Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар теле – уен, җыр, диалог аша: Мещерякова системасы буенча дәрес ничек бара?

Казанның 79нчы мәктәбен 8нче гимназия белән кушу беренчесенә яңа сулыш өрде дип әйтергә була. Хәзер Совет районында урнашкан уку йорты – Мәгариф үзәге исемендә эшли. Биредә гимназиянең башлангыч сыйныфлары белем ала. 1-2 сыйныфлар параллеле арасыннан берәр сыйныф татар телен Валерия Мещерякова системасы буенча өйрәнә.

news_top_970_100
Татар теле – уен, җыр, диалог аша: Мещерякова системасы  буенча дәрес ничек бара?

Әлеге технологиянең үзенчәлекләре, өстенлекләре турында "Татар-информ" язган иде инде. Казанның Авиатөзелеш районы 33нче мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укытуның шушы алымы турында тәфсилләп сөйләгән иделәр. 

8нче гимназиядә исә Мещерякова системасы буенча укытылган дәрестә үзебез дә катнаштык. “Татар-информ” агентлыгына 2нче сыйныф укучылары ачык дәрес бирделәр дисәң дә була.

“Закрываем русские язычки...”

8нче гимназиянең татар теле укытучысы Альбина Ваганова башлангыч сыйныф укучыларына татар телендә сөйләм күнекмәләрен өйрәтү методикасы буенча “Валерия Мещерякова системасы” курсын узган. Бүген мәктәптә барлыгы 33 бала шушы методика буенча белем ала. Алар - татар теле ана теле булмаган балалар. I сыйныфтан - 19, II сыйныфтан - 14 бала өчен татар теле һәм әдәби уку дәресләре әнә шулай уен формасында уза. 

Альбина Ваганова әйтүенчә, бу система балалар бакчаларының өлкәннәр төркеме һәм башлангыч сыйныфлар өчен эшләнгән. 4 сыйныфтан соң Р.Р.Нигъмәтуллина системасы буенча эшләү күздә тотыла.

– Былтыр безне Валерия Мещерякова үзе укыткан 85нче мәктәптә шәхсән үзе өйрәтте. Казаннан - 50, Чаллыдан - 50 кеше укыдык. Һәр чәршәмбе көнне Валерия Мещерякова белән очрашып, дәресләребезне видеога төшереп, аларны анализлый, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, уңай якларын күреп сөенә идек. Кайбер урыннарда үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикергә килә идек. 

Быел инде тьютор буларак, чәршәмбе көнне үзебез укытучыларны җыябыз. Мин, мәсәлән, 5 укытучы белән очрашып торам. Бу система буенча икенче ел укытам. Методиканың традицион системадан аермалы яклары күп. Монда, беренчедән, тәрҗемә юк. Без тәрҗемә итмибез, сүзлекләребез дә юк. Бар әйберне дә образ аша кабул итәбез. Күргәнегезчә, монда уенчыклар , әсбаплар бик күп, шуңа күрә балалар тәрҗемәсез дә, образ аша гына истә калдыра алалар. 

Икенче ягы – мохиткә чумдыру. Без инде 1 нче сыйныфта октябрь азагыннан рус сүзләрен кыстырмадык, дәресләрдә структуралар кулланып, татар телендә генә аралаштык. “Закрываем русские язычки” дип ябып куя идек тә, тырышып, белгән лексика буенча татарча сөйләшә идек. Дәрестә татарча җырлауга да өстенлек бирелә. Быел нәкъ шул рухта дәвам итәбез, - дип сөйли Альбина Ваганова.

Математикалы дәрес-спектакль

Без укытучы белән сөйләшеп торган арада, звонок шалтырап, дәрес тә башланып китте. Альбина Илсуровна сөйләгәнчә, җыр белән. “Исәнмесез, хәлләр ничек?” - дип, укытучы һәм балалар җыр аша бер-берсенең хәл-әхвәлен сораша.

Ул арада татар теле дәресләре кинәт математикага әйләнде дә куйды. Балаларның 100 эчендәге саннарны татарча әйтә алуына да инандык. Башта укытучы сәгатькә күрсәтеп, балалардан һәркайсыннан чиратлашып сәгать ничә булуын әйттерде. Аннары математик мисалларның да җавапларын татарча әйтү шарт итеп куелган иде. Яңгыраш ягыннан кайбер сүзләрдә хилафлыклар булса да, татарча дөрес җавап кайтаруларына “афәрин” диясе генә кала.  


