Татар теленнән имтихан бирүчеләр белән очрашу: «Саннар тик торганда гына артмый»
Казанда 2025 елда татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашу узды. Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары катнашты. «Интертат» хәбәрчесе чарада яңгыраган кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

Быелгы уку елында татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның күбесе (19 укучы) Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.
Искәртеп үтик, 11 сыйныфтан соң дәүләт имтиханнары югары уку йортларына укырга керү өчен тапшырыла. Татар теленнән дәүләт имтиханын тапшырып, бары тик – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга керергә мөмкин. Монда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Гомуми филология: татар теле, татар әдәбияты һәм журналистика» юнәлеше (2025 елда 23 бюджет урыны бирелгән) гамәлгә ашырыла, шулай ук татар теле укытучылары өчен махсус юнәлеш – «Татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле» (2025 елда 24 бюджет урыны бирелгән) юнәлеше буенча укыту алып барыла. Институтка керү өчен сайлау мөмкинлеге бирелә: татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырасың, яки университет тарафыннан булдырылган махсус тест эшлисең.
Былтыр татар теленнән бердәм республика имтиханын нибары 7 укучы тапшырган иде, чагыштырып карасак, ниндидер үсеш бар кебек, ләкин әлеге санны Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар янына куйсак, чагыштыру аяныч борылыш ала.
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан мәктәпләрен 2025 елда 15 060 укучы тәмамлаган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез»
Әлеге фикерне очрашуда Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та җиткерде.
Яшәеш тормышыбызда ул кадәр зур, ул кадәр сөенечле үзгәрешләр әле бар, дип әйтә алмыйм. Без күрергә теләгән нәтиҗәләрнең башы гына. Әмма телебезне саклыйсы, аны дәвамлы итәсе килә. Алдагы буыннарга тапшырасы килә. Безнең милли мәгарифтәге соңгы 3-4 елдагы күрсәткечләрдән чыгып сөйлибез икән, 9 сыйныфлар арасында туган телләр буенча имтихан бирү узган елга караганда 2 мең балага артыграк. 11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында республика дәүләт имтиханын бер укучы да бирмәгән еллар булды. Ул вакытларда бик көенгән идек. Үткән ел имтиханны 7 укучы тапшырды, быел 32. Бер яктан караганда ниндидер үсеш бар кебек, ләкин республикабызның милли тормышын үзен бер зур диңгез яки океан итеп карасак, бу күрсәткечләр әле ул океанда кечкенә генә бер җилкәнле көймә кебек. Әлеге матур күренешкә сөенеп, җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез, – диде Марат Әхмәтов.
Ул 9 сыйныф укучылары арасында яхшы динамика булуын билгеләп үтте.
Быел 5,8 мең 9 сыйныф укучысы туган телдән имтихан тапшырган. Бу – узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә диярлек күбрәк.
Әлеге күрсәткеч безне һичшиксез шатландыра, – дип искәртте Марат Әхмәтов.
- Быел 9 нчы сыйныфлар арасында туган телдән имтиханны 5802 укучы сайлаган. Шуларның 5616сы – татар телен, 117се – чуваш, 49 ы – удмурт, 20се мари телен тапшырган. Катнашучылар саны буенча Казан шәһәре – беренче урында. Анда 1106 бала туган телдән имтихан тоткан. Яр Чаллы шәһәре, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Питрәч, Арча районнары укучыларын атарга була. Казан шәһәрендә беренчелекне Совет районы алган. Анда 544 бала татар теленнән имтихан биргән. Быел туган телдән имтихан сайламаган бер генә район да булмаган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җәмәгатьчелекне борчыган тагын бер проблема – татар телен тапшырып, бары бик бер югары уку йортына гына укырга керү мөмкинлеге.
Татар теле белән барырга урын юк, дигән сүзләр белән килешмим. Мәдәният институты бар (Казан дәүләт мәдәният институтында татар теле укытылган актерлык осталыгы, музыка белгечлегенә караган юнәлешләр бар. Анда керү өчен татар теленнән имтихан бирү мәҗбүри булып тормый. – авт.) КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бар. Әгәр урта белем бирү йортлары турында әйтсәк, Арча педагогия көллияте бар. Казан төзелеш-архитектура институтында да татар телендә укытыла торган төркемнәр бар. Әгәр мәктәп укучысы үзе милли юнәлештә белем алырга тели икән, андый мөмкинлекләр бар. Әйе, Татарстаннан читтә бу эш проблема булачак, ләкин безнең республикада барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Мин безнең аерым гуманитар, яки педагогика институты булмавы турында уйлыйм. Ләкин киләчәктә әлеге проблема ничек тә булса хәл ителүенә ышанам, – диде Марат Әхмәтов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Кайда безнең татар гимназияләре? Нишләп алар шундый начар нәтиҗә бирә?»
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быелгы нәтиҗәләр сөендерүен әйтте, ләкин, аның сүзләренчә, алга таба да эшлисе эшләр әле күп.
Саннар тик торганда гына артмый. Димәк укытучылар актив эшли, ата-аналарның үзаңы үсә, дигән сүз. Моңа бик артык куанып, шаккатырга да ярамый, бу – вакытлыча булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, стабиль рәвештә нәтиҗәләрнең артуы безне сөендерә. Ләкин эшләнмәгән эшләр әле бихисап. Имтихан тапшыручылар – 10 муниципаль берәмлектән генә, ә безнең республикада 45 шәһәр, район бар. 32 укучыдан 19 кеше Казанда имтихан тапшырган булса, Чаллыда 1 генә – Чаллы да зур шәһәр. Әлеге вакытта татар гимназияләрен күреп бетерә алмыйм әле, кайда безнең татар гимназияләре, нишләп алар шундый начар нәтиҗә бирә. (Сүз укыту бары тик татар телендә генә алып барылган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе турында. – авт.иск.) Төп фикерне җиткерәсем килә – нәтиҗәләр яхшы булып, артып барса да, артык куанып, шаккатып, үзеңә үзең җырлар чыгарып утырырга кирәкми, алда эшлисе эшләр әле күп.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Сәгатьләр җитми...»
Министрлар укытучыларның моң-зарларын да тыңлады. Кыска гына нәтиҗә ясап әйтсәк, укытучыларның күбесен бер генә проблема борчый – сәгатьләр җитмәү.
- 2017 елдан бирле татар теле һәм татар әдәбияты мәктәпләрдә ирекле сайлау буенча укытыла. Татар теленә атнасына 2 сәгать (45әр минутлы), татар әдәбиятына 1 сәгать бүленеп бирелгән.
Укытучылар әйтүенчә, әдәбиятка атнасына 1 сәгать бирелү – ул бик аз.
Әдәбиятка күбрәк сәгать кирәк, 1 сәгать белән генә булмый, – дигән иң беренче фикер ишетелде, Марат Әхмәтов проблемалар турында сорагач.
Без һәрвакыт татар теле дибез, әмма татар теле грамматикасын өйрәтеп кенә булмый, телгә, сәнгатькә мәхәббәтне әдәбият дәресләре бирә. Әдәбият дәресенә күбрәк басым ясарга кирәк. Әдәбият ярдәмендә без татар сәнгатенә, теленә, тарихка мәхәббәт тәрбияли һәм аларда киләчәк өчен илһам уты уята алабыз. Югары сыйныфларда 1 сәгать татар теле һәм 1 сәгать әдәбият булуга мин риза түгел. Кимендә 2 сәгать әдәбият кирәк, – дип дәлилләде тагын бер мөгаллим.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Матур гына татар теле кабинеты булуын теләр идем»
Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицее татар теле укытучысы Гөлүсә Яруллина мәктәптә татар теле кабинеты булдыруын сорады.
Үткән елны шулай ук сезнең белән очрашуга килгән идем. Ләкин анда мин анда үз сүземне әйтергә кыенсындым, тыйнаксызлык дип санадым. Бу химия лицее – бүгенге көндә анда бик зур ремонт бара. Татар теле укытучысы буларак, матур гына татар теле кабинеты булуын теләр идем. Бүгенгесе көндә безнең махсус экраныбыз да юк, мөмкин булса… Үткән елны әйтмәгәнемә бик нык үкенгән идем, быел үз соравымны әйтергә теләдем. Былтыр сезнең белән очрашудан без бик нык канатланып кайттык, быел шулай ук 2 укучы әзерләдем, икенче елга да теләк белдерүчеләр бар. Сезнең безгә күрсәткән шундый игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Дәрәҗәле исемегез бармы?»
Казан шәһәре 185 нче күппрофилле лицейдан бердәм республика имтиханын 7 укучы сайлаган, аларның 6сы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Девятеева укучылары. Әнисә ханымга сүз бирелеп, ул сәламләү сүзләрен әйткәч, Марат Әхмәтов аннан:
Дәрәҗәле исемегез бармы? – дип кызыксынды.
Юк, – дип белдерде укытучы тыйнак кына.
Илсур Гәрәевич моны күңеленә язып куйды, – дип елмайды Марат Готович.
Соңрак мәгариф министры әлеге мәсьәләгә игътибар итәчәген әйтте.
Берничә ел рәттән татар теленнән имтиханга әзерләүче, милләт, татар теле өчен янып яшәгән укытучылар берсүзсез барлык мактаулы исемнәргә лаек. Без монда булган укытучылар исемлеген тагын бер кат карап, барлап чыгарбыз, – дип ышандырды ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әнисә Девятеева милли мәгариф өлкәсендә 32 елдан артык хезмәт куя, моңа кадәр ул 22 ел башка мәктәптә укыткан, бүгенге көндә Казан шәһәре 185 нче күппрофилле лицеенда эшли.
Татар телен, туган телебезне өйрәткәндә балаларыбызга һәрвакытта да әйтәм – туган телен белмәгән кешенең киләчәге булмый. Шуңа күрә туган телебезне, тарихыбызны белергә тиешбез. Без, милләтебез югалмасын дип, тырышып, бергәләп эшләргә тырышабыз. Мәктәбебез зур, барлык мөмкинчелекләребез дә бар, кабинетларыбыз да бик зур, директорыбыз да һәрвакыт юл куя, Илсур Гәрәевичка бик зур рәхмәт, эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип уртаклашты ул кунаклар белән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Безнең гаиләдә татар теле ул – иң беренче, авылыбызда да беренче»
Чакырылган кунаклар арасында укытучылар янында утырган танылган актер Гамил Әсхәдулланы күргәч, аптырап киттем. Баштан «әллә Гамил абый да татар теле укытамы икән» дигән фикер дә йөгереп үтәргә өлгерде. Чынлыкта ул кунак буларак чакырылган, аның кызы Айзилә Әсхәдуллина да татар теленнән имтихан тапшырган икән.
Бүген монда кызым белән килдем, минем кызым да татар теленнән имтихан бирде. Безнең гаиләдә татар теле ул – иң беренче, авылыбызда да беренче, – дип аңлатты ул. (Гамил Әсхәдулланың бу хакта тулы фикерен алдагы көннәрдә «Интертат»тан укыгыз).

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Киләчәктә, үз укытучым кебек, татар теле укытучысы буласым килә»
Очрашуда чараның төп кунаклары – татар теленнән имтихан бирүче укучылар да сүз тотты. Аларның берничәсе алдагы тормышта кем буласын инде төгәл белә, гомерләрен татар теле һәм әдәбият белән бәйләргә телиләр.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчесе, Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы Әдилә Иванова татар филологиясе юнәлешенә укырга керергә һәм укытучы булырга теләвен әйтте.
