Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар теле бетә дигән заманда хоккей матчын татарча алып бару бер яңа сулыш өстәде"

2 октябрьдә “ТНВ-Планета” каналы аша тарихи вакыйганың шаһите булдык – “Татнефть Арена” боз сараенда Казанның “Ак Барс” һәм Новосибирскиның “Сибирь” командалары арасындагы хоккей матчын татарча шәрехләп бардылар. Хоккей яратучылар моны көтеп алды, оештыручылар: «Тарихта беренче тапкыр!» – дип сөрән салды. Беренче коймак төерле булмадымы?

news_top_970_100
"Татар теле бетә дигән заманда хоккей матчын татарча алып бару бер яңа сулыш өстәде"

Хоккейдан соң тамашачыда нинди фикерләр туды. Шул уңайдан без танылган шәхесләр һәм комментаторларның фикерләрен тыңладык.

«УҢАЙ ФИКЕРЛӘР ГЕНӘ ИШЕТЕЛӘ»

Алмаз Гафиятов, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының спорт программалары редакциясе җитәкчесе, комментатор:


– Беренче булган әйбер кызыксыну уята бит ул. Бигрәк тә, бүген – татар теле бетә, аны кысалар, дип сөйләнгән заманда. Минемчә, шундый вәзгыять хөкем сөргән вакытта хоккей матчын татарча алып бару бер яңа сулыш өстәде. Шул исәптән тамашачыларда да зур кызыксыну уятты.

Беренче матч төгәлләнгәч, үземә дә, редакциягә дә шалтыратучылар, социаль челтәрләрдә фикерен калдыручылар күп булды. Чит төбәкләрдән дә чыгучылар булды. Араларында танылган язучылар, шагыйрьләр дә бар. Фикерләр төрле, әмма уңай фикерләр генә ишетелә. Тәнкыйть сүзе әйтүчеләр юк. Тансык әйбер булгач, телгә сусаучылар яза һәм алар эшнең дәвамлы булуын тели.

Беренче эшнең үз авырлыклары булды, билгеле. Төп авырлык татарча спорт терминнары белән бәйле иде. Өлкән буын журналистлар, спорт журналисты буларак зур тәҗрибәгә ия әтием (Атлас Гафиятов – "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире, спорт журналисты – ФС) һәм телевидениедәге хезмәттәшләрем белән дә киңәштек, тәрҗемә итү кыен булган рус терминнарын синонимнар белән алмаштырырга тырыштык. Алга таба эшлисе эшләр күп әле,. Җитешсезлекләрне дә төзәтербез. Техник мөмкинлекләрне дә барлап, «Ак Барс»ның читтәге уеннарын да татарча алып барырга планлаштырабыз.

«ЕГЕТЛӘРГӘ «+3ЛЕ» БИЛГЕСЕ КУЯМ»

Илдус Илдарханов, танылган журналист:

– Хоккей матчын татарча алып баруның бу беренче очрагы түгел! 1989 елда Казанда узган матчны – Урицкий исемендәге клуб белән Мәскәүнең «Спартак» командасы очрашуының беренче периодын татарча алып бару мөмкинлеге бирелгән иде. Комментатор вазифасын мин башкардым, ярдәмгә команданың элеккеге хоккейчыларының берсен чакырттым. Шулай итеп, хоккей матчы телевидение аша беренче мәртәбә татар телендә турыдан-туры бөтен республикага күрсәтелде. Әлеге эштән соң төрле фикерләр ишетелде, рус газеталары сүгеп тә язды. Ә менә «Советская Татария» газетасы уңай якларына да игътибар итеп материал әзерләгән иде.

Хоккейны татарча алып бару – әйбәт әйбер. Татар икәнеңне, Татарстанда яшәвеңне, үзеңдә татар командасы булуыңны татар телендә җиткерергә кирәк. Телне саклап калуга да өлеше зур булачак.

Ә комментаторларга беренче матч өчен «+3ле» билгесе куяр идем. Аларга ни җитмиме? Җырчы Салаватның: «Илдус абый көрәшне һәм телне яхшы белә», – дип яратып әйткән сүзе бар. Менә ул егетләргә хоккейны һәм телне тирәнтен белү җитми. Спорт терминнарын курыкмыйча татарча кертеп җибәрергә кирәк. Гыйбарәләр күп бит. Хоккей тарихын да ныклап өйрәнсеннәр иде. Алка артыннан ияреп кенә сөйләп бару кирәкми. Анысын тамашачы үзе дә күрә һәм хоккейның ул өлешен яхшы белә.

Гомумән әйткәндә, егетләргә уңышлар телим. Арбага утырганнар икән, үз өсләрендә эшләргә иренмәсеннәр иде.

