Татар теле укытучысы Айлина Әбузәрова: «Дәрескә кергәндә бабамның кул җылысын тоям»
Күптән түгел Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесенә йомгак ясалды. Мордовиянең Аксюн авылыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айлина Юнир кызы Әбузәрова әлеге бәйгедә призер булды. Белсәгез, ничек яратып сөйли ул һөнәре турында. Айлина белән сөйләшкәндә, аның укытучылыкта 10 еллап тәҗрибәсе бардыр, дип уйладым, ә ул әле яшь укытучы икән. Мордовиядә яшәүче 26 яшьлек Айлина ничек укытучылыкка килгән соң?
«Татар теле укытучысы буларак үзеңнең көчле икәнеңне күрсәттең»
Айлина, бәйгедә җиңүегез билгеле булгач, иң беренче кемгә хәбәр иттегез?
Әниемә. Әнием – минем иң якын кешем. Татар теленә, татар милләтенә мәхәббәт миңа ана сөте белән салынды. Өйгә кайткач, әнием мине кочаклап алды, ә куллары бераз калтырый иде. Күзләренә яшь тулды. Мин сиздем: ул аларны яшерергә тырышты. Тавышы калтырап: «Кызым…» – диде дә, берничә секунд дәшмичә торды. Аннары күз яшьләренә ирек бирде, ә мине ныграк кысты. «Син минем горурлыгым. Бу – зур җиңү. Татар теле укытучысы буларак үзеңнең көчле икәнеңне күрсәттең. Мин синең белән шулкадәр горурланам, сүз белән генә аңлатырлык та түгел», – диде ул, күз яшьләрен сөртеп. Әнинең яшьләрен күргәч, мин дә тыелып кала алмадым. Ул минем өчен һәрвакыт терәк, ә әнинең күз яшьләре – минем өчен иң кыйммәтле бүләк иде.

Сез өйдә гел татар телендә сөйләштегезме?
Әйе, минем иң беренче укытучым бабам булды. Бик зирәк иде. Бабамның сүзләрен әле дә хәтерлим: «Тел җеп кебек халыкны бәйләп тора, җеп өзелсә, халык юкка чыгачак», – ди иде. Бу сүзләр әле дә күңелемдә. Бабам безнең арада юк инде, ләкин мин, дәрескә кергәндә, һәрвакыт бабамның кул җылысын җилкәмдә тоям. Татар телен, милләтебезне, тарихыбызны киләсе буыннарга җиткерүне үз миссиям, дип кабул иттем.
Бу бәйгедә ничек катнашырга булдыгыз, берәр этәргеч булдымы?
2024 елда районыбызда «Иң яхшы укытучы» бәйгесендә катнашып, ярымфиналга чыккан идем. Шул елда мин хезмәттәшләремнең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә катнашканнарын күрдем һәм миндә дә теләк уянды.
Быел безнең мәктәпкә Казаннан делегация килгән иде һәм мин аларга ачык дәрес күрсәттем. Соңыннан миңа: «Теләсәгез, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә катнаша аласыз», – диделәр. Шул сүзләрдән соң мин инде бәйгегә әзерләнә башладым. Нәтиҗәдә икенче урын алдым, Аллаһка шөкер!
Татарстан укытучылары белән көч сынашу авыр булдымы?
Бик авыр. Без Мордовия республикасында яшибез һәм әдәби тел безнең өчен авыррак, чөнки «үзебезчә» сөйләшәбез.
Бәйгедән соң, үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?
Мин бик күп белем тупладым, башка укытучыларның ничек эшләгәнен күрдем. Бу минем өчен бер зур дәрес булды, бик күп яңалык белдем, яңа методикаларны күрдем. Минем үз методикаларым да бар, хезмәттәшләремә аларны тәкъдим иттем. Бик әйбәт тәҗрибә булды, бик күңелем булды. Берничә елдан тагын бу бәйгедә катнашу ниятем бар.
Мин барысы 4 ел мәктәптә эшлим. Әлегә кадәр чит төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләр белән таныш түгел идем. Бәйгедән соң, Төмән, Чувашия, Оренбург һәм башка төбәкләрдән укытучылар белән таныштым, дуслаштым. Хәзер элемтәдә торабыз, бер-беребезгә ярдәм итешәбез.
«Балалар инша, әкиятләр язганда ясалма фәһем кулланса, ул күренеп тора»
Балалар укытучыларын ничек каршы алды?
Балалар, мине күрүгә, шатлана-шатлана йөгереп килделәр, кочаклап алдылар. Бер-берсен узып: «Апабыз! Укытучыбыз! Без сезнең белән горурланабыз! Сез иң яхшысыз!» – дип кычкырыштылар. Кайбер балалар чәчәкләр тоткан иде, аларны миңа суздылар. Балаларның чын күңелдән шатлануын, янып торган күзләрен күрү минем өчен зур сөенеч иде.
Сез ничәнче сыйныфларны укытасыз?
Мин 3 ел Ләмберә мәктәбендә 1-8 сыйныфларга татар телен һәм әдәбиятын укыттым, ул анда факультатив иде. Мин педагогика юнәлешендә 5 ел укыдым да, уку тәмамлануга эшкә кердем. Хәзер инде туган йортыма әнием янына кайттым һәм үзем укыган мәктәптә эшлим. Миңа беренче сыйныфларны бирделәр һәм башлангычларда татар телен укытам.
