Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар теле укытучылары съезды: Шәймиев сокланган ханым, мәктәпләргә ни кирәк, акча җитәме

Шушы көннәрдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты. Ул съездда ишеткән фикерләре һәм үз тәэсирләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Татар теле укытучылары съезды: Шәймиев сокланган ханым, мәктәпләргә ни кирәк, акча җитәме
Салават Камалетдинов

29 июньдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Бирегә дүрт йөзләп Россия төбәкләре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучылар, милли мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар җыелды. Ул дүрт елга бер мәртәбә уздырылганга күрә, көтелгән һәм мәртәбәле чара булып санала.

Пленар утырышка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килгәч, төрле дәрәҗәдәге түрәләр дә күп җыелган иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Милләтнең бәхетле булуына баш сәбәп – гыйлемдер»

Утырышта кереш сүз һәм төп доклад белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул үзенең сүзен татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең: «Һәрбер кеше, вә һәрбер кавем, вә милләтнең бәхетле булуына баш сәбәп – гыйлемдер», - дигән сүзләре белән башлап җибәрде. Җитәкчеләр дөрес сүзләр таба белә инде, ләкин күпчелек халык бер дә гыйлемгә омтылмый шул. Омтылса, туган телне саклау һәм башка проблемалар булмас иде, киресенчә, бәхетле милләт булып яшәр идек.

Илсур Һадиуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Министрның доклады милли мәгариф темасына багышланган иде: татар телен укытуга басым ясалды, уңышлы практикалар, сөенерлек нәтиҗәләр телгә алынды, бурычлар куелды һәм берничә проблема да күтәрелде. Егерме минутлык чыгышны тулысынча язып тормыйм, үземә кызыклы булып тоелган урыннарга гына тукталам.

«Тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле чоры – балачак. Соңгы өч елда гына да республикада 75 балалар бакчасы төзелде. Ә бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы? Татар төркемнәре тупландымы? Тиешле кадрлар булдырылдымы? Сорау үзебезгә! Хөрмәтле коллегалар, балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүдә бернинди каршылык юк», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәрләргә.

Министр һәр бакчада милли тәрбия һәм белем бирүче төркемнәргә өстенлек бирүне таләп итте. «Катнаш төркемнәр – күз буяу гына! Бигрәк тә бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла. Яшь буында телебезгә ихтирам тәрбияләү, үзләренең татар милләтеннән булуы белән горурлану хисләре булдыру – безнең иң зур бурычыбыз», - диде ул.

Илсур Һадиуллин «Алтыда белгән телең – алтмышта онытылмас» дигән әйтемне дә искә алды.

Министрдан шәп яңалык: Илсур Һадиуллин Россия Фән һәм югары белем министрлыгыннан югары уку йортларына керү өчен сынаулар исемлегенә «туган тел» фәнен кертүне сораган. Мәскәү җавабы әлегә канәгатьләндерерлек булмаса да, министр бирешергә җыенмый. «Алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез», – диде ул.

«Россиядә барлыгы 74 тел укытыла, 34 югары уку йортында 43 телдән укытучылар әзерләнә. «Туган тел» буенча имтихан нәтиҗәләре бер генә уку йортында да керү сынавы буларак кабул ителми. Сынаулар исемлеге Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән расланган», - дип аңлатты Илсур Һадиуллин үз позициясен.

Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың йолдызлы сәгате суккангадырмы, милләт өчен янып-көеп, тырышып эшләгәнгәдерме, Минтимер Шәймиевнең игътибары аңа юнәлде.

Минтимер Шәймиев

Фото: © Салават Камалетдинов

«Чибәр дә булып, хатын-кыз да булып, Казанда шундый эш алып баруы сокландыра. Илсур Рәисович (Казан мэры Метшин – ИТ), каян таптыгыз мондый кешене? Башка җирдә эшләве җиңелрәк. Татарстаныбызда күптән яшибез, ә башкаланың бу эшләрне болай ук алып барганы юк иде әле», - диде Минтимер Шәймиев, Гүзәл Сәгыйтовага соклануын белдереп.

Дөресен генә әйткәндә, Гүзәл Сәгыйтованың унике минутлык чыгышы чыннан да тирән эчтәлекле, яңалыкларга бай, шәп иде. Мин аның һәр фикерен, цитаталарга бүлеп, «Татар-информ»га хәбәрләр биреп бардым.

