Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар кызлары чишенә, сакланмый бездә иман. Шундый буламыни инде Хәзер «Мисс Татарстан?»

news_top_970_100
«Татар кызлары чишенә, сакланмый бездә иман. Шундый буламыни инде Хәзер «Мисс Татарстан?»
Фото: Рамил Гали

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Айзат Вахитов быелгы «Мисс Татарстан» бәйгесе, анда кызларны купальникларда сәхнәгә чыгару, 14 яшьлек кызның җиңүенә бәйле фикер алышулар турында шаярта.

«Мисс Татарстан»

Кая бара бу дөнья? –

Бигрәк үзгәрде заман,

Ничек инде татар кызы

Сәхнәдә купальниктан???

Татар кызлары чишенә,

Сакланмый бездә иман.

Шундый буламыни инде

Хәзер «Мисс Татарстан»???

Барысы да, мулла кебек,

Тукый шушы сүзләрне.

Еллар үтә, татар һаман

Гаеп итә яшьләрне.

Быел исә бөтенләй

Шардай булды күзләре.

Мондый хәбәрне ишетеп,

Телсез калды үзләре.

Барысын да шаккатырып,

Яңгыратып дөньяны,

«Мисс Татарстан»ның таҗын

14 яшьлек кыз алды.

Татарлар бит электән

Яшьләй кияүгә чыккан.

Бәлки, шуның өчен яшьтер

Безнең «Мисс Татарстан»?

Аның барыбер тамырында

Ага бит татар каны,

Хәзер, яше генә җитсен –

Алыр «Мисс Россия»не.

Ир-атларга да кирәктер

Менә мондый конкурслар.

һәрбер 14 яшьлек кызга

Кирәк 15 яшьлек пар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100