Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар телен өйрәнүгә мотивация түбән. Бигрәк тә ата-аналарда. Балаларда алай ук түгел»

Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укуларда татар телен өйрәнү өчен мотивацияләр турында сөйләшү булды. «Интертат» хәбәрчесе түгәрәк өстәлдә яңгыраган кызыклы фикерләр белән уртаклаша.

news_top_970_100
«Татар телен өйрәнүгә мотивация түбән. Бигрәк тә ата-аналарда. Балаларда алай ук түгел»
Илгиз Халиков сулдан беренче
Абдул Фархан

5 апрельдә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар узды. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге чараны яктыртып барды, тик туган телне өйрәнү мәсьәләләренә кагылган түгәрәк өстәл утырышы игътибардан читтә калды. Фикер алышуда татар теле укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф тармагы өчен җаваплы кайбер вазыйфаи затлар катнашты. Ачыктан-ачык сөйләшү барышында актуальлеге югалмый торган шактый кызыклы фикерләр яңгырады. Игътибарыгызга шуларны тәкъдим итәбез.

 

Фото: © Абдул Фархан

Татар теле яшь буынга нәрсә бирә ала?»

Нинди дә булса уңышка ирешү өчен, мотивация кирәк. Шуңа күрә, телне өйрәнү турында фикер алышканда, мотивация беренче планга чыкты.

Илгиз Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе: 

Беренче чиратта, татар телен туган тел буларак өйрәнергә мотивация булырга тиеш. Бүген мотивация бик түбән дәрәҗәдә. Бигрәк тә ата-аналарда. Балаларда алай ук түгел.

2018 елда мәгариф турында федераль законга үзгәреш кергәннән соң, ата-аналар туган телне гариза язып сайлый башлады. Алар «татар теле ни өчен кирәк?» дигән сорау бирсә, без аргументларны җиткерә белергә тиешбез.

Татар теле яшь буынга нәрсә бирә ала? Кемдер «туган телне саклау – ата-бабалардан килгән бурыч» дип аңлатырга мөмкин, ләкин аның белән генә яшьләрне кызыктырып булмый. Ул татар теленең гамәли кулланышта булуын, киләчәктә файдасын аңларга тиеш.

Әгерҗе районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина

Фото: © Абдул Фархан

Соңгы ел эчендә күп кенә Европа дәүләтләре бездән йөзләрен чөерделәр. Аларның моңарчы да безгә карата уңай сәясәт алып бармаганы билгеле иде инде. Россия Көнбатышка файдалы казылмалары белән генә кызыклы булды, дисәк, хата булмас. Бүген илебезнең төрки дөньясына таба борылуын күзәтәбез, ә татар теле – төрки халыклар гаиләсенең исемлегендә торган иң камил телләрнең берсе. Мин, ата-аналар белән сөйләшкәндә, нәкъ шул тезисны җиткерергә тырышам.

Яшь буын вәкилләре арасында Европа илләре телләрен өйрәнүгә тартылу сизелә. Тиз вакыт арасында теге яки бу телне үзләштереп, шул илгә күчеп матур тормыш белән яшәргә хыяллану бар. Телләрне үзләштерү өчен теге яки бу тел вәкиле белән аралашу, тел мохите кирәк.

Шул ук Европа илләре арасында безнең ватандашларыбыз өчен иң популяр юнәлеш – Төркия. Билгеле, татар телен белсәң, төрек телен өйрәнергә җиңел, чөнки тел, мәдәният һәм дин якынлыгы бар. «Инвестиция климаты» дигән төшенчәгә игътибар итсәк, бүген иң күп товар алышу Төркия һәм Урта Азия илләре белән бара. Хәзер алар югары үсеш баскычына басты, дисәк тә була. Бүген без төрки дөньяга телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез аркылы җиңел керә алабыз.

Уңнан беренче Рафик Таһиров

Фото: © Абдул Фархан

Европа белән Азия кисешкән материкта яшәгәч, безгә элек-электән ике якны да белү миссиясе йөкләнгән. Без Азия илләре телләрен инкарь итәргә тиеш түгел. Ниһаять, шушы миссияне тормышка ашыру заманы килеп җитте.

2011 елда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында «Төрки халыклар тарихы» һәм «Төрки халыклар сәясәте һәм икътисады» дигән 2 белгечлек барлыкка килде. Әлеге белгечлекләрдә уку тулысы белән республика бюджеты хисабына оештырыла. Шушы юнәлешләр буенча укыган белгечләргә эш бирүчеләр тарафыннан ихтыяҗ зур. Үз вакытында бу белгечлек программаларын булдыру үзен аклады, дияргә була. Бу белгечлеккә керү өчен төп шарт – татар телен белү. Мотивацияме? Әйе.

Татар телен белгән тәрбиячеләр балалар бакчаларында татар төркемнәрендә дә, рус төркемнәрендә дә эшли ала. Күп кенә оешмаларда ике телне камил белгән белгечләргә ихтыяҗ, хөрмәт зуррак, чөнки алар ике төрле аудитория белән эшли ала. Бу да – яхшы мотивация.

«Күбрәк телләр белгән кешенең баш мие яхшырак һәм тизрәк эшли»

 

Фото: © Абдул Фархан

Илгиз Халиков: 

Хәзер икетеллелекне, күптеллелекне мактыйлар. Күптеллелек нәкъ татар теле белән рус телен белүдән башлана инде. Мин Башкортстанда тудым, татар телендә телем ачылды, рус мәктәбендә укыдым, татар телен укыдым һәм башкорт телен факультатив рәвешендә өйрәндем. Мәктәптән соң, Башкортстанның Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар һәм чуваш кафедрасын тәмамладым. Бүген мин дүрт милләт вәкиле телен беләм, аралаша алам.

Күптеллелек чит ил телләрен өйрәнүдән түгел, ә якын-тирәбездә яшәгән халыкларның телен белүдән башлана. Модага ияреп чит телләрен өйрәнеп тә, бик сирәкләр генә ул телләрне үзләштерә ала. Күпчелек ватандашларыбыз үз гомерендә бер тапкыр да Европа илләренә сәяхәт кылмаска мөмкин. Үзебезнең илебезне өйрәнеп, анда яшәгән халыкларның телләрен белү күпкә отышлырак күренә.

Галимнәр әйтүенчә, күбрәк телләр белгән кешенең баш мие яхшырак һәм тизрәк эшли. Баш миенә томография ясаганда да бу күренә икән. Ике һәм күп телләр белгән кешеләр арасында деменция чиреннән (хәтер югалудан) интегүчеләр сирәк була, диләр. Бер генә тел белүчеләрнең баш мие иренеп эшли. Бу – «һавадан алган» сүзләр түгел. Бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм баш мие үзәге арасында килешенү төзелде. Әлеге үзәкнең тикшеренүләре нәкъ югарыда әйтелгән фикерләрне дәлилли.

Әби-бабаларыбызның хәтерләре 90 яшендә дә яхшы иде, дип искә алабыз. Аның сәбәбе ярылып ята. Беренчедән, алар туган телендә аралашкан, рус телен белгән һәм Коръәнне гарәп телендә укыган.

Нишләргә?

Илгиз Халиков: 

Хәзер милли мәсьәләләрне фәнни яссылыкта хәл итәргә була. Байрак күтәрә торган заманнар үтте. Ул вакытта, бәлки, байрагы да кирәк булгандыр. Мәдрәсәләребез тарихына күз салсак, аларның бөтенесендә дөньяви фәннәргә һәм татар, гарәп, фарсы телләрен белүгә игътибар иткәннәрен күрәбез. Бүген дә безгә татар теле аркылы төрки дөнья белән якынаю мөмкинлеген аңларга кирәк. Әлбәттә, җыр-моң да, милли кием дә кирәк, ләкин алар заманча булырга тиеш. Безгә алдынгы караш кирәк.

Без Иж-Буби музеен карап чыктык. Мәдрәсә шәкертләренең булган белемнәренә игътибар иттем. Шәкертләр дөньяви фәннәргә, телләрне өйрәнүгә тартылган. Милләтнең көче алдынгы карашта булган. Шуңа күрә безгә дә алдынгы караш һәм акыл белән эш итәргә кирәк.

