Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар классик рогының янәдән яңгыраш алган чагы: Филүс Каһиров концертыннан репортаж

“Кеше күңеле – төпсез диңгез”, - ди татар. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендәге чираттагы концертыннан соң шушы мәкаль искә төште.

news_top_970_100
Татар классик рогының янәдән яңгыраш алган чагы: Филүс Каһиров концертыннан репортаж

Баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин белән Филүс Каһиров туганнармы? Җырларның классик рок стилендә тәкъдим ителүне татар тамашачысы ничек кабул иткән? Рөстәм Асаев-Филүс Каһиров-Ришат Төхвәтуллин чылбырының тарихы нинди? “Татар-информ” хәбәрчесе концерт барышында бу сорауларга җавап эзләргә тырышты һәм шәхси нәтиҗәләрен ясады.

Концертның нечкәлекләренә күзәтү

Яшерен-батырын түгел, Филүс Каһировны күбесенчә олы буын кешеләре, йә булмаса, интеллигент яшьләр тыңлый. Аның концертына барып кайткач, аудиториянең 40-60 яшьлек кешеләрдән һәм ак яулыклы әбиләрдән торганына инандым. Сирәк булса да, яшьләр бар, әлбәттә.

Һәр җыр үзенчә бизәлештә: төрле төстәге прожекторлар (хәтта түшәмгә дә яктыртылды), фонда темага туры килерлек рәсем куела, җырның кереш өлешендә исеме, авторлары һәм аларның фотолары да күрсәтелә. Болар барысы да җырны тулыландыра, аның темасына кереп китәргә җирлек ясый. Җырны бу яки теге кеше язуын күрсәтү бер хәл, ә аны бар кеше дә танып белеп бетермәскә мөмкин. Авторларның фотолары күрсәтелүе бик тә урынлы дип саныйм. 

Аннан соң, Филүснең репетицияләрендә, чыгышларында, сәхнә артларында төшерелгән видеолардан өзекләр күрсәтелде. Боларны җыеп, киләчәктә автобиографик фильм төшереп булыр иде, миңа калса.

Филүс Каһиров программасына яшь җырчылар – Илгиз Мөхетдинов һәм Айгөл Гардисламованы да керткән. Алар аерым-аерым да, бер номерда итальян җырчысы Андреа Бочеллиның “Canto della terra” (Җир җыры) җырын өчәүләп тә башкарды. Сүз уңаеннан, Филүс Каһиров быел төрек телендәге җырны да репертуарына керткән – Тарканның “Şımarık” җыры.

Татарның классик рогы Филүс Каһиров концертында янәдән яңгыраш алды

"Казан нуры" халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов бер интервьюсында болай диде: “Әле татарда рок-музыка үсмәгән шул ул. Үсеп җитмәгән дисәм, дөрес булырмы икән? Аның әле башланганы да юк ахрысы. Рок юнәлешендә җырлаган җырчылар бар: Зөлфәт Зиннуров шансон һәм рок белән шөгыльләнә, Илсөя Бәдретдинова һ.б. Ә инде рок-музыкантлар дигәндә, ул әле бүгенге көндә бездә үсеп чыкмаган. Бәлки, татар халкында проблемалар юктыр? Шуңа күрә, бездә күбесе саф күңелле, ачык йөзле. Рок стилендә җырларга була. Рок телендә җырларга мөмкин".

Әмма бу вәзгыять Филүс Каһиров концертында үзгәрде кебек, ул яңа борылыш алды. Концертның төп үзенчәлеге –Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбленең җырларны классик рок стилендә тәкъдим итү булды. Музыкада жанрларны чамаламаган тамашачы, мөгаен, аны белми дә калгандыр. Татарның классик рогы Филүс Каһиров концертында янәдән яңгыраш алды дисәм, ялгышмамындыр. Монда XX гасырда танылып киткән “Сәйяр”, “Орфей” һ.б. төркемнәренең татар рок җырлары искә төште. Ниһаять, татар сәхнәсенә ул яңадан кайтты. 

