Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

TATAR СҮЗЕнә дәгъва: «Без дөреслекне кемнән, ничек сорарга тиеш?»

«TATAR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе беренче тапкыр үткәрелде. Татар теле укытучысы Энҗе Нурисламова бу бәйгегә карата үз фикерен белдерде.

news_top_970_100
TATAR СҮЗЕнә дәгъва: «Без дөреслекне кемнән, ничек сорарга тиеш?»
Салават Камалетдинов

«TATAR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесен уздыру тәртибен, оештыручыларның нигезләмәдән читкә тайпылу-тайпылмауларын анализлап, «Интертат» журналисты Алинә Айдарова мәкалә язган иде. Әлеге язмада катнашучыларның берничәсе, шул исәптән мин — Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы да дәгъва белдердем. Язманы укыгач, тагын фикерләрем туды.

«Татар сүзе…»

Кылыч кебек кисә, үзәгеңә үтеп сыта…

Нигә шулай? Нигә кеше күңеле нәфис, кешене рәнҗетмәслек йомшак түгел? Олпат затлар әйткән фикер халыкны тәрбияләргә тиеш, ләбаса! Без дөреслекне кемнән һәм ничек итеп сорарга тиеш соң? Туган телне саклау һәм үстерүгә йөз тоткан бәйгедә катнашучылар арасыннан дошман эзләүдә мантыйк бармы? Үз халкының телен, мәдәниятен яраткан кешегә «пычрак» сыйфатын ябыштырыр өчен, нинди фикер этәргеч бирә? Алинә Айдарованың мәкаләсен укыгач, күңелдә сораулар өермәсе ныграк күтәрелде, югыйсә, мәкаләдә «Нигә бәйгенең нигезләмәсеннән читкә тайпылу булды? Ни өчен бәйгедә катнашучылар яңалыклардан хәбәрдар булмады?» дигән төп сорау куелган, аларның эчтәлеге, шәхси планга күчеп, кемнедер рәнҗетерлек дәрәҗәдә түгел иде. Бәйгедә биш йөз кеше катнашып, утыз бере финалга узуын күздә тотканда, дүрт йөз алтмыш тугыз кешенең әлеге сорауга җавап эзләве — табигый күренеш.

Бүгенге мәгълүмат заманында интернет челтәрендә яисә «Ватсап» төркемендә игълан урнаштырылган булса, мондый каршылык килеп тумаган да булыр иде. Бу эшләр өчен, әлбәттә, сорау бәйгене оештыручыларга бирелә. Моның гаебе дә, ояты да юк. Сорамыйча калган булсак, без татар сүзенә битараф укучы булыр идек.

Әлеге бәйгенең премия фондыннан өлеш алу безнең төп максат түгел иде. Моның өчен беренче этапны узган бала күңелен аңлау кирәк. Татар филармониясенә барып, татарның затлы әдипләре, сәнгать әһелләре алдында сынау узу алар өчен бәйгенең иң көткән этабы иде. Монда бер мәкер дә, пычраклык та юк, киресенчә, без татар дөньясына хезмәт иткән легендар шәхесләрне күрербез дип өметләнгән идек. Әйе, без шәрәфле исемле затларга, аларның эшчәнлегенә күләгә төшермибез, ләкин безне дә ямьсез итеп бәяләргә ярамый. Татарның бик матур мәгънәле сүзе бар, ул — үзара хөрмәт, кешелеклелек. Татар кешесе әлеге сүзләрне ешрак әйтсә, дөнья күпкә матурланыр, татар сүзенең кыйммәте артыр иде.

P. S. Айдар абый, Сезнең җаваптан гаеп эзлисем килми, чөнки бик җаваплы, авыр эшне чын күңелдән башкарып чыккач, кемдер нахакка рәнҗеткән кебек тоелса, кайчагында шундый усал җавап әйтелергә мөмкиндер. Аңлагыз, без дә Сезнең кебек үз татарыбызга хезмәт итүчеләр бит. Сезгә сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100