Гүзәл Сәгыйтованың кайбер фикерләре белән «Интертат» укучыларын да таныштырасым килә.

«Туган телдә белем һәм тәрбия алу өчен шартлар тудыру - Казан шәһәре мәгарифенең төп юнәлешләренең берсе. Бүген шәһәрдәге 325 балалар бакчасына 31,7 мең татар баласы йөри, шуларның 15,5 меңе татарча тәрбияләнә. Бу 49 процент татар баласы үз ана телендә тәрбия ала дигән сүз. Казанның 85 балалар бакчасында тәрбия татар телендә алып барыла. Моннан тыш, 154 бакчада 349 татар төркеме эшли. Бу - статистика. Әлбәттә, алар ни дәрәҗәдә татар телле булуы икенче сорау», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Аның сүзләренчә, бүген Казанның 169 мәктәбендә барлыгы 148,7 мең бала белем ала, шуларның 82,4 меңе татар телен өйрәнә. Ул татар балаларына туган телдә белем бирү, ягъни фәннәрне татарча укыту соңгы өч елда тотрыклы рәвештә 19 проценттан кимеми дигән мәгълүмат җиткерде.

Гүзәл Сәгыйтова

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бер ел эшләү дәверендә Казанның шактый бакча, мәктәпләрендә булырга туры килде. Бу рейдлар махсус ясала. Шул рәвешле татар телле бакча һәм мәктәпләрне үз күзәтүебез астында тотабыз. Һәм бик күп нәрсә җитәкчедән тора дигән нәтиҗәгә килдек. Әгәр дә җитәкченең омтылышы, эшләү теләге булса, ул башкаларда да эшләү дәрте кабыза, үз янына иң булдыклыларны җыя, яисә яшьләрдән менә дигән милли кадрлар әзерли», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Ул балалар бакчалары җитәкчеләренең милли мәгариф өлкәсендә белемен арттыру өчен Казан мэриясе сентябрьдән ТЕД (формаль булмаган – ИТ) форматта семинарлар циклын башлап җибәрәчәкләрен әйтте. Узган ел мэрия татар теле укытучылары өчен, быел тәрбиячеләр өчен шундый семинарлар уздырды. Бу очрашуларның төп максаты мәктәпләрдә һәм бакчаларда татар теле дәресләрен кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итү иде.

Казан мэриясе татар телендә белем бирә торган бакча-мәктәпләргә анализ ясаган. Гүзәл Сәгыйтова аның нәтиҗәләрен чыгыш ясаган вакытында Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

Ярты елга сузылган мониторингны Татарстанның Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының бәйсез экспертлары башкарып чыккан. Мониторинг түбәндәге юнәлешләрдә эшләргә кирәклеген күрсәткән:

  • татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре имиджын үстерү өчен махсус стратегия язу;
  • татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына ребрендинг ясау;
  • милли тәрбия системасын модернизацияләү;
  • белем бирү учреждениеләренең статусын күтәрү һәм аларның биналарын камилләштерү;
  • балалар һәм укытучылар арасында аралашуны татар телендә алып бару;
  • укучылар өчен аңлаешлы, кызыклы күнегүләр, текстлар белән баетылган җиңел дәреслекләр әзерләү;
  • яшь буынга татар телен өйрәнүгә мотивация булдыру.

Гүзәл Сәгыйтовадан тагын бер яңалык - Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятли. «Транспорт хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәтү буенча интенсивлар оештырырга ниятлибез. Алар белән беррәттән хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне дә туплыйбыз. Бу безнең өчен яңа эш түгел. Туган телләр елында кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сату-алу өлкәләрендә эшләүчеләр татар телен өйрәнде. Мэрия хезмәткәрләре өчен аерым интенсив үтте», - диде ул.

Узган елның 20 сентябреннән Казан метросында «Туган телләр поезды» йөри башлаган иде. Ул канатлы сүзләр, юмор, популяр фразалар бизәлгән алты вагоннан тора. Алты вагонның өчесе татарларга, Татарстанга, Казанга багышланган, бер вагон тулысынча татар телендә. Быел исә охшаш концепцияне автобусларга да күчерергә җыеналар икән. Гүзәл Сәгыйтова шул ук автобусларда татар һәм рус телләрендә топонимика, шәхесләргә бәйле аудиогид та яңгыраячагын әйтте.

Казанның 2нче татар гимназиясе татарча сыйфатлы видеодәресләр яздырган

Рамил Гайнуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Казанның 2нче татар гимназиясе коллективы «Татарча онлайн мәктәп» проектын гамәлгә ашырган. Яңа ресурс белән кыскача гына гимназия директоры Рамил Гайнуллин таныштырды. Укытучылар коллективы татар милләте өчен бик файдалы эш башкарган. Гимназия хезмәткәрләре төрле фәннәр өчен татар телендә видео дәресләр, дәресләрнең конспектларын әзерләгән. Рамил Гайнуллин бөтен мәгълүмат ачык ресурска урнаштырылачагын әйтте. Кемнең татар телендә, мәсәлән, физикадан дәрес бирәсе, яки белемен арттырасы килә, ача да, бушлай куллана. Бу укытучыларга да, укучыларга да бик файдалы булачак. Видеодәресләр яхшы сыйфатта төшерелгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Бу проект аерым мәкалә язуны сорый.

Ульяновск өлкәсендә татар теле укытучыларына өстәмә түләү кертелгән

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Ульяновск өлкәсе Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгыннан татар телен укыту өчен шартлар тудыруга һәм татар теле укытучыларына өстәмә түләү кертүгә ирешкәннәрен әйтте.

«Узган ел азагында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Ульяновск өлкәсе Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татар милли-мәдәни автономиясе ул килешүгә өлкә мәктәпләрендә татар телен укыту өчен шартлар тудыру турында статья кертүне сорады. Безнең министрлык озак карышса да, Татарстан министрлыгы басымы астында без сораган сигезенче статья килешүгә кертелде. Бу безгә зур мөмкинлекләр ачты», - диде Рәмис Сафин.

Килешү нигезендә өлкә министрлыгында татар теле буенча баш белгеч ставкасы булдырылган. Берничә ел элек «Педагог-остаз» категориясе булган укытучыларга ай саен 12300 сум, «Педагог-методист»ларга 6150 сум һәм «Педагог-тикшерүче»ләргә 9900 сум күләмендә өстәмә түләү кертелгән. Килешүдән соң өстәмә түләүләрне, тиешле категорияне яклаган очракта, татар теле укытучылары да ала башлаган.

«Агымдагы уку елында Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә унике меңнән артык татар баласы укый. Шуларның биш меңгә якыны татар телен дәресләрдә, факультативларда, түгәрәкләрдә өйрәнә. Җиде меңгә якын бала әле һаман да ана телен өйрәнүдән мәхрүм», - диде Рәмис Сафин. Аның сүзләренчә, милли мәгариф өлкәсендә аларга күп тырышырга кирәк әле.

Рәмис Сафин

Фото: © Салават Камалетдинов

Рәмис Сафин үз чыгышында Рөстәм Миңнехановтан чит төбәкләрдәге татар мәктәпләре өчен татар рәссамнары ясаган картиналарның күчермәләрен сорады.

«Журналист эше буенча мин авылларда йөрим. Татар мәктәпләрендә татар мохитен чагылдырган рәсемнәр юк. Диварларда чиркәүле рәсемнәр эленеп тора. Диварларга кую һәм дәресләрдә куллану өчен татар рәссамнары ясаган картиналарның күчермәләре кирәк иде», - диде Рәмис Сафин.

Татар балалары Лотфулла Фәттахов, Харис Якуповларның «Игеннәр өлгерде», «Сабантуй», «Татар туе», «Кунакка барганда» кебек эшләрен белеп үссәләр, чыннан да яхшы булыр иде. Бу үтенечне залда утыручылар алкышлар белән хуплап алдылар.

«Яшь буын әби-бабайлар җирендә төпләнеп яши, чит җирләргә китми»

Наил Зарипов

Фото: © Салават Камалетдинов

Чувашия Республикасының Тукай авылы урта мәктәбе директоры Наил Зарипов данлыклы авылында татар мохитен саклау турында сөйләде.

«Мәктәбебез 155 ел дәвамында эшли. 2013 елда аның бинасы яңадан төзелде. Хәзер мәктәптә 337 Тукай авылы баласы белем ала. Татар теле укытучыларына бөтен мөмкинлекләр тудырылган: компьютер, интерактив такта, мультипроектор, онлайн дәреслек һәм башкалар. Туган тел дәресләре бөтен сыйныфларда да атнага өчәр сәгать укытыла», - диде Наил Зарипов.

