news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрова кияүгә чыккан

news_top
«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрова кияүгә чыккан
Видеодан скриншот

«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрова сөйгәне Илфат Вакказов белән никах укыткан. Тормышындагы куанычлы вакыйга турында Лилия үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза. Никахлашуның матур мизгелләре белән бүлешеп ул: «Хәзер без гаилә! Мин яратам сине, Илфат», – дип язып куйган.

Яңа кавышкан парга дус-ишләре бик күп матур теләкләр калдырганнар. «Бәбкәм, котлыйм сине каты-каты итеп. Бик бәхетле булыгыз, яме», – дигән алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Журналист Гөлинә Шәйхи: «Авыл өендә, ипигә тәмле сөт өсте ягып, гөр-гөр килеп чәйләп утыра торган һәм «минем кечкенә буласым килә» диярлек кешең шушыдыр инде. Бәхетле булыгыз», – дигән. Скрипкачы Динә Закирова: «Котлыйм, менә яхшы хәбәр! Бәхет телим чын күңелдән», – дип сөенгән.

Матур теләкләргә без дә кушылабыз! Бәхетегез гомерлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар