Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-мордва боламыгы» – Ни өчен федераль Сабантуйлар миллилекне югалта?

«Интертат» хәбәрчесе Мордовия Республикасында узган Бөтенроссия авыл Сабан туена карата үз фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
«Татар-мордва боламыгы» – Ни өчен федераль Сабантуйлар миллилекне югалта?
Салават Камалетдинов

Уникенче Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Мордовия Республикасында узды. Төбәк тарихында бу иң масштаблы татар бәйрәме булды дип әйттеләр, тик минем күңелдә ул татарлык күпмедер дәрәҗәдә генә чагылган илкүләм күңел ачу чарасы дип калды.

Дөресен әйткәндә, федераль Сабантуйда тәүге катнашуым, шуңа күрә фикерләрем белән зур бәйрәмнәрдә күп йөрүчеләр килешмәскә мөмкин.

Ике көнгә сузылган бәйрәм чаралары Ләмберә районының татарлар күпләп яшәгән Ләмберә һәм Аксюн (Аксеново) авылларында барды. Аксюн авылы республика башкаласы Саранскидан төньяк-көнбатышка таба ун гына километр ераклыкта урнашкан. Россиянең утыз бишләп төбәгеннән җыелган кунакларга башкалада кунып, иртән бәйрәмгә килү бик уңайлы булды.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бәйрәмнең беренче көне - Ләмберә авылында Татарстан артистлары катнашындагы кичке концерт иде. Бераз яңгыр сибәләп торуына карамастан, мәйданга халык бик күп җыелды. Иң танылган татар артистларын күрергә кеше килмиме соң инде? Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Искәндәр Биктаһиров, Рөстәм Закиров, Вил Усманов, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмаз Хәсәнов, Фәридә-Алсу дуэты, баянчы Булат Хисмәтов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле һәм башкалар өч сәгатькә якын концерт куйды. Ләмберәдә яшәүче апалар мондый бәйрәмне күргән юк иде әле диешеп, сокланып утырдылар. Татар концертына барырга теләүчеләр, гадәттә, Саранскига бара икән. Башкалага Татарстан артистлары килмичә тормый диделәр.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Шушылай зурлап тагын Казанда гына уза торгандыр»

Икенче көнне иртүк безне Аксюн авылына Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданына алып килделәр. Автобустан төшүгә, мин башта территориянең зурлыгын күреп шаккаттым. Бер башыннан икенче башына җәяү барып җиткән кеше булды микән, белмим. Үзем ат чабышы урынына да бара алмыйча калдым. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Сабантуйның масштабын бәяләде. «Шушылай зурлап тагын Казанда гына уза торгандыр», - диде ул үз чыгышында.

Төп мәйданга бара торган юлда Мордовиянең бөтен районнарыннан күргәзмә палаткалары тезелеп киткән иде. Биредә милли ризык, кул эшләнмәләре, республикада җитештерелә торган продукция, төрле остаханәләр тәкъдим ителде. Теләгән кешене кәрзин, чабата үрергә, итек басарга, оек бәйләргә, курчак ясарга өйрәтүчеләр булды. Адым саен мордва җыры, мордва милли киеме.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сабантуйның милләте юк аның»

«Сабантуй хәзер интернациональ бәйрәм булган мени?» - дип уйланып барганда, каршыма олы яшьтәге ир-ат килеп басты да, башымдагы «Сабантуй» язуы төшерелгән бейсболканы кайдан сатып алып булуы турында кызыксынды.

Сатылмый ул. Рәсми кунакларга, бейджлар белән бергә бушлай бирделәр, - дим.

Эх, миңа да шундый башлык кирәк иде, - ди бу. Татар булса, истәлеккә дип бүләк итеп калдыра идем, ләкин ул рус кешесе булып чыкты. Татар булмагач, иманым камил, аңа безнең милли бизәкле әйбер кадерле түгел. Шуңа күрә бирмәдем.

Татар милли бәйрәме ошыймы соң үзегезгә? - дип кызыксынам моннан.

Сабантуйның милләте юк аның. Ул бит «плуг» (сука) бәйрәме, ә сука – барыбызны да туендырган, кеше иткән эш коралы. Без хезмәт белән тәрбияләнгән кешеләр, шуңа күрә язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәмнең кадерен беләбез, - ди бу. Мин каттым да калдым. Башыма «үзебезнең милли үзенчәлегебезне югалта барабыз икән» дигән фикер керде дә утырды. Рәхмәт, абый, айнып киткән кебек булдым.

Бу абзыйның шушы ук фикерен, тик башка сүзләр белән сәхнәдән Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы, губернатор администрациясе җитәкчесе Павел Паутов әйтмәсенме? «Сабантуй - ул ак каен, кеше туганда укыла торган дога, Май чабу кебек үк безнең уртак бәйрәмебез», - дип әйтте дә салды бу. Бүтән кешеләр, бәлки, бу сүзләргә сөенгәндер, ләкин минем күңелдә шом уянды. Башка халыкларның да кыр эшләренә багышланган милли бәйрәмнәре бар, ләкин алар Хезмәт бәйрәме кебек халыкара күңел ачу көненә әверелми, ә милләтнең үзенчәлеген саклый.

Сабантуйда шагыйрь Булат Ибраһимов белән очраштык та, милли үзенчәлек турында фикерләшеп алдык.

Адым саен рус һәм мордва көе яңгырый. Төп сәхнәдә дә татар концертын мордва җырлары белән аралаштырып баралар. «Татар-мордва боламыгы» ясаганнар икән. Сиңа да шулай тоелмыймы? – мин әйтәм.

Миңа федераль Сабантуйларны күп күрергә туры килде. Сабантуйның миллилеге югалып бара, чөнки рус чаткылары елдан-ел күбрәк сизелә. Сабантуйның миллилеген торгызу юлында берәр нәрсә эшләмәсәк, ул башта бөтен халыкларның гомум бәйрәменә әвереләчәк, ә аннары русныкы гына булып калачак, - диде Булат Ибраһимов.

Төп мәйданда Сабантуйның прологы татарча - татар халык уеннарын сурәтләнгән тамашадан башлангач, сөенеп утырдым. Тамашачыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихын чагылдырган театральләштерелгән чыгыш тәкъдим ителде. Бәйрәмне алып баручылар Мордовиядә туып-үскән бөек татар эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, хәрби җитәкчеләр, спортчылар исемнәрен - Һади Такташ, Шәриф Камал, Габдрахман Әбсәләмов, Шамил Тарпищев, адмирал Федор Ушаков, Михаил Девятаевны атады. Шуннан соң пролог мордва мәдәниятен чагылдыруга күчте. Кырык минутка сузылган кереш өлешнең азагында татар һәм мордва биючеләре мәйданны тутырып, уртак бию башкардылар. Бу бик матур булды. Аннары мәйданга җыелган татарлар торып басып «Туган тел» җырын башкарды.

Фото: © Салават Камалетдинов

Татар өлеше егерме минутлап барса, мордваныкына да шул кадәр үк вакыт каралган иде. Без бит инде толерант халык. Сабантуйда ике милләт мәдәниятенә дә бертигез игътибар бирү – ул толерантлыкның иң югары дәрәҗәседер. Тик никтер Татарстанда гына башка милләт бәйрәмнәрен оештырганда, мәсәлән Уявны, Валда шинясьне уздырган, түрдә татар җырчысын җырлатмыйлар. Чит милләт бәйрәменә татар мәдәниятен кыстырмау дөрес тә. Мин анда татар җырын тыңларга түгел, ә башка милләтнең үзенчәлеге белән тынышырга барам.

«Зәйнәп кебек затлы җырчыларны җирле татарлар күрми калды»

Прологтан соң җитәкчеләр сәхнәдән ялкынлы сәламләү сүзләре сөйләде, алдынгыларны бүләкләде. Аннары зур концерт башланды. Бирегә алдагы көндә Ләмберәдә чыгыш ясаган артистлар килгән иде. Яңадан Фирдүс Тямаев үз төркеме белән кушылды.

Концерт мәйданында Татарстан белән Мордовия артистларын аралаштырып чыгыш ясаттылар. Мордва җыры башланса, мәйдан бушап кала иде, ә танылганрак татар артисты чыкса, халык кабат җыела. Концерт шулай барды. «Төрле милләт җыры бер урында булганга Зәйнәп кебек затлы җырчыларны җирле татарлар күрми калды», - диде миңа бер танылган артист.

Айдар Галимовның тавышы ишетелүгә халыкның мәйданга агылганын видеога да төшердем.

Сабантуйның чын миллилеге Кукмара районы оештырган утарда гына сизелде. Ул төп мәйданнан ерак түгел иде. Биредә районда җитештерелгән савыт-саба, итекләр, киемнәр, азык-төлек, кул эшләнмәләре күргәзмәләре урын алды. Сәхнәдә үзешчән артистлар татарча җырлап һәм биеп торды. Татар моңы һәм татар сүзе ишетелеп торгач, Сабантуй азагына кадәр Кукмара утарыннан халык өзелмәде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бәйрәмендә авыл хуҗалыгы техникасы, ретро-автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары күргәзмәләре эшләде. Милли спорт уеннарыннан башка Сабантуй булмый, шуңа күрә кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тартышы кебек традицион ярышларның барысы да булды. Тик алар рус телендә оештырылгач, бер җирдә дә татарныкы дигән аңлатма булмагач, кайсы милләт уеннары икәне аңлашылмый иде.

Абсолют батыр булып Раил Нургалиев калды

Фото: © Салават Камалетдинов

Милли көрәш аерым урында барды. Биредә илнең иң көчле көрәшчеләре катнашты. Тамашачылар да шактый күп җыелган иде. Абсолют батыр булып Раил Нургалиев калды. Ул йөз килограмм авырлыкта чемпион калган Булат Мусинны очколар белән җиңде. Батырга «Лада Гранта» машинасы, Сочидагы ял йортына ике атналык юллама һәм тәкә бирделәр. Раил Нургалиев миңа көрәштә 35нче машинасын алганын әйтте.

«Безнең авылда бөтен кеше диярлек татарча сөйләшә»

Мордовия татарлары милли үзаңнары көчле булуы белән аерылып тора. Татарлар күпләп төпләнеп яшәгән авылларда татар теле мәктәптә укытыла. Республикада уналты мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә һәм тагын ике мәктәптә факультатив буларак бирелә. Халык татар телендә сөйләшә, күпләр балаларына татар исемнәре кушарга тырыша.

Мәйданда йөргәндә өч балалы хатын-кызның улларына татарча нәрсәдер сөйләп барганын ишеттем дә, болар белән танышырга булдым.

Өч улымны ияртеп, Сабантуй карарга килдем. Шундый яхшы оештырганнар. Бездә мондый зур бәйрәмнәрнең булганы юк иде әле, - диде яңа танышым Сәрия Смакаева.

Татарча иркен сөйләшәсез. Татарстанда туып үстегезме әллә? – дип кызыксынам мин.

Юк. Аксюнныкы мин. Безнең авылда бөтен кеше диярлек татарча сөйләшә. Русча аралашучылар да бар, ләкин алар азрак.

Мәктәптә татар телен укыталармы?

Татар телен дә, әдәбиятын да укыталар.

Улларыгыз белән дә таныштырасызмы?

Салават, Рәсүл, Умар. Өченчесенә кыз теләгән идек, малай булды.

Өч бала табудан курыкмагансыз әле.

Тиздән апа-сеңелләрем килеп җитә. Аларның да өчәр бала. Авылыбызда күп балалы гаиләләр шактый.

Авыл үсә, димәк. Кешегә эш бармы соң?

Әйе, авыл зурая. Эшлим дигән кешегә эш җитә. Күпләр «Юлдаш» хуҗалыгында эшли. Бездә атлар да үрчетәләр. Мин кош фабрикасында хезмәт куям. Саранскига йөреп эшләүчеләр дә бар (юл аралыгы ун километр чамасы – ИТ.).

Аксюнлеләр өчен сөенечемне белдереп, юлымны дәвам иттем.

Мордвалар өчкә – мукшы, шукшы, эрзя төркемнәренә бүленә

Фото: © Салават Камалетдинов

Мордовиягә килгәч, мордва халкы белән танышмыйча кайтып булмас дидем. Сабантуйда республиканың һәр районыннан күргәзмәләр урын алгач, җирле халык белән танышу мөмкинлеге булды. Мордвалар өчкә – мукшы, шукшы, эрзя төркемнәренә бүленә икән. Мин моңарчы мукшы белән эрзяны гына белә идем. Шукшылар минем өчен ачыш булды. Мукшылар белән эрзялар бер-берсенең телен бөтенләй аңламый. Шукшылар эрзяларны гына аңлый, чөнки аларның мәктәпләрендә эрзя теле укытыла. Мордовиядә шукшы теле бөтенләй укытылмый икән. Тел буыннан буынга гаиләдә генә күчеп бара.

Шукшы төркеменә кергән Нина Налогина белән милләт турында сөйләшеп алдык.

Авылыбыз бетеп бара. Шуңа борчылам. Хәзер газ да, су да, интернет та кергән, ә яшьләр авылда калмый. 1970нче елларда Шукшы авылы мәктәбендә генә җиде йөзләп бала бар иде, ә хәзер авылда кеше саны өч йөзгә дә тулмый. Мәктәптә утыз бала калды, - дип башлады сүзен Нина ханым.

Авылыгыз Саранскидан еракмы?

250 километр. Рязань һәм Түбән Новгород өлкәләре чигендә урнашкан.

Мәктәптә шукшы теле укытыламы?

Юк. Бездә эрзян телен укыталар, чөнки шукшы теле күптән түгел генә аерым тел буларак танылды. Әле ул мәктәптә укытырлык дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. 2007 елга кадәр эрзян телен рус теле белән бер дәрәҗәдә укыттылар, ә соңгы биш елда бер сәгатькә калды.

Мордва теле бетә дип борчылдыгызмы?

Юк. Балалар, киресенчә, укырга җиңелрәк була дип сөенде. Мордва телен өйрәнүе бик авыр. Аның килешләре дә унбер бит. Үземә дә укыганда килешләр бик авырлык белән бирелде.

Туган тел мәктәптә укытылмаса, йөз елдан ул кулланыштан төшеп калырга мөмкин бит.

Нишләтәсең инде? Заманалар үзгәрә. Бәлки, аңарчы тел яңадан үсеп китәр. Йөз елдан нәрсә буласын бер Алла белә. Ул вакытта мин булмам инде, - диде Нина Налогина. Милли аң мондый дәрәҗәдә булганда нинди дә булса үсеш турында сөйләшү урынсыздыр инде.

Мордовия шукшыларыннан Татарстанга сәлам алдым да, сүземне тәмамладым.

Шушы урында Сабантуйга күзәтүемне дә тәмамлыйсым килә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июль 2022
    Исемсез
    Бэлки мин мордва булган булсам мине дэ туган авылыма Аксюнга чакырган булыр иделэр.Э бит минем эни рус-украин миллэтеннэн...Кызганыч🤦‍♂️🤦‍♂️🤦‍♂️ Мордовиядэн Татарстанда мин бердэнбер татар жырчысы... суз юк,иптэшлэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100