Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар телен югары дәрәҗәдә өйрәнергә тели иде”. Татарстанның беренче вице-президенты Василий Лихачев Казанда җирләнде

Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның элеккеге вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлаштылар. Матәм мәрасимен ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Чарада Хөкүмәт, дәүләт органнары вәкилләре, Василий Лихачевның хезмәттәшләре, туганнары, якыннары катнашты.

news_top_970_100
“Татар телен югары дәрәҗәдә өйрәнергә тели иде”. Татарстанның беренче вице-президенты Василий Лихачев Казанда җирләнде

Татарстан парламентының элеккеге җитәкчесе һәм Россия Федерация Советы Рәисе урынбасары булган сәясәтче 8 апрельдә 68нче яшендә вафат булды.

Васил Шәйхразиев Василий Лихачевның Татарстан Республикасы дәүләтчелеген формалаштыруга, республика закон чыгару өлкәсе үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. "Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимияте органнары арасында беренче Шартнамәне эшләүдә катнашты", - диде. 

Шулай ук, башка закон актлары, шул исәптән, ТР дәүләт суверенитеты турында декларация, ТР Конституциясе эшләнүгә өлеш керткәнен әйтте.


– Авыр чорда Дәүләт Советы белән идарә итеп, Василий Лихачев закон чыгару органы абруен күтәрү өчен күп эшләде. Василий Николаевичның профессионализмы, зыялылыгы, җаваплылык хисе барлык эш урыннарында күренде. Кешелек һәм эшлеклелек сыйфатлары, кешеләргә хөрмәтле мөнәсәбәте Василий Лихачевны безнең республикада һәм аннан читтә дә абруйлы итте", - дип белдерде.

“Бүген Дәүләт Советы практикасында күп әйбер аның җиңел кулыннан”

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. "Бүген Дәүләт Советы практикасында күп әйберләр аның җиңел кулыннан - беренче парламент тыңлаулары, беренче Парламент сәгате, беренче депутат сәгате, аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен чыршыга кадәр... 

Бер генә чакырылыш булса да, парламент уникаль орган булып эшләде. Анда, нинди партиядән булуына карамастан, үз фикерен алга сөргән кешеләр арасында катлаулы мөнәсәбәтләрне җайга салырга туры килде. Еш кына Президент закон проектларын кире кайтарырга мәҗбүр иде. Василий Николаевич килешү комиссияләре механизмын оештыруны тәкъдим итте, - диде.

Лихачевның казанышларыннан ТР Конституцион суд эше өчен хокукый механизм булдырылуын, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын оештыруын билгеләп узды.

РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов аның Татарстан өчен күп эшләгәнен телгә алды.

– Беренче Президент Минтимер Шәймиев янында ул команда булмаган булса, республика бүген бүтән булыр иде. Алар бүген Татарстан Россия Федерациясенең лидер төбәге булырлык нигез ташы салдылар, - диде.

Европа берлегендә Россиянең тулы вәкаләтле вәкиле булып эшләгән елларындагы абруена игътибар итте.

– Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен Европа берлегендә тәкъдим итеп, ул халыкара мәйданчыкта да билгеле булды. Шушы дипломатик бурычны нәтиҗәле хәл итү өчен зур абруй, олы тәҗрибә һәм белем кирәк, - диде.

“Метшин: Укытучыбыз исеме бик кадерле”

1975 елда Лихачев Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, анда доцент булып эшләгән. Укучылары исеменнән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

– Шушы күренекле кешенең укучылары булу безнең өчен мәртәбә иде. Соңрак без дәүләт һәм муниципаль хезмәттә аның яшь укучылары яки фикердәшләре булдык. Әлбәттә, безгә укытучыбыз исеме бик кадерле. Дәүләт хезмәтендә эш башлаганда, безгә ярдәм итте, акыллы киңәшләрен бирде, укытучы җилкәсен гел тойдык. Ул исеме Татарстан һәм Казан университеты чикләреннән чыккан дәүләт ир-аты иде, - диде.

“Телебезне сакларга ярдәм итте”

ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Василий Лихачевның сүзе үтүен, авторитетлы булуын билгеләп үтте.

– Президент Аппараты, Хөкүмәттә генә түгел, татар җәмгыятьләрендә дә. Аның Татарстанда абруе, татар халкына ихтирамы Мәскәүдә күп кенә мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирде. Василий Николаевич татарча да сөйли иде. Ул 90 елларда Минтимер Шәрипович белән бергә телебезне, республиканы, милләтебезне, культурабызны сакларга ярдәм итте. Ул Түбән Новгород җирендә туса да, барыбер Татарстанның улы булып калсын иде, - дигән теләктә калды.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры, 1995-1999 елларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиева Лихачев үлеме көтелмәгән яңалык булганын әйтте.

– Василий Николаевич, университетның юридик факультеты вәкиле буларак, 90 еллар депутатларының юриспруденциядә җитди компетенцияләр алуы өчен күп эшләде. Без ул вакытта Казан юрфагы белән бербөтен булып эшләдек”, - диде. Закон формулировкалары, парламент эше традицияләренә яңа төсмер биргәнен билгеләп үтте.

– Бүген Татарстан Россия Федерациясендә лидерлар арасында, һәм аның закон чыгару өлкәсе аерылып тора икән, монда Василий Лихачевның шәхси өлеше зур. Ул, кайсы гына постта эшләсә дә, гел ярдәм итте, гел безнеке булып калды. Журналистларның ярткан шәхесе иде, теләсә нинди аудиториягә чыгып, диалог урнаштыра белде.

“Үзе дә сөйли, кешеләрне дә тыңлый белә иде”

Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Василий Лихачев белән шактый еллар бергә эшләргә туры килгәнен әйтте.

– Ул Дәүләт Советы Рәисе, мин депутат, комиссия рәисе идем. Аның иң күңелгә хуш килгән сыйфаты – ачык, киң күңелле кеше иде. Зыялы кеше иде, әдәбиятны, сәнгатьне белә, андагы кешеләргә мөгамәләсе... Без бит еш кына үзебез сөйлибез, ә кешеләрне тыңлап бетерә алмыйбыз, кеше фикеренә колак салмыйбыз. Ул үзе дә сөйли, кешеләрне дә тыңлый белә иде. Һәрвакытта “минем фикер генә иң дөресе” дип түгел, ә кешеләрнең фикеренщ дә күңелен салып, уртак фикергә килү юлларын таба белә иде.

Татарстан, Россия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге сәясәтче иде. Дәүләт Советы Рәисе генә түгел, Федерация Советы Рәисе урынбасары да иде, шуңа күрә аның Мәскәү белән мөнәсәбәтләре шактый тыгыз булды. Ул чорда, Россия белән Татарстан арасында шартнамә проекты әзерләгән вакытта, ул бик тә мөһим иде. Шуңа күрә Президентыбыз Минтимер Шәймиев шартнамә төзү буенча делагацияне Василий Николаевич җитәкчелегендә оештырды. Мәскәү белән Казан арасында йөреп, халык фикерен җиткереп, ниһаять, беренче шартнамә барлыкка килде. Бу искиткеч мөһим документ иде.

Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә эшләде. Кайда гына эшләсә дә, кешелек сыйфатларын югалтмады. Мин хәтерлим: Кремль урамыннан барганда, ә ул җәяү йөрергә ярата иде, урамның икенче ягында булса да, сине күреп, синең якка чыгып исәнләшә иде, андый кешеләр күп түгел, шуңа күрә без аны хөрмәт белә искә алабыз. Азмы-күпме татарча да сукалый иде ул, аның хатыны татар, - дип аның турында истәлекләре белән уртаклашты.

“Фикер төрлелеген аңлап кабул итә иде”

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистларга, сәяси аңлашылмаучанлыкларга карамастан, Лихачев белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булганын әйтте.