«НӘТИҖӘНЕ 4 УЕННАН СОҢ ЯСАП БУЛАЧАК»

Илнур Фәйзрахманов, «Татарстан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы:


– Спорт уеннарын татарча алып баруга килүнең үз тарихы бар. Әлеге эшкә тотыну теләге моннан 10-12 еллар элек башланган иде инде. Ул вакытта телевидение режиссеры Илдус Кәримов бу эшне чынга ашыру турында хыялланып йөрде. Бик зур хыялы иде ул аның. Ләкин кадрлар проблемасы гына түгел, техник мөмкинлекләр булмау эшкә аяк чалды. Татарстандагы бер телевидение каналы аша спорт уеннарын татарча алып барсак, татарча белмәүче аудиториядә ризасызлык тудырган булыр иде.

Радиода эшләгән вакытта «Рубин» футбол командасының Чемпионнар лигасындагы уеннарын турыдан-туры алып барган идек. Төрле уеннар оештырып, махсус кунаклар чакырттык һәм бу эшебез хуплау тапты. Димәк, ихтыяҗ да булган.

Бу эштә төп проблема – тел байлыгы, ягъни татарча спорт терминнары булмау, уен барышында аларны тиз генә җиткерә алу осталыгы аксау.

Әлеге матчның берникадәр өлешен карадым. Ләкин беренче тапшырудан соң ук мактарга да, тәнкыйтьләргә дә җыенмыйм. Нәтиҗә ясау өчен кимендә 4 тапшыру дөнья күрергә тиеш. Чөнки әле беренче башкарылган эш вакытында каушау, дулкынлану да булырга мөмкин. Карап карыйк. Комментаторлар һәр матч саен бер фикерне кабатлап торырмы, әллә яңалык, үзгә мәгълүмат җиткерә алырлармы? Төп сорау шул. Бәя дә шуңа карап бирелергә тиеш.

Иң мөһиме, әлеге эш дәвамлы булсын иде. Моның өчен кадрлар мәсьәләсендә ныклап эшләргә кирәк. Спортны яхшы аңлаган кешеләрне кунак буларак чакырырга, комментаторларга резерв та әзерләргә кирәк. Чөнки төп алып баручысы үзгәрешсез калса да, аның ярдәмче комментаторы үзгәреп тә торырга тиеш. Нишләп әле теләге булган 10-12 кешене җыеп, махсус курслар уздырмаска, Мәскәүгә стажировкага җибәрмәскә?! Комментатор осталыгы буенча Сергей Гыймаев дәрәҗәсенә җитәргә омтылган кешеләргә мөмкинлек булдырырга кирәк. Андыйлар бездә җитәрлек.

«ГАЕП ЭЗЛӘҮЧЕЛӘРГӘ «ҖИМ» КАЛДЫРМЫЙК»

Раиф Гыймадиев, телевидение журналисты:


– Чын күңелдән әйтәм, бүген безгә татар теленә кагылышлы һәр яңалык кирәк. Шул исәптән спорт тамашаларын телевидение аша татарча шәрехләү дә.

Бер генә әйбер куркыта, безнең илдә эшне җиренә җиткереп бетерә алмау дигән әйбер бар бит. Әлеге тапшыруны оештыручылар, журналистларны күз уңында тотып әйтмим, иле шундый. Теләк бар, әмма акча җитми, оештыру ягы аксый, белгечләр табып булмый һәм нәтиҗәсе чиле-пешле була. Ә бу халыкта тискәре фикер уятырга мөмкин. Кимчелек эзләүчеләр пәйда булу бер хәл, ул кимчелек күзгә ярылып ятарга мөмкин. Ә телевидение тапшырулары арасында русныкына охшатып эшләнелгәннәре һәм көлке тудырганнары шактый.

Ә татарча спорт тапшыруы ул яшьләр аудиториясен күз уңында тотарга, аларны спортка тартуны да максат итеп куярга тиеш.

Башланган эшне хуплыйм. Ләкин ул гаеп эзләүчеләргә «җим» тудырмаслык булсын иде. Ул үзебезнеке һәм югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә сыйфатлы эш өчен акчаны да кысып тотарга ярамый.

«КЫЗЫК БУЛСА, КАРАРБЫЗ»

Чулпан Салаватуллин, Апастан хоккей җанатары:


  
– Хоккейны, дөресен әйтим, боз сараена барып карарга яратам. Чын җанатар шулай эшләргә тиеш тә. «Тере хоккей» икенче була инде ул. Әлеге матчны да «Татнефть Арена»да тамаша кылдым.

Ләкин һәрвакыт Казанга чыгып китеп тә булмый шул. Менә бүгенге «Югра»га каршы уенны да телевизордан карарга ниятләп торам. Татарча булачагын ишетмәгән идем әле. Димәк, татарча булачак каналны ачачакмын. Үз телеңдә ишетү кызык бит инде. Алга таба кайсына өстенлек бирерменме? Кызык алып барсалар, әлбәттә, татарчасын карарбыз.

...Сүз уңаеннан, бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Ханты-Мансиның «Югра» командасы белән уйный. Казанның «Татнефть Арена» боз сараендагы матч 19.00 сәгатьтә башлана. Әлеге уенны «ТНВ-Планета» аша турыдан-туры татар телендә карап булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100