«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрованың никахы булган дип хәбәр иткән идек. Яңа ел алдыннан Лилия сөйгәне Илфат белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштереп тә кайтканнар.
«Яңа елга яңа статуста керәм. Мин хәзер – иң әйбәт ир-атның хатыны. Мин хәзер – Вакказова», – дип язган ул үзенең сәхифәсендә. (Лилиянең сөйгәне – популяр алып баручы Илшат Вакказовның энесе).
Яшь парга матур теләкләр яуган гына. Дуслары Лилия белән Илфатка бәхетле, тигез, мул тормыш теләгәннәр.