Татар театрларында премьералар: Такташтан башлап Маһиҗанга кадәр
«Интертат» татар дәүләт театрларындагы сезонның беренче премьераларын барлап чыкты.
Әле татар дәүләт театрлары артистлары җәйге ялдан чыгып, репетицияләргә утырган арада, «Әлиф» иҗат төркеме МОÑ театрында премьера чыгарып куйды. Дөрес, «След»/«Эз» перфоманс-спектакле театр репертуарына кертеләчәк спектакль булмыйдыр һәм була да алмый, әлбәттә. Чөнки аның артистларының бер өлеше Кытайда яши, димәк, Кытайда күрсәтелсен өчен безнекеләрнең анда баруы кирәк, монда күрсәтелсен өчен – аларның безгә килүе. Спектакльдә нигездә Кытайда яшәүче и халкының язмышы күрсәтелә, дөресрәге, татар һәм и халкы радицияләренең коллаборациясе. Спектакль ноябрь аенда Кытайда «Дяланшань» фестивален ачачак.
Инде татар дәүләт театрларына күз салыйк. Театрлар премьералары чыгу тәртибендә куелган. Исемлеккә Татарстаннан читтә урнашкан өч татар дәүләт театры да кертелгән.
«Лу»

Тинчурин театрында аның баш режиссеры Айдар Җаббаров «Лу» спектаклен чыгара.
- Лу… Луиза… Гомере чиксез көтүгә әверелгән хатын. Аның ире шагыйрь Хәсән Туфан «халык дошманы» тамгасы белән сөргенгә озатылгач, ул ике кечкенә баласы белән ялгыз кала... Бу ачлыктан, куркудан һәм үлемнән дә көчлерәк мәхәббәт турында спектакль. Луиза аларның очрашуы котылгысыз булуына ышанса да, язмыш башкача хәл итә… Бер очрашу өчен җәһәннәм аша үткән, әмма аны көтеп ала алмаган кеше нәрсә хис итә? Бу хәтта өмет сүнгәч тә янырга сәләтле тугрылык һәм мәхәббәт турындагы хикәя.
- Автор — Илгиз Зәйниев, режиссер — Айдар Җаббаров, рәссам — Булат Ибраһимов, ут кую буенча рәссам — Ольга Окулова, видеорәссам — Игорь Домашкевич.
Луиза ролен Нәфисә Хәйруллина башкарачак – без тугыз ел сәхнәсез торган Нәфисәнең татар сәхнәсенә кайтуын күрәчәкбез. Спектакльдә Идел Кыямов та уйнаячак – Хәсән Туфан ролендә.
Спектакльнең премьерасы 28 августта булачак.
ххх
«Өйләнәм, хатын, өйләнәм»

Түбән Кама театры берьюлы ике премьера чыгара.
Театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова Салават Юзеев пьесасы буенча «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» дип аталган комедия куя.
Премьера – 4, 5 сентябрь.
Нурбәк Батулла «Бию спектаклен ничек аңларга?» дип аталган спектакль әзерли.
Премьера – 10, 11 сентябрь.
Сентябрь аенда театр Казанга гастрольләргә җыена. 26 сентябрь, 13.00 - «Бию спектаклен ничек аңларга?»; 18.00 – «Көз». 27 сентябрь , 17.00 – «Борһан йорты». 28 сентябрь, 13.00 – «Галия».
ххх
«Хуҗа Насретдин»
Чаллы театрның баш режиссеры Олег Кинҗәгулов Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча «Хуҗа Насретдин» комедиясен чыгара.
Премьера көннәре – 11, 12, 13 сентябрь.
Театр шәхесләргә багышланган «Хәл бу ки» циклының чираттагысын күренекле композитор Рөстәм Яхинга багышлый. Документаль спектакльнең авторы - Марсель Мөсәвиров. Марсель Мөсәвиров белән тиздән тамашачы «Илһам» телефильмындагы Илһам Шакиров роле аша танышачак. Спектакльне Энҗе Шиһапова белән Чулпан Әскәрова чыгара.
«Хәл бу ки. Рөстәм Яхин»ның премьерасы 8 сентябрьгә билгеләнгән.
ххх
«Андро һәм Сандро»
Туймазы татар дәүләт театры сезон башында ук 2 премьера тәкъдим итә. Георгий Хугаев әсәре буенча «Андро һәм Сандро» спектакленә репетицияләр бара. Спектакльне Кабарда-Балкар Республикасының режиссеры Роман Дабагов куя.
Премьера 9 сентябрьдә көтелә.
Икенче премьераны театрның баш режиссеры Айдар Зарипов чыгара – ул «Җәлил» спектаклен куячак.
ххх
«Югалган матурлык»