– Василий Николаевичны 90 нчы елларда парламент белән идарә иткәндә яхшы хәтерлим. Мин ул вакытта яшьләр газетасы редакторы булып эшли идем. Мөгаен, безнең газеталар кебек катгый оппонентлары булмагандыр. Бүген мин моның сәяси бәхәс кызулыгында эшләнгәнен аңлыйм, Василий Николаевич авыр булса да, моны аңлап кабул итә иде. Ул дискуссияләргә һәрвакыт ачык булды. 

Дәүләт Советы депутаты булгач, сәяси позицияләр төрле булуга карамастан да, безнең үзара мөнәсәбәтләр яхшы иде. Ул югары сәяси культурага ия кеше иде. Кешеләрнең фикерләре төрле була алуын аңлап кабул итә иде. Җәмгыятьтә фикер төрлелеге булырга тиешлеген, аларны җиткерә белү кирәклеген аңлый иде. Зур сәясәтчене югалттык. Кеше исән вакытта, әле бәяләп бетереп булмый. Югалткач, аңлый башлыйсың, - диде.

Мин аңа “Вася” дип эндәшә идем

1992 елдан 2015 елга кадәр Казан университетының юридик факультет деканы булган Илдар Тарханов Лихачевның мәктәптән соң университетка керү уңышын билгеләп үтте.

– Ул вакытта бу бик авыр иде, университетка керер өчен Армиядә хезмәт итү, эшләү кирәк иде. Горький – аның туган шәһәре турында әйткәндә, туган ягы булса да, ул Казанны ныграк ярата иде. Ул гел монда туган шәһәренә кайткан кебек кайтты. Укыган елларында ике тапкыр Ленин стипендиясе лауреаты булды. Башта студент, аннары аспирант буларак. Югары статусларда булса да, беркайчан университет факультетын онытмады. Бәлки, университетка кире кайтыргамы, дигән уй да килгәне бар иде аның башына. Ул миңа ышана иде, бөтен кешегә дә сөйләп булмый торган сүзләрен дә сөйли иде, мин моның белән горурландым. Мин аңа “Вася” дип эндәшә идем, - диде.

Тарханов “Ак барс” клубы заманында финанс ярдәменә мохтаҗ булгач, Василий Николаевичның ярдәм кулы сузганын әйтте.

– Без, клуб идарәсе членнары, Дәүләт Советына килеп, ярдәм сорадык, - диде.

Илдар Тарханов “Татар-информ” хәбәрчесенә Лихачевның гаиләдә тормыш иптәше Наилә ханым белән татарча да сөйләшкәннәрен әйтте.

– Хатыны Донецкида тәрбияләнгән булса да, алар үзара татарча сөйләшә иделәр. Василий Николаевич татар телен югары дәрәҗәдә өйрәнергә тели иде, - диде.

“Сәяси капма-каршылык көчле булса да, үзара кешелек мөнәсәбәтләре югалмады”

Сәясәт эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да Василий Лихачев белән бергә эшләгән.


– Безнең аның белән кайбер мәсьәләләр буенча капма-каршылык көчле иде, перпендикуляр иде. Бәлки, минем кайнарлык белән тупасрак, эмоциональ әйтелгән чаклар да булгандыр. Сәяси бәрелешләр булмады дип әйтмим, булды, әмма фикер, позиция, сәяси караш каршылыгы булганда да, бервакытта да кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылмады. Үзара хөрмәт сакланып калды. Анысына бервакытта да зарары булмады. 

Мин аңа үз фикерем буенча, ул хаклы түгел дип никадәр каршы чыккан булсам да, беркайчан ул миңа, ә мин аңа кешегә карата булган карашны үзгәртмәдем. Үзара кешелек мөнәсәбәте буенча бер-беребезгә карата хөрмәтле кеше булып калдык, - диде.


  • Дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Василий Лихачев бүген Казанның Арча зиратында җир куенына иңдерелде.

Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.

1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.

2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән.

2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән. 22 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин карары белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100