«Татар теле – халкым теле» укытучыларны көтә: «Ике дә уйламыйча килегез, сезгә ошаячак»
«Татар теле – халкым теле» бөтенроссия бәйге-семинарын оештыручылар өчен аеруча кызу чор хәзер. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итәләр, алга таба бәяләү этабы башланачак. Конкурс турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Әлеге конкурсның бу проекты татар теле һәм әдәбияты укытучыларының татар балаларына дәрес бирү осталыгын, заманча технологияләрне куллана белү сәләтен бәяли. Шулай ук, бәйге-семинарда күңел ачу өлешенә, тәҗрибә уртаклашуга корылган остаханәләр эшенә дә зур урын бирелгән. Оештыручылар ассызыклап узганча, иң зур әһәмияте – укытучыларның һөнәри үсешенә этәргеч бирүче мөмкинлекләр мохитен булдыруда.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. 25 ноябрьгә кадәр экспертлар бәяли һәм җиңүчеләрне билгели, 11-13 декабрьдә Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында «Сәләт-Батыр» иҗтимагый яшьләр үзәгендә семинар этабы көтелә. Җиңүчеләр шунда җыелачак.
Айгул Габдрахманова: Бүген гаризалар тапшыру кампаниясе бара
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова быел бәйгенең икенче ел уздырылуын искәртте. Узган елда ул ике этапта – көз һәм яз айларында үтте.
Татар телебезнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын кайгырту, татар телен яшәтү, популярлаштыру – төп юнәлешебез. Бу проект укытучыларны берләштерүгә дә йөз тота. Татар телен ничек заманча кулланырга, укытырга дигән фикер алышу максаты да күздә тотыла. Декабрь аенда бәйгенең читтән торып беренче этабы узачак. Бүген гаризалар тапшыру кампаниясе бара, – диде Айгөл Габдрахманова.
«Укытучыга үсәр өчен мәктәп кысаларыннан чыгарга кирәк»
Филология фәннәре кандидаты, «Сәләт» мәгариф һәм мәгариф технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова әйтүенчә, узган елда беренче тапкыр оештырылса да, катнашучылар тарафыннан шактый зур кызыксыну күзәтелгән.
Диләрә Якубова: Моннан чыннан да уникаль белемнәр алып китәргә була
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Укытучыларның һәрберсе үз мәктәбендә татар теле өчен җан ата, балаларның тел дәрәҗәсен күтәрә, гореф-гадәтләр белән тәрбияли, ләкин укытучыга үсәр өчен мәктәп кысаларыннан чыгарга кирәк. Монда бит төрле төбәкләрдән укытучылар үзара тәҗрибә алмаша, укытучылар сүзләреннән дә бу бик файдалы формат. Моннан чыннан да уникаль белемнәр алып китәргә була. Былтыр декабрьдә катнашкан укытучылар кабат гариза биреп, апрельдә катнаштылар. Быел да катнашырга телиләр. Программаны быел тагын да көчлерәк итәбез, – дип сөйләде Диләрә Якубова.
«Проект татар телендә камил сөйләшү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән алымнар белән уртаклашуга йөз тота»
«Татар теле – халкым теле» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева декабрьдә узачак «Татарча сөйләшәбез» проекты татар телендә камил сөйләшү күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән алымнар, авторлык проектлары белән уртаклашуга йөз тотканын билгеләп узды.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Бәйгедә төрле типтагы белем учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала, шулай ук, балалар бакчаларында татар теле тәрбиячеләрен, төрле клуб, секцияләрдә укытучы остазларыбызны да чакырып калабыз, – диде ул.
Программада төрле экспертлар белән очрашулар, түгәрәк өстәл утырышлары, иҗади чаралар, экскурсияләр каралган.
«Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәге җитәкчесе Камил Сөләйманов узган ел килгән укытучылар канәгать булып киткәнен билгеләп узды. «Өченче семинарны да матур итеп уздырырбыз дип ышанабыз. База кабул итәргә әзер», – диде.
Айгөл Габдрахманова сүзгә кушылып: «Табигать кочагында урнашкан бик матур үзәк ул. Яшәү шартлары да яхшы, аралашу өчен дә шәп мәйданчык. Ял итеп, энергия туплар өчен дә рәхәт мохит. Ике дә уйламыйча килегез, ошаячак», – дип кызыктырды һәм катнашырга чакырды.
«Финалистлар ясалма фәһем технологияләрен чыннан да иҗади итеп, максатка ярашлы итеп файдаландылар»
ТР Фәннәр академиясенең Гамәли Семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Булат Хәкимов узган конкурста жюрида эксперт булып эшләгән. Быел кабат чакырганнар.
«Бу бәйге – барыбыз өчен дә файдалы тәҗрибә. Узган елда файдалы мәгълүмат алдык, ачышлар ясадык. Ясалма фәһем кулланышын да күрдек. Укытучылар тормышыбызга, эшебезгә килеп кергән технологияләрне иҗади рәвештә файдаланырга, кызык юлларын табарга тырышалар. Моны хупларга кирәк», – диде Булат Хәкимов.
Булат Хәкимов: Укытучыларның финалда профессиональлек дәрәҗәсе, дәрес үткәрү осталыгы, татар авылларыннан килгән балаларның кызыксынучанлыгы уңай тәэсир калдырды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Шул ук вакытта ул укытучыларга заманча технологияләрне эштә урынлы кулланырга кирәклеген дә искәртте.
«Булсын» өчен генә түгел, ә урынлы куллану мөһим. Хәзер күп бәйгеләрдә заманча технологияләр күрсәтелсен дигән таләп булганга, тиеш дип кенә кертеп җибәрәләр, шуңа кайвакыт урынлы булмаска, дәреснең асылына, әзерләгән өзеккә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. «Мин дә шуны булдырам», – дип күрсәтү кебек кенә. Алай куллану дәрескә яңалык та өстәми, куйган максатка да ирештерми.
Ә монда финалистлар ясалма фәһем технологияләрен чыннан да иҗади итеп, максатка ярашлы итеп файдаландылар, безнең өчен дә кызык кына ачышлар булды.
Укытучыларның финалда профессиональлек дәрәҗәсе, дәрес үткәрү осталыгы, татар авылларыннан килгән балаларның кызыксынучанлыгы уңай тәэсир калдырды. Алар тәртипле, туган телләрен ярата, диалектта сөйләшсәләр дә, бу әллә ни сизелми, әдәби телне дә яхшы беләләр, – дип билгеләп узды Булат Хәкимов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Үз кабыгыңда гына калырга кирәкми»
Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар-теле – халкым теле» бөтенроссия иҗади бәйге-семинары җиңүчесе Рамилә Абдуллина конкурсның җылы мохиттә узуына игътибарны юнәлтте.
Оештыручыларга рәхмәт. Миңа 28 ел дәвамында бик күп бәйгеләрдә җиңү яуларга туры килде, ләкин «Татар теле – халкым теле» конкурсы бик үзенчәлекле. Ул җылы мохиттә уза, аралашу, тәҗрибә туплау мөмкинлеген дә бирә. Гадәти тормышта дәрес бирү куркыныч нәрсә түгел, бирәсең дә чыгасың, ә монда бөтенләй башка мохиттә башка төбәк балалары белән дәрес бирәсең. Тәҗрибәле югары уку йортлары экспертлары, фәнни җитәкчеләр, төрле төбәкләрдән татар теле укытучылары синең дәресеңә бәясен бирә, киңәшләрен дә әйтә. Укытучыга һөнәри яктан үсәр өчен бу бик кирәкле.
Конкурс дәвамлы булсын иде. Үзем белән эшләүче укытучыларымны бик катнаштырасым килә. Үзебез кулланганны башка кешеләр аңларлык дәрәҗәдә бирә алабыз икән, укытучы өчен, мөгаен, шул зур бәхеттер. Үз кабыгыңда гына калырга кирәкми, башкалар белән дә бүлешергә, теләктәшлек итәргә кирәк, – дип саный Рамилә Абдуллина.
Рамилә Абдуллина: Конкурс дәвамлы булсын иде. Үзем белән эшләүче укытучыларымны бик катнаштырасым килә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул катнашырга ниятләп йөргән мөгаллимнәргә киңәшләрен дә бирде.
Аудиториядән курыкмаска, әгәр үз фәнеңне беләсең икән, син үзеңне судагы балык кебек хис итәсең. Белгәнеңне җиткерә белергә, шикләнмәскә кирәк. Әйе, чит төбәкләргә чыгабыз, андагы балалар белән эшлибез, алар да безнеке кебек үк татар балалары. Алар үзләре үк иңнәреңә канат куеп тора торган тере балалар. Диалект булса да, куркырга кирәкми, укытучы белгәнен җиткерә ала. Шулхәтле уйланып эшләнгән: бер минут вакыт буш түгел монда, методика, психология буенча остаханәләр дә, күңел ачу чаралары да бар. Алардан күпме яңалык алып кайттык. Мин сокланып кайттым ул мохиткә. Үзем шул багаж белән генә кайту түгел бит ул, мин аны үз мәктәбемдә дә тарата алам бит, – дип сөйләде Рамилә ханым.
Бәйгедә катнашу өчен укытучылар гына түгел, укучылар да чакырыла. Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар, матур зәвыклы бүләкләр каралган.
Милли мохит безнең белән ияреп тә кайтты әле, бүләккә матур сувенирлар, сертификатлар да бирделәр. Бүләккә бирелгән сувенирларга караганда да җылы мохите рәхәт булды аның. Тел сагында торган мөгаллимнәр өчен бәйгенең озын гомерле булуын теләр идем, – диде Рамилә Абдуллина.
Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә.
- Проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан яшьләр министрлыгының ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге оештыра.