«Татар радиосы»ның йөрәге иде»: Казанда Равил Һадиевны соңгы юлга озаттылар

Бүген Казанның 12 нче хастаханәсе моргы янында «Татар радиосы»ның техник директоры Равил Һадиев белән хушлашу мөрәсиме булды. Аны Казан шәһәренең Курган зиратында җирләделәр.
Хушлашу иртәнге 11ләрдә була, дигәч, шушы вакытка Авиатөзелеш районында урнашкан хастаханәнең моргы янына килеп бастым. Ул вакытта әкрен генә кешеләр җыела иде.

Фото: «Интертат», Милена Новикова
Равил Хадиев 2001 елдан бирле «Татар радиосы»ның техник директоры булып эшләгән. Ул үз эшенең остасы булган. Күптән түгел 60 яшьлек юбилеен каршылаган. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә хәле начарланган, аны хастаханәгә алып киткәннәр, һәм ул шул көннән бирле реанимациядә яткан. Кичә, 9 сентябрь көнне, үлеме турында хәбәр килде.
Морг янына Равил Һадиевны белгән кешеләр, туганнары, дуслары, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре җыела башлады. Тормыш иптәше Флера апа, улы Ильяс та анда иде.
«Тормыш сөючән кеше булды»
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип җыелган кешеләр Равил абый турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Кемнән генә сорасам да, аның турында «көләч йөзле, киң күңелле кеше иде» кебек сүзләр ишеттем. Аның турында сөйләгәндә кешеләрнең йөзләрендә елмаю барлыкка килә иде. Көзге көн дә кояш белән сөендерде. Үзем шәхсән белмәсәм дә, Равил абый шундый олы йөрәкле, җылы, рәхәт кеше булган икән, дип уйладым.
Равил абый белән хушлашырга килгән кешеләр арасында Марат Вәлиуллин, Людмила Вәлиуллина һәм Ринат Каюмов та бар иде. Алар Равил абыйның 25 еллар элек бергә эшләгән хезмәттәшләре булып чыкты.

Фото: «Интертат», Милена Новикова
Күңелле, тормыш сөючән кеше булды... Үз эшенең белгече дә иде. Безнең әниләр туганнар. Алар бик якын аралаштылар. Бала чакта бер-беребезгә кунакка йөри идек.
Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Берникадәр вакыт бергә дә эшләдек. Аның ярдәмендә мин билгеле бер дәрәҗәгә ирештем, дисәң дә була.
Безнең үз фирмабыз бар. Аны Равил белән бергә ачтык. Фирмабызның иң беренче техник эшләнмәләре аның тарафыннан уйлап табылды. Соңрак, сәламәтлеге борчып, тынычрак эшкә күчергә уйлады. Командировкалар да булды, ашыгыч эш булса, төннәр буе да эшләп чыга идек. Бервакыт ул: «Мондый ритмга түзә алмыйм. «Татар радиосы»на да чакырганнар иде. Анда тынычрак булыр», – дип, радиога урнашты.
Сабыр булды. Беркайчан зарланмады. Очрашкан саен елмаеп, шаяртып тора иде. «Хәлләр ничек, сәламәтлек ничек?» – дип сорасаң, «Барысы да бик яхшы!» – дип җавап бирә иде... – дип сөйләде Марат Вәлиуллин.
«Без аны «шеф» дип йөрттек»
Хушлашырга килгән кешеләр арасында «Татар радиосы» хезмәткәрләре дә күренде. Алып баручы Зөлфәт Зиннуров та килгән. Ул Равил абыйның соңгы көннәре турында сөйләде.
Равил абыйны 2001 елдан, «Татар радиосы» эшли башлаган көннәрдән бирле беләм. Аның белән бергә эшләдек. Ул безгә беренче көннәрдән алып – без бит инде, диджейлар, эшкә студентлар булып килдек – бүгенге көннәргә кадәр «балалар» дип эндәшә иде.
Пәнҗешәмбе көнне эштә күрешеп, кайтып киткән иде. Әле аның чокыры да чәй эчкән килеш өстәлендә тора. Ул көнне кан басымы күтәрелгән. «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, хастаханәгә алып киткәннәр. Шунда инде хәле тагын да начараеп, инсульт булган... Менә шуннан инде рәткә килә алмаган.
Аның белән бәйле бары тик якты хатирәләр генә бар. Һәрбер туган көннәрне без бергә үткәрә идек. Бигрәк тә әле эшли башлаган вакытларда. Бергәләшеп җыелышканда ул, олы кеше буларак, безгә матур теләкләрен җиткерә торган иде.
Эшли башлаганда аңа нибары 40 яшь булган. Хәзер мин дә инде ул яшьне узып киттем. Гомер буе радиотехника белән шөгыльләнгәнгәме, аның чәчәләре ап-ак иде. Шуңа да ул миңа аксакал, олы кеше булып тоела иде. Һәм ул берничек тә үзгәрмәде. Гел шул. 24 ел элек аны нинди итеп белсәм, хәзер дә шундый ук иде ул безнең Равил абый. Без аны «шеф» дип йөрттек, – дип сөйләде ул.
Зөлфәт Зиннуров сүзләренчә, Равил абый улы гаилә кормаганга бик борчылып торган. «Әх, егетләр, гомер үтеп китә инде. Мин бит инде мәңгелек түгел. Оныклар да сөйми калам инде. Малайны өйләндереп булмый», – дип әйткәне бар иде. Улына 28 яшь. Соңгы арада шул иде аның күңелендә», – диде Зөлфәт Зиннуров.
«Ул «Татар радиосы»ның йөрәге иде»
Алмаз Миргаязов, «Китап» радиосы баш мөхәррире:
Без аның белән 12 ел бергә эшләдек. Шуның 10 елын бергә бер кабинетта утырдык. Бергә «Татар радиосы»сының районнарда, шәһәрләрдә челтәрен төзедек. Ул «Татар радиосы»ның йөрәге иде.
Мин соңгы тапкыр шалтыратканда, ул эштә иде. Кәефе яхшы иде. «Ничек хәлләрең? Кәефләрең?» – дигән сорауга: «Бөер белән проблема инде. Калганына түзәргә була», – диде. Шул көнне кич белән аңа инсульт бәргән булып чыкты. Аңына килә алмаган, дип аңладым.
Ул көләч, шундый шат, шундый шаян, очлы сүзле кеше иде. Безнең йогынты белән, безнең белән эшләп, ул чын мәгънәсендә радио кешесенә әйләнде. Җор күңелле, җор телле, беркайчан да күңелен төшерми торган булды. Авырлыклары да, проблемалары да бар иде. Нинди генә авырулары юк иде. Шуңа да карамастан, ул тормышка гашыйк, нык кеше иде, – диде ул.
«Бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара торган кеше иде»
Альбина Абдуллаҗанова, туганы:
– Бик позитив кеше иде. Кәеф булмаганны күреп алса: «Син нишләп шундый әле?» – дип сорау биреп, күңелне күтәрә белде. Эштәгесен белмим, ә менә үзенең йорт-җирендә, туганнарга булышырга кирәк булса, бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара торган кеше иде ул, – диде.
Флера Гайнуллина, туганы:
– Ул бик игелекле кеше иде. Равил элемтә техникумында укыды. Армиядә дә хезмәт итте. Әнисе аны бик хөрмәт итте.
Равил һәрчак әнисенә килеп ярдәм итеп йөрде. Еллар үткәч, әнисенең авырулары да өстәлде, ул әнисен кайгыртып, кирәк җиргә йөртеп торды. Туганнарына да булышты. Аның турында начар сүз әйтүче юк. Ул үзе бик эшчән кеше иде. Эштә дә аны хөрмәт итүләре сизелде.
Аллаһы Тәгалә улын да әтисенең шушы күркәм сыйфатлары белән бүләкләсен иде, – дип сөйләде Флера ханым.
«Аның кебек белгеч юк»
Ризәлә Исмәгыйлева, «Тәртип» радиосының баш мөхәррире:
Без «Татар радиосы»нда бергә эшләдек. Ул техник директор булса да, без аны директор итеп беркайчан да кабул итми идек. Шул кадәр киң күңелле, яхшы кеше иде ул.
Татарстанда бу өлкәдә аның кебек белгеч юк. Үзен зурга куеп йөрмәде. Бөтен кешегә дә булышты. Хәтта Мәскәүнең һәм башка зур шәһәрләрнең концерт залларының акустикасын көйләгән белгеч ул. Яхшы укыган да, эшен дә яратып эшләде. Мин – бөтен радиоларда эшләп чыккан кеше. Бөтен радиоларның да техник директорлары аның белән киңәшләшә булып чыкты.
Бергә эшләгән вакытта, кая гына командировкаларга барса да, шуннан һәрбер кешенең холкына туры килә торган уенчыклар алып кайта иде. «Бал корты. Менә бу сиңа», – дип тапшыра торган иде.
Документ эшләрен хәл итәсе булса, теләсә кайсы җитәкче янына кереп, уңай нәтиҗә алып чыга иде ул. Ул кешеләр белән уртак тел таба белде. Үз эшенең остасы булганга күрә, үзенең кирәк артыннан йөргәнен исбатлый белә торган иде.
Урыны җәннәттә булсын. Бик яшь килеш китте. Мин аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә ала идем. Бер-беребезнең барлыгын тоеп яшәдек. «Татар радиосы»ның иң матур, иң әйбәт эшләгән елларындагы иң көчле команданың техник директоры иде ул, – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Фото: «Интертат», Милена Новикова
«Интертат» редакциясе Равил Һадиевның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәт түрләрендә булсын!

Фото: «Интертат», Милена Новикова