Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театры: табышлар һәм югалтулар, премияләр, премьералар һәм башкалар

Татарстандагы татар театрлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясыйбыз.

news_top_970_100
Татар театры: табышлар һәм югалтулар, премияләр, премьералар һәм башкалар
Салават Камалетдинов, Владимир Васильев, Александр Эшкинин, Солтан Исхаков, Рамил Гали, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Татар театрлары өчен Россиядә театр елы ничек узды? Казанышлар, уңышлар, акланган һәм акланмаган өметләр, җәнҗал-низаглар буенча «Татар-информ» күзәтүе.

Театр. Алынган һәм алынмаган премияләр

Камал театрының "Тормышмы бу?" спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә тәкъдим ителде. Премияне Камаллар алмады.

Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Татарстанда ике театр дәгъва итте. Берсе — Камал театрының өч артисты: Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова һәм Радик Бариев. Икенчесе — иҗатчы яшьләрнең «Әлиф» проекты. Премияне Камаллар алды.

Театр. Кадрлар сәясәте — килгәннәр һәм киткәннәр

Татар дәүләт курчак театрына баш режиссер итеп Илгиз Зәйниев билгеләнде. Илгиз Зәйниевның театрда режиссер буларак беренче эше — Әлфия Авзавлова шәхесенә багышланган «Әлфия» музыкаль спектакле.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов театрның баш режиссеры Дамир Самерханов белән контрактны озайтмады. Дамир Самерханов театрда куючы режиссер вазыйфасында калдырылды.

Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов үз теләге белән вазыйфасыннан китте. Ул театрны 12 ел дәвамында җитәкләгән иде.

Кариев театрының данлыклы хореографы Нурбәк Батулла үз теләге белән эшеннән китте. «Күптән китәргә җыена идем, әмма элегрәк театрны төшенке хәлдә калдырып китү дөрес булмас, качкан кебек булыр иде. Хәзер театр күтәрелештә, шуңа да калдырып китү оят түгел. Миссиямне үтәдем дип саныйм, хәзер башка театрларны күтәрергә киттем», — дип аңлатты ул карарын.

Казан театр училищесы директоры алышынды — лаеклы ялга киткән Гыйлемхан Мөбәрәкшинны философия фәннәре докторы, театр белгече Руфина Таҗетдинова алыштырды.

Театр. Ел югалтуы

Татар театры үзенең легендар актрисасын югалтты. Декабрь аенда татар җәмәгатьчелеге Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озатты. «Театрны җимерергә ярамый! Ябарга ярамый! Кирәкми икән — ул болай да үзеннән-үзе бетә. Кариев театры ничек матур үсеп китте, Буа театры үсеп китте. Мин бетү ягына карамыйм. Барысы да булсын! Менә шул минем әйтергә теләгән сүзем», — бу Исламия Мәхмүтовның соңгы айларында театр турында әйткән сүзләре.

Татар драматургы Әмир Камалиев вафат булды. Аңа 59 яшь иде. Соңгы елларда аның әсәрләре театрларда куелмады. Буа театры Әмир Камалиев истәлегенә аның «Әлепле артистлары» спектаклен сәхнәгә чыгарды.

Озак еллар Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булган Рафаэль Сәхәбиев вафат булды. Күренекле җырчы һәм педагог Актерлар йортыннан соңгы юлга озатылды.

Театр. Хөкем эшләре

Тинчурин театры баш режиссерыннан баш тартты. Ягъни, ТР Мәдәният министрлыгы 25 елдан артык театрны җитәкләгән Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмады. «Тинчурин театры бүгеннән баш режиссерсыз калды. Безнең әлегә баш режиссер вазыйфасына кандидатурабыз юк. Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез. Хәзергә иң мөһиме: вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк. Тинчурин театрының иҗади җитәкчесе мәсьәләсенә ике елдан соң әйләнеп кайтачакбыз», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

Рәшит Заһидуллин эш урынына кайтаруны дәгъва итеп Мәдәният министрлыгын судка бирде, әмма җиңә алмады.

Театр. Ремонт

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының төзекләндерелгән бинасы ачылды. Ачылу тантанасы декабрь азагында булды. Ул театрның 30 еллыгына туры килде. Ремонтка республика казнасыннан 145 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу акчага 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелде, элек төп зал буларак кулланылган кече зал «Бишегем» татар балалар театры карамагына бирелде.

Чаллы татар дәүләт драма театры өчен шәһәрнең «Колизей» бинасына реконструкция ясала башлады. Матбугатта республика казнасыннан бирелгән 566 млн. сум турында сүз бара.

Әлмәт татар дәүләт драма театрының сәхнәсен яңартырга «Татнефть» оешмасы 86 миллион сум акча күчерергә карар иткән. Быел 1 апрельдән театр бинасы ремонтка ябылачак.

Театр. Ел перформансы

«Калеб» иҗат берләшмәсе «Өтүкән» перформансын чыгарды. Татар зиратыннан кул сузымында гына урнашкан төнге клубта Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина тандемы яңа төр сәнгать әсәре тәкъдим итте. Перформансның нигезен Йолдыз Миңнуллинаның поэмасы һәм милли көрәш тренеры Вакыйф Дәүләтшинның көрәш фәлсәфәсе турында фикерләре тәшкил итә. Перформанс аншлаг белән узды. Оештыручылар күзаллаганга караганда тамашачы күпкә артык иде. Тамашачының күпчелеге рус телле булуы күзгә ташланды.

Театр. Елның музыкаль спектакле

«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Әллүки» спектакле «Музыкаль спектакль» номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва итә. Татарстанның иң зур бюджетлы сәнгать оешмаларының берсе булган Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры спектакльләрен узып, энтузиастлар тырышлыгы белән куелган спектакль Россиянең иң зур театраль премиясенә номинантлары исемлегендә урын алган. Театраллар «Алтын битлек» нәтиҗәләрен көтә.

Театр. Ел проекты

Камал театры «Яшьләр сишәмбесе» проектын чыгарды. Бу өч кыска спектакль һәм ике музыкаль антракттан торган проект. Спектакльләрне яшь иҗатчылар — Сөмбел Гаффарова, Гүзәл Сәгыйтова һәм Энҗе Гыйззәтова язган. Режиссерлар — Олег Кинҗәгулов, Рамил Гәрәев һәм Фәрит Бикчәнтәев.

Театр. Ел премьералары

— Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев Иван Вырыпаевның «Иран конференциясе» пьесасын үз чыгышына кыса буларак кулланды. Режиссеры — Егор Чернышов. Әлеге пьеса Милләтләр театрында (Театр наций) куелып, быел спектакль «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Спектакльдә Чулпан Хаматова, Евгений Миронов, Игорь Верник, Ингеборга Дапкунайте, Ксения Раппопорт кебек танылган артистлар уйный.

Буа театры спектакльне рус телендә куйды. Иң кызыгы — финал алдыннан сәхнәгә Паскуаль Андерсен ролендә Раил Садриев чыга, ул театры һәм дөньяга фәлсәфи карашы турында үз сүзләрен сөйли башлый. Аның чыгышы 20 минутка сузылды. Раил Садриев бу чыгышының Иван Вырыпаев белән килештерелгән булуын әйтте.

— Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәрен сәхнәләштерде. Әлеге спектакль Тинчурин театрының яңарыш һәм үзгәреш символы.

— «Әлиф» иҗат берләшмәсе егетләре «Дәрдмәнд» спектаклен чыгарды. Режиссеры — Туфан Имаметдинов. Спектакльнең солисты Нурбәк Батулланың сәхнәгә үз канын агызып чыгуы җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудырды.

— «Әкият» татар дәүләт курчак театры легендар татар җырчысы Әлфия Авзаловага багышлап «Әлфия» курчак спектаклен куйды. Спектакль өлкәннәр өчен чыгарылган. Киләчәктә мондый спектакльләр цикл булырга мөмкин.

Театр. Ел артисты

— Әтнә театры артисты Рәзилә Мөхлисуллина. Әтнә театрының «Фронтовичка» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясенең лонг битенә кертелде. Экспертлар төп рольне башкарган Рәзилә Мөхлисуллина уенын аерып күрсәттеләр.

— Әлмәт театры артисты Раушания Фәйзуллина. Татар театрында беренче тапкыр триллер жанрында спектакльне Әлмәт театры куйды. Спектакльдә язучының аңа гашыйк фанаты һәм газраиленә әверелгән Энни ролен Раушания Фәйзуллина уйнады. Спектакль «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә күрсәтелде. Спектакльне караган театр белгечләренең режиссура ягыннан сораулары булса да, артистлар уенына, аеруча Раушания Фәйзуллина уенына югары бәя бирделәр.

Раушания Фәйзуллина — Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллинаның әнисе.

Театр. Ел костюмы

Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры Мольерның «Мещанин во дворянстве» пьесасы буенча куелган «Сәнәктән көрәк» спектаклен чыгарды. Әсәрне кырымтатар режиссеры Ринат Бекташев куйды. Әсәрнең төп герое Журден әфәнде сәхнәгә яшелле-аклы-кызыллы костюмнан чыкты.

Пьесаның сюжеты буенча мещан Журден дворян булырга хыялланып затлы манераларга өйрәнә, укытучылар яллап белем ала. Ләкин аның тирәсендә йөрүчеләр Журденның акчасына гына кызыгалар. Журденны Татарстан флагы төсенә киендергән режиссер (үзе үк рәссам да) ни әйтергә теләде икән?

Театр. Ел низаглары

— Кариев театры «Тамга» яшь режиссура лабораториясе үткәрде. Белгечләрдә әлеге эскизларның драматургик материалы борчу тудырды: әсәрләрнең берсендә алар суицид темасын күрсәләр, икенчесендә балигъ булмаган кызның интим мөнәсәбәтләренә ишарәләр сизгән.

Иң кызу бәхәсләрне чакырылган ике режиссерның ике театраль эскизы — Норильскидан Тимур Фәйрузовның «Мой папа Питер Пен» һәм Уфадан Илшат Мөхетдиновның «Молчанка» эскизлары кузгатты. Кайбер экспертлар татар театры мондый юл белән барырга тиеш түгел, дигән фикер җиткерде. Бу бәхәс башка эксперименталь спектакльләр буенча барган фикер алышуларны да кульминация ноктасына җиткерде.

— Дәүләт театры диварлары кысаларында беренче импровизацион спектакль күрсәтелде. Ул Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында үткәрелгән «Театрда импровизация» лабораториясенең нәтиҗәсе буларак тәкъдим ителде. Әмма импровизацион спектакль кыргый хәрәкәтләр комплексына әверелде. Оештыручылар импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен социаль челтәрдәге битләрендә гафу үтенделәр.

— Минзәлә театры рус телендә «Щелкунчик» спектаклен сәхнәгә чыгарды. «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә исә ул аның татарча тәрҗемәсен алып килде. Әмма, театр белгечләре бу пластик спектакль өчен бөтенләй татарча да, русча да текст кирәк булмаганлыгы турында әйттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100