Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар композиторы Рафаил Бакиров истәлегенә: «Аның мирасы – киләчәк буыннарга хәзинә»

Магнитогорскида туып үскән, нәселенең чишмә башы Татарстаннан булган, татар мәдәниятендә тирән эз калдырган татар шәхесе Рафаил Бакиров истәлегенә язма тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Татар композиторы Рафаил Бакиров истәлегенә: «Аның мирасы – киләчәк буыннарга хәзинә»
Фото: © vk.com/rm_bakirov

Сентябрь азагында «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» Магнитогорскида оештырган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумында татар композиторы Рафаил Бакиров турында эчтәлекле чыгыш булды. Чыгышны Магнитогорскиның 56нчы мәктәбе директоры урынбасары, Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Әлфия Хунафина ясады.

Магнитогорскида туып үскән, нәселенең чишмә башы Татарстаннан булган, татар мәдәниятендә тирән эз калдырган татар шәхесе Рафаил Бакиров турында интернетта татарча мәгълүмат таба алмадым. Шуңа күрә милләттәшебез истәлегенә Әлфия Хунафинаның русча яңгыраган чыгышын «Интертат»та татарча бирергә булдык.

Әлфия Хунафина, төп темага керешкәнче, башта кыскача үзе турында сөйләде, Рафаил Бакиров белән танышу тарихын бәян итте.

Әлфия Хунафина уртада.

Авторы Әлфия Хунафина

Мин Башкортстанның Хәйбулла районында татар гаиләсендә тудым. Нәселем тамырлары Башкортстанның Зилаир районындагы Чуенчы-Чупан атамалы татар авылына барып тоташа, – диде Әлфия Хунафина. – Магнитогорск дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, шушы шәһәрдә калдым. Ике сеңлем дә бу уку йортында укыды. Нәтиҗәдә, өчебез дә укытучы һөнәренә тугры калып, Магнитогорскида төпләндек. Әниебез дә укытучы иде. Ул 38 ел буе башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде.

Магнитогорскига килгәч, татар автономиясен эзләп таптым. Бу шәһәрдә татарлар өчен күп эшләр башкарган, Магнитогорскида татар мәдәнияте үсешенә зур көч куйган композитор Рафаил Бакиров яшәгәнен белдем. Аның белән танышасым килде.

Бервакыт телефон шалтырады. Элемтәдә Рафаил Бакиров иде. Бактың исә, хезмәттәшлек итәр өчен, ул мине үзе эзләп тапкан. Нәтиҗәдә, без аның белән бик күп чаралар үткәрдек. Алардан Магнитогорскиның «Татар рухы» газетасында, Чиләбе өлкәсенең «Хәзинә» газетасында мәкаләләр туды. Без шулай ук Рафаил Бакировның спектаклен куйдык һәм аның турында документаль фильм төшердек.

Магнитогорскида Сабантуйга нигез салган Рафаил Бакиров

Конференциядә катнашучылар игътибарына Рафаил Бакиров турында документаль фильм тәкъдим ителде. Әлеге язманың төп мәгълүматы шушы фильмнан алынды.

Рафаил Мулланур улы Бакиров – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы булган шәхес. Михаил Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры.

Бакировлар нәселе Татарстанның Менделеевск районы Камай авылыннан башлана. Рафаил Бакировның бабасы Гомәр, 1931 елда кулак буларак хөкем ителеп, гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә сөрелә, ә атасы Мулланурга ул вакытта 6 яшь кенә була.

Фото: © vk.com/rm_bakirov

Рафаил Мулланурович үзе 1946 елның 7 июлендә Магнитогорскида туа. Аның атасы Мулланур Гомәр улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, һөнәре буенча балта остасы. Әнисе Наилә Мәхмүделхак кызы – хезмәткәр.

Рафаил Бакиров әтисе Мулланур һәм әнисе Наилә белән. 1951 ел

Фото: © Рафаил Бакировның автобиографик китабыннан алынды

Рафаил Мулланур улы татар музыкасы яңгырап торган чын татар гаиләсендә үсә. Гаилә еш кына туганнарын җыеп, җыр-моң белән тулы мәҗлесләр оештыра. Бабасы Гомәр, атасы Мулланур, туганнан туган абыйлары бик оста гармунчылар була.

Дусты һәм классташы Григорий Аюбашев Рафаилне баянчылар түгәрәгенә чакыра. 1 айдан соң, яшь баянчы укытучыларын осталыгы белән гаҗәпләндерә. Рафаил укуын 1нче музыка мәктәбендә дәвам итә. Аның булачак һөнәре шул вакытта ук билгеләнә. Әти-әнисе, гади эшчеләр булса да, малайның баянга тартылуын хуплап, ай саен шактый зур сумма – 50 сум түләп укыта башлый. Малайның чаңгы, шахмат һәм башка мавыгулары икенче планга күчә. Музыка Рафаил Бакировның яраткан шөгыленә әверелә.

Бакировлар гаиләсе Үзбәкстанга күченгәч, Рафаил Мулланурович Фирганә музыка көллиятенең 2нче курсына укырга керә. Укуын өзмичә генә, музыка мәктәбендә укыта башлый. Егет 1965 елда көллиятне тәмамлагач, читтән торып, Казан консерваториясенең баян классына укырга керә. 1966 елда Бакировлар гаиләсе Магнитогорскига кайта.

1969 елда Рафаил Бакиров булачак хатыны Суфия Абдулла кызы Мохитова (Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан) белән таныша һәм гомеренең соңгы көненә кадәр аның белән тормыш итә. Суфия Бакирова бик матур тавышлы җырчы була.

1971 елда Рафаил Бакиров «Яшьлек» татар вокаль-инструменталь ансамблен төзи. Ансамбль Урал төбәкләрендә киң популярлык казана. Ансамбль репертуарында аның эшкәртүендәге татар халык җырлары гына түгел, ә үз җырлары да яңгырый. Рафаил Бакиров шулай композитор буларак та таныла.

Фото: © vk.com/rm_bakirov

1989 елда Рафаил Бакиров Глинка исемендәге музыка көллияте студентлары белән «Айгөл» татар халык уен кораллары ансамблен төзи.

Рафаил Мулланурович музыка мәктәбендә укыганда, ноталар булмау сәбәпле, татар халык көйләрен күңеленнән чыгарып уйнаган була. Ул Казан консерваториясен тәмамлаганда, башкаручылар өчен хрестоматия кирәклеген аңлый һәм аны үзе төзи. Бу хезмәт музыкантлар өчен бүгенге көнгә кадәр яхшы әсбап булып исәпләнә.

Магнитогорск шәһәре үзенең шәхесләре белән горурлана ала. Рафаил Бакиров 1974 елда татар халык театры режиссеры Рафаэль Рәхмәтуллин белән бергә Металлургларның сул як яр буе паркында Магнитогорскиның беренче Сабан туен оештыра, һәм бу бәйрәм бер ел да калмыйча даими үткәрелә башлый. Шулай ук аның тырышлыгы белән, 1991 елдан бирле Нәүрүз бәйрәме уздырыла.

Рафаил Мулланур улының Магнитогорскида беренче эш урыны – музыкаль юнәлешле 65нче мәктәп була. Аннары яшь, перспективалы белгечне Семен Эйдинов музыка көллиятенә чакыра. Шул вакыттан, ягъни 1971 елдан бирле, Рафаил Бакиров 45 ел дәвамында музыка көллиятендә белем бирә.

Педагогик хезмәт еллары үтә барган саен, Рафаил Бакировның талантлы укучылары үсеп чыга башлый. Кайберләренең исемнәрен санап үтик: Владимир Лавришин – Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясе профессоры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган дирижер; Евгений Мушкин – Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры; Сергей Маташов – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең «Иван да Марья» фолк-модерн төркеме җитәкчесе; Ильяс Гафаров – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Халыклар дуслыгы йорты музыканты.

Магнитогорскида Рафаил Бакиров иҗатын рус һәм татар сәнгате хәзинәсе дип атыйлар. Шагыйрь, композитор Азамат Усманов истәлекләреннән: «Шәһәрдә музыкантлар, музыкант-башкаручылар, музыкант-композиторлар бик күп. Бу яктан Магнитогорск шәһәре уникаль, ләкин пьедесталда ике исем генә тора. Алар – Семен Эйдинов һәм Рафаил Бакиров».

Фото: © vk.com/rm_bakirov

Рафаил Бакировның иҗат мирасында оркестр өчен 20 концерт-фантазия, зур әсәрләр бар. Ул күпсанлы музыкаль пьесалар һәм җырлар иҗат иткән. Алар арасында шагыйрь Виктор Калугин шигыренә язылган «Магнитка турында җыр» аерым урын алып тора.

Рафаил Бакировның төрле шәһәрләрдә 30дан артык авторлык җыентыгы басылган. Ул – Магнитогорск һәм Казан газета-журналларында чыккан 70тән артык мәкалә, Магнитогорскига нигез салынганнан бирле татар мәдәнияте үсешен чагылдырган «Тере чишмәләр» китабы авторы да.

Бакировлар гаиләсе белән музыкага бәйләнгән. Рафаил Бакировның тормыш иптәше Суфия Бакирова 1971 елдан бирле Магнитогорскиның «Яшьлек» татар ансамбле солисткасы, кызы Дилә Канбекова фортепиано сыйныфын тәмамлап, автор-башкаручы була. Улы Ренат Бакиров – танылган музыкант-гитарачы һәм композитор. Оныгы Илина Канбекова – Магнитогорскиның «Йолдыз» яшьләр ансамбле җырчысы.

2021 елның 30 апрелендә Рафаил Бакировның йөрәге 74 яшендә тибүеннән туктый. Әлеге язма аның рухына дога булып барсын.

Рафаил Мулланурович «үз телеңне, үз мәдәниятеңне, үз халкыңның тарихын сакларга кирәк» дип, һәрвакыт әйтә килде. Ул моны эше белән гомере буе исбатлап торды. Мин бу шәхесне белүемә, аның белән аралашуыма шат. Аның мирасы – киләчәк буыннар өчен хәзинә, – диде Әлфия Хунафина.

«Үз халкымны бик яратам, милләтемнең юкка чыгуын теләмим»

Төбәкчеләр форумында Рафаил Бакировның оныгы Илина Канбекова да чыгыш ясады. Ул башта «Йолдыз» ансамбле составында, ә соңыннан үзе генә җырлады. Тамашачы аның вокал мөмкинлекләрен югары бәяләде.

Илина Канбекова

Фото: © Рифат Каюмов

Илина Канбекова белән аралашып алырга да мөмкинлек булды.

Илина, рус мохитендә яшәп, татарча сөйләшергә ничек өйрәндең?

Руслар арасында яшәгәч, татар телен саклау җиңел түгел, ләкин туган телне, мәдәниятебезне югалтмаска тырышам. Бабам бала чагымнан милли хисләр сеңдереп калдырган, шуңа күрә үз халкымны бик яратам, милләтемнең юкка чыгуын теләмим.

Магнитогорскида туып-үстем. Магнитогорскиның техник университетын тәмамладым. Белгечлегем – «Персонал белән идарә итү». Музыка буенча махсус белемем юк. Җырга сәләт геннардан күчкәндер. Җырсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Мин һәрвакыт хәрәкәттә булырга, кайнап торган тормыш яратам. Шуңа күрә үзем дә җырлыйм, татар артистларының концертларын да оештырам. Эшләр күп, Аллаһка шөкер. Икенче елга үземнең беренче концертымны куярга хыялланам.

Магнитогорскида татарча сөйләшергә кеше бармы соң?

Халыклар дуслыгы йортында «Идел» яшьләр клубы эшли. Татар телен яхшырак өйрәнү өчен шунда йөрим. Аның җитәкчесе – Алия Җиһангирова. Клубка мәктәп укучылары, студентлар килә. Алар татарча әйбәт сөйләшә, дип әйтә алмыйм, ләкин татар мәдәниятенә тартылалар. Күптән түгел ансамбль белән куйган концертта җырларның сүзләрен русчага тәрҗемә итеп, экраннан күрсәттек. Концертка кеше күп килде. Нәрсә турында җырлаганны аңлап утырдылар. Кайбер сүзләрне шулай отып калалар. Шул рәвешле яшьләрне әкрен генә татар мохитенә тартабыз. Бөтен тырышлыгыбыз бушка булмас, дип өметләнәбез. Магнитогорскида татар теле яшәр, дигән өмет бар әле.

Татарстанда еш булам. Күптән түгел Казанда булып кайттым. Хәзер Магнитогорскида Гүзәл Уразованың концертын оештырып йөрим.

«Йолдыз» ансамблендә күптән җырлыйсыңмы?

Ансамбльгә кереп киткәнемә 8 ел булган инде. Вакыт сизелми дә үткән. Университетны тәмамлагач, татар мәдәнияте белән якынрак танышасым, татарлар белән аралашасым килде. Ул вакытта бабам (Рафаил Бакиров) исән иде. Ул мине Халыклар дуслыгы йортындагы татар клубына китерде. Шунда ансамбльгә тартылдым.

«Йолдыз» ансамбле

Фото: © Рифат Каюмов

Рафаил Бакиров – әниеңнең атасымы?

Әйе.

Әтиең татармы?

Әйе, татар. Аның исеме Илдус Канбеков. Башкортстанның Кырмыскалы районында туып үскән.

Әтиең белән әниең өйдә үзара нинди телдә сөйләшә?

Ул 20 ел арабызда юк инде. Исән чагында русча белән татарча бутала иде.

Рәхмәт! Иҗатыңда уңышлар телим!

2018 елда Рафаил Бакировның улы Ренат Бакиров «Интертат» хәбәрчесе Рүзилә Мөхәммәтовага интервью биргән булган. Тулырак: Мәскәүдә иҗат итүче музыкант Ренат Бакиров: Башка милләттәге коллегаларым татар эстрадасыннан ачыктан-ачык көләләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100