Татар Сайманында татар теле көне, яки Мәүлет аганы язучыларның үз сафларына алу тарихы
Ульяновск өлкәсенең, ягъни Сембер якларының Татар Сайманы авылында татар мөгаллиме һәм шагыйренең иҗат кичәсе өлкәнең Туган тел көненә әверелде. Әлеге кичәдә татар язучылары белән бергә хәбәрчебез дә булды.
Барысы да Мәүлет ага Саюковка «Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы» дигән таныклык тапшырудан башланды. Берлек рәисе урынбасары Рифат Җамал әлеге таныклыкны тапшыруны татарларны җыйган бер кичә рәвешендә үткәреп булу мөмкинлеген әйтеп куйган. Бер җыелып алу өчен менә дигән сәбәп ләбаса. Әйтелдеме – эшләнде: бу якларда шулай икән – Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин белән Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Гыйматдинов, өлкәнең Николаевский районы җитәкчелеге белән килешеп, әлеге кичәне оештырып та куйганнар булып чыкты.
Ульяновск шәһәре Буа артында гына, дип юлга кузгалсак та, Татар Сайманы авылына барып җитү өчен тагын 200 км чамасы юл үтәсе булып чыкты. Юлга чыгучылар – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов, Татарстан Язучылар берлеге хезмәткәре Рафаил Сафин һәм мин – язучыларның Сембер якларына сәяхәтен әдәби елъязмаларда калдырырга тырышучы журналист Рузилә Мөхәммәтова.
Татар Сайманы – Татарстандагы Шәле, Чувашиядәге Шыгырдан, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән кебек зур авыл. Мәктәбе бар, шушы авылдан чыккан эшмәкәрләр бар, авыл елъязмасын матбугат тарихына кертеп барырдай язучылары бар – димәк, әле авыл яши.
Татар теленә һәм мәдәниятенә багышланган кичә Россия гимны белән башланып китте, кичә азагында барыбыз да татарларның рәсми булмаган гимны «Туган тел»не җырладык.
Шәрәфле кунаклар шулкадәр күп иде – алып баручылар аларны озак санады. Кадерле кунаклар исемлеге Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин исеме белән башланды. Янәшәсендә, әлбәттә, Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге директоры Рамилә Сафина да бар иде. Алар – фамилиядәшләр түгел, милләт өчен тәүлекнең 24 сәгатендә дә бергә көрәшүче ир белән хатын. Ульяновск ягыннан шәрәфле кунаклар: «Өмет» газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Гыйматдинов, Ульяновск дәүләт университетының инновацион технологияләр үзәге директоры Абдулла Янбаев... Шулай ук, район администрациясеннән вәкилләр – администрация башлыгының социаль мәсьәләләр һәм мәдәният буенча урынбасары Ирина Юртаева, районның мәгариф бүлеге мөдире Владимир Мурзаев та бар иде.
Мин хәзер бөтен шәрәфле кунаклар исемлеген тезә башласам, бик озакка китәчәк, шуңа да «һәм башкалар» дип тукталырга рөхсәт итегез. Шулай да кичәдә катнашкан эшмәкәрләр һәм меценатлар исемнәрен санап китми булдыра алмыйм: табиб-меценат Кәрим Адылев, Рөстәм Салихов, Рафаил Асанов, Харис Абдульмяновларга аерым рәхмәт. Сүз сөйләү – әйбәт ул, ә син сүзеңне матди яктан ныгыта аласыңмы? Татарча спектакльгә билет алып, татар газетына язылып, татар язучысына китап чыгарырга булышып, мәктәпкә татар шәхесе истәлегенә мемориаль такта куярга булышып...
Кичәне хуҗалар башлады, район администрациясе вәкилләре, ягъни мәсәлән. Шунысын да искәртим – алар кичә дәвамында һәм, гомумән, кунаклар таралышканчыга кадәр биредә булдылар. Рәсми сүзләрен әйтеп китеп бару ягын карамадылар, диюем.
Николаев районы мәгариф бүлеге мөдире Владимир Мурзаев: «Һәр кешенең кече ватаны бар. Ватанны ярату – аның тарихын, мәдәниятен, милли традицияләрен ярату. Болар аша үз халкың белән горурлану килә. Без бергә булганда башка халыкларның мәдәниятен хөрмәт итүнең әһәмиятле булуын аңлыйбыз. Безнең районда төрле халык һәм конфессия вәкилләре яши. Аларның дус яшәве бик мөһим».
Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин: «Хәерле көн, Николаевка районында яшәүче кан-кардәшләребез, ерак араларны якын итеп килгән кунаклар! Татарстан Язучылар берлеге безгә һәрвакыт уңай карашта булды – Ульяновск өлкәсендә Татарстан Язучылар берлегенең бүлеген ачтык. Без максатыбызга ирештек.
Ульян өлкәсендә 150 меңләп татар яши. Сан ягыннан без Башкортстан, Төмән, Самара, Оренбург кебек татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән генә калышабыз. Ульяновск өлкәсендә 67 татар авылы бар. Аларда мәктәп тә, авыл клубы да бар. Бездә татарларның актив булуына мин бик шат. Татарлар биредә 1989 елда татарча телетапшырулар ачтылар. Мине, университетта укыган чакта ук, бирегә шушы «Чишмә» тапшыруына чакырдылар, мин бу якларны яраттым, мине яраттылар, биредә төпләнеп калуым белән бәхетле. Россия Федерациясендәге татарлар күпләп яшәгән өлкәләр арасында беренчеләрдән булып татар газетасы да биредә ачылды. «Өмет» газетасының 35 еллыгы якынлаша. Читтәге татарлар Ульян мишәр татарларының булдыклылыгына сокланалар,
Кичә башланыр алдыннан район җитәкчелеге белән түгәрәк өстәл артында сөйләштек. Быел районда татар теле укыту кими башлады. Мәсәлән, Чирекле мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту яртышар сәгать кенә калды. Татар дөньясында танылган авылларның берсендә татар теленең болай аз укытылуы – бик борчылдыра торган хәл. Ярты сәгать эчендә 1000 еллык тарихы булган татар әдәбиятын аңлатып булмый.
Яшерен-батырын түгел, татар авылы булса да, урамнарда русча сөйләшәләр. Әлбәттә, бу – бик кызганыч. Телне саклап, аны киләсе буынга тапшыру – безнең бурычыбыз. Еллар узгач безнең битебез кызарырлык булмасын иде. Без бит «бабаларыбыз бердәм булмаганнар» дип әйтәбез, безнең турында да «телне дә саклый алмаганнар» дип әйтәчәкләр бит. Оныкларыбыз безне начар яктан искә алмасын иде. Телебезне сакларга кирәк, җәмәгать!
Мәктәпләрдә татар телен укыту гариза язып башкарыла. БДИ бирәсе барлыкны истә тотып, ата-аналар рус телен укытуны сайлыйлар. Баланы мәктәпкә укырга керткәндә «туган теле – татар теле» дип күрсәтеп язсагыз иде. Баланың туган телне укуы, шулай итеп, ата-ана намусында. 3 кенә кеше шундый гариза язса да, мәктәп ул балаларга татар телен укыту шартларын тудырырга тиеш. Ни гомер телебезне дә, динебезне дә саклап килдек, XXI гасырда да югалтмыйсы иде. Динне әйбәт саклыйбыз, тел дә янәшә барырга тиеш. Дин белән тел параллель барганда гына милләт булып сакланып була, җәмәгать!
Кадерле дуслар, без бүген татар мәдәнияте һәм теле көненә җыелдык. Бүгенге кичәнең төп сәбәпчесе – Мәүлет абый Саюков. Аны барыгыз да беләсездер, Мәүлет абыйны Сайманда һәм районда гына түгел, өлкәдә дә беләләр, аны татар дөньясы белә. Ул үзен онытырга бирми, район газетасын алган кеше аның иҗаты белән танышып тора. Мәүлет абый – авылның үткәнен яңартып торучы зыялы, укымышлы кешебез».
Татар Сайманы авылында туып үскән Ульяновск дәүләт университетының инновацион технологияләр үзәге директоры Абдулла Янбаев: «Туган авылыбызда матур бәйрәм уза. Ул туган телебезне, мәдәниятебезне популярлаштыруга багышланган. Әлеге кичәбез якташыбызга, авылдашыбызга, хөрмәткә лаек мөгаллимгә – Мәүлет ага хөрмәтенә үтә. Мәүлет ага авыл тарихына караган мәкаләләр дә яза. Әле тарихыбызны өйрәнергә дә өйрәнергә. Рәхмәт сезгә, Мәүлет ага!»
Сәхнәгә Казан кунакларының берсе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь һәм галим Рифат Җамал чакырылды. Ул чыгышын почетлы миссиядән башлады. Мәүлет ага Саюковка «Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы» таныклыгын тапшырды.
Рифат Җамал: «Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу – зур дәрәҗә. Язучылар берлеге әгъзасы булырга чират димим, чират тора торган урын түгел, әмма теләүчеләр күп. Яңа идарәнең таләпләре бик кырысланды – әгъзаларны бик аз алдык. Язучылар берлеге әгъзасы булуы – зур җаваплылык. Мәүлет аганы да тиз генә алмадык, күзәттек, сынадык һәм үз арабызга алдык.
Милләтне тел саклый. Дин һәм тел, диләр. Ислам дине йөзләп милләтнеке – сез моны яхшы беләсез. Ә татар теле – татарларныкы. Татар телен без кадерләп сакламасак, кем сакласын?! Телне җыр-бию генә алыштыра алмый. Тел булмаса, җыр да, театр да булмый.
Без, рус сүзен дә ишетмичә, авылда үстек. Әмма бу кешеләр барысы да рус телен камил беләләр, мин рус телендә дессертация якладым, рус телендә укыттым, телне хәтта кайбер русларның үзләреннән дә яхшырак беләмдер әле. Ассызыклап әйтәм – мәктәптә 10 ел татар телендә укыдым. Татар теленнән зарланучы татарлар – алар институтларга керә алмаучылар. Укырга керә алмаган кеше инглиз телендә укыса да керә алмый инде ул. Чөнки тел ул баш миенә бәйле, аякка түгел. Тел белү – зур белем ул. Татар телен белгән кеше бөтен төрки халыклар белән аралаша ала.Төрле милләт халыклары дус яшәргә тиеш. Бер кеше дә башка милләт кешесенә кимсетеп карарга тиеш түгел. Мин рус халкына бик зур хөрмәт белән карыйм, киявем дә рус кешесе. Мин рус киявемне 10 татарга да алыштырмыйм. Ул шәп кеше. Кызымны сорарга килгәч: «Никах укытсагыз, кызымны бирәм», – дидем. Мин динле кеше булмасам да, бу тикшерү иде – хөрмәт белән карыймы ул безнең халыкка. Монда бернинди проблема тумады. Без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш. Еш кына хөрмәт җитеп бетми».
Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов: «Рифат Җамал профессор дәрәҗәсенә җитү өчен зур юл узган. Мин ул юлдан бара алмадым, миңа башка юл кирәк иде. Мин 7 ел су борауладым, 26 яшьтә мәдәният институтына укырга кердем, укытучыларым миннән яшьрәк иде. Укып бетерүгә «Яшь ленинчы»га эшкә алдылар, аннары «Чаян» журналына, аннары 20 ел «Казан утлары»нда. Хәзер инде – профессиональ бабай язучы.
Бер вакыйга искә төште: Ростов шәһәрендә бораулаучылар мәктәбендә укыганда, кемнең кайдан килгәнен сорадылар. «Казаннан», – дигәч, укытучыбыз, миңа карап: «Габдрахман Әпсәләмовны беләсеңме?» – диде. «Аның романында бер лейтенант бар. Ул – мин», – диде укытучыбыз. Әй минем горурлануымны күрсәгез!
Роберт Миңнуллин дигән балалар шагыйрен беләсездер. Мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Аралашып яшәдек. Бервакыт моның өен басканнар. «Акчаны таба алмаганнар», – ди Роберт. «Кайда иде соң?» – дим. Гомәр Бәшировның «Намус» романы китап булып басылып чыккан вакыт иде, шуның эченә кыстырып куйган икән. Димәк, караклар да намуслы булганнар, «Намус» романына тимәгәннәр, дидем. Безнең татар әдәбияты – шундый намуслы әдәбият, Аллага шөкер!
Татар дөньясы киң. Аны әдәбият һәм мәдәният киңәйтеп тора. Телебез кайда кадәр барып җитә ала – без шунда. Камил Кәримов шуның белән сүзен бетерде. Бу әле соңгы килү булмас».
Кунакларның нотыклары авыл үзешчәннәренең, шулай ук, Татар Сайманы һәм башка күрше-тирә авылы мәктәпләреннән килгән балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар биеде дә, җырлады да, шигырьләр дә сөйләде. Аларның телендә – әллә русча аралашу эзләре, әллә үзенчәлекле җирле акцент – мин аны аңлап та бетермәдем, әмма сокланып тыңладым. Янәшәмдә утырган Камил Кәримов та, һәр чыгыш саен, соклануын белдереп, «шәп» дип куйды, ә балалар җырлаганда, әкрен генә аларга кушылып, көйләп, көч биреп торды.
Әлеге язмада бөтен чыгышларны бирә алмыйм, чөнки бик озын текст барлыкка киләчәк. Әмма бер чыгышка тукталмый кала алмыйм. Татар Сайманы авылыннан чыккан табиб-меценат, «Доктор Аделов клиникасы» медицина диагностикасы үзәге җитәкчесе Кәрим Аделов бер җитди мәсьәләне күтәреп чыкты.
Кәрим Аделов: «Мин һич кенә дә бер мәсьәләне хәл итә алмыйм. Мин Татар Сайманы мәктәбен тәмамладым. 1 ел элек шушы мәктәпкә биредә 1940 елдан 1986 елгача мөгаллимлек иткән, озак еллар директор булган, 5 мәктәп төзеткән зур шәхес – Сәет Хәеров исемен бирү мәсьәләсен күтәреп чыккан идем. Мин бөтен чыгымнарны күтәрергә риза. Уставны үзгәртү, мөһер ясату кебек һәм башка чыгымнар була икән, барысын да күтәрәм. Әмма, нигәдер, коллектив каршы чыккан. Ничек шулай булырга мөмкин? Сәет Каюмович – ул тарих. Бүгенге коллектив – ул туплаган коллективның дәвамы. Минем тәкъдимне яклавыгызны сорыйм».
Менә сәхнәгә кичәнең нигезендә торган шагыйрь-мөгаллим Мәүлет ага Саюков күтәрелде. «Барыгызга да зур рәхмәт. Мин – шушында туып үскән һәм инде картаеп барган бер кеше. Шушы кичәне оештыручы Рәмис Сафинга, Сембер губернасына танылган газетага рәхмәт. Мин хәзер сезгә шигырьләр укыйм», – диде ул тыйнак кына һәм укыды. Бер зал халык шигырь тыңлады.
Кичә тәмамланды дигәндә, бер көтелмәгән хәл булып алды. Баксаң, сценарий төзеп, алып баручылар кулына тоттыручылар бер ялгыш ясаганнар – Никулино мәктәбе укучыларын онытканнар.
Никулино мәктәбендә Зур Чирекле һәм Әхмәтле татар авылларыннан килгән балалар укый. Алар чыгышлар әзерләп килгәннәр һәм үз чиратларын көтеп торганнар. Менә сиңа мә! Балалар, үпкәләп, чыгып китте. Оештыручылар аларны гафу үтенеп кертә алды. Әле залдан таралырга ашыкмаган тамашачы кабат урындыкларга урнашып, кичә дәвам итте. Иң күп алкышларны да шушы Никулино мәктәбе балалары алгандыр. Афәрин! Аларның дәшми калмаулары, үз тавышларын ишеттерә алулары – мактауга лаеклы эш. Кызларын-егетләрне зал белән хупладык, зал белән алкышладык.
Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафинга мөрәҗәгать итәм:
«Хөрмәтле Рәмис Фарукович! Татар авылында урнашкан мәктәпкә татар мөгаллиме исеме бирелгәч, зинһар, безгә хәбәр итә күрегез! Биредәге татарлар да, Казан татарлары да, Сезне Ульян өлкәсендә хөрмәтле кеше дип белә. Һәрхәлдә бу мәсьәләне хәл итми калмассыз».
«Бик изге эш эшләп кайтып киләбез. Ул балалар бит әле татарча җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, без бит әле аларны югалтмадык. Шуңа тагын да активрак эшлисе иде, иренмичә барасы иде ул якларга», – диде юлда халык язучысы Камил Кәримов. Юлга чыкканда, «мин карт бит инде» диештереп, авырсыныбрак кына кузгалган Камил Кәримовны танырлык түгел иде – шагыйрь әйтмешли, бер горурлык хисе яна иде күзләрендә. Аңа әлеге кичәне оештыру өчен башлангыч идея биргән Рифат Җамал кушылды. Рифат аганы Сембер якларында гомумән үзләренеке итеп кабул иткәннәр иде инде.
Ә шушындый кичәгә сәбәпче булган Мәүлет ага Саюковка менә дигән илһам чыганагы булды инде бу очрашу. Аның иҗатын халыкка җиткереп торган «Өмет» газетасы гына чыгудан туктамасын. Әлеге газетаны халыкка җиткерүдә ярдәм күрсәткән Кәрим Аделов кебек меценатлар исән-сау була күрсен һәм артып торсын.
Сембер якларында татар тормышы дәвам итә.