«Татар сүзе»: «Жюри әгъзаларының якыннары отышлы урын алу гаделлеккә шик тудыра»
30 майда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «Татар сүзе» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Концертны «Татар-информ» хәбәрчесе дә тамаша кылып кайтты. Халык арасында «резонанс» тудырган бәйгегә быел да битараф калмаучылар булды.
Җиңүчеләр арасында таныш фамилияләр, исемнәр күренде
«Татар сүзе» бәйгесен Татар дәүләт филармониясе үткәрә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уза ул. Бәйге быел икенче тапкыр булды.
Гала-концерт булганчы ук, халык арасында ризасызлык туганын белеп бардым. Әйтик, журналист Илнур Фәйзрахманов: «Узган елгы хаталар өстендә эшләнмәгән», - дип, «Интертат»ка үз фикерен сөйләгән иде. Бәйгедә узган ел катнашкан Сөмбелә Вәлиәхмәтова, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина һ.б. үз дәгъвасын белдергән иде. Гомумән, оештыру эшенең тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы, хөкемдарларның эшенә карата да тәнкыйть сүзләре ишетелде.
Җиңүчеләрнең исемлеген һәм гала-концертын күрмичә, аның гадел узу-узмавын әйтүе кыен булыр иде. Шуңа күрә, алга китеп, бәйгенең җиңүчеләре исемлеген урнаштырам. Игътибар белән күз йөртеп чыгыгыз. Мөгаен, таныш фамилияләр, исемнәр очрар...
I категориядә 10 яшькә кадәр булган җиңүчеләр: Искәндәр Иванов, Мәликә Абдуллина, Камил Надыршин, Эмиль Закиров, Дилә Хисамова, Динә Әфризунова, Дилә Сибгатуллина, Раидә Мәрданова, Нәргизә Хәбибрахманова, Зилия Әскарова.
II категориядә 11 яшьтән 17 яшькә кадәр җиңүчеләр: Ихтыяр Кыямов, Ислам Хәйдәров, Ильвина Галиева, Фәридә Галимуллина, Әнвәр Мөхетдинов, Гөлинә Алиева, Мәрьям Хәмзина.
18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен булган III категориядә җиңүчеләр: Флера Шәрипова, Рәфидә Наҗарова, Гүзәл Сибагатова, Гүзәл Шакирова, Алинә Хамәтшина, Гөлнара Булатова, Эльза Салаватова, Гөлшат Мәхмүтова, Рамил Мөхетдинов.
«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясе җиңүчеләре: Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов, Нурия Бәширова, Алинә Шәгәрәева, Алмаз Хәмзин.
«Шигъри гаилә» номинациясендә җиңүчеләр дип I урында Мишуриннар гаиләсе, II урында Нурмөхәммәтовлар гаилсе, III урында Гаяновлар, Шаһбановлар гаиләсе табылды. «Кызыксындыру» призына Сабуровлар гаиләсе лаек булды.
«Профессионаллар» категориясендә I урынны Ришат Әхмәдуллин, II урынны Эмиль Талипов, Артём Пискунов, III урынны Динар Хөснетдинов яулап алды.
Илдар Кыямов: «Ордым-бәрдем түгел, кайбер номерларны кайта-кайта карарга туры килде»
Җиңүчеләрнең исемнәрен сәхнәдән генә белеп алдым. Гала-концертка алданрак килү сәбәпле, жюри әгъзалары белән сөйләшеп, узган елгы дәгъвалар турында фикерләрен сорап чыктым.
Беренче булып каршыма бәйгенең жюри әгъзасы, шул ук вакытта гала-концертның алып баручысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов очрады. Илдар абый «Татар сүзе» бәйгесенең узуы белән канәгать калганын яшермәде:
– Гаризалар кимрәк килде. Узган ел дүрт меңнән артык иде, быел дүрт меңгә тулып җитмәде. Шуңа карамастан, мин сөендем, бәйгенең узган елгы «резонансы» – яңгырашы чагылыш тапты, кешеләр кузгалды, әти-әниләр, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары да бәйгенең тәмен белеп алды. Милли җирлеккә тарту өчен бик шәп нигез булды.
«Шигъри гаилә» дигән номинация өстәлде. Җиңүчеләрне карап утырганда хәтта күзләремә яшьләр килде. Матур киенгәннәр, сүзләрен ятлаганнар, фикерләре бар. Татар милләтен күрсәтә торган гаиләләр дип сөенеп, куанып утырдым.
«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясе дә өстәлде. Узган ел без аларны аерып кына куйган идек, быел, ниһаять, шуны гамәлгә ашырдык, аларны аерым карап, тикшереп чыктык. Караган вакытта да, ордым-бәрдем, астан-өстән генә түгел, кайбер номерларны кайта-кайта карарга туры килде.
Кешегә урын бирәсең дә, номерларны карый торгач: «Туктале, бу кеше чыннан да шул урынга лаек микән», - дип уйлыйсың һәм аны яңадан кайтып карыйсың. Икенче төрле яклары белән ачылып китә ул кеше. Күрмәгән җирен күрәсең, баерак икән, тембрына, әйтелешенә игътибар итмәгән, дисең.
Яхшы дип кабул ителгәнен дә җиңелрәк кенә тыңлап үткән буласың. Кайтып карагач, дикциясендә кимчелекләр барлыгы беленә: авазларны әйтә белми, шәһәрчәрәк сөйли. Анысы да мөһим. Без иң яхшыларын сайлап алдык.
Тулаем алганда, матур тәэсир калды, барысы да теләп катнашты. Жюри булгач, сайладык та эш бетте түгел. Концерт алдыннан лауреатларны тагын бер кат «сөзеп» чыктык, анда киңәшләр әйттек. Шунысын әйтим: алар рәхмәт әйтеп кабул итә белә. Кайбер кеше өйрәткәнне яратмый бит. Алар киңәшләребезне ишетеп, камилләшү өстендә эшли, - дип билгеләп үтте ул.
«Бер-береңнән көнләшү булмасын өчен үзеңә эшләп карарга кирәк»
Илдар абыйга узган елгы кимчелекләр турында да әйттем. Моңа карата аның да фикерен кызыксынып тыңладым:
– Без бәйгене былтыргы кимчелекләрне күз алдында тотып эшлибез. Узган ел дәгъвалар булгалады, матбугатта язылган язмаларны укып бардым. Жюрида Эльмира Мифтаховна кебек сәнгать белгече, берәр журналист та булырга тиеш иде, дигән фикерләр ишетелде. Булсын, алар киләсе елларда булыр. Кемнәрдер катнашты, бәя бирделәр дә эш бетте түгел. Әле бит монда бердәм команда булып эшләү дә кирәк.
Кемдер килә алмый, кемдер гастрольдән бушый алмый. Монда җыелып килергә, вакытында тыңларга кирәк – без бит дүрт меңгә якын чыгышны айлар буе тыңладык! Анда төрле сөйләүче бар: башлап кына сөйләүчесе дә, миллион ярымны кесәсенә тыгып куясы килгән кешеләр дә бар...
Сәхнә теле укытучылары, шул өлкәдәге белгечләр генә булырга тиеш, дигән фикер яңгыраган иде. Бу дөрес түгел. Жюрида һәрвакыт төрле кешеләр булырга тиеш. «Татар җыры» бәйгесен искә төшерәсем килә. Анда шагыйрьләр дә, радиокомитетта эшләүче журналистлар да, гомер буе җырлаган җырчылар да, биючеләр дә бар иде.
Монда да шулай: җырлый, бии, сөйли белә торган профессиональ артист – Резедә Сәләхова да бар, әле ул сәхнә теле укытучысы да. Телевидениедә, сәхнәдә эшләүче мин фәкыйрегез. Айдар Фәйзрахманов үзе дә бөтен жанрда эшли ала торган режиссер. Былтыр эшләгәннән чыгып, Айдар абыйның мин бер сыйфатына сокланам – ул эзлекле һәм дәвамлы рәвештә профессиональ эшли. Йөзләгән баланы бер сулышта йөртә белә.
Оештыру мәсьәләләрендә дә Кадим Назыйровичның командасына рәхмәт. Бер-беребезгә хөрмәт белән эшләдек.
Башка кешеләрнең тәнкыйтенә килгәндә, киләсе елларда башка кешеләр дә җәлеп ителсен – без каршы түгел. Алар булсын, алар күрсен. Бер-береңнән көнләшү, хөсетләнү кебек күренешләр булгалый, безнең татар халкында бигрәк тә. Бу күренеш булмасын өчен үзең килеп эшләп карарга кирәк.
Әгәр жюри эшендәге барлык процессны карап утырырга иренми һәм ул журналистны кабул итәләр икән, килсен, катнашсын, күзәтеп барсын. Иманым камил, ул журналист үзе үк берничә очрашудан соң «үзегез эшләп бетерегез инде» дип кулын селтәп китеп барачак. Монда сабырлык һәм эзлеклелек кирәк. Шәхсән үзем каршы түгел, әле бит оештыручылар нәрсә дип әйтер...
Тулаем алганда, зур активлык белән Балтач, Арча районнарыннан катнаштылар. Сөйләгән шигырьләре дә төрле иде. Былтыр, мәсәлән, Муса Җәлил, Һади Такташ, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләсәләр, быел авторларның диапазоны киңәйде, прозаны да алганнар, мәсәл дә барлыкка килгән, - диде ул.
Резедә Сәләхова: «Кешеләрне карап, бәяләп утыруы нәрсә инде ул, дип уйлыйлар»
Жюри әгъзалары арасында тагын бер шәхес – Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова иде. Ул да быел алып баручы булды. Икенче очраткан кешем ул булды:
– Жюри эше – авыр һәм җаваплы эш. «Кешеләрне карап, бәяләп утыру нәрсә инде ул?» – дип уйлый кеше. Талантлар күп. Дүрт меңгә якын эш килде, аларның күбесе – балалар. Балаларны бәяләү тагын да авыр эш. Шулай да, миңа бу процесс ошый. Әлеге жюри кампаниясендә мин иң яшь кеше. Узган ел Рүзәл Мөхәммәтшин да бар иде. Миңа «мэтр»ларның фикерләрен ишетү рәхәт һәм кызык. Бу эшкә теләп һәм рәхәтләнеп йөрдем.
Иң сокландырганы – катнашучыларның сәләте. Профессионалларны әйтмим, алар, билгеле, номинациядән үк күренеп тора. Алар белемле, әзерлекле кешеләр. Аларның яхшы булуы бәхәссез.
Үзешчәннәрнең, өлкән абый-апаларның җиренә җиткереп, профессионаллардан бер дә калышмыйча тырышулары сокландыра. 3-4 яшьлек балалар чатнап, чәчрәп торалар. Аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт! Балалар каушамый, курыкмыйлар. Әйтерсең, гомер буе сәхнәдән сөйләп йөргән артистлар! Димәк, укытучылары, әти-әниләре шуңа ышандыра алган.
Тагын бер яңа номинация – «Шигъри гаилә» дигән номинация керде. Әлеге номинациядә иң яшь катнашучыга – 2 яшь, иң өлкәненә 102 яшь иде. 102 яшьлек әби белән 2 яшьлек оныкчык туган телебезгә мәхәббәтен аңлатып шигырь сөйләгәндә күзләргә яшьләр килә. Аларга карап, күңел җилкенә, шатлана, чөнки 4-6 яшьлек балалары белән җитәкләшеп әти-әниләр чыга. Әти-әниләргә рәхмәт сүзе генә! Алар киләчәк буынга, балаларына, оныкларына туган телгә мәхәббәт, хөрмәт уята, битараф булмаска өйрәтә. Нәкъ шушылар бәйгебезнең төп максаты булып тора. Миңа калса, бу бәйге үз бурычларын үти.
Милләтебез, динебез, телебезне саклап калырга тагын бер мөмкинлек бу. Корабка нинди исем кушасың, ул шулай йөзәчәк, диләр. Әлеге бәйгенең «Татар сүзе» дип аталуы – тагын бер отышлы ягы. Бәйге озын гомерле булсын иде, - диде ул.
Кадим Нуруллин: «Үпкә белдерүчеләргә дә зур рәхмәт»
Фойега чыкканда тамашачы җыела башлаган иде инде: монда катнашучыларның туганнары, якыннары, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре дә килгән дип аңларга кирәк. Форсаттан файдаланып, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинның да фикерен сораштым.
– Бүгенге көндә әдәби сүзнең тәме башка күзлекләрдән каралган чорда «Татар сүзе» бәйгесе, һичшиксез, зур табыш. Бу мәсьәләгә күптән эчебез пошты, чөнки тикмәгә генә 1946 елда филармониягә Тукай исеме бирелмәгән, җыр һәм сүз, сүзнең күрке, матурлыгы һәрвакыт сәнгать белән янәшә атлаган.
Әлеге чарага төрле юнәлешләр бирдек. Әйтик, балалар арасында: 10 яшькә кадәр, 10-17 яшь аралыгында һәм 17 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
Ватсаптан гариза җибәргән вакытта күршеләрегез, дусларыгыз да әлеге бәйгедә катнашуыгызны белми. Урын алмасагыз, сезне беркем дә урамда тотып: «Ә нишләп соң син урын алмадың?» – дип сорамый. Демократик ягы – бик көчле ягы дип саныйм. Шуңа күрә катнашучылар саны да 3 меңнән артты.
Узган елда шау-шу булса, быел да булачак. Бөтен фикерләрне ишетәбез, күрәбез. Яратып эшләгән вакытта эш уңышлы, матур, мәртәбәле була. Үпкә белдерүчеләргә дә зур рәхмәт, чөнки үпкә белдерүче кеше битараф түгел дигән сүз. Аның нәрсәдер үзгәртәсе, әйтәсе килә. Без фикер белдерүчеләрдән бәлкем арттаракбыздыр, акылыбыз җитмидер. Бәлкем, алдаракбыздыр, ул безнең эшләү мәктәбен, алымнарын белеп бетерми торгандыр.
Әлеге мәртәбәле кешеләргә әйтәсе килгән сүзем шул: һәр елны эшләрен биреп, җибәреп торсыннар. Иртәме-соңмы, алар әлеге бәйгедә җиңү яулаячак. Кызганыч, дүрт меңнән якынча 40 кешене аерып алу – зур чүмәләдән энә табу белән бер. Монда бөтен якны да тигез куеп бетерә торган түгелдер. Бу сәнгать өлкәсе. Монда метр да, сантиметр да, килограмм да юк. Шуңа күрә һәр әйбер шартлы. Кемгәдер алай, кемгәдер болай ошый.
Жюри ике елда да принципиаль булды, алар үз эшләрен кызармаслык итеп эшләде. Татар халкында иганәчелек көчле. Мәчетләр сала, мәктәпләр төзи. Бу чарага да бүләкләр, премияләр булдыру турында татарлар теләктәшлек белдерә башлады. Минемчә, киләчәктә моны халык үзе дә күтәреп алыр.
Залда Башкортстаннан кунаклар утыра, аларда да «Йөрәк сүзе» дигән охшаш бәйге уза. Без сөйләшеп эшләмәдек, безнеке «Татар сүзе» булып чыкты. Алар безнең бәйгене карарга килгән икән, без моңа шат кына. Аның оештыручысы Наилә ханымның ике республика арасында шундый чараларны үткәреп булмас микән дигән тәкъдимнәре бар. Әлбәттә, бу – күтәрелеш, бу халыкның үзенә кирәк. Комиссиянең килеп чыгуы, шартлар тудыруы халыкның теләген раслау гына, - диде филармония директоры.
Марат Әхмәтов сүзе: «Бәйге әһәмиятле булуын аклый»
Бәйге җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәбрикләде:
– «Татар сүзе» – иң уңышлы, иң отышлы проектларыбызның берсе. Милләттәшләребезне шушы вакыйгага күпләп тартып кертә торган һәм телебезнең әдәби матурлыгын чынбарлыгы белән халыкка җиткерә алган иң зур бәйге. Дөрес, аны киләчәккә аудиторияне тагын да киңәйтү, тыңлаучылар, караучылар артсын өчен телевизион проектка әйләндерергә исәбебез бар.
Бәйгедә җиңүчеләрнең чыгышларын буклетлар итеп, республикабызның балалар бакчасы, мәктәпләре, китапханәгә таратачакбыз. Шул ук вакытта исем кушканда балага таныклык бирелә. Шуның белән «Татар сүзе» бәйгесе буклетын да бүләк итәргә исәп бар.
Һәр чыгыш анализлау, бәяләүне сорый. Соңыннан финалга узган катнашучыларны да бәялиләр. Бу – зур хезмәт. Бәйге әһәмиятле булуын аклый. Татар теленең матурлыгын, аның әдәбилеген барлык ягыннан ачып салган ярыш яки бәйге тагын бар микән әле?
Бәйгенең исеменә сәнгатьле укучылар гына дип әйтү килешә микән? Һәр чыгыш ясаган җиңүчебез, әйтерсең, чыгыш эчтәлеге, язмышы белән яши кебек тоела. Татар халкы нинди талантлы! Без тапшырган дипломнарга караганда бәлки тамашачыларның рәхмәтле алкышлары кадерлерәк тәдер... Шундый иҗатыбыз булганда бу халыкның киләчәге бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? Туган телне яратыйк, саклыйк. Телебезнең киләчәге булган кебек бәйгенең дә киләчәге бар, - дигән өметен белдерде ул.
Фәнил Гыйләҗев: «Жюри әгъзаларының туган-тумачалары отышлы урын алуы гаделлеккә шик тудыра»
Тамашачы күзлегенә дә чират җитте. Бәйгенең гала-концертында «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗевне очраттым. «Татар сүзе» бәйгесен быел гына караган. Ул бәйгедә ризасызлык тудырган кайбер нечкәлекләр турында сөйләде:
– Бердән, «Татар сүзе» бәйгесен телевидениедәге байтак кына проектларны күпмедер дәрәҗәдә кабатлау буларак күз алдыма китердем. Мәсәлән, башкортларның «Йөрәк һүҙе» дигән бәйгеләре инде берничә ел дәвамында үткәрелә, ләкин аларда бәйге ел саен нинди дә булса тематика яки иҗат әһеле, аның әсәрләренә багышлап уздырыла.
Кече яшьтәгеләр өчен бүләкләр бирү тантанасы матур оештырылган иде. Кечкенә кеше өчен акча да, диплом да ул дәрәҗәдә кызык түгел. Күбрәк йомшак уенчык, кәнфит, күчтәнәч һ.б. шундый әйбер күңеллерәк. Уйланылып бетмәгән иде. Мәсәлән, гади генә соры йомшак уенчыкларга милли калфак, түбәтәй кидергән булсалар, күбрәк милли төсмер булыр иде.
Бездә һәм башка җирләрдә дә гадәти күренешкә әйләнеп барган, дәүләт бүлеп бирә торган акчаны ничек тә булса файдаланып, татар мәнфәгате өчен эшләүчеләргә ниндидер бер өстәмә стимул, финанс яктан ярдәм итү кебек кабул иттем.
«Профессионаллар» категориясендә профессионаллар үзләренең эшләрен күрсәтте. Шул ук вакытта аларның шул эшләре бу чара өчен генә әзерләнгән чыгышлар түгел иде. Аларның бөтенләй башка проектларда болай да үз хезмәте белән акча ала торган эшләрдә даими кулланыла торган материаллар иде ул. Алар болай да ул әйберләрне күптән ятлаган, күптән халыкка сөйли. Күпләребезнең аны ишеткәне, күргәне бар. Бу махсус шул чара өчен генә эшләнгән әйбер түгел. Шул вакытта профессионал булмаганнар арасында бәйге кызыграк иде.
Роза Хафизованың «Әти кайткан көн» дигән әсәре «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде. Аны Әтнә районыннан Ильвина Галиева укыды. Ул әдәби әсәргә язылмаган ымлыкларны, хис-кичерешләрне чагылдырып, кулланып, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән шактый уңышлы чыгыш ясады. Миңа тәэсир иткән чыгыш шул булды.
Кайбер призлы урыннарны бирү – үзара хәл ителгән эш кебек тоелды. Җиңеп чыккан кайбер иптәшләрнең жюриларның гаилә әгъзалары булуы бераз гына күңелдә килешмәүчәнлек тә калдырды.
Дөрес, мин дә бу хакта гала-концерт барышында гына белдем шул. Жюри әгъзасы үзенең сәхнәдәге ире яки хатынына, баасына битараф кала алмый. Үзеңнең туганыңны, балаңны, хатыныңны башкалардан өстен күрү, югарырак бәяләргә тырышу дигән нәрсә бар.
Жюри һәм катнашучылар бер гаиләдән булмавы хәерлерәктер. Ул матур күренеш түгел. Бу чарада төрле яшьтәге кешеләр катнаша, бер үк кешеләр һәм жюри әгъзаларының туган-тумачаларының бу чарада отышлы урыннар алуы гаделлеккә шик тудыра. Катнашучылар күп булган икән, чыннан да, жюри дөрес, лаек билгеләгән микән дип шикләнеп куясың. Бу очракта бәйге күпмедер субъектив булган шикелле тоела.
Беренче, икенче һәм өченче урын алган чыгышлар бар иде. Кайбер чыгышлар белән килешеп бетмәдем. Өченче урын алучылар, киресенчә, бәлки беренче, икенче урынга лаеклырак булгандыр дигән фикердә калдым. Ләкин жюри бу мәсьәләне шулай хәл иткән, аны бернишләтеп тә булмый. Ахыр чиктә бу чара да башка күп кенә бәйгеләр шикелле үк гаделлеккә шикләр тудырды.
Быел авторлар үз әсәрләрен башкарды. Шушында катнашучылардан үзләренең эшләрен видеога яздырып тапшырган танылганрак яшь шагыйрьләрдән Гөлүсә Закирова белән Булат Ибраһимов урын алды. Бу номинация киләсе елга да калса, Габдулла Тукай дәүләт премиясенә көрәш барган шикелле, олы абзый-апаларыбыз да әлеге чарада катнашырга теләген белдерер... Бу урыннар өчен көрәш мәйданы кызуга әйләнергә мөмкин дигән фикердә торам, - дигән борчылуын әйтте Фәнил Гыйләҗев.
Вахит Имамов: «Бәйге уздырып кына телне саклап буламыни?»
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы, тарихчы Вахит Имамов бәйгедә булмаса да, аны кырыйдан күзәтә. Шулай да, үз сүзен кыска гына тотып, ул бу бәйгене «акчаны җилгә туздыру» дип атады.
– Кешенең күзенә төтен җибәрү бу! Акчаны җилгә туздыру. Нишләп акча туздыруны бер-ике кеше генә хәл итә? Татарча сөйләшәбез дип, кеше көлдерәләр. Бәйге уздырып кына телне саклап буламыни?
Чынбарылкка күзне ачып карыйк. Бүгенге көндә чит төбәкләрдә татар телен укыту өчен укытучылар әзерләнми. Татарча сөйләшә, өйрәтә белгән укытучылар калмаячак. Инде калмады! Татар милләте Җир шары буйлап таралган. Ә Себердә укытырга җибәрергә укытучы юк. Миллиардларны милли мәктәпләр ачуга тотсыннар. Татар милләте үлеп бара – аның турында кайгыртучы юк.
Татар телен рус халкы үтерми, татар телен татар үтерә. Бу хәлгә җитмәс өчен 30 ел элек карарлар кабул итәргә мөмкин иде. Янгыннан соң бәйге уздырып утыруның мәгънәсе бармы?
Татарстан суверенлыкны алгач, рәхәтләнеп һәр районда милли мәктәпләр ачып була иде. Ирек килгән вакытта ук милләткә алмаш элитный балалар үстерергә кирәк иде. Аларны элиталы гимназиядә генә үстереп була. Мәгариф министрлыгы, хөкүмәт башлыгы һәр районда кичекмәстән 400-500 бала укыта торган элиталы гимназия ачарга кирәк, дип карар чыгарырга тиеш иде. Шуннан без бәхетле булыр идек.
Чагыштыру өчен, элиталы гимназияне 1992 елда ук Уфада ачтылар. Шуңа күрә аларда элиталы балалар үсте, - дип сөйләде Вахит Имамов.
Фоат Галимуллин: «Образга керү, әсәр белән яшәү җитми»
КФУның әдәбият белеме кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин да гала-концертка килгән иде. Ул жюри әгъзасы булудан бигрәк, катнашучыларга үз теләкләрен җиткерде:
– Тәҗрибә үзенең уңай ягын эшләгәндер – быелгы бәйгегә катнашучылар әзерлеклерәк булып килгән. Узган ел аларга җитешсезлекләр булуын әйтеп җибәргән идек. Балаларга репертуар сайлаган вакытта дөрес эшләмиләр: бары тик зурлар укырга тиешле әсәрләрне генә бирү тенденциясе бар. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен 5-6 яшьлек бала ничек сөйләсен инде? Ул аны аңламый да, сәнгатьле итеп җиренә җиткерә алмый. Быел шуларның күбесен истә тотканнар һәм репертуар сайлауда яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш иткәннәр.
Җитешсезлекләргә килгәндә, алар әле күп. Шуның өчен бәйге бит инде ул. Иң яхшы чыгышларны гына сайлап алдык – 40 кешене. Образга керү – шушы вакытта әсәр белән яшәү дигән сүз. Шул җитми. Җитмәве аңлашыла. Моның өчен профессиональ әзерлек кирәк.
Быел башкаручылар югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аларны тамашачылар бәяли. Быелгы бәйге үз урынында һәм узган елгыдан һич тә ким булмады..
«Бәйге булганга күрә, Тимур кебек балалар эмоциональ яктан күтәрелеш тоя»
Инде катнашучыларга күчик. Аларның шатлыклы мизгелләрен миңа да күрергә насыйп булды. Сәхнә артына атлап кергәндә кайсы фотога төшә, кайсы таныш-белешләре белән сөйләшә иде. Кемгә барып төртелим дип уйлап торганда, сәламәтлеге чикле булган Тимур Фазлыевны очраттым. Ул бәйгегә узган елның җиңүчесе буларак чакырылган иде. Сәхнәдән Тимур «Мин кем булып туар идем?» шигырен яңгыратты.
– Шигырьне Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбендәге укытучым Венера Тимерхановна белән әзерләдек, - дип җавап бирде ул миңа татар телендә. – Шигырь бик ошады. Мин аны укыйм да, күңелемдә шундый матур хисләр туа! Шигырьне, гадәттә, ике көн әзерлибез. Башта ятлыйм, аннан соң эмоцияләр белән сәнгатьле сөйләргә өйрәнәбез, - дип аңлатты ул.
Тимурның сүзләрен аның әнисе Светлана ханым Фазлыева дәвам итте:
– Бәйге турында артист Алмаз Мирзаяновтан белеп алдык. Ул нәкъ шушы шигырьне сөйләргә тәкъдим итте. Тимур шигырьне үзе аша үткәреп укыды. Аннары безне гала-концертка чакырдылар. Безнең өчен көтелмәгән хәбәр булды бу, чөнки татар әсәрләрен беренче тапкыр гына укып караган иде. Улыма I дәрәҗәдәге лауреат исемен бирделәр.
Бәйгедән соң Тимур тагын берничә татарча шигырьне яттан өйрәнде. Сәнгатьле сөйләү өлкәсендә үзен алга таба үстерергә тырыша. Бәйге булганга күрә, Тимур кебек балалар эмоциональ яктан күтәрелеш тоя. Сәламәтлек белән бәйле мәсьәләләр арткы планга күчә.
Бәйгедә чыгыш ясап, Тимурга электр приводлы коляска бүләк иттеләр. Коляска баскычтан автоматик рәвештә менә ала. Тимур өчен бу бик кирәкле әйбер иде. Хәзер без бернинди борчусыз музыка мәктәбенә, төрле бәйгеләргә йөри алабыз. Элек колясканы күтәреп куяр өчен кешеләрдән ярдәм сорарга туры килә иде. Марат Готыф улына рәхмәтлебез.
Җиңүче сүзе: «Иң мөһиме – максат куеп, тырышып чыгыш ясавың»
Казаннан Ислам Хәйдәров бәйгедә беренче тапкыр катнашкан һәм финал этабына узган. Ул Зәки Нуриның «22нче июнь» дигән шигырен яңгыратты. Аның номинациясендә үзеннән олырак катнашучылар булса да, Ислам моны гадел дип саный.
– Катнашуы кызык, чөнки бирегә бик күп талантлы балалар, профессиональ артистлар җыелган. Көндәшлек шулкадәр зур иде. Мәсәлән, минем номинациядә 7-8 сыйныф укучылары күп иде. Ә мин бары тик 5 сыйныфта гына. Миңа олылар белән ярышуы кызык тоелды.
Жюрины шаккаттырыр өчен әнием һәм мәктәптәге татар теле укытучыларым белән әзерләндем. Иң мөһиме – максат куеп, тырышып чыгыш ясавың. Талант та булырга тиеш, - дип саный егет.
«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» категориясендә Алинә Шәгәрәева дигән шагыйрә бар иде. Аны бер тапкыр гына ишеткәнем булмады. Сәхнә артында бу хакта үзенә үк әйттем:
– Мине белмәүчеләр бар. Менә инде ун ел Казан шәһәренең 13нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Чыгышым белән Спас районыннан. Әлеге бәйгегә үзем иҗат иткән җәлилчеләргә багышланган шигыремне тәкъдим иттем. «Татар сүзе» бәйгесендә узган ел да катнашкан идем. Язучылар берлегенә чакырганнары булды. Киләчәктә иҗат әһелләре рәтендә булырга насыйп булсын, - диде яшь иҗатчы.
«Шигъри гаилә» категориясендә 2нче урынны Нурмөхәммәтовлар гаиләсе алды. Фәнил Гыйләҗинең махсус аларга багышлап язылган «Гомеребез» дигән шигырен яңгыраттылар:
– Балалар белән бергә әзерләндек. Бу бәйге гаиләбезне тагын да берләштерде. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Яшәвебез, аралашуыбыз, фикерләвебез татар телендә. Катнашу авырлык тудырмады, рәхәт кенә булды. Мин сәхнәгә келәмгә кадәр менгән идем. Көрәшкә чыккандагы шикелле хисләр кичерәм. Дүрт мең катнашучы арасында үз йөзебезне күрсәтеп, җиңүчеләр исемлегенә керә алуыбыз белән горурланабыз.
Шул ук вакытта безнең урынга – беренче урынга куя торган катнашучылар, көчле кешеләр күп иде. Оештыручыларга сабырлык, сәламәтлек телим. Татар сүзенең дәрәҗәсе югары булып үсүенә шигем юк, - дип уртаклашты гаилә башлыгы, көрәшче Азат Нурмөхәммәтов.
«Чыгыш ясаячагым турында концерт башланырга ике сәгать кала белдем»
Гүзәл Шакирова – III категориядәге җиңүче. Проза номинациясендә 1нче урын алды. Кичәдә ул Туфан Миңнуллинның «Майбәдәр батыр» әсәрен сөйләгән иде.
– Узган елгы «Татар сүзе» бәйгесендә «мәсәл» номинациясендә икенче урын алдым. Ул вакытта гала-концертта чыгыш ясамадым. Былтыр кемнәр чыгыш ясаячагын алдан кисәткәннәр иде. Быел исә кемнәр чыгыш ясый – әйтмәделәр. Күпмедер вакыт үткәннән соң гына концертның программасын диварга элделәр. Иртәрәк белгән булсам, бөтен күңелем белән әзерләнеп торыр идем. Ә мин бу хакта концерт башланырга ике-өч сәгать кала гына белдем! Хәтта 30 майда гала-концертта кемнәр чыгыш ясаячагы турында билгеле түгел иде. Ничәнче урын алуымны сәхнәгә чыгып, кулыма дипломны тоттырган вакытта гына аңладым.
Бәйгенең ничек узуын гала-концертны карап утырган тамашачы үзе әйтер. Бүгенге көнгә кадәр: «Теге кеше нигә узды икән, бер тамчы да әйбәт сөйләмәде бит», - дип әйткән бер кешене дә ишетмәдем, күрмәдем. Шуңа күрә бәйге гадел булгандыр дип уйлыйм.
Оештырудагы тәртип ошады. Бик күп концертларда катнашканым бар. Сәхнә артында кайчак болгавыр була, шул әйбергә эчем поша иде. Айдар Фәтхерахманович эшне шулкадәр тәртип итеп куйган! Без килгәч тә, барыбызны тезеп утыртты. Үзе сәхнәгә чыкты, аңлатты. Мин шушы тәртипнең яхшы оештырылганлыгына исем китте.
Үзем педагог кеше буларак, кайчандыр нәфис сүз буенча дәресләр биргәнем булды. Биш оныгым бар, киләчәктә аларны әзерләргә исәп бар. Миңа мөрәҗәгать итүчеләр булса, аларны да әзерли алам. Үземнең дә катнашырга теләк бар. Бәйгенең бары тик уңай тәэсире генә булды. Бик ошаттым.
Татар телендә нәфис сүз буенча әле бер бәйге турында ишеткән булмады. Мондый бәйгеләр булырга тиеш. Дөрес, бәйге үткәреп кенә телне саклап калып булмый. Телне саклап калуның бик күп критерийлары бар, ләкин телне саклауда мондый бәйгеләрнең роле зур, - диде Гүзәл апа.
***
Күпме катнашучы – шулкадәр фикер. Үземә дә быел беренче тапкыр «Нижгарбикә» бәйгесендә жюри әгъзасы булырга туры килгәнлектән, мондый бәйгеләрнең ничек үтүен, теге яки бу кешегә балл куюны, кайдандыр килеп төшкән «үз кешеләр»не үткәреп җибәрергә кирәклекне бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә, мәсәлән, «Татар сүзе» бәйгесендә шундый ризасызлыклар чыгуы – табигый. Канәгатьсезлек булуы мине шаккаттырмады да. Ә инде «Татар кызы», «Яз гүзәле» һ.б. кебек бәйгеләрнең ничек узуы турында сөйләп тә, әйтеп тә торасы килми.