news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар теленнән имтихан биргән укучылар турында министр: «Агымга каршы барырлык яшьләр»

«Туган телем өчен борчылам, туган телем өчен көрәшәсем килә...» – диләр татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын тапшырган укучылар.

news_top
Татар теленнән имтихан биргән укучылар турында министр: «Агымга каршы барырлык яшьләр»
Фото: https://mon.tatarstan.ru

Быел Татарстанда татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын 79 бала тапшырган. Татар теленнән уртача балл – 84,56, татар әдәбиятыннан 94,33 балл тәшкил иткән. Туган телдән белемнәрен сынап карарга теләгән татар балалары артуына ничек сөенмисең ди – алар бит узган ел 32 булса, аннан алдагы елны нибары 7 бөртек булган. Ә быел укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар зал тутырып утырды. Аларның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуы КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узды.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

«Халкыбызга, телебезгә мәхәббәт сездә чишмә кебек кайнап тора»

Министр балаларны һәм укытучыларны республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. «Марат Готыф улы җитди сәбәпләр аркасында бүгенге очрашуга килә алмады, ләкин сезгә булган ихтирамын, ышанычын җиткерергә кушты», – диде ул.

Татар теле – һәр баланың күңелендә нур уята торган зур бер көчтер. Сез татар теленнән имтихан тапшырып, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерә алдыгыз. Имтихан нәтиҗәләре – ел дәверендә башкарган хезмәтегезнең җимеше. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Сез – агым уңаена гына йөзүчеләр түгел, үз кыйблагызны сайлап, агымга каршы барырлык, агымны туктатып торырга сәләтле яшьләр. Сездә күпме көч, теләк! Халкыбызга, телебезгә мәхәббәт сездә чишмә кебек кайнап тора. Сез татар булуыгызга оялып, кимсенеп яшәүчеләр түгел. Үз артыгыздан башкаларны да ияртә алырлык яшьләрдер сез.

Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Арагыздан тел белгечләре генә түгел, табиблар, хисапчылар, очучылар һәм башка һөнәр ияләре дә чыгар, кайда гына укысагыз да, безнең өчен бу зур шатлык. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, ул үзегез өчен туры, бәхетле юл булсын! – дигән теләкләрен җиткерде Илсур Һадиуллин булачак студентларга.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

«Яшьләрнең «татар телебез яшәр, без – аның киләчәге» дип әйтүләре – безнең хезмәтнең нәтиҗәсе»

Ул укучыларны туган телен яратырлык итеп тәрбияләгән укытучыларның да ролен билгеләп узды. Шундыйларның берсе – Казанның 171 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучы Лилия Гарәпшина. Ул да чыгышында өченче ел министрлыкта нибары 7 укучы белән узган очрашуның бүген әнә шундый зур залда җыелырлык очрашуга әйләнүенә куанычы белән бүлеште.

Залда утыручы яшьләрнең «татар телебез яшәр, без – аның киләчәге» дип әйтүләре – безнең хезмәтнең нәтиҗәсе. Һәр дәрес саен балалардан: «Татар теленең киләчәге булырмы, сез телебезне балаларыгызга өйрәтерсезме?» – дип сорыйм. «Әйе, җиткерербез», – диләр. Аннары: «Кайда әле минем Кәримем?» дип аннан да ишетергә теләгәч: «Җиткерәбез инде, дәрес саен сорамагыз инде», – дип куя ул да. Телебез саф, матур булсын. Туган телдә сөйләшеп, иҗат итеп яшәгәндә генә аның киләчәге булыр, – дип билгеләп үтте Лилия Гарәпшина.

«Туган телдә аралашуны ишетү бик рәхәт бит»

Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбе укучысы Раяз Сәләхетдинов КФУның журналистика бүлегенә укырга керергә тели икән.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

Ватан, милләт, туган тел... Болар – башта чорналып йөри торган сүзләр. Туган телем өчен борчылам. Әтием – режиссер, шул сәбәпле, мин кечкенәдән сәхнәдә. Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашам. Узган ел «Без бергә» республика бәйгесендә Гран-при оттым. Болар миңа ярдәм итте. Туган телем өчен көрәшәсем, киләчәгемне туган тел белән бәйлисем килә. Һәр баланың туган телен белүен һәм «мин – татар» дип әйтүен телим. Урамда йөргәндә, мәктәп коридорында да балаларның русча сөйләшүен ишетсәм, «татарча сөйләшегез инде» дип кисәтәм. Туган телдә аралашуны ишетү бик рәхәт бит, – диде Раяз ялкынлы чыгышында. Аның сүзләрен зал көчле алкышлар белән каршы алды.

Алга таба ул Илсур Һадуллинга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең белән бергәләп эшләргә, туган телне зур биеклеккә күтәреп, һәр бала татарча сөйләшкәнгә сөенеп, канәгать булып яшәргә язсын!», – диде.

«Шәһәр кызы булсам да, татар теле – минем өчен гади тел түгел. Ул – анам теле»

Чаллының 41 нче мәктәбеннән Әдилә Закирова – «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә икенче урынны алган укучы.

– Шәһәр кызы булсам да, татар теле – минем өчен гади тел түгел. Ул – анам теле. Өйдә татарча сөйләшәбез. Мәктәптә «Ак каурый» әдәби түгәрәгенә йөрдем. Әсәрләрем, шигырьләрем «Көмеш кыңгырау», «Ялкын» кебек газета-журналларда басылып тора. Болар өчен укытучыма рәхмәтлемен. КФУның татар филологиясе бүлегендә укыйсым килә, – диде Әдилә.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Казандагы «Адымнар» мәктәбе укучысы Мөслимә Адиева да туган телдән имтихан тапшырган.

– Туган телне яратырга мине әти-әнием өйрәтте. Ә Мәгариф министрлыгы, укытучыларым бу мәхәббәтемне үстерү өчен барлык шартларны тудырды. Олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулау бәхете миңа да елмайды. Киләчәктә язмышымны туган тел белән бәйләргә җыенам. Бәйгеләрдә җиңү акчалата да шатлык китерде, өстәмә этәргеч бирде, – ди Мөслимә.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

«Татар телен без саклап калабыз, үстерәбез һәм бөтен булган көчебезне шуңа юнәлтәчәкбез!»

Казан шәһәренең 149 нчы лицее укучысы Аяз Әһлиуллин исеме «Татар егете» бәйгесе, «Апуш» театры, «Шаян ТВ» каналлары аша бик яхшы таныш.

Мин кечкенәдән татар мохитендә туган телемә карата ихтирам, мәхәббәт тоеп үстем. Балалар бакчасында ук сәхнәгә тартылдым, төрле бәйгеләрдә катнаштым. Аннары 149 нчы лицейда укыганда күнекмәләр тагын да күбәйде. «Шаян ТВ» каналында журналист булып эшләү тәҗрибәм бар. Аннары театр белән кызыксынып, «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләндем. Болар барысы да миңа бик зур көч бирде, ярдәм бирде. Миңа калса, безнең – Татарстан яшьләренең бурычы – туган телебезне, татар телебезне саклау һәм үстерү, – диде ул чыгышында.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

Мөслим районыннан Йолдыз Хәсәнова татар теле һәм татар әдәбиятыннан да белемнәрен сынап, ике имтихан тапшырган. Татар теленнән имтиханда – 93, әдәбияттан 95 балл җыйган. Ул барлыгы биш фәннән имтихан тоткан: профильле математика, рус теле, җәмгыять белеме, татар теле һәм татар әдәбиятыннан.

Башлангыч сыйныфтан ук татар теленнән олимпиадаларда катнаштым. Моның имтиханга әзерлектә файдасы зур булды. Татар гаиләсендә үсәм. Әнием һәрвакыт татарча сөйләшергә куша. Кечкенә чактан ук китаплар укырга яратам. Мәктәп китапханәсендәге барлык китапларны укып чыктым. Хәзер район китапханәсенә күчтем. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яратып укыйм, – ди Йолдыз.

Казан шәһәре Мәскәү районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Энҗе Фатыйхова татар теленнән имтихан тапшыру үзендә горурлык хисе уятуын ассызыклады.

Татар теленнән имтихан тапшыруга, беренче чиратта, татар теленең, халкыбызның асылын өйрәнү, шулай ук аның үсешенә кечкенә генә булса да өлеш кертү теләге этәргеч булгандыр. Хәзерге вакытта яшьләрдән шундый сүзләрне ишетергә туры килә: «яшьләр татар телендә сөйләшми», «татар телебез үләчәк» – диләр. Мин бу сүзләр белән килешмим. Чөнки хәтта бүгенге җыеныбыз да аның киресен исбатлый. Татар телебезнең киләчәге бик зур! Татар телен без саклап калабыз, үстерәбез һәм бөтен булган көчебезне шуңа юнәлтәчәкбез! – дип вәгъдә бирде Энҗе.

Очрашуда укучыларга һәм укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

Фото: © https://mon.tatarstan.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар