Татар мемчыларының иҗаты ничек бәяләнде: мемнар бәйгесендә җиңгән эшләр
1 апрельдә «Миллиард.Татар» басмасы «Татарча мем» бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесен игълан иткән иде. Кичә «Татмедиа»да бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
«Татарча мем» бәйгесе Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары, «Интертат» электрон газетасы белән берлектә, «Сабыйлар» балалар үзәге ярдәме белән уздырылды.
Бәйгенең төп максаты балаларда һәм олыларда заманча һәм актуаль татар юморына кызыксыну уяту иде. Нәтиҗәдә 70тән артык катнашучыда кызыксыну уянган. Жюри эшләрнең иң яхшыларын билгеләгән. Бәйге «График мем» и «Видео мем» номинацияләрендә барды. 18 яшькәчә һәм 18дән олыларның эшләрен аерым бәяләделәр. Җиңүчеләрне матбугат конференциясендә бүләкләделәр. Җиңүчеләргә һәм җиңгән мемнарга кадәр оештыручылардан берничә сүз.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов:
Без «Татар-информ» һәм «Миллиард.Татар»да белгечләр, галимнәр белән саллы интервьюлар эшлибез. Бик җиңел тоелса да, эшләве тагын да авыррак булган формат бар икән, бу – юмор. Халыкта юмор традициясе бар. Мәсәлән, «Чаян» журналы 100 елдан артык чыгып килә. Мемнар соңгы 10 елда популяр булып китте. Алар турында әйтмичә, аларның юмор мәдәниятенең бер өлеше булуын исәпкә алмыйча булмый. Бу бәйге аша төрлечә шаярта белүебез күренә. Бу яктан бәйге узу бик әйбәт булды дип саныйм, – диде ул.
«Соңгы елларда юмор үзгәрде»
«Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов:
Татарга бөтен әйбер дә соңга калып керә. Социаль челтәрләр барлыкка килгәндә дә массакүләм рәвештә куллануга акрын килдек. Әлбәттә, кемдер алдан килә, уңышка ирешергә өлгерә. Билгеле, юмор үзгәреш кичерә. Әле кайчан гына, сәхнәгә чыгып, Зөлфәт Хәкимнең озын юморескаларын укыйлар иде. Бу жанрның үз осталары бар иде, мәсәлән, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров. Кешеләр җыелса, анекдот сөйли башлыйлар иде. Хәзер бүтән юнәлеш – мемнар. Ни өчен без бу бәйгегә теләктәшлек күрсәттек һәм хупладык? Мемнар татарда массакүләм булуга өлеш кертү өчен. Татарда мем юк түгел, әмма безнең максат моны тизрәк кертеп җибәрү, мөмкин кадәр күбрәк кешене катнаштыру иде, – дип сөйләде ул.
Рәмис Латыйпов жюри әгъзасы да. Ул мемнарны бәяләгәндә нәрсәгә игътибар итүен сөйләде. Бу киләчәктә бәйгедә катнашучылар өчен киңәш буларак та әйтелде. Бәйгенең дәвамы була.
Мемнарда текст бик кыска, бер җөмлә була. Күп түгел бит – мем ясаучылар шуны дөрес итеп язсын иде. Шул бер җөмләдә дә хәреф хаталары бар яки җөмлә дөрес төзелмәгән. Күргән әйбер тиз истә кала, мем популяр булып китсә, хатаны таратуга өлеш кертә. Кешеләрнең татарча эшләве хуплауга лаек, сүз дә юк.
Бизәлеш ягыннан мем ямьсез булырга тиеш түгел, ямьсез шрифтлар да булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Татарда юмор бер тирәдә әйләнә: өчпочмак. Шүрәле, чәк-чәк һәм башкалар, монда юнәлешләр булуга игътибар иттем. Бик кызыклы эшләр бар иде. Рәхәтләнеп карадым, танышларга җибәрдем. Балалар, яшьләр дә бәяләде, – диде ул.
«Яхшырак, матуррак, эксклюзиврак булган мемнар күбрәк булса, күңеллерәк булыр иде»
«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин:
Мин алдагы спикерларның сүзенә кушылам. Юмор һәр заман өчен кирәк. Ләкин заман үзгәргән саен аның форматлары үзгәрә. Бүгенге заманда мемнар иң актуаль, отышлы, кулай формат икәнен беләбез. Яшьләргә ул бигрәк тә якын. Бәйгенең максатларының берсе яшьләрне җәлеп итү иде. Татарча мемнар эшләү бераз гына булса да татарча укый, фикер йөртә ала торган аудиторияне арттыру өчен дә эшләнелде. Үсмерләр, яшьләр мемнарны алга куя. Мемнар ярдәмендә төрле вакыйга, чараларны күрсәтә, пабликларны карыйлар. Бу юнәлешнең мөһимлеге һәм үсеше бәхәссез.
Эшләргә килгәндә, визуаль яктан бераз гына «ождание/реальность» булды. Яхшырак, матуррак, эксклюзиврак булган мемнар күбрәк булса, күңеллерәк булыр иде. Күбесе русча яки башка телдә чыккан мемнарны кабатлауга кайтып кала. Бу – кәефне бераз төшерде. Татарча һәм татарларга хас темалар күбрәк булса иде. Дөньякүләм трендлар татарларга яраклаштырылса иде, – диде ул.
«Мем – һәр кеше эшли алырлык жанр»
«Че гуглит татар кызы» юмор паблигы авторы Динара Зиннәтова:
Мем дизайн ягыннан камил булырга тиеш түгел. Мем – һәр кеше эшли алырлык жанр, формат. Бу яктан мин катгый бәяләмәдем. Минем өчен иң мөһиме – уникальлек, кабатланмау. Кайбер кешеләр русчадан тәрҗемә итә, бу – уникаль түгел. Мемнарның эволюциясе турында әйткәндә, бүгенге көндә татар юморы үзгәреш кичерә. 10 ел элек концертларда күбрәк авыл темасы күтәрелә иде. Без караган эшләрнең күбесе заманча татар мәдәнияте, медиа шәхесләр, шәһәр тормышы, татар халкының тарихы турында иде. Шулай ук безнең каламбурлар яши. Бу – әйбәт билге, яшьләрнең татар теле белән кызыксынуын күрсәтә. Рәсем мемнарыннан башка текст мемнары булуын да онытмаска киңәш итәм, – диде ул.
«Миллиард.Татар» проекты вәкиле Илгизәр Вахыйтов сүзләренчә, бәйгенең телеграм каналына 500дән артык кеше язылган, а «ВК» төркеме 100дән артык кешене җыйган. Бу төркемнәр ташланмый, «Татарча мем»ның дәвамы булачак.
Җиңүчеләр
Ә хәзер җиңүчеләрне һәм аларның эшләрен тәкъдим итәбез.
Видеомемнар номинациясе (18 яшьтән олылар):
I урын – Алсу Хәйрулина
II урын – Әмир һәм Ләйлә Умаровлар
III урын – Камилә Билалова
График рәсем номинациясе (18 яшьтән олылар):
I урын – Карина Әхмәтшина
II урын – Рияз Галиев
III урын – Рөстәм Минһаҗев
График рәсем номинациясендә мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:
I урын – Әмир Фәрхуллин
II урын – Айзат Гайнетдинов
III урын – Искәндәр Зиннуров
«Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүчеләр
Кәрим Рәкыйпов (мәктәп укучысы)
Рәмзил Садретдинов