«TATAR СҮЗЕ» үтте, юшкын калды: «Ичмасам, балаларны алдамаган булсалар да ярар иде» | intertat.tatar

«TATAR СҮЗЕ» үтте, юшкын калды: «Ичмасам, балаларны алдамаган булсалар да ярар иде»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «TATAR СҮЗЕ» бәйгесен үткәрде.

«TATAR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең гала-концерты 2021 елның 21 февралендә үтте. Җиңүчеләр исемлеге билгеле. Оештыручылар хәбәр итүенчә, киләсе елга әлеге бәйгене үткәрү эшләре буенча сөйләшүләр дә алып барыла.

Әмма ризасызлар да бар. «Интертат»ка, дәгъва белдереп, бәйгенең берничә катнашучысы мөрәҗәгать итте.

«Бу — катнашучыларның хокукын бозу»

Сөмбелә Вәлиәхмәтова да «TATAR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашкан. Бу көннәрдә ул безгә: «Дәгъвам бар», — дип мөрәҗәгать итте.

«Жюрига: «Дөрес хөкем итмәделәр», — дип дәгъва белдермим. Барлык дәгъвам бары тик оештыручыларга гына кагыла. Үзем дә дәүләт бюджет оешмасында эшлим һәм бәйгеләр, фестивальләр үткәрү белән шөгыльләнәм.

Беренчедән, бәйге игълан ителгәч, мин куанган идем. Балалар өчен бу типтагы бәйгеләр үткәрелеп килә, ә менә өлкәнрәкләрнең, мәсәлән, студентларның мондый бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге юк. «Катнашма», — диючеләр булса да, барыбер катнаштым.

«TATAR СҮЗЕ» бәйгесенең нигезләмәсендә үк ошамаган урыннары бар. Ул дәүләт акчасына оештырыла. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе бәйгене гамәлгә куя, ә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе аны үткәрә. Һәрбер бәйгенең нигезләмәсе я оештыручының, я гамәлгә куючының боерыгы белән расланырга тиеш. Әмма гомуми куллану өчен тәкъдим ителгән нигезләмәдә беркемнең дә имзасы да, мөһер дә юк.

«Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә. Икенче этапта катнашучылар жюри алдында чыгыш ясый», — дип язылган нигезләмәдә. Аның икенче этабы 2021 елның 20 февралендә уздырыла, дигән. Икенче турга узучылар 20 февральдә жюри алдында чыгыш ясарга тиешләр иде. Рәсми сайтларында алар 10 февральдә «Икенче турга узучылар» исемлеген элделәр. Мин бу исемлектә бар идем.

Икенче турның кайчан булуы турында бернинди мәгълүмат юк иде. Мин белдем: алар икенче турны да видео аша гына уздырганнар икән. Шушы онлайн икенче турдан катнашучылардан җиңүчеләрне сайлап алып, аларны чакырып, чыгышларын тагын бер кат тыңлаганнар. Әмма нигезләмә буенча алар икенче турга үткән бөтен кешене дә чакырырга тиешләр иде. Аларга жюри алдында чыгыш ясау мөмкинлеге тудырырга тиешләр иде. Минемчә, бу — катнашучыларның хокукын бозу. Бәйгенең шартлары үзгәргән очракта, оештыручылар бу турыда, сәбәпләрне аңлатып, өстәмә боерык ясарга тиеш. Һәм, әлбәттә, әлеге үзгәрешләр турында катнашучыларга да белдерергә кирәк», — диде Сөмбелә.

«Икенче турның кайчан булуы турында бернинди мәгълүмат юк иде», — ди Сөмбелә. Ә бу нигезләмәнең 8.8. пунктын боза. Анда: «Бәйгенең икенче этабы 2021 елның 20 февралендә уздырыла. Чыгышларның урыны һәм төгәл графигы жюри тарафыннан билгеләнә, оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла», — дип язылган.

Сөмбелә үзенең икенче турга узуын белгәч, нигезләмәдә күрсәтелгән номерга: «Икенче тур кайчан була? Бу турыда мәгълүмат бирә алмассызмы?» — дип язган. «Бу хатымны укыдылар (WhatsApp социаль челтәрендә хат укылса, зәңгәр төстәге ике билгеләмә барлыкка килә), әмма җавап бирүче булмады. Аннан соң филармониянең үзенә шалтыраттым. Миңа бәйге өчен җаваплы кешенең номерын бирделәр. Мин шушы номер буенча шалтыраттым-шалтыраттым, алмадылар… Аннан соң, берничә көн үткәч, инде финалга чыгучылар да билгеле икәнен белдем. Бернинди гауга куптармыйча, Инстаграмга: „Ничек болай булды бу? Без дә икенче турга узган идек, хәбәр иткән кеше булмады“, — дип яздым. Бу язуымны алып аттылар һәм, гомумән, комментарийларны ябып куйдылар», — дип сөйләде ул.

Шулай ук Сөмбеләне борчыган тагын бер мәсьәлә — профессионаллар белән үзешчәннәр үзара нинди кысалар буенча аерыла икән? «Бу хакта да нигезләмәдә бер сүз юк. Мәсәлән, мин „нәфис сүз остасы“ дигән белгеч саналам, сәхнәдә ун ел эшләү тәҗрибәм бар. Бу фактларны мин гаризада яздым. Әмма мине үзешчәннәр рәтенә керткәннәр. Бу гаделме? Бүленешләре ничек булган? Әле жюрида Илдар Кыямов бар. Ә профессионаллар арасында җиңүчеләрнең берсе — Идел Кыямов. Икесен дә хөрмәт итәм, талантларын таныйм. Аларга карата дәгъвам юк. Әмма бу закон буенча тиешле әйбер түгел. Оештыручылар, Иделнең катнашуын белгәч үк, бу мәсьәләне хәл итәргә тиешләр иде», — диде ул.

Сөмбелә бәйгегә Гөлүсә Батталованың «Җандагы ут» шигырен сөйләп җибәргән. Әлеге видеоязмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Бәйгедә катнашкан кебек тә булмадым»

«TATAR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашкан Гүзәл Габдуллина да безгә үз фикерен белдерде.

«Бу бәйге турында ишеткәч, куандым. Гадәттә, Татарстанда бәйге җиңүчеләренә китап бирәләр. Андый зур масштаблы конкурс турында ишеткәнем юк иде. Әлеге бәйгедә һәр теләгән кеше үз көчен сынап карый алды.

Әмма… Мин һәрбер катнашкан бәйгедән үзем өчен плюс алырга тырышам, ләкин бу конкурстан аны ала алмадым. Жюриның ни өчен минем шигыремне ошатмавын белмәдем. Әйтсәләр, башка вакытта бәйгеләрдә катнашканда шушы хаталарны кабатламас идем. Биредә катнашкан кебек тә булмадым. Мин үземне беренче урынга лаеклы димим. Аннары, видео аша гына кешенең шигырь сөйләү осталыгына дөрес бәя биреп була микән?

Икенче турга үткән кешеләрне җыйганнар да, алар жюри каршында чыгыш ясаганнар икән. Мин үземнең икенче турга үткәнемне дә белмәдем, дөресен әйтсәм. Нәтиҗәләре пәйда булгач: «Син үткәнсең бит», — дип, миңа бер таныш кызым исемлек җибәрде. Миңа соңыннан диплом да бирделәр. Әмма ул дипломның нәрсә аңлатуына мин төшенә алмадым. Аны икенче турга чакыру дип кабул итәргәме?.. Яисә мин төшеп калдыммы? Аңлашылмады, кыскасы.

Ярый, мин сәхнә кешесе һәм ул диплом минем өчен артык кадерле булмаска мөмкин. Әмма башкалар өчен ул зур дәрәҗә булырга мөмкин иде. Бәлки ул дипломны гала-концерт көннеме, башка көннеме тапшырырга кирәк булгандыр? Дипломны интернет аша гына юллап, алар шушы масштаблы бәйгенең дәрәҗәсен төшерде», — диде Гүзәл.

«Ичмасам, балаларны алдамаган булсалар да ярар иде»

Энҗе Нурисламова Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның ике укучысы да «TATAR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашкан.

«TATAR СҮЗЕ» бәйгесенең икенче турына ике укучым узды. Нигезләмә буенча, икенче турга чакыру көттек. Әмма бер көнне карасак, аның икенче турын уздырганнар икән инде. Аптырагач, шалтыраттым, оештыру эшләре буенча җаваплы кеше номерны алмады. Филармониягә шалтыраткач: «Беренче турны узгансыз. «Рәхмәт хаты» килгәндер. Без икенче турга узучыларны яңадан сайлап алдык. Димәк, сез узмагансыз», — диделәр. Шаккаткыч! Жюри составында бик гадел кешеләр утыра, дигән идек, ялгышканбыз икән. Ни кызганыч! Менә шундый икән ул «Татар сүзе»! Ичмасам, балаларны алдамаган булсалар да ярар иде», — диде Энҗе ханым.

«Жюрида нәфис сүз өлкәсендәге профессионаллар юк иде»

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина фикеренчә, жюри составында нәфис сүз осталары юк.

«Әлеге бәйге турында фикер йөрткәндә, мин жюри составына игътибар итәр идем. Анда нәфис сүз өлкәсендәге профессионаллар юк. Дөрес аңлагыз, алар һәрберсе үз өлкәсендә бөек шәхесләр. Мәсәлән, мин Искәндәр Гыйләҗев каршында башымны иям, аның сугыш тематикасына язылган хезмәтләрен (лигион), үземнең „Үлемсезлек җыры өзелмәс“ проектын эшләгәндә, йотлыгып укып, күп мәгълүмат алдым. Әмма… Беләсезме, ничегрәк килеп чыкты бу?! Мисал өчен, мин театрал һәм нота белмәгән килеш җыр конкурсында утырам, ди. Мин нинди хөкемдар? Әлбәттә, аһ, монысы моңлы, монысы матур тавышлы дип утыручы хөкемдар! Менә монда да шулай килеп чыкты! Жюрида нәфис сүз сәнгатен белүче Рәшит Сабиров, Эльмира Хамматова, Инсаф Абдулла булырга тиеш иде! Мин үзешчән сөйләүчеләргә консультация биргәндә, аларның дөрес сөйләменә игътибар иттем, ә матур видеога түгел! Ә жюри составы шундый булу сәбәпле, монда матурлык өстен куелды. Аннан, ул үзешчәннәрнең күбесе ничарадан бичара катнашучы иде, чөнки күп кенә оешмаларга катнашуларын сорап хатлар килгән, мөгаен, сан кирәк булгандыр. Шул катнашкан кешеләргә, матур итеп, исемле рәхмәт хатларын язу да кирәк булгандыр, ә хөрмәтле катнашучы дип түгел» — диде ул.

«Жюри үзенең графигын күзаллавы буенча үзгәртә ала»

«TATAR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашканнарның дәгъваларын жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка җиткердек.

«Нишләп мине, Фоат Галимуллинны, Резедә Сәләхованы, Илдар Кыямовны нәфис сүз остаслары рәтенә кертмисез? Бу дәгъваларны дошман һәм ямьсезлек теләгән кеше генә әйтә ала. Жюри составы тулаем нәфис сүз белгечләреннән генә торырга тиеш түгел. Анда чыгышларның сәнгати ягы да карала. Биредә Фоат абыйның булуы да ни тора! Әмма аннан тыш та белгечләр бар.

Мин ун ел дәвамында филармониядә шагыйрьләрнең иҗатларына багышланган программалар куям. Соңгы 6-7 елда Роберт Әхмәтҗанов, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиевләрнең шигъриятен ачып, күпме концерт бирдем. Дәгъва белдерүчеләргә әйтегез: аларның концерт биргәннәре бармы? Бу — беренче җавап.

Икечедән, 81 кеше II турга үтте. Әйе, аларга диплом тапшырылды. Шулар арасыннан без 31 кешене сайлап алдык, ягъни 31 кешегә урыннар бирелде», — диде Айдар абый.

Димәк, Гүзәл дә, Сөмбелә дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Нурисламованың ике укучысы да беренче турдан II турга үткәннәр, аларга дипломнар бирелгән. Әмма шушы 81 кешедән, аңлавыбызча, җиңүчеләрне сайлаганда, алар иләктәк үтмәгән. 31 кеше — өченче турга үткән кешеләр. Нигезләмәнең 8.1. пунктында түбәндәге сүзләр язылган: «Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә». Дөрес аңласак, бәйге барышында өченче тур пәйда булган. Шушы 31 кеше арасыннан соңыннан I, II, III урыннар билгеләнгән. Әмма жюри үзара гына сөйләшеп, нигезләмәгә үзгәрешләр кертә алмый. Нигезләмәгә үзгәрешләр кертер өчен, имзаланган, расланылган боерык булырга тиеш. Бәлки боерык булгандыр да, әмма катнашучыларга бу хәбәр ителмәгән. Бәйге инде башлангач нигезләмәгә үзгәрешләр кертү ни дәрәҗәдә гадел?

Шулай ук нигезләмәнең 5.2. пунктында: «Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия карала» дип язылган. 8.10. пунктына күз салсак, «Жюри бернинди дә призлы урыннар бирмәскә, йә аерым номинацияләр һәм катнашучылар категорияләре буенча гына призлы урыннар бирергә хокуклы», — диелгән. Бу урында да хата киткән булса кирәк. 10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында шигърият номинациясендә кызыксындыру премиясе барлыкка килгән. Нигезләмәдә «кызыксындыру премиясе» яисә «махсус бүләк» турында бер сүз юк.

Айдар абыйның җавабын тыңлап бетерик.

«Жюри үзенең графигын күзаллавы буенча үзгәртә ала. Дипломнар бирелгән кешеләр икенче турга үттеләр. Аларны чакыру максаты бездә юк иде. Икенче турга үткәннәрдән сайлап алынганнарны без сәхнәдән тыңладык. Монысы инде безнең эшебез. Бу — пычрак кешеләрнең эше. Кем эшләми, шул кешегә пычрак ыргыта. Андый кешеләр белән мин сөйләшеп тә тормыйм. Алайса син үзең килеп утыр жюрига», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Бәйгегә кагылышлы матбугат конференциясендә «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова, гаделлекне булдыру максатыннан, жюри составына берәр журналистны кертергә тәкъдим иткән иде. Айдар Фәйзрахманов ул чагында моңа каршы килде:

«Алайса прокурорны яки берәр судьяны кертик. Журналистның эше тәртип саклау да түгел, гаделлек тә… Журналистның эше — булган эшне матур итеп җиткерү. Без сезгә эшебезне җиткердек. Монда гаеп табып булмый. Безнең эшләгән эшебез күренеп тора. „Татар сүзе“ конкурсының төп максаты татар телен саклау — сез, журналистлар, шуны халыкка җиткерергә тиешсез», — дигән иде.

Бу хакта Рузилә Мөхәммәтова Фейсбукта язгач, кайбер коллегаларыбыз үзләре дә каршы чыкты. Конкурсны оештыручыларның гадел булуына шикләнмибез, диде алар. Әмма тормыш күрсәткәнчә, Рузилә Мөхәммәтованың бу тәкъдиме белән Айдар Фәйзрахманов та килешергә мәҗбүр булган, бәйгенең гаделлеген тәэмин итүче кешеләр кирәк булуына инанган дип аңлыйбыз.