Аксюн мәктәбендә татар теле ничек укытыла?
Атнасына бер тапкыр татар теле һәм бер тапкыр татар әдәбиятын укытабыз. Бер сәгать бик аз, күңелгә бик авыр, бу бит туган телебез!
Үзегезнең методикалар турында әйттегез, ул нинди методика?
Мин мультимедиа кулланам. Хәзерге балалар рәсемнәр, клиплар белән «яши». Без татар телендә яңа сүзне сүз итеп кенә әйтсәк, бала дәрестә аңлый, әмма сыйныфтан чыгуга оныта. Рәсем, мультфильм, видео аша шул сүзне аңлатсаң, алар истә калдыра. Бу минем өчен укыту процессын нык җиңеләйтә.
Мин дәрескә әзерләнгәндә ясалма фәһемне дә куллана башладым. Һәр дәрескә мультфильмнар яки тарату өчен материаллар, тестлар әзерлим. Балалар яратып карый, мин һәр темага мультфильмнар әзерләргә тырышам. Ясалма фәһем ярдәмендә ясалган мультфильмнарны бәйгедә дә күрсәттем, жюрига да, хезмәттәшләремә дә ошады.
Укучылар ясалма фәһем куллануга ничек карыйсыз?
Балалар куллануга мин каршы. Инша, әкиятләр язганда ясалма фәһем белән эшләсәләр, ул күренеп тора. Ясалма фәһем безне аңлап бетерми әле һәм хаталар ясый. Бала өчен бу начар. Ә укытучыга ул ярдәмгә килә, ләкин дөрес кулланырга кирәк.
Уку әсбаплары, китаплар, методичкалар сезгә Татарстаннан киләме?
Әйе, Татарстаннан. Без бик рәхмәтле. Китаплар, методичкалар җитмәсә, без Казанга хатлар язабыз, тиз арада җибәрәләр, бик зур ярдәм күрсәтәләр.
Гомумән дә татар телен белмичә мәктәпкә килеп, телне үзләштергән балалар бармы сездә?
Бар. Минем сыйныфта бер молдаван баласы һәм таҗик баласы бар. Беренче сыйныфка кергәндә алар русча гына сөйләшә иде. Башта татар теле дәресен дә русча һәм татарча алып бардым. Темаларны, яңа сүзләрне ике телдә аңлаттым. Хәзер мин алар белән татар телендә генә сөйләшәм, алар мине аңлый. Татарча җавап бирү әле авыррак, ләкин аңлыйлар. Алар аерым сүзләрне әйтә, ә җөмлә белән җавап бирү әлегә авыррак. Текстларны бик яхшы укыйлар. Икенче сыйныфтан алар инде сөйләшерләр, дип уйлыйм.
Ә калган сыйныфларда бары тик татар балалары укый.

«Укытучы эше авыр да, җиңел дә түгел»
Укытучы һөнәренә килгәндә, сезнең нәселдә укытучылар бармы әллә сез беренче булып бу юлны сайладыгызмы?
Гаиләдә укытучылар юк. Мин беренче булып укытучылыкны сайладым. Минем әнием – икътисадчы. Без гаиләдә ике бала. Апам да әни һөнәрен сайлады – акча саный (елмая).
Укытучы һөнәре тиешенчә бәяләнәме?
Беләсезме, укытучы эше авыр да, җиңел дә түгел. Хәзер төрле балалар, ата-аналар бар, Без укуга үзебезчә карыйбыз, бала – үзенчә, әти-әни – үзенчә. Мин үзем мәктәптә укыганда укытучыдан куркып тора идек, аларга үрнәк итеп карый идек. Хәзер балалар башка – яңа заман балалары. Алар укуга, мәктәпкә башкача карый.
Эшли-эшли барыбер күпмедер вакыттан бераз ару сизелә, көч бетеп китә. Ул вакытта ничек көч туплыйсыз?
Мин ашарга пешерергә яратам. Гадәттә башка хатын-кызлар: «Ялларым аш-су бүлмәсендә үтте», – дип зарлана. Ә мин анда ял итәм. Шулай тулыланам. Мин әнием, апам белән яшим, кияүдә түгелмен.
Укытучы ул мәктәптән чыккач та укытучы булып кала, ниндидер чикләүләр бармы үзегездә?
Әйе. Килешәм. Мин авылда кыска кием кия алмыйм, чөнки балалар урамда да очрый. Барасы урыннарны да сайлап кына барасың.
Тәҗрибәле һәм яшь укытучылар арасында аңлашылмаучанлыклар туамы?
Мәктәптә өч яшь укытучы эшлибез. Әлбәттә, бер-беребезгә ярдәмләшәбез. 20 елдан артык мәктәптә эшләүче укытучылар бар, мин алардан тәҗрибә туплыйм. Алар безгә ярдәм итә. Шул ук вакытта, яңа алымнар куллануда миннән дә киңәш сорыйлар. Алар һәрвакыт яңалыкка ачык, шуңа ярдәмләшеп, аңлашып эшлибез.
Бәхетле укытучы – ул?
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Татар телен белмәгән бала дәрес ахырына татарча җөмлә әйтсә, мин бик бәхетле булам.
Рәхмәт сезгә әңгәмә өчен. Алда тагын да зур җиңүләр насыйп булсын.