Камал театрында «Такташ. Югалган матурлык» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльне Йолдыз Миңнуллина пьесасы буенча режиссер Лилия Нурель куя, рәссам - Екатерина Горшкова, костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич. Спектакль театрның Көнчыгыш залында барачак. Рольләрдә - Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Фәйзуллина, Ләйсән Гатауллина, Ирек Хафизов һәм театрның башка яшь артистлары.
Премьера 19-20 сентябрьдә көтелә, билетлар сатуга чыккан.
Тагын ике спектакль буенча боерык чыккан һәм репетицияләр башланган – аларын Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгара. Берсе – Раил Сафин пьесасы буенча «Күпер» спектакле, икенчесен – Шекспирның «Тискәрегә авызлык» пьесасын театрның яшь артистлары уйнаячак.
ххх
«Ай булмаса, йолдыз бар»
Фото: © Салават Камалетдинов
Уфа «Нур» театры Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакленә репетицияләрне башлап җибәрде. Драманы театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин куя.
Премьера 30 сентябрьдә көтелә. «Тиздән билетлар сатуга чыгачак», дип хәбәр итә театр.
ххх
«Ак пароход»

Кариев театрында да сезонның беренче премьерасын Айдар Җаббаров чыгара дип уйлыйбыз – театр үткән сезон азагында ук яңа премьерага әзерлек башлануы турында хәбәр иткән иде. Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» повесте буенча спектакль чыгарчак – май аенда ул артистлар белән беренче очрашуын уздырган. Спектакльнең декорацияләр макеты да директор кабинетында Илнур Гайниевның күзен иркәләп тора иде – аларны әлеге дә баягы Булат Ибраһимов ясаган. Декорацияләр дигәннән, театр әлеге спектакль хакына стеналарын буяргамы-юкмы дип уйлана ди әле, хәер, буямаска булган булса кирәк.
ххх
«Намус эше»
Фото: © Рамил Гали
Әтнә театрында калмык режиссеры Алексей Сарангов Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча «Намус эше» спектаклен куя. Спектакль Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның якты истәлегенә багышлана.
Премьера октябрь аенда көтелә.
ххх
«Американ»
Фото: © Рамил Гали/архив
Минзәлә театры Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясенә репетицияләрне башлаган. Спектакльне режиссер Байрас Ибраһимов чыгара. Әлегә премьера көне төгәлләштерелмәгән, сентябрь ахыры дип планлаштырыла. Театр премьера белән сезонын ачачак.
Минзәлә театры сезон азагында «Сәхи(я)» спектаклен чыгарып калдырган иде.
25 августта театр шәһәр халкын үзәк паркка җыя - Җәлилчеләрне искә алу көнендә ачык һавада Минзәлә халкына шигъри-музыкаль кичә тәкъдим ителәчәк.
ххх
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге
Әлмәт театры әле премьераларны әлегә игълан итмәде. Яңа елга кадәр 3-4 премьера көтелә. Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский, кыргыз режиссеры Уланмырза Карыпбаев, Тимур Кулов спектакльләр чыгарачак. Театр актрисасы Миләүшә Юзаева да спектакль чыгарырга җыена.
ххх
«Соңгы Маһиҗан»
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт театрында Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясе буенча репетицияләр бара. Режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева. Премьера көне әле төгәл билгеләнмәгән.
ххх
Буа театры премьералары турында мәгълүмат чыгармаган.