![Татар коуч Илүзә Әминова ире белән җырлый: «Булам үзеңә генә»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/12/21/d2f69a3d5b20c9b7704c7e6a771fa493.jpg)
Беренче татар коуч Илүзә Әминова ире Нияз белән җырлаганын социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларга күрсәтте. Алар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар репертуарыннан «Яле, иркәм» җырын башкара.
«Искиткеч», «Сөбханалла, күз тимәсен», «Афәрин, булдырасыз», – дип куәтләп алган халык.
«Яле, иркәм, кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә,
Булам үзеңә генә...»
Әле яңарак кына Илүзә Әминова виртуаль дусларын биюе белән сокландырган иде.