Шул ук себер татарларының “Илче бага” җыры “We will rock you” җыры ритмында булды. “Мирас” егетләре классик рокка нигез салган легендар “The Beatles” төркеменең җырларын попурри итеп оригиналдагыча – инглиз телендә башкарды. 

Татар тамашачысы рәхәтләнде инде тыңлап.

“Татар милләте кайларга гына таралмаган...”

Ел башында Филүс Каһиров АКШ һәм Канадада концертларын биреп кайтты. “Кайда гына булмадым, Аллага шөкер, дип әйтәм. Татар милләте кайларга гына таралмаган, кая гына барсак та, безне якты йөзләр, киң колачлар белән каршы алдылар. Бу бик рәхәт күренеш. Сезне сагынып, зарыгып кайттык”, - дип башлап җибәрде ул концертны.

Әлеге концерт программасы ноябрь аенда тәкъдим ителгән булган. Моңа да карамастан, залда шуны ук кабаттан карарга килүчеләр, тәүге тапкыр тамаша кылучылар да шактый иде. Традицияләргә тугры калып, концертта халык җырлары, классик, ретро һәм яңа җырлар да яңгырады.

“Күңел алга барса да, ул гел яшь булып калырга омтыла, үзем дә шулай яшәргә тырышам. Миңа да 32 яшь тулды, ике ул үстерәм, бер хатыным бар!” - дип дәвам итте җырчы. Ул биографиясе белән кызыксынган тамашачылар барлыгын әйтеп узды һәм үзенең кайсы район, кайсы авылдан икәнен белү-белмәүләрен дә сорады. Белмәгән тамашачылар бар икән, гаҗәп. Алар Филүснең Бүздәк районының Келәм авылыннан чыкканын белде.

Чын артист нинди булырга тиешлеген беләсегез килсә, Филүс Каһиров концертына барып карагыз

“Колхоз кырына чыгып эшләргә кирәк, икмәкнең тәме шунда беленә”, - дип юкка гына әйтмиләр. Һәр артист та хәзерге вакытта билет хакының кыйммәт булуын белә, тик бу турыда сәхнәдән яңгыратырга җөрьәт итми, тамашачысын санлап бетермәскә дә мөмкин. “Килгәнегез өчен рәхмәт” яисә “Килгәнсез икән, рәхәтләнеп күңел ачыгыз”, - дип кенә җибәрәләр. Ә артистны, тамашачыны кем ашата? Гади халык бит. Халыкны җыя алмаса, ул чыгымга эшли башлый һәм тиздән аның карьерасына да нокта куела. Мондый мисаллар бихисап.

Халык акчасын түләгән икән, гафу итегез, артист та үзен тиешле дәрәҗәдә тотарга тиеш: җаваплы булу, фонограммага авыз ачып җырлап тормау (дискка яздырылган җырны машинадан да тыңлап була), сәхнәдә этик кагыйдәләрне бозмау, кешене биздерерлек һәм туйдырырлык темаларга теләсә нәрсә сөйләмәү, һәм, әлбәттә, җырчыны хөрмәтләп, аңа акчасын кызганмыйча килгән халыкны санга сугу. Менә чын артист шундый булырга тиеш, минемчә. Ә Филүс бу кагыйдәләргә туры килә. Ышанмасагыз, концертына барып карагыз. 

Ә бит хәзер кайбер җырчыларның концертларында шундый күренеш тә күрергә туры килә. Залдан чыгып китәргә мәҗбүр булган бер гаепсез кызга сәхнәдән: “Кая барасың?!” – дип акыру. Әйе, нәкъ менә бар дөньяга шар ярып акыру күренеше. Көләргәме моңа, еларгамы, исең китәр, билләһи!

Икенче мәсьәлә – куйган билет бәясенә ул артист тиң торамы? Кайвакыт, билет алырга дип кассага барасың һәм, бу да булдымы җырчы? дип гаҗәпсенеп, билет бәяләренә шаккатып, кире борылып кайтасың. Күңел төшкән чаклар була, билгеле. 

Филүс Каһировның концертына килгәндә, билет бәясе 400 сумнан алып 1500гә кадәр иде. Һәр катлам кешесе өчен дә идеаль бәя аралыгы, минемчә. Филармония концерт залының шыгрым тулы булуының бер сәбәбе дә шундадыр. Ә инде Филүскә чәчәкләр бүләк итә башлагач, җырчы, бераз читенсенеп: “Билет хакларын да очсыз дип әйтмәс идем. Вакыт табып, билет алып, әле шуның өстенә чәчкәләр дә алып киләсез. Рәхмәт сезгә, тамашачым”, - дип билгеләп үтте. Тамашачыны санлау, аның кадерен белү, җылы мөнәсәбәт күрсәтү – бу сыйфатлар Филүс Каһировка карый.

Филүс Каһиров баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин белән охшашлыгы турында: “Без туганнар түгел микән дип, шикләнә башладым”

Филүс Каһировны социаль челтәрләрдә күзәтеп барсагыз, аның “Мирас” ансамбленең җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин белән бергә гастрольләргә чыкканын, җырлаганын күрерсез. Игътибарлы тамашачы: болар бит туганнар, шундый бер-берсенә охшаш, дип әйтер. Мин башта нәкъ шулай дип уйлап йөри идем. Дөрестән дә, бәлки алар ике яисә өч буын туганнардыр? Охшашканнар инде, сүз юк.

Филүс Каһиров концертында бу темага да тукталып үтте. “Без охшашмы?” – дип тамашачыдан сорады. “Әйе!” – дигән җаваплар ишетелде. “Элек мин бу сорау концерт буена тамашачыларны кызыксындыра дип уйлый идем, һәрвакыт азакта гына әйтергә туры килә иде. Юк, без туганнар түгел дип әйтә идем. Ничек инде без туганнар булырга мөмкин? Мин – Башкортстаннан, ул – Татарстаннан, дип җавап бирә идем. 

Ләкин хәзер шикләнә башладым. Бер карасаң, минем әти Татарстан тирәсендә мин монда килгәнче бөтенләй йөрмәде. Госман абый Башкортстаннан түгел, Үзбәкстаннан кайтып кермәде инде ул... Шуны әйтәсем килә: ир белән хатын яши-яши бер-берсенә охшап бетәләр. Без Рөстәм дустым белән эшли-эшли бер-беребезгә охшап беткәнбез”, - дип шаяртты Филүс Каһиров. 

Баксаң, алар сәхнәдә 13 ел бергә икән. Дөрестән дә, шул хәтле вакыт бергә эшләп, охшашланып бетүең бар. “Әгәр дә минем шундый абыем булса, Ходай Тәгаләгә рәхмәт кенә әйтер идем”, - дип өстәде җырчы.

Халык Филүс Каһировтан Илһам Шакировның җырларын башкаруны үтенеп сорый

Казахстанга Сабантуйга баргач, Филүс Каһировка төрле телләрдә җырларга туры килгән. Әмма бер абзый аңа казах телендә дә җырларга куша. Җырчы югалып калмый, Илһам Шакиров репертуарындагы “Казах кызы сөйгәнем” җырын җырлый. Тамашачылар Филүстән “Казах кызы сөйгәнем” һәм “Җиз кыңгырау” җырларын репертуарыннан төшереп калдырмавын үтенеп сорый икән. Әллә Илһам Шакировтан соң бу җырларны җиренә җиткереп бары Филүс кенә башкарып чыга алды микән, дигән сорау туа. Тамашачы күзәтүче дә, бәяләүче, кабул итүче дә, юкка гына Филүстән сорамыйлардыр.

Халык авыз иҗаты әле дә яши

Филүс Каһиров авылда үткән балачак елларын да искә алды. “Көненә өч тапкыр күрше кереп хәлләрне белешмәсә, ул күрше булмый иде. Һәрвакыт чәйләр эчеп, хәлләрне сораштылар. Иң кызыгы – кышның кичләре. Кич кырын күршеләр җыелышып керә дә, әбиләр оекбашлар бәйләп, әниләребез авыл хәлләрен сөйләшә, без, бала-чага, уеннар уйный идек. Табын артына җыелышып, авыл көйләрен җырлыйлар иде”, - диде ