Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар кызы» җиңүчесе, Пенза кызы Альбина Медведева: «Мишәр диалектымнан ояла идем»

«Интертат» халыкара «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе – Златоуст осталары ясаган таҗ һәм «Лада Гранта» автомобиле иясе булган Пенза кызы Альбина Медведева белән таныштыра.

news_top_970_100
«Татар кызы» җиңүчесе, Пенза кызы Альбина Медведева: «Мишәр диалектымнан ояла идем»
Александра Живушкина

Искә төшереп узабыз: халыкара «Татар кызы» бәйгесе пандемия, дөньядагы вазгыятькә бәйле рәвештә 2019 елдан бирле уздырылмады. 2021 елда бәйге төбәк дәрәҗәсендә үткәрелеп, «Татар кызлары» билгеләнде. Шул ук елны Казанда халыкара этапның ярымфиналы узды, финалист кызлар ачыкланды. Тик финал тагын 2 елга кичектерелде.

2019 елда халыкара «Татар кызы» титулына Үзбәкстаннан Лилия Камилова лаек булган иде. Ул киләсе халыкара бәйгене үзе белән Ташкентка алып кайтты.

Фото: © Александра Живушкина

17 сентябрь Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәренең «Туркистон» сәнгать сараенда халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы үтте. Гран-прига Пенза кызы Альбина Медведева лаек дип табылды һәм киләсе халыкара бәйге үткәрү хокукы Пенза шәһәренә китте.

  • 23 яшь
  • Пенза шәһәрендә туган
  • Әти-әнисе Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылыннан
  • «Россия1» каналының Пенза бүлекчәсендә диктор булып эшли
  • Пенза дәүләт университетында лингвистика юнәлешендә магистратурада читтән торып белем ала, Мәскәүдәге медиаиндустрия академиясендә «Телеведущая» юнәлешендә укый
  • Буш вакытта визажист, модель булып эшли
  • 2020 елда Пенза өлкәсендә узган «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе

Фото: © Александра Живушкина

Альбина, күпләр синең фамилияңә игътибар итә. Медведева фамилиясе каян килә?

Фамилиям турында сорауларны еш ишетәм. Керәшен татары түгелме, дип тә сорыйлар.

Ул – бик буталган тарих. Әлегә кадәр фамилиямнең чыгышы, тамырлары каян икәне билгеле түгел. Минем әти-әнием Югары Әләзән дигән татар авылыннан. Әтием кечкенә чагында ук фамилия тарихы турында кызыксынган, тик хәтта аның әбисенең әниләре дә төгәл җавапны белмәгәннәр.

Шулай да безнең нәселдә бары җирле татарлар гына булуын беләбез. Шуңа өстәп, авылда бик дәрәҗәле булган имамнар нәселе дә.

Иң кызыгы, әтиемнең әти-әнисе торган урамда рәттән урнашкан берничә йортта Медведевлар яши, тик алар туганнар түгел.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан. Альбинаны Пензада әти-әнисе каршы алган мизгелләр

Үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле. Тормышта нәрсәләр белән кызыксынасың?

Хоббиларым бик күп. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәм, милли ашлар пешерергә, җәяү йөрергә яратам. Пензада аллеялар, парклар бик күп, эшем янында гына Олимпия аллеясе бар. Буш вакытында шунда чыгып, уйларымны тәртипкә китереп, ял итәм. Ул миңа бик тә булыша.

Балачактан ук биюгә йөрдем, еш кына сәхнәдә чыгыш ясадым. Сәхнә миңа күптән җитми иде. Финалдан соң күптән онытылган хисләр кире кайтты. Хәзер янәдән бию дәресләренә язылырга, үзем өчен биергә телим.

Финалда үземә яңа хобби да таптым – ул чигү. Ул да миңа ял итәргә, уйларны тәртипкә салырга булыша. Ул вакытта куллар эшли, баш тына. Чигәргә финала Кадрия Рәисовна үткәргән остаханәдә өйрәндем. Ул дәресләр өчен мин бик рәхмәтле.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан

«Гран-при алырмын дип уйламадым, миндә шок»

«Татар кызы» бәйгесе турында каян белдең? Әллә берәрсе илһамландырдымы?

Бу хата әнием интернеттан күреп алган, һәм ул минем дә катнашуымны теләде. Башта «ул миңа кирәкми» дип уйладым, шикләндем. Аннары соң «гариза җибәреп карармын» дидем, кызыксынып куйдым. Хәзер бу – минем өчен зур адым. Бәйгедә катнашудан тормышымда яңа этап башланды. Әниемә мин бик рәхмәтле. Ул мине дөрес юлга кертеп җибәргән.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивы

Өлкә этабыннан соң Казанда ярымфинал да булды. Финалга үткәч кичергән хисләреңне дә хәтерлисеңдер? Ул вакытта Гран-при алырмын дип уйлаган идеңме?

Ярымфиналдагы хисләрне мин әле дә бик яхшы хәтерлим. Үземнең исемемне ишеткәч, күздә яшьләр агып китте, башта ышанмадым да. Уйларым да, эчке яктан да, тышкы яктан да бар нәрсәм үзгәрде. Ничек шулай була аладыр, белмим. «Татар кызы» бәйгесе ул кешене үзгәртә. Ул – бик зур проект. Минемчә, бу бәйгедә һәр татар кызы катнашырга тиеш. Ул – бик шәп мөмкинлек.

Ул вакытта әле Гран-при алырмын дип уйламадым да. Хәзер дә миндә шок. Әле нәрсә булганын һаман аңламыйм.

Гомумән, бәйге ул, барыбер дә, ярышу дигәнне аңлата. Синдә җиңү теләге көчле идеме?

Кызлар белән арабызда көрәш булмады. Бу бәйге үз мәдәниятеңне, үз телеңне ярату турында. Без кызлар белән бер команда булып эшләдек. Шул вакыт эчендә шундый якынайдык, берләштек. Без сеңелләр кебек булдык. Әле дә кызларны сагынам, миңа күңелсез. Янымда күршем Әлфиям дә юк, кызларым да юк. Бу бәйгедә яхшы, ачык күңелле чын дуслар таптым. Анысы – минем өчен иң мөһиме. Һәр кызның яхшырак булырга, телне камилләштерергә, шомартырга дигән теләген бар иде. Минем өчен болар барысы да – кыйммәтле тәҗрибә.

Фото: © Александра Живушкина

Сәхнә артында төрле хәлләр булды. Авыр да, кайбер вакытта күңелсез дә булды. Сәхнә миңа күбрәк рәхәтлек китерә. Ул – минем өчен көч урыны. Мин сәхнәгә чыккач, тулысынча илһам дөньясына чумам. Ләкин безнең репетицияләрдә авыр хәлләр булыштырды. Бөтенесен дә булдырып та бетереп булмый. Кемдер яхшы бии, кемдер яхшы җырлый. Мәсәлән, мин җырларга яратам, тик профессионаллар кебек җырлый алмыйм. Безнең белән профессионаллар эшләде, алар безне өйрәтте, киңәшләр бирделәр. Дустанә атмосфера булды. Әле дә шунда кайтып, барлык этапларны узарга телим.

Фото: © Александра Живушкина

«Үземнең мишәр диалектымнан ояла идем»

Нинди сыйфатларың, кайсы ягың сине җиңүче итте дип уйлыйсың?

Тырышлыктыр. Эшләгән эшеңне яратырга кирәк. Тулысынча, бөтен йөрәгең, бөтен җаның белән яратырга кирәк. Аннары бөтен эшләрең яхшыга барачак. Әлбәттә, мин бик зур горурлык хисе кичерәм. Минем өчен ул зур титулны безнең төбәккә алып кайту – зур хөрмәт. Пенза өлкәсендә шундый зур бәйге үткәне юк. Без булдырырбыз, дәрәҗәне тотарбыз, масштабны зурайтырбыз, дип өметләнәм. Минем өстемдә зур миссия.

Җиңүче булгач, тормышың берәр ничек үзгәрергә өлгердеме?

Үзгәрешләр турында сөйләргә әле иртәрәктер. Миңа әле дә якыннарымнан, бер белмәгән кешеләрдән дә котлаулар килә. Минем өчен ул – бик зур сөенеч. Бу статус миңа яңа мөмкинлекләр, яңа кешеләр, яңа юллар китерер, дип уйлыйм. Бәйге вакытында эчке яктан үзгәрдем. Тормыш максатларым үзгәрде. Хәзер мин тарихта эз калдырырга, үз мәдәниятем өчен нинди дә булса файдалы әйбер эшләргә телим.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан

Башка кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

Бер генә киңәшем – оялмаска, курыкмаска, алга таба барырга. Ярымфиналдан соң шуны аңладым. Мин, никтер, мишәр диалектымнан ояла идем. «Ничек ул Казанга барып кызлар белән сөйләшермен инде, мине аңламаслар», – дип курка идем. Хәзер дә ул диалектым сизелә. Ләкин мин хәзер аңардан оялмыйм. «Мин бит татар телен беләм, мин өйдә татарча гына сөйләшәм, ник мин бәйгедә дә шулай сөйләшә алмыйм», – дип уйладым. Ул проблема күп кызда бар иде.

Үз көчеңә ышанырга кирәк. Үз-үзеңә үзең ышанмасаң, сиңа беркем дә ышанмаячак.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан

«Пенза татарлары бик бердәм»

Пенза татарлары синең өчен бик җанатып тордылар дип беләбез. Алар белән элемтәдә тордыңмы?

Ярдәм, җылы теләкләр миңа ышаныч, күп көч бирде. Безнең Пенза татарлары бик бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Татар мәдәниятенә бәйле бик күп чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, безнең автономиядә балалар фестивальләре бар. Фольклор, бию, җырлау буенча фестивальләр. Концертлар булып тора. Татарстаннан берәр җырчы килә икән, ул концертка урыннар да калмый. Мин үзем дә һәр нәрсәдә катнашырга тырышам. Пензада бөтен дөнья татарларының яраткан бәйрәме «Сабантуй»ны бездә бик масштаблы уздыралар.

Фото: © Александра Живушкина

Киләчәк тормышыңны Пензада күрәсеңме? Башка шәһәргә күченү теләге бармы?

Әле әйтә алмыйм. Шулай да мин Казанга гашыйк. Мин анда үземне өйдә кебек хис итәм. Бик матур, чиста, илһамландыра торган шәһәр. Минемчә, Казанда максатларга ирешү җиңелрәктер дә. Алла бирсә, бәлки, мин дә Казанга күченермен. Миңа барысы да: «Сиңа Мәскәүгә күченергә кирәк», – диләр. Тик мин Мәскәүне бик яратмыйм. Ул минем өчен шундый таш джунгли, анда тормыш бик тиз үтә. Ярты тормышны юлда уздырасың, миңа алай ошамый.

Киләчәктә Пензада яңа татар проектларын булдырырга, булганнарын үстерергә, бәлки, үзгә форматта халыкка күрсәтергә телим. Пенза өлкәсендә яңа проектлар, шуның белән мәдәниятне халыкка кертергә кирәк. Бәлки, берәр хатын-кызлар оешмасы турында уйлармын.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан

«Иремнең татар булуын телим»

Татар халкының киләчәге һәм бүгенгесе турында фикереңне әйтеп үтче. Сине милләт тормышында борчыган проблемалар бармы?

Татар милләтендә бик актуаль проблема бар – гаиләләрдә балалар татарча сөйләшмиләр, туган телләрен белмиләр. Ни өчендер рус телендә сөйләшергә тырышалар. Әләзәнгә кайткач, мин урамда рус телен ишетәм дә, миңа шундый күңелсез булып китә. Ул инде гаиләдән, әти-әниләрдән торадыр. Мәсәлән, безнең гаиләдә андый хәлләр булмады. Мин рус мәктәбендә укыгач, рус даирәсендәге түгәрәкләргә йөргәч, татар дусларым бик күп булмады. Ләкин татар телен без гаиләдә сакларга тырышабыз. Шуңа күрә мин киләчәктә балаларым туган телләрен белсен, өйрәнсен һәм сакласын өчен тырышачакмын.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан

Гаилә турында әйтеп үттең. Үзеңнең сөйгән ярың бармы?

Юк. Алла бирсә, булыр. Мин бик актив тормыш алып барам. Әле җәмәгать эшләре, әле хобби, әле юлга чыгып китәсе. Бәлки, шуңа күрә аның турында уйлаганым да юк.

Интернетта: «Милләте мөһим түгел, иң мөһиме әйбәт татар булсын», – дигән шаяру бар. Киләчәктә татар егетенә кияүгә чыгарга уйлыйсыңмы, әллә инде андый мәхәббәт мәсьәләсендә милләт мөһим түгелме?

Әлбәттә, иремнең мөселман гына түгел, татар да булуын теләр идем. Мин башка мәдәниятләрне да хөрмәт итәм. Ләкин минем өчен милләтемне саклап калу, аны балаларыма тапшыру бик мөһим. Мине үземнең ата-бабаларым өйрәткән кебек, минем балаларым да үз тамырларын, туган телләрен һәм мәдәниятен беләчәк.

Әлегә кияүгә чыгу турында уйлар юк. Әбиләремә әйтмәгез (көлә). Хәзер бөтен көчемне белем алуга, карьерага, үз-үземне үстерүгә юнәлтәм. Ләкин беркем дә Аллаһы Тәгаләнең планнары турында белми. Ул гына кайчан һәм ничек яхшырак икәнен белә.

Фото: © Альбина Медведеваның шәхси архивыннан

Синең өчен кайсы мөһимрәк – карьерамы, гаиләме?

Карьера белән гаилә арасында сайларга кирәкми. Икесен дә гармониядә, баланста тотарга кирәк. Кыз кешегә үзен җәмгыятьтә күрсәтү, ниндидер дәрәҗәләргә ирешү мөһим. Шул ук вакытта гаилә турында да уйларга кирәк.

Икесенең берсен генә сайласаң, барыбер ярык тагарак янында утырып каласың. Чөнки иаиләне генә сайласаң, иҗат, эш җитмәячәк, үз-үзеңне, шәхесеңне югалтасың. Карьераны гына сайласаң, ялгыз гына тагын булдырып булмый. Әлбәттә, хәзер көчле һәм мөстәкыйль хатын-кызлар буыны, тик тормыш буйлап ялгыз баруы да бик авыр.

Булачак иремнең миңа булышуын, ул мәсьәләрдә яңа юллар күрсәтеп, ярдәм итүен, янымда укытучы кебек булуын теләр идем. Мин дә аны илһамландырыр идем. Карьераны да, гаиләне дә бергәләп булдырырга кирәк.

Фото: © Александра Живушкина

Альбинаның әти-әнисе: «Бүләк турында уйламадык та»

Бәйгедә җиңүчегә дип әзерләнгән өр-яңа «Лада Гранта» машинасы җиңүчене Казанда көткән. Альбина әти-әнисе Наил абый һәм Ания апа белән бергә бүләкне алырга дип, Пензадан Казанга килде. Машина руленә утыргач та, ул дулкынлануын яшермәде.

Машина бүләк итәрләр дип уйламаган идем. Гомумән, нинди бүләкләр булыр икән, дип бөтенләй уйлаганым булмады. Иң мөһиме һәм иң кыйммәтлесе минем өчен – ул титул һәм тәҗрибә.

Машина ачкычларын күргәч, миңа шок булды һәм, әлбәттә, бик шатландым. Бу хәлләргә әле һаман да ышанып булмый. Эчемдә дулкынлану, калтыранып торам. Шушы мизгелләрне күрә алганым өчен Ходаема, әти-әниемә, тормышыма, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт!

Минем тормыш ритмы белән бу – иң яхшы, файдалы бүләк. Мин үз машинам турында хыялландым! Хәзер, Аллаһы Тәгалә бирсә, машина йөртү таныклыгы алырга кала, – дип сөйләде Альбина.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Наил абый белән Ания апа да кызларын шундый зур бүләккә ия булуы белән котладылар. «Үз тырышлыгы белән алган зур бүләге. Без бүләк турында уйламадык та, сорамадык та», – диеште алар.

Кызыбыздан: «Төп приз нинди була?» – дип сорамадык та. Безгә аның җиңүе, сау-сәламәт булып өйгә кайтуы мөһим иде. Әти кеше буларак, мин юлда йөрү, очу турында борчылдым, – ди Наил Медведев.

«Кызыбыз белән бик нык горурланабыз», – диде Ания ханым.

Бик тырышты. Образындагы кечкенә генә элементлар өчен дә борчылды. Телефоннан сөйләшкәндә дә: «Әнием, вакытым юк, мин өйрәнәм», – диде. ИншәАллаһ, кинәнәбез, куанабыз. Нәкъ менә безнең кызыбызда чын татар кызын күрүләренә зур рәхмәт.

Кызыбыз бик тырыш, бар яктан да уңган, бар ягы килгән. Ул рус мәктәбендә укыса да, үзебезчә мишәрчә сөйләшә, чөнки гаиләдә дә сөйләшәбез. Кайнәм дә: «Мин оныкларым белән горурланам, алар шәһәрдә яшәсәләр дә безнеңчә сөйләшә беләләр», – дип әйтә, – дип сөйләде Ания Медведева.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең зур бүләге – машина да, киләсе халыкара этапны уздыру хокукы да Пензага китте. Димәк, «Татар кызы» Пензада да гөрләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100