Аның сүзләренчә, Тукай авылы бөек татар шагыйре исемен йөртсә дә, аның атамасы XVI гасырда авылга килеп төпләнгән беренче кешеләр белән бәйле. Бүген Тукайда ике меңгә якын кеше яши һәм биш йөздән артык хуҗалык бар икән. Авыл борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле халкы белән Чувашиядән читтә дә дан казанган.

«Яшь буын әби-бабайлар җирендә төпләнеп яши, чит җирләргә китми. Авылыбызда яшь гаиләләр бик күп. Балаларыбызны өйләндергәндә яисә кияүгә биргәндә бары тик үз динендә булган парларны сайлау, балага борынгы исемнәр кушу - олы буын кешеләренең катгый таләбе булып тора. Авылыбызда барысы да татар телендә аралаша», - диде Наил Зарипов.

Зал Наил Зариповны трибунадан көчле алкышлар белән озатты.

«Монда акча дип тора торган түгел»

Съездны йомгаклау өчен трибунага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Ул сүзен татарның милли бәйрәме Сабантуй турында уйлануларыннан башлады. Ул күптән түгел Якутиядә булып кайткан иде. Сәфәр аның Сабантуйга карашын үзгәрткән.

Рөстәм Миңнеханов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Якутларның бездәге Сабантуй кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар. Безнең бәйрәмгә караганда аның эчтәлеге баерак. Аңа милли тел, гореф-гадәт, борынгыдан сакланып килгән тәртип салынган, ә Сабантуй - җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты соңгы елларда Россиянең 58 өлкәсендә, 34 илдә Сабантуйлар үткәрелгәнен әйтте. Аның фикеренчә, читтә Сабантуйлар үткәрү башка төбәкләр һәм аларда яшәүче татарлар белән элемтә булдыру өчен кирәк. Бу шулай ук башкаларга республиканы таныту өчен дә яхшы мөмкинлек. Без Казанга туристлар күп килә дип мактанырга яратабыз, ә турист бит ул белмәгән җиргә бармый.

Рөстәм Миңнеханов чыгышының зур өлеше туган телнең кулланылышын киңәйтүгә багышланган иде.

«Ульяновск өлкәсендә, Чувашиядә мәктәпләр безнекеләрдән начаррак эшләми икән. Бу сезнең чыгышлардан күренә. Безнең резервлар бик зур. Комиссия (Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе – ИТ) бик әйбәт эшли башлады. Марат Готыфович (Әхмәтов – ИТ), сезгә зур рәхмәт. Монда акча дип тора торган түгел. Моны без эшләмәсәк, бүтән кеше эшләми», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Казан шәһәрендә татар теленең кулланылышы буенча зур үзгәрешләр күрүен әйтте. Ул бүтән районнарда да уңай эш баруын, район җитәкчеләре милли мәсьәләләр буенча аның алдында атна саен хисап тотуын белдерде.

«Без бит игътибарны татар теленә генә бирмибез, мари, чуваш, удмурт һәм башка телләрне дә укытуны таләп итәбез, чөнки һәр милләтнең үз телен беләсе килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты туган телне өйрәнүдә гаиләнең роленә зур басым ясады, гаиләдә телнең кулланышын үстерү буенча яңа проектлар тәкъдим итүне сорады.

«Әгәр гаиләдә татарча сөйләшү булмаса, мәктәптә генә туган телне сеңдерү бик авыр. Чиста татар мәктәбе булса ярый, ә атнасына ике-өч сәгать укыту гына гаиләдән башка зур нәтиҗә бирми. Телнең кирәге булмаса, аңа өйрәтү бик авыр. Бу юнәлешләрдә эшләрбез. Без булдырабыз. Булдырмаган җирләр дә бар, ләкин без тырышырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Әле тагын бер-ике докладлык түземлек калган иде»

Фото: © Салават Камалетдинов

Минем янда утырган педагоглар һәр докладны бирелеп тыңладылар, кирәкле урында көчле итеп кул чабып тордылар. «Әле тагын бер-ике докладлык түземлек калган иде. Башка җыелышларда отчет тыңлап ияләнгәч, бу съезд бөтенләй башкача тәэсир итте. Бик эчтәлекле булды, рәхмәт», - диде аларның берсе. Костюмнан утыргач, әллә мине оештыручыларның кешесе дип уйладылар. Рәхмәт сүзләре ишеткәч, барыбер рәхәт булып китте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100