Аннары телефоннан да сөйләшеп алдылар. Укытучы өйдә авырып ятучы укучысының хәлен белешә. Балаларга телефон номерлары язылган кәгазьләр өләшенде, диалог барышында алар үзләренә бирелгән рольләрне уйнарга тиеш иде. Әйтик, безнең очракта укытучы бер укучысының бабасына шалтыратты. 

Укучының дәрескә хирыслыгын саклап калу җиңелләрдән түгел, шуңа күрә укытучыга дәрестә артист роленә дә керергә туры килә. Альбина Илсуровна да курчак театры артистыннан кимен куймый: “куян “да, “бүре” булып та сөйләшә. Ә куянның авыр сумкасы эчендәге предметларны укучылар хайваннар, уенчыклар, кошлар, җиһазлар, кешеләр, ашамлыклар дип язылган төрле сумкаларга аерып сала белергә тиеш иделәр.  Шул арада дәрестә тылсымлы тартмадан Кабатлаучы пәйда булды. Ул укучыларга биремнәр алып килгән. Алга таба тактада язылган сүзләрдә күп нокталар урынына "у" яки "ү" хәрефләрен язып чыгу биреме бирелде.

Аннары укучылар ике төркемгә бүленеп, укытучы биргән карточкада биремнәрне үтәделәр. Дәреснең соңгы өлеше келәмдә татарча сөйләшеп домино уены белән тәмамланды.

    "Дәрес азагында тирләп-пешеп чыгабыз"

Мәктәптә инде 17 ел эшләүче Альбина Ваганова яңа система буенча укытуның отышлы якларын билгеләп уза.

– Аермалы ягы шунда: бу системада балалар сөйләшә. Без бернинди грамматика да бирмибез, монда шундый-шундый кушымча дип сөйләп утырмыйбыз, укытучы үрнәге, сөйләм аша гына балалар шул кушымчаларны өйрәнә һәм сөйләшергә өйрәнә. Дөресен әйтергә кирәк, бу рәвешле дәрес алып бару гадәти системадан авыррак, гел хәрәкәт, гел сөйләм, ситуатив күнекмәләр, һәрвакыт диалог. Дәрес бит хәрәкәтне, математика, әйләнә-тирә дөнья, җыр кебек предметларны да үз эченә ала. Моңа энергия бик күп китә, укытучыдан зур көч сорала, тирләп-пешеп чыгабыз дәрес ахырына. Узган ел ахырында нәтиҗәсен күргәч, быел гүя икенче сулыш ачылган кебек. Ул алымнарны мин хәзер 5-6 сыйныфларда да кулланам. Балаларның янып торган күзләрен күргәч, алга таба да дәртләнеп эшлибез, - ди ул.

Укытучының сыйныфында төрле милләт балалары – үзбәкләр дә, кыргызлар, руслар да бар. Аларның җанлы аралашуга корылган дәрестә күзләре яна, теләп йөрүләре шундук сизелә, татарча җавап бирүләреннән күңел сөенә. Безнең белән сөйләшкәндә дә, “миннән сорамасалар ярар иде”, дип башын иеп утыручылар булмады. Бер-берсеннән уздырып, кул сузып, кыска гына булса да татарча җавап бирделәр.

Ата-аналар рәхмәтле һәм канәгать

Кайбер балаларның һәм ата-аналарның татар телен өйрәнүне газап итеп күрүенә карата Альбина Ваганова үз фикере белән уртаклашты.

– Татар теле дәресендә тәрҗемәгә күбрәк игътибар биреп, укып кына утырсаң, билгеле, балага күңелсез була инде. Әгәр уен-җыр белән уздырсаң, җанлы аралашуга чыксаң, әлбәттә, балалар дәрескә теләп, ашкынып килә. “Безнең уйный торган дәрес кайчан була?" дип сорап кына торалар. Дәрес уен рәвешендә узгач, укучылар бик теләп йөриләр. Ата-аналарның да тискәре җавапларын ишеткәнем юк, киресенчә, рәхмәтләр әйтеп китәләр, - ди укытучы.

Балалары өчен чит тел булган татар телен ничек үзләштерүенә ата-аналар коры сүзләр аша гына түгел, үз күзләре белән күреп-ишетеп инана. Уку елы ахырында ата-аналарга мюзикл күрсәтәләр.

– Барлык өйрәнгән җырларны кертеп, режиссер кебек сценарий төзеп, мюзикл куябыз. Аны безгә Валерия Мещерякова тәкъдим итте. Беренче класс лексикасы белән I сыйныф ахырында күрсәттек, хәзер яңа өйрәнгән җырлар белән II сыйныф ахырында куябыз. Бу үзенә күрә йомгаклау, сынау өлеше. Бөтен җырларны, ситуатив күнекмәләрне бергә җыеп, мюзиклда чагылдырабыз. Еллык бөтен материалны шул ярты сәгатьлек мюзикл эчендә ачып бирергә тырышабыз. Ата-аналар, әлбәттә, үзенең баласы татарча сөйләп, татарча җырлаганын күргәч, шакката, рәхмәт әйтеп китәләр. Моннан тыш, ата-аналарга ачык дәресләр дә күрсәтәбез, “хәтта без дә татарча аңлыйбыз икән” дип, шатланып кайтып китәләр әти-әниләр, - ди Альбина Ваганова.

Җыр дигәннән, былтыр ел дәвамында 24 җыр өйрәнгәннәр. Укучыларның һәркайсының үз дискы бар, өйдә шуларны тыңлап, аудирование системасы буенча шул җырларны отып калалар. “Бу системаның тагын бер үзенчәлеге менә шул аудированиега корылган булуы”, - ди укытучы.

Мещерякова системасы турында башка белгечләр:

 

«Барлык балалар да татарча сөйләшергә өйрәнә алмый, әлбәттә. Биредә төп проблема – укыту методикасында. Ә менә коммуникатив технологияләр, аларны дөрес кулланган очракта, ярдәм итә. Безгә дөреслекләр камил түгел дип әйтәләр. Әмма дәреслекләр – укытучы өчен кулланма әсбап кына бит. Иң мөһиме – фәнне укыту методикасы, ягъни дөрес алымнар һәм технологияләр куллану», - дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова.

Аның сүзләренчә, башлангыч нәтиҗәләр әлеге методиканың нәтиҗәле булуын раслаган. «Бу технологияне кулланырга кирәк. Методика начар эшләми, чөнки балаларга һәм аларның әти-әниләренә мондый дәресләр ошый. Моңарчы алар күнегүләрне күчереп кенә яза, грамматика белән шөгыльләнә, озын-озын шигырьләр яки чәчмә әсәрләрдән өзекләр ятлый, әмма татарча начар сөйләшәләр иде. Хәзер исә нәтиҗә күзгә күренә һәм моңа укытучылар да шат», - ди ул.

Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тулкунай Габделбариева сүзләренчә, дәресләр бик тә кызыклы һәм күңелле уза.

 «Дәрес тулысынча уенга корылган. Өстәвенә, алар төрледән-төрле һәм игътибарны, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Мин үз укучыларыма болай дидем: «Ышанасызмы, без тиздән татарча сөйләшә башлаячакбыз, сез  барысын да аңлап, миңа җавап та бирә алачаксыз». Аннары алар моның шулай булуына инана, чөнки бу – бик тә табигый процесс. Башта нибары өч сүз дә (әйе, юк, түгел) җитә. Барлык балаларның да ниндидер яңа әйбер үзләштерәсе килә бит. Үзләре өчен чит булган телне өйрәнеп, алар дөньяны танып белә», - диде ул. 

 Тулкунай Габделбариева фикеренчә, система тагын шунысы белән дә кызыклы: ул ата-аналарның татар теленә карата мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртә, балаларда телне өйрәнүгә аерым караш формалаштыра, укытучыга үсәргә мөмкинлек бирә.

 «Мәктәптә 10 ел эшләү дәверендә рус телле балаларның үскәч татар теле укытучы буласым килә дигән сүзләрен дә ишетергә туры килде. Барысы да түгел билгеле, шулай да әлеге һөнәр белән кызыксынган балалар бар. Сабыйдан әлеге сүзләрне ишетү күңелгә рәхәтлек бирә. Бу, балалар арасында гына булса да, безнең һөнәр популярлаша бара дигән сүз. Миңа бер ананың болай дип әйткәне бар: минем балам татар теленнән өйгә бирелгән өй эшен башка фәннәргә караганда яратыбрак башкара. Бу сүзләр – әлеге системада безнең эшчәнлегебезгә иң югары бәя», - диде мөгаллимә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100