынадыр, дигән фикердә калыйк.

Яшәсен туган телебез!

Яшәсен татарлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100