«Фәнне татарча укытуга, беренче чиратта, укытучылар каршы»

Тәлгать Әхмәдишин, җәмәгать эшлеклесе: 

Баланы татар телендә укыту өчен мотивация, әлбәттә, кирәк, ләкин без, күпме генә пропаганда алып барсак та, моңа ирешә алмадык. Минемчә, төп проблема – укытучыларда. Фәнне татарча укытуга, беренче чиратта, укытучылар каршы бит. Хәтта авыл укытучылары моңа аяк терәп каршы тора. Аларга бик күп терминнарны тәрҗемә итәргә кирәк, ә бу эшкә өстәмә акча түләнми. Ата-ана баласын татарча укытырга теләсә дә, укытучылар каршы киләчәк. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?

Уңнан икенче Тәлгать Әхмәдишин

Фото: © Абдул Фархан

Илгиз Халиков: 

Андый проблема бар, килешәм. Татар телендә укыткан өчен өстәмә акча каралмаган шул. Без укытучыларны грантлар ярдәмендә кызыксындыра алабыз. Моңарчы «Оста мөгаллим» дигән грант эшләп килде. Кызганыч, әлегә ул туктатылып тора. Күп кенә финанслау мәсьәләләрен хәл итү, билгеле сәбәпләр аркасында, кичектерелә. Укытучының мотивациясен арттыруда да безгә уртак фикергә килергә кирәк. Һөнәри бәйгеләр оештырабыз. Аларның приз фонды да әйбәт, ләкин җиңүче берәү генә була, ә бүләкне кимендә 10 кешегә бирергә кирәк.

Тәлгать Әхмәдишин: 

Балалар бакчаларына икетеллелек керттеләр. Янәсе, тәрбияче атнаның 2 көнендә –татарча, 3 көнендә русча сөйләргә тиеш. Шушы ике теллелек дип, татар балаларын рус теллегә әверелдермибезме? Балалар болай да үзара русча сөйләшә бит.

Илгиз Халиков: 

Монда күп әйбер методикадан тора инде. Теге яки бу телне өйрәнүдә көннәргә бүлү турында сүз бармый. Киресенчә, ике телне дә бер күләмдә бирү, ягъни билингвизм принципларына таянып эш итү кирәк.

Тәлгать Әхмәдишин: 

Татар телендә укытуны административ чаралар белән арттырып булмыймы?

Илгиз Халиков: 

Административ чараларны бик сак кулланырга кирәк, чөнки ныграк басым ясаган саен, кире эффект булуы ихтимал. Иң элек, телгә карата мотивация, аның кулланылышы даирәсен киңәйтү һәм функциональлеген арттыру мәсьәләсе тора.

«Без нык наданландык»

Рафик Таһиров, Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты:

Рафик Таһиров

Фото: © «Татар-информ» архивы

Яһүдләр үзләренең үлгән, борынгы иврит телен кайтарды, ә без үз телебезне кирәксенмибез. Без нык наданландык. Совет чоры шулай эшләдеме, әллә соңгы 30 елда шушы хәлгә калдыкмы? Мин үзем дә аңа төшенә алмыйм. Монда милли җанлы кешеләр җыелган. Без барыбыз да туган телебезнең язмышы өчен борчылабыз. Һәрберебез кешеләр белән сөйләшеп, унысында булса да милли үзаң уята алсак, алга таба хәрәкәт итәргә буладыр. Булмастай эш түгел инде бу. Аның киләчәге булыр, дип уйлыйм.

Илгиз Халиков: 

Гамәли адымнар булырга тиеш. 90нчы елларда милли хәрәкәт башында торган абый-апаларыбыз, фатирлар буенча йөреп, халыкның милли үзаңын уятып җибәрде. Миңа ул чакта 10 яшьләр иде. Бу эшне яхшы хәтерлим.

Кулдан килгән кадәр һәрберебез аңлату эшен алып барыйк. Мин үземнең вазифада, сез – үз вазифагызда. Конструктив тәнкыйть булсын, ләкин бер-беребезне батырмыйк.

 

Фото: © Абдул Фархан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100