Бу уку елы миңа бик күп җиңүләр алып килде. Мин 10 төрле олимпиадада катнашып, җиңүләрсез кайтмадым. Мәктәп, шәһәр һәм республика күләм уздырылган бәйгеләрдә бик яратып катнаштым. Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүче исеменә лаек булдым. Гимназиябез директоры Галиева Әлфия Әсхәт кызына бик зур рәхмәт әйтәсем килә, нәкъ ул безнең мәктәптә милли рух, мохит тудыра. Татар теле укытучым Абдуллина Рамилә Әгъзам кызына олы рәхмәтемне белдерәм, нәкъ ул 5 ел дәвамында татар телен миңа бөтенләй башка яктан ачты. Татар теленә мәхәббәтем мин уйлаганнан да зуррак булып чыкты. Киләчәктә үз укытучым кебек татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы буласым килә, быел Татар филологиясе юнәлешенә укырга керергә телим, – дип уртаклашты ул кунаклар белән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Башка фәннәр арасыннан татар телен сайлавыма бер дә үкенмәдем»
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе, Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбе укучысы Диана Исмәгыйлева да татар филологиясе юнәлешенә укырга керергә хыяллана.
Туган телемә мәхәббәт гаиләмдә салынды. Быел Чистаебызда татар теленнән республика имтиханын беркем дә бирми, дигәч, бик гаҗәпләндем. Ни өчен шулай икән, әллә ул бик авырмы икән дип уйладым. Кызыксынып китеп, үзем имтихан тапшырырга булдым. Соңрак аңладым, аның бер сере дә юк – ул бары тик минем туган телемә карата көчле мәхәббәтем булган. Ләкин мин башка фәннәр арасында татар телен сайлавыма бер дә үкенмәдем. Ул минем милли җанлы кыз булганымны күрсәтә һәм киләчәктә тә миңа бик зур бурычлар һәм максатлар куя. Шул максатларның берсе – Казан дәүләт университетының Татар филологиясе бүлегенә укырга керергә һәм киләчәктә балалар белән эшләп, аларда да татар теленә мәхәббәт сеңдерергә. Максатым бик гади һәм шул ук вакытта бик катлаулы – милләтемә файдалы шәхес булып, аны тагын да өскә этәрергә, ышанып алга барырга, – дип фикерләре белән бүлеште Диана.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бездән соң укыган балалар да әлеге традицияне өзмәсләр дип өметләнәм»
Казан шәһәре «Адымнар» полилингваль мәктәбеннән 4 укучы – 3 егет һәм 1 кыз шулай ук имтихан тапшыручылар исемлегендә. Әлеге мәктәп укучысы Әнвәр Хәбибуллин, киләчәктә дә татар теленнән имтихан тапшыручылар күбрәк булсын иде, дигән теләген җиткерде.
Имтиханга әзерләнү үзенә күрә кызык булды, төрле китаплар укыдым, татар телендә фильмнар карадым, җырлар тыңладым. Имтихан бик авыр түгел иде, яза алдык, барыбыз да әйбәт яздык. Мәктәптә бездән соң укыган балалар да әлеге традицияне өзмәсләр, татар теленнән имтихан тапшырырлар, дип өметләнәм, – диде Әнвәр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Быел татар теленнән республика имтиханын тапшырган һәрбер укучыга, аларның укытучыларына рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:
- 2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы тапшырган.
- 2011 елда татар теленнән 40, әдәбияттан 5 укучы БДИ тапшырган.
- 2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы тапшырган (уртача балл – 74).
- 2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы тапшырган (уртача балл – 75).
- 2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы тапшырган.
- 2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы тапшырган.
- 2020 елда татар теленнән БДИны 9 укучы, шул исәптән Казаннан 1 генә укучы – 27нче гимназия укучысы Ләйсән Фатыйхова тапшырган иде.
- 2021 елда, пандемия сәбәпле, имтихан булмады.
- 2022 елда – 1 укучы.
- 2023 елда – 7 укучы.
- 2024 елда – 7 укучы.
- 2025 елда – 32 укучы.