«Татар композиторлары әсәрләре аңа Мәскәүгә юл ачкан» - Музыкант Лундстремны искә алдылар
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар джаз музыканты, бөек Олег Лундстремның тууына 110 тулуга багышланган кичә булды. Өч сәгать чамасы Лундстрем исемендәге Россия дәүләт джаз музыкасы оркестры башкаруында композиицияләр яңгырады.
Сәйдәш «Вальс»ына аранжировка эшләгән композитор
Олег Лундстрем – күренекле джаз музыканты, композитор, дирижёр, РСФСРның халык артисты. 1921–1947 елларда ул Харбин һәм Шанхай (Кытай) шәһәрләрендә яши. 1934 елда Харбинда 9 музыканттан торган үз оркестрын төзи. Оркестр 1936 елда Шанхайга күченә. Биредә ул зур залларда уйный.
1947 елда оркестры белән СССРга кайта, яшәү урыны итеп Казанны сайлый. Аның оркестрына Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов һәм Татар филармониясенең ул дәвердәге сәнгать җитәкчесе Ключарёв зур ярдәм күрсәтәләр. Лундстрем 1953 елда Казан консерваториясен тәмамлый.
Олег Леонидиович Казанда оркестр чыгышлары программасына совет композиторлары җырларын һәм татар халык әсәрләрен кертә. Салих Сәйдәшнең данлыклы «Вальсы»на да симфоник оркестр өчен аранжировка ясый.
1956 елда Лундстрем Мәскәүгә күченә, анда үз коллективы җирлегендә төзелгән эстрада концерт оркестрын җитәкли башлый. Бу чорда оркестр Советлар илендә иң күренекле джаз коллективына әверелә. Ә үзенә аның «Ерак Көнчыгышның джаз короле» дигән исем тагалар.

«Джаз — бик тиз үсеш кичерә»
Концерт алдыннан гримеркада оркестрның җитәкчесе, РФ халык артисты Борис Фрумкин белән дә аралашып алдык.
Әлеге концерт безнең өчен бик мөһим! Һичшиксез, Казан – Олег Лундстрем һәм аның оркестры белән тыгыз бәйләнештә булган шәһәр. Оркестр оештырылуга бүгенгесе көнне 92 ел. Сәнгать өлкәсендә, әлбәттә һәрвакыт «яңа кан» кирәк. Бу сүзләр бик рәхимсез яңгыраса да, ләкин бу күренеш кирәк! Яшьләр яңа көчләр генә алып килеп калмый, ә өр-яңа белемнәр, музыка, шул исәптән джаз жанрына да үсеш юллары вариантларын алып килә. Әйтергә кирәк, джаз бик тиз үсеш кичерә, яңара бара. Джаз, башка сәнгать төрләре берничә гасырлар буена үткән юлны 100 елда үткән. Шуңа күрә дә, заман алга барган саен оркестр үзгәреп тора, – диде ул.

Иң башта филармония фойесында джаз мэтрына багышланган күргәзмә белән таныштык.
Аннары исә концерт үзе башланды. Тынлы, үзлектән яңгыраган, кыллы, мембраналы музыка уен кораллары тавышын ишетергә мөмкин иде.
Лундстрем исемендәге Россия дәүләт камера музыкасы оркестры репертуарында «Хыял» татар композициясе дә бар. Әсәрнең авторы – легендар композитор Алмаз Монасыйпов. «Хыял» икенче бүлекнең башында яңгырады.

«Татарстан джазы үсешен тәэмин иткән музыка белгече»
Татар дәүләт филармониясендә дә джаз оркестры уңышлы гына эшләп килә. Билгеләп китәргә кирәк, Казаннан бик күп музыкантлар чыккан. Казан музыкантлары төрле илләрдә уңышлы эшли – бу дәрәҗә турында сөйли. Ләкин, бүгенге көндә республикада системалы джаз белеме, бу стильне алга сөргән концерт-тамашалар җитеп бетми төсле...
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татар дәүләт филармониясенең джаз оркестры директоры Лидия Әхмәтова:
Бүгенге бәйрәм – безнең өчен бик зур чара. Чөнки Олег Лундстрем 1947 елда Казан шәһәренә кайтып, яшәп, иҗат итеп Татарстан джазы үсешен тәэмин иткән музыка белгече. Ул Салих Сәйдашев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Алмаз Монасыйпов һәм башка татар композиторлары белән бик озак кына иҗади хезмәттәшлек иткән. Алар чын-чыннан иҗатташ дуслар булган. Бергәләп пластинкалар чыгарганнар. Аны тыңлаган мәшһүр Дмитрий Шостакович: «Менә бит нинди матур татар халык җырлары, татар композиторлары җырлары бар», –дип әйткән һәм аны Мәскәүгә чакырып алган. Шулай итеп Олег Лундстремга татар композиторлары әсәрләре Мәскәүгә юл ачкан, дип тә була. Ә безнең филармониянең джаз оркестрына килгәндә – ул Лундстремның баласы, диярлек. Оркестрыбызны Виктор Деринг озак еллар җитәкләде. Ә 2009 елда, ул бакыйлыкка күчкәч, иҗат коллективыбыз филармония карамагына күчте, – дип сөйләде ул.
Концерт джазның үзенчәлеген күрсәтте, аны саклау һәм үстерүнең мөһимлеген янә бер мәртәбә раслап куйды.

