Татар матбугаты бүген: кадрлар кытлыгы, почта эшләми, журналистларга киң караш җитми
Кичә татар телендә чыга торган массакүләм матбугат чаралары вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты. Татар матбугатында булган проблемалар күтәрелде.
Очрашуда беренче булып «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов чыгыш ясады. Сүз башында мактанып та алды. «Многоликая Россия» бәйгесенең жюри әгъзасы буларак, татар медиасының алда баруын ассызыклады. Федераль мәгълүмат чаралары белән ярыша ала торган, аларга конкурент булырлык медиабыз булуын әйтте.
«Без, редакторлар, хәзер аучы ролендә»
Ләкин бу безгә тынычланырга ирек бирми, дип дәвам итте ул сүзен. — Безнең миссия, популяр булу гына түгел, сүзебезне файдалы, мәгънәле итү дә. Мәгънәсез сафсата ул кызык, ләкин шул минутта ук онытыла. Мин һәр төрле мәгълүмат чыганагын, шул исәптән блогерларны да яклыйм, законны гына бозмасыннар. Ләкин дөрес сүзгә ихтыяҗ нәкъ менә пандемия вакытында ачык чагылды. Интернет «ОБС»ка әйләнде — «одна баба сказала». Ниләр генә таратмыйлар, битлек кияргә ярамый, прививкадан үләләр икән… Вирусны самолет белән сиптереп йөрүләрен дә укыдык. Менә шушы вакытта профессиональ журналистика җитми. Профессиональ, компетентлы белгечләрнең сүзен җиткерү кирәк. Кызганыч, бу нисбәттән төпле, ышандырырлык сүз җитми. Шуңа халыкта ышанычсызлык хөкем сөрә, — диде ул.
Икенче төп проблема итеп Илфат әфәнде кадрлар кытлыгын билгеләде.
Без картаябыз. Мин дә җиденче дистәне ваклыйм. Без журналистикага 90нчы елларда килдек, яңалык алып килдек. Өлкәннәр дә безгә карап үзгәрергә мәҗбүр булды. Бүген алай дип әйтеп булмый. Татар журналистикасы мәктәбе авыр хәлдә. Мин телевидениедә баш редактор булып эшләгәндә ул кадрларны педагогика институтлары, филологлар хисабына да баеттык. Хәзер бу мөмкин түгел диярлек. Өстәвенә татар мәгарифе бүген татар телле балаларны тәрбияләми башлады. Урысчасы шәп булган яшьләр урысчага күчәргә тырыша. Ул мәгълүмат табу ягыннан җайлы, бик тиз танылырга мөмкинлек бирә, аудитория зур дип уйлаулар да бар.
Бүген нәкъ менә татар журналистикасы вәкиле булуның олуг дәрәҗә булуына ирешергә кирәк. Татар журналисты әзерләү турында уйларга кирәк. Без, редакторлар, хәзер аучы ролендә, кайда талантлы егет-кыз бар, эләктерергә тырышабыз. Пандемиягә чаклы мин мәктәпләргә очрашуларга еш йөри идем. Дөресен әйткәндә, шунда «вербовкалана» инде кеше. «Безнең гәҗит»нең шундый кадрлары бар, — диде ул.
«Бүген почта хат, газета-журнал таратучы түгел — әйбер сатучы»
Өченче мәсьәлә буларак тиражлар һәм почта темасы күтәрелде. «Былтыргы „А“ лар», ди аны баш мөхәррир.
Бүген тиражларны үстерү турында хыяллану мөмкин түгел, аны саклап калу турында кайгырабыз. Тиражларның кимүе бездән тормый дип, 99 процент ышанып әйтә алам. Бүген почта хат, газета-журнал таратучы түгел — әйбер сатучы. Сатсын, акча эшләргә кирәк. Ләкин ник соң анда сатылган әйберләр кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк? Ник почтальонга план куела, һәм анда инде газета кайгысы калмый? Пенсия килгән шатлыктан әби, эченнән генә сыкрап, алып кала инде ул кыйммәтле порошокны, консерваны, авылдашы бит. Быел көз «Татмедиа»да Татарстан почтасы җитәкчелеге белән очрашу булды. Мин сораша башладым. Почтальоннарга нинди планнар куела, нинди страховкалар ул, ник товарлар кыйммәтрәк, ник ул товарлар белән тәэмин итүчеләргә тендер үткәрелми?
Баксаң, читкә китәм икән, «уходим в детали», дип кисәттеләр. Сорауларыма җавапны күпме генә таләп итсәм дә — булмады. Журналист мөрәҗәгате булган рәсми хатларым да җавапсыз. Бу «детали» түгел… Нәтиҗә күз алдында, бүген авылда гына түгел, шәһәрләрдә почта бүлекчәләре ябылу алдында, чөнки хезмәт хакы түбән.
Безнең 66нчы почта бүлегендә сәгатьләр буе чират торып заказлы хатларны алып була, җибәреп булмый. Кайбер көннәрдә ябылып та тора. Хатлар соңара, югала. Димәк, газетабыз да килми булып чыга бит инде. Кеше ник язылсын аңа?! Әгәр кешене укудан бер биздерсәк, ул болай да була икән дип, әнә шул мин әйткән ОБС мәгълүмат чыганагы белән яши башлый.
Минемчә, почта — стратегик объект. Аның таркалуы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. «Татарстан почтасы» суверен булганда табышка эшләде бит. Ул вакыт сагынып сөйләргә генә калды. Суверен почта сорар идем дә, ләкин мине сепаратизмда гаепләрләр. Бүген бюрократиягә күмелдек. Ай саен Мәскәүгә кочак-кочак кәгазь юллыйбыз. Безне бугазлый торган килешүләргә кул куярга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, 2020нче елның көзге язылу акчасын мин быел 16нчы февральдә генә алдым. Җәен дә шул проблема. Ике ай буе хезмәткәрләрем, типография ни хисабына яшәргә тиеш?! Россия буенча минем кебекләр күпме?! Күпме редакциядән ничә миллиард акча туплана анда?! Безнең сентябрьдә башланган язылу кампаниясеннән кергән акча февральгә чаклы кайда процентлар җыя икән?
Безнең күбебез НДСсыз эшли. Хәзер почта үзе түлисе НДС акчасын да безнең хисаптан ала. Ник? Менә шул сорауларга да җавап табасы иде. Хатлар язып карадым. Тик ялгызым ни кыра алам? Быел Татарстанда нәширләр ассоциациясе оешты. Бик продуктив эшли, рәхмәт. Гомумән, бу юнәлештә «Татмедиа» ның, барлык редакторларның бердәм эш итүе кирәк. Республикабыз җитәкчелегенең дә яклавына өмет итәбез. Почта проблемасы Татарстан почтасы гына хәл итә торган проблема түгел, ул — Россия почтасы проблемасы, андагы реформа нәтиҗәсе, — диде ул.
Әсгать Сәфәров бу мәсьәләне чишү буенча нинди тәкъдимнәр бар дип сорады. «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи үз тәкъдимен әйтте.
Эш язылу агентлыгыннан тора (подписное агентство). Хәзер элеккеге агентлыклар ябылып бетте, почта үзе генә калды. Бүген ул — монополист. Шуңа күрә безнең акчалар белән дә ничек телиләр шулай уйныйлар. Без Татарстан эчендә үзебезнең язылу агентлыгын ачу хакында уйлый алабызмы икән? Алар үзләре әйтте: подпискадан шул ук кәнфит-перәннек саткан кадәр акча алалар, миллиард ярым акча турында сүз барды. Ул кадәр акчаны югалтырга теләмәсәләр, һичшиксез, агентлыкка каршы барырга тиеш булачаклар. Икенчедән, хәтта зур авылларда да почталар ябыла. Мөслим районыннан шалтыраттылар, авылга бер газета да килми. Почтальонның хезмәт хакы юк. Әбигә мең сумга кыйммәтле әйберләр сатканнан соң нинди йөз белән почтальон «гәҗиткә дә языл» дип әйтә ала? Нәтиҗәдә милли матбугатны югалтабыз. Дәүләт күләмендә ярдәм булмаса, без берни дә эшли алмыйбыз. Агентлыкны «Татмедиа» ныкы итеп ясый алабыз, аны антимонополь закон нигезендә эшләп була, — ди ул.
Әсгать Сәфәров чишү юлын һәм тәкъдимнәрне язып бирергә кушты.
«Иң зур проблема — татар телендә эшли белүче белгечләр табу»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков кадрлар проблемасын чишү юлы буларак барлыкка килгән укыту курсы турында сөйләде.
Кызык заманда яшибез, элек акча юк, эшләргә кеше бар иде, хәзер акча да, җиһазлар да бар, ә эшләргә кеше юк. Безнең иң зур проблема — татар телендә эшли белүче белгечләр табу. Кызганычка каршы, олы буын белгечләр китеп бара. Яңа эш алымнары керде: социаль челтәрләр, инфографика, видео. Яңа форматта эшли белүче яшь буын журналистлар кирәк. Яшь журналистларны тапсак та, телне камил белү мәсьәләсе килеп чыга. Төп проблема — кадрлар.
Бүгенге көндә бездә дистәдән артык вакансия бар, татар телле белгечләр кирәк. Районнарда да татар телле белгеч табу авыр, әле рус телендә эшләүчесен дә табып булмый. Кызганычка каршы, соңгы елларда бюджет урыннарда тел белгечләрен әзерләү туктатылды. Мин үзем татар мәктәбен тәмамладым, татар журналистикасында укыдым. Ул вакытта ук бер группадан бер-ике юньле журналист чыга иде. Соңгы елда ул эш туктатылган иде. Шуңа күрә без зур эш башладык. «Татмедиа» Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә татар теле, әдәбияты һәм журналистика курсын ачтык. Ике ел бу эш дәвам итә. Беренче елдан ук мин, Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева укытабыз, практик белем бирәбез, һәр җомганы студентлар редакциягә практикага килә. Былтыр 21 студент иде, быел 25 студент бюджет хисабына укый. Иң мөһиме — практика булу. Институтта татар мохите бар, студентлар коридорда да татарча сөйләшә. Ул баланы татар журналистикасына өйрәтү җиңелрәк.
Быел институтта яңа белгечлек ачыла: Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә: копирайтинг һәм бренд коммуникацияләр. Ул да татар телендә укытылачак. Бала Инстаграм, Тиктокта татар телендә эшли белергә тиеш. Татар телен җиңел, камил итеп җиткерү безнең өчен бик мөһим, — диде ул һәм башка редакцияләрнең дә бу эшкә кушылуын әйтте.
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Васил Гарифуллин үз фикерен әйтте. Татар теле укытучылары хисабына журналистлар әзерләү кирәк түгел дип саныйбыз, ди ул.
Бездә бер ел бюджет урыннар булмады, быел җиде урын бирелде. Филология бүлегендә студентлар татар теле һәм әдәбияты укытучысы белемен ала, журналистик белем түгел. Без журналистика теориясен, тарихын, икътисадын укытабыз, — ди ул.
Әсгать Сәфәров сүзләренчә, төрле вариантлар булу әйбәт, ул икесен дә хуплады.
«Журналистларга киң караш җитми»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов яшь татар журналистларына киң караш җитмәвен әйтте һәм үз тәкъдимен җиткерде.
Татар журналистлары — патриот. Нинди генә проблемалы мәсьәлә булмасын Татарстанны кире яктан күрсәтмәделәр. Без үз казаныбызда кайныйбыз. Журналистларга киң караш җитми, ул Татарстанны якларга кирәк булганда чагыла. Мөмкинлек булса, аларны чит илдә укытасы иде. Яшьләрнең күпмедер өлешен генә булса да укытырга җибәрә алсак иде, практикага булса да барып кайтсыннар иде. Әйиик, Төркиянең TRT компаниясендә эшләп кайтсыннар.
Шулай ук газетага язылуга килгәндә, бер кызыклы үзенчәлек бар: татар журналистларына караш икенче төрле. Мәсәлән, Юстиция министрлыгы киләсе елга 80 «Республика Татарстан» газетасын, бер «Ватаным Татарстан»ны һәм тагын җиде-сигез федераль газета яздырган. Суд департаментында бер генә татар газетасы да юк, — диде ул.
Искәндәр Сираҗи да укыту идеясын хуплады.
Укыту ук булмаса да, барып аралашып кайтсыннар иде. Киң караш чыннан да җитми. Журналист фермада зоотехник, суд залында юрист, басуда агроном булырга тиеш бит. Укыту системасы чыннан да аксый. Килгән кадрларны үзебез әзерләп чыгарабыз, чөнки алыр кеше юк, — ди ул.
Ике-өч кешене җибәрү мөмкинлеген карарбыз. Проектлары кызыклы булса, үзебезнең хисапка чит илгә җибәрә алабыз. Ул татар журналистларына бер стимул булыр иде, — диде Әсгать Сәфәров. Соңыннан ул татар телендәге матбугат чаралары вәкилләренә рәхмәт хатларын тапшырды.
Галерея: Әсгать Сәфәровның матбугат чаралары вәкилләре белән очрашудан фоторепортаж