Татар теленнән имтихан тапшыручылар саны арта: «Горурлык хисләре генә кичерәбез»
Соңгы кыңгыраулар чыңлады, чыгарылыш сыйныфларын имтиханнар көтә. Бүген исә укучылар Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 171нче мәктәптә татар теленнән имтиханга җыелды. Бердәм дәүләт имтиханы пункты эше белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да танышты.
Биредә 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар туган телдән – татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирә. Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру 1 июньнән генә башлана. Ләкин, төбәк дәрәҗәсендәге имтихан булганлыктан – иртәрәк үткәрелә икән.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин:
– Укучыларның мәктәп елларындагы белемнәрен сынар өчен ана телен сайлап алулары зур әһәмияткә ия. Быел исә Татарстанда 9 сыйныфтан соң 5835 бала ана теленнән һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырырга булган. 11 сыйныфны тәмамлаган укучылар арасында быел 78 бала татар телен, 5 бала татар әдәбиятын бирә. Шуларның өчесе татар теленнән дә, әдәбиятыннан дә тапшыра. Бу укучыларның берсе Мөслим районыннан, икесе Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбеннән. Киләчәк буынның туган телләренә булган мөнәсәбәтләрен дәүләт имтиханы аркылы күрсәтергә теләүләре дә сөендерә. Татар теле – ана телебез. Димәк аларның үзләре туплаган рухи байлыкларын күрсәтәселәре килә, – дип белдерде министр.
Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Министр шулай ук имтихан тотучылар белән дә аралашып алды һәм уңышлар теләде.
Казанның Совет районы Мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары, дәүләт имтиханын оештыручы муниципаль координатор Гүзәлия Ибәтуллина:
Бүген безнең район буенча 4 пунктта имтихан тапшыралар. Без әле шуларның берсендә басып торабыз, монда 11нче сыйныфлар. Барлыгы 41 бала татар теленнән имтихан тапшыра. Һәм өч пунктта 646 тугызынчы сыйныф укучысы шулай ук татар телен сайладылар һәм имтихан тапшыралар. Гомумән, ел саен татар телен сайлаучылар буенча арту тенденциясе бар. Былтыр 11нче сыйныфны тәмамлап 21 укучы тапшырган булса, быел алар 37гә җитте. Аннан соң 9дан соң 632 бала тапшырган булса, агымдагы елда – 646 укучы, – дип сөйләде ул.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Чыгарылыш укучылары белән озак аралашу мөмкинлеге булмады. Санаулы минуттан имтихан башлана, дулкынлану да бар. Шулай да күпчелеге «борчылмыйбыз» дип җавап кайтардылар, чөнки башлангыч сыйныфлардан ук татар теле һәм әдәбиятны укыганнар, олимпиадаларда зур казанышларга ирешүчеләр бар.
Татарча мохиттә яшибез, укыйбыз. Татар теле – безнең халәт, туган телдән дәүләт имтиханын биргәндә – горурлык хисләре генә кичерәбез. Без аны шуңа күрә сайладык, – дип җавапладалар.
Араларында киләчәкләрен филология һәм журналистика юнәлешләре белән бәйләргә теләүчеләр дә бар иде. Без аларга уңышлар һәм ак юллар теләп калабыз.