«Татар радиосы» техник директоры Равил Һадиев вафат: «Рәхәт кеше иде ул...»

«Татар радиосы»нда күп еллар техник директор булып эшләгән Равил Һадиев инсульттан вафат булган. Хезмәттәше Зөлфәт Зиннуров «Интертат» хәбәрчесенә әйтүенчә, Равил әфәнде узган атнаның пәнҗешәмбесеннән реанимациядә яткан, тик табиблар аны коткарып кала алмаган.
Равил Һадиев «Татар радиосы» оешкан чорда беренче еллардан ук эшли башлаган кешеләрнең берсе булган. «Быел юбилеен уздырды, 60 яшен тутырган иде. Рәхәт кеше иде ул, һәрвакыт көләч йөзле. Күңелләрне кызыклы гына сүз әйтеп тә күтәреп җибәрә, елмайта иде. «Барысы да әйбәт була», – дип, канатландырып тора торган кеше иде», – дип җылы сүзләр белән искә алды Зөлфәт Зиннуров.
Равил Һадиевны иртәгә 9 сентябрь көнне Курган зиратында җирләячәкләр. Төгәл вакыты әлегә билгесез.