Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нижгарбикә – 2022»: Нижгарларча кунакчыллык яки җиңелүне дә таный белергә кирәк

Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылына «Нижгарбикә» бәйгесенә барып кайттык. Бардык, күрдек, җиңүчеләрне билгеләдек. «Нижгарбикә» исеменә быел Галина Идрисова лаек булды. Калган катнашучыларга номинация исемнәре бирелде. Җиңүчегә «Нижгарбикә» калфагын кидерделәр.

news_top_970_100
«Нижгарбикә – 2022»: Нижгарларча кунакчыллык яки җиңелүне дә таный белергә кирәк
Салават Камалетдинов

Нижгар җире - талантларга бай төбәк. Биредә бөтен татар дөньясына таралган шәхесләр, артистлар туган: Рәшит Ваһапов, Кави Нәҗми, Әхмәт Саттар, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев, Рифат Фәттахов һ.б.

Татарлар тупланып яшәгән һәр районның диярлек ел саен уздырыла торган традицион чаралары бар. Сергач районына килгәндә, өлкә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы оештырган хатын-кызлар җыены һәм өлкә күләмендәге «Нижгарбикә» конкурсын атап була. Соңгы ике чара Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырыла һәм быел ул бишенче тапкыр оештырылды.

Нижгарларча кунакчыллык

«Нижгарбикә» бәйгесенә дип, Казаннан Нижгар якларына иртә белән сәгать уклары алтыны суккач кузгалдык. Барасы юл ерак, шәһәр әле уянмаган. Йокының да туеп җитмәгәнен исәпкә алып, юлда черем итеп алырга булдык. Йокы дигәнең тиз генә килми бит ул, сөйләшә-сөйләшә йокыга кителде. Вакыты-вакыты белән уянып та алгаладык, Чувашиянең Түбән Новгород чигенә якынлашкандарак бөтенләй йокыдан айныган идек инде: тигезле-тигезсез юллар башланды. Даң-доң, даң-доң...

Шулай бара-бара, Алланың рәхмәте, Нижгар өлкәсенә дә килеп кердек. Монда юллар ташка үлчим: ямау өстенә ямау, шул ямауның өстенә тагын өч ямау асфальт җәйгәннәр. Нижгар өлкәсендә берсеннән-берсе... зур агач тәреләр каршы алды безне. Һәр рус авылы янында тора ул.

Татар авылында нәрсә? Анда ярымай куярга рөхсәт юктыр инде дисәм, Сергач районындагы татар авыллары безне әнә шундый манаралары белән каршы алды. Кочко-Пожар авылының мәдәният йортын эзләп, авылның урау юлларыннан узарга туры килде, дөрес керәбезме соң дигән шикләр дә барлыкка килгән иде. Авыл бездәге Шәлегә охшап тора – шундый ук зур, шундый ук калкурак та, түбәнрәк тә урыннары бар. Кыскасы, таралып урнашкан авыл.

Авыл эченнән машина тәрәзәсенә төбәлеп барганда йортларга игътибар итми калмыйсың. Сырлы тәрәзә йөзлекләре, купшы чуен капкалар, бер йортның хәтта коймасында, өй түбәсендә, капка башында ялтырап берничә ярымай балкып тора. Ярымайның мәчет манарасында булуына күнеккән күзләр инде йортны узып киткәч тә озак кына шул якка карап тордылар – гадәти булмаган күренеш!

Мәдәният йортына килеп туктагач, шушы бер катлы кирпеч бинаны күрер өчен 330 чакрым юл үткәнбез икән дип, җиңел сулап куйдым. Машина ишегеннән төшүгә безне елмаеп кояш каршы алды. И сөендек! Игътибар белән карасак, клуб ишегалдында бер ноктага текәлеп, үз уйларына чумган бер ир-ат басып тора. Аның белән исәнләштек тә мәдәният йортына кердек.

Кереп барганда безнең белән һәрдаим элемтәдә торган, оештыру эшләрен алып барган Рәзилә Ардинатовна очрады. «Соңга калгансыз!» – диде ул, кырыс итеп. Нүжәли инде бәйгене үткәреп, безнең өчен эшне бетереп куйганнар? Юк, соңга калуыбыз җыенга гына икән. Шәмсия апа Җиһангирова белән очрашуны көткән халык, ә ул килмәгән. Моңсу булып китте. Нишләргә инде хәзер дип, кул кушырып утырып булмый бит инде…

Рәзилә Әхмәдуллина

Фото: © Салават Камалетдинов

Әле «Авылым хәбәрләре» район газетасы редакциясе килергә тиеш иде, «Бик көтәбез, хәзер килерләр», - дип йөрде Рәзилә апа. Көтә-көтә яфрак кебек саргаерсың, вакытны сузып булмый иде. Казан хәтле Казаннан кайткан артистлар да бар – Татарстанның атказанган артистлары Фәридә-Алсу белән дә күрешергә өлгердек. Алар юлга бөтенләй таң тишегеннән – иртәнге биштән үк кузгалган. Җаваплылык бит!

Әлеге дә баягы теге кунаклар килмәгәч, булганы белән дип, безгә мәдәният йортына кире чыгарга куштылар: «Хәзер рәсми каршы алабыз, чыгыгыз әйдә!» Сумкаларыбызны калдырдык та, машинабыз янына урамга чыктык. Монысы нинди тамаша? Машина йөртүчебез, кире кайтабызмы әллә дип, күзләрен түгәрәкләтеп, машинаны кабыза башлады.

– Машинадан төшеп, әле генә килеп җиткәндәй булсын – яңадан кабатлавы авырмы әллә? – диештек.

Безне «Рафаэлло» торты белән «каршы алдылар». Бармакларны ялый-ялый ашый торган искитмәле тәмле торт булып күренде үзе. Ну, авызга сулар килде! Кергәч татып карарга булыр дип, гармун уйнаган абыйга кушылып, күбәләк кебек очынып биеп алдык. Хәзер инде үзебезне монда икенче тапкыр булган кебек хис иттек.

Актлар залы янындагы бүлмәдә озынча гына өстәл тора иде. Ара-тирә пироглар да тезелә башлаган. Башка килгән беренче уй: «Әһә, димәк, шушында сыйланачакбыз». Тамаклар кипкәнче дип, чәй ясауларын үтендек. Тик монда сыйлану язмаган икән безгә. Безне татар артистларының афишалары эленеп торган, складка охшаган бүлмәгә чакырдылар. Аннан-моннан урындык таптык. Күз афишаларга төште. Анда акка кызыл белән: «Гостеприимство по-татарски» - дип язылган иде. Озак көткәннән соң безгә, ниһаять, чәй дә ясап бирделәр.

Аннан соң актлар залына юнәлдек.

«Сәхнәгә чыккан икән, димәк, инде җиңүче!»

«Ак калфак» өлкә оешмасы җитәкчесе Рәзилә апабыз югалып калганнардан түгел, бик өлгер һәм җитез: шунда ук җыенны да башлап җибәрде, әзерләгән бүләкләрне актив хатын-кызларга, аларның уңышларын мактап, бер-бер артлы өләшә башлады. Ситуацияне вакытында кулга да ала белергә кирәк, шушы өлеш исә райондагы моңлы җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Җыенга йөзгә якын делегат килгән иде: Спас районы, Кызыл Октябрь районы, Дзержинск шәһәре, Пильнә районы, Түбән Новгород шәһәреннән. Казаннан да кунаклар бар иде: Фәридә-Алсу дуэты, «Татар-информ» хәбәрчесе – мин фәкыйрегез һәм «Шәһри Казан», «Без бергә» газеталары журналисты Динара Әхмәт.

Түбән Новгород өлкәсе Сергач муниципаль районы администрациясенең мәдәният һәм туризм бүлеге башлыгы Светлана Лисина татарчалатып: «Кадерле дуслар, исәнмесез!» – дип мөрәҗәгать итте.

«Без сезне проблемаларыгыздан арындырып, яхшы кәеф бүләк итәрбез. Сез моңа шатмы?» – дип сорады ул. Халык, әлбәттә, шат иде, тырыша-тырмаша кул чапты, аларга бу сүзләрдән бигрәк тизрәк «Нижгарбикә» бәйгесен карау кызыграк иде, чөнки рәсми өлеш, ни дисәң дә, сузыла инде ул…

«Нижгарбикә» җиңүчесе – чуваш милләтеннән Галина Идрисова

Беренче биремдә катнашучылар презентация форматында үзләре белән таныштырды. Төп шарт - шәҗәрә турында сөйләү иде. Икенче бирем «Оста куллар» дип аталды, алар кулдан тегелгән яки чигелгән әйберләрен тәкъдим итте. Өченче биремдә Түбән Новгород татарларының гореф-гадәтләрен чагылдырган иҗади номер күрсәттеләр.

Бәйгедә катнашучыларның татарча аралашулары, татар гореф-гадәтләрен, татар халкының тарихын белүләре, дөньяга карашлары, сөйләм осталыклары исәпкә алынды.

V «Нижгарбикә» бәйгесендә Сергач районы Мөтеравыл авылында китапханәче Галина Идрисова җиңүче булды. Аңа «Нижгарбикә - 2022» исеме бирелде.

Оештыручылар аңлатуынча, бәйгедә катнашучылар күп булганлыктан, ике биремне кыскартканнар һәм барлыгы өч бирем генә калган.

Калган катнашучыларга исә барысына да номинация исемнәре бирелде. Җиңүчеләр исемлеге:

«Гаилә учагы сакчысы» номинациясендә Спас районы Татар Моклокасы авылыннан лаеклы ялдагы Хәмдия Мәгсүмова,

«Иң ягымлы хатын-кыз» Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылыннан укытучы булып эшләүче Рәйсә Сабитова,

«Уңган хуҗабикә» номинациясендә Дзержинск шәһәреннән лаеклы ялдагы Алсу Рәхмәтуллова,

«Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә Кочко-Пожар авылы мәдәният йорты хезмәткәре Наилә Җиhаншина,

«Үз эшенең остасы» номинациясендә Спас районы Тукай авылыннан мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Шакирова,

«Иң зирәк хатын-кыз» номинациясендә Пильнә районы Петрякс авылыннан мәдәният йорты методисты Рамилә Закирова,

«Иң сәләтле хатын-кыз» номинациясендә Түбән Новгород шәһәреннән Гөлсем Алиева җиңде.

«Интертат» сайтында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, «Халык мәхәббәте» номинациясендә Пильнә районы Сафаҗәй авылыннан балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Наилә Камалетдинова җиңде. Ул кандидатлар арасыннан иң күп тавыш җыйган (611 тавыш) катнашучы. Искәртеп үтик, тавыш бирү гадел узсын өчен, ВКонтакте аша теркәлеп кенә тавыш биреп булды.

Наилә Камалетдинованы «Татмедиа» җитәкчелеге, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов исеменнән тәбрикләдем һәм җиңүчегә «Интертат» электрон газетасы дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырдым.

Галина Идрисова: «Үзем теләп ислам динен кабул иттем»

– Сергач районы Андреевка авылында торабыз, - дип таныштырды үзе белән җиңүче Галина апа. – Ирем белән генә калдык, оланнарыбыз (балаларыбыз – ИТ) киттеләр, Мәскәүдә торалар. Тумышым белән Чувашия Республикасыннан, монда килен булып төштем. Ирем белән 1997 елда кавыштык. Кияүгә чыкканчы татар телен белми идем. Ирем, каенанам өйрәтте. Тукай телендә Казанча сөйли алмасам да, мишәрчә сөйлим.

– Кечкенә вакытта: «Мин чувашка кияүгә чыкмыйм», - дип әйткән булганмын, әнием исенә төшереп сөйли иде. Инде кияүгә чыгарга вакыт җиткәч тә, шушы сүзләр искә төште. Аллаһы Тәгалә миңа татарга кияүгә чыгарга насыйп иткән. Татар кешесе дип, күтәреп алдылар, әнием иремне бик якын кабул итте.

Әти-әнием коммунист иде, Аллаһы Тәгалә барлыгы турында сөйләгәннәре булмады, татар авылларында муллалар чакырып, аш мәҗлесләре үткәргәннәрен генә күреп белә идем. Уйлаштык та никах укыттык, үзем теләп ислам дине кабул иттем.

Улыма Динар дип исем куштык. Икенче кызыма Динара дип кушкан идек, тугач вафат булды, мескенкәем. Өченче балабызга Алсу дип исем куштык. Кечкенәдән үк балаларыбыз белән татарча сөйләштек. Улым мәчеткә йөри башлады. Каенаналар белән тору, бер яктан, яхшы инде. Алар тәртипкә дә, төрле йолаларга да өйрәтте.

Үземнең әти-әнием инде гүр ияләре. Туган ягыма – Чувашиягә кайту да сирәгәйде, бердән, хуҗалыкны – терлекне ташлап чыгып китеп булмый, икенчедән, туган йортыбыз да бикле. Туганнарыбыз шәһәрдә – Чабаксарда тора.

Яши-яши татар халык ашларын пешерергә өйрәнә башладым. Хәтерлим, берсендә пәрәмәч пешереп карадым. Уңмады. Аннары инде остардым, каенанамнан төрле аш-мәҗлесләрдә ярдәм итешкәндә өйрәндем. Бәйләргә, чигәргә өйрәндем. Болай мин авылыбыздагы мәдәни йортына – «Умырзая» фольклор ансамбленә йөрим. Җырлыйбыз да, биибез дә. Сөлге җыю, туйлар үткәрү кебек гореф-гадәтләрне сәхнәләштереп күрсәтәбез, - диде Галина апа.

Галина апа беренче биремдә тормыш девизын: «Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә», - дип атаган иде. Бу сүзләрне ул нәкъ үзе турында әйткән дип беләм. Сәхнәдә дә ул тыйнаклыгы, культуралыгы белән аерылып торды.

Истә калган берничә чыгыш 

Нинди генә бәйге булмасын, күңелгә кереп калган номерлар була. Шуларның берничәсен әйтеп үтәсем килә.

Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәре Наилә Җиһаншинаның сәхнәләштерелгән презентациясе күңелгә кереп калган. Наилә апа сценарий төзеп, гомер мизгелләреннән өзекләр күрсәтте.. Чын-чынлап спектакль карап утырган кебек булдым! Казан хөкемдарлары Наилә апаның шушы чыгышын бик хуплады.

«Оста куллар» бәйгесендә һәркем хөкемдарны ризык аша алдырырга тырышты. Кемдер балан бәлеше, карын бәлеше, пәрәмәч, кош теле, кыстыбый һ.б. татар халык ашлары сыйларын тәкъдим итсә, башка катнашучылар исә әбисенең читеген реконструкцияләгән, мәчет рәсемен төшергән, сөлгедә чигү чиккән, сәйләннәрдән энҗе калфак әзерләп килгән иде.

Бәйгедә Нижгар татарларына гына хас үзенчәлекләрне көттек без. Ул күренешләр бик аз иде, җитеп бетмәде. Киләчәктә шуңа күбрәк басым ясасыннар иде.

Әйтик, Рамилә Закированың Нижгар татарларына гына хас онытылып бара торган орчык бәйрәме йоласы күренешен күрсәтүе истә калган. Орчык өмәсе – әби-бабалардан мирас булып калган бәйрәм. Ул кара көз җиткәч, җиргә кар төшкәч уздырылган. Хуҗа кеше сарык йонын кыркып, күп итеп әзерләп куйган. Өмәгә күршеләр, дус-ишләр чакырылган. Бергәләшеп күмәк эш башкарылган: кемдер йон язган, кемдер эрләгән, кемдер йомгакка җыйган, кемдер бәйләгән. Эшне шулай үзара бүлешеп эшләгәннәр. Ә инде эшләргә күңелсез булмасын өчен болар барысы да уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган.

Күңелне тырнаган бер генә әйбер булды: сәхнәдә дога кылу, балага исем куштыру йоласы күрсәтелде. Бердән, ул сәхнәдән бик үк матур күренмәде – мулла догаларны йә кычкырып укырга тиеш иде, йә моны бөтенләй күрсәтмәскә кирәк иде. Ярым-йорты итеп сәхнәләштерү күңелгә бик кермәде һәм чыгыш та озакка сузылды. Дин белән шаярырга ярамый дип саныйм.

Җиңелүне дә таный белергә кирәк

Казаннан килгәнгәдерме, көтмәгәндә безне жюри өстәленә утырттылар. Шулай итеп, хөкемдар булып утырып карарга туры килде. Чыгышларны бәяләү өчен һәрберебезгә «3», «4», һәм «5» номерларын тараттылар, бәяләрне язып бару өчен кәгазьләр бирделәр.

Конкурс турында искә төшерик. «Нижгарбикә» – хатын-кызлар катнашында уза торган конкурс. Конкурс ничек була? Кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Ягъни кеше кая барганын, нәрсәгә барганын белеп бара дип әйтеп була.

Катнашучылар шуны аңласын иде: кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Беркайчан да барлык кешегә «5» балл куелмаячак, бәйгедә катнашыр алдыннан «4» яки «3» кебек балл куелу ихтималына әзер булырга кирәк.

Мәктәп елларын гына искә алыйк. «2» билгесен алмыйча калмаган кеше юктыр – бер «икеле» алганнан соң «отличник» яки «ударник» булудан туктадыгызмы? Яки кызыл аттестат алмыйча калдыгызмы? Шул билге аркасында тиешле һөнәрне үзләштерә алмадыгызмы? Моны өлкән яшькә җиткәндә дә аңларга вакыттыр инде: билге бернәрсәне дә хәл итми, билге хәтта тормышыгызны да үзгәртә алмый.

Гадәттә, бәйгедәге билгеләр конкурсантларның чыгышларын чагыштырып куела. Билгеләнгән вакытка сыешкан кешенең чыгышы эчтәлек ягыннан аксый икән, әлбәттә, баллны төшерергә туры килә. Икенче бер кешенең чыгышы бер-ике минутка күбрәк китсә, әмма эчтәлеге ягыннан бар яклап килә икән, ничек түбән билге куясың, ди?

Тырышып әзерләндек бит, дип әйтүчеләр булыр. Бәйгегә әзерләнгәндә кем тырышмыйча әзерләнә икән, шул кешене табып бирегезче? Тырышканнар күп, әмма тырышучылар арасында җиңүче бер генә була. Менә шушы бәяләүне кабул итмәүчеләр була икән. Шуның өчен җиңелгән кеше үзенең җиңелүен үпкә белдермичә генә танырга тиеш. Ә без, хөкемдарлар, мондый реакциягә дә әзер идек һәм аны аңлап кабул иттек.

Шунысы кызык: бер кеше дә үзенең хезмәте өчен бүләксез калмады. Җиңүче берәү булса, калганнар – номинация ияләре. Үкенечле түгел. Бүләкләре дә нинди бит әле: мультиварка, зур чәйнек, каһвә пешерә торган машина, савыт-саба җыелмасы. Берсеннән-берсе затлы бүләкләр! Әгәр катнашучы булсам, бирелгән бүләкләрне алып, сөенеп кайтып китәр идем. Минем өчен ничә балл куйсалар да ярый – иң мөһиме номинация бирелә! Шундый кыйммәтле бүләкләр әзерләп торган бәйгеләр санаулы гына ул. Моның өчен Рәзилә Ардинатовнага оештыручы буларак тагын бер кат алкышлар!

Үпкәләш була икән, хөкемдарларны каһәрләргә кирәкми, зинһар. Кеше кешенең хәлен белми, ди. Шуның кебек килеп чыга. Казаннан килгән кунакларга сүзләр яудырсалар, киләсе елга бәйгегә хөкемдар булып кем килер икән?

Киләсе елда тагын хөкемдар булып чакырсалар барыр идемме? Юк. Андый мөнәсәбәт булганда бармыйм, әлбәттә. Бәласеннән башаяк.

Нижгар татарлары турында: «Шунда ук сыйлыйлар, шунда ук кыйныйлар!»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең 1990 еллардагы бер концертында Нижгар татарлары турында болай әйткән иде:

– Сергач мишәрләре, беләсезме, нинди кешеләр: өч татар, өч башкорт, ике урыс, бер яһүд кушып ясалган бер нәрсә ул. Алар шундый кызык халык: үзләре залны тутырып киләләр, күңелле ял итәләр. Сәхнәгә менеп, синең белән бергә бииләр, бер-берсен сыйлыйлар да, концертны бик рәхәтләнеп карыйлар. Шунда ук сыйлыйлар, шунда ук кыйныйлар! Аңлый торган халык түгел. Шушы мишәрләрне сагынып, мин ел саен Мәскәүгә барам.

Салават абый ул сүзләрне үз күзләре белән күреп инанганга әйткәндер... Бу сүзләрне шаяру дип кабул итсәм дә, «Үз күзләрем белән күрмичә ышанмыйм!» - дидем. Бардым, үз күзләрем белән күрдем. Кайту юлында инде мин биш сәгать буе эмоцияләр белән тәэсирләнгән идем. Ул эмоцияләр әле дә бетми, әле дә күңелгә кереп калды. Шуны әйтим: 30 ел элек әйтелгән Салават абыйның сүзләре рас булып чыкты: мин дә моңа инанып кайттым.

Әмма монда язылган сүзләрне милләттәшләребез берүк гаеп итеп кабул итә күрмәсен иде. Сәфәрдән гаҗәпләнеп кайтмасаң, баруның мәгънәсе булмый. «Бу җиргә башка бармыйм!» – дигән ультиматум куйган чаклар да булды. Ә минем Нижгар якларына аерым килергә, халкы белән аралашып, төбәккә хас үзенчәлекләре турында сөйләргә теләк калды. Насыйп итсә, бармыйча калмабыз әле!

  • «Нижгарбикә» бәйгесе Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы, өлкәнең «Туган як» газетасы, Сергач районының мәдәният йорты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән берлектә уздырыла.
  • Кичәдә Сафаҗәй авылы фермеры Хасил Камалетдиновтан - язучы Зифа Кадырованың китаплары һәм Кочко-Пожар авылы эшмәкәре Фаил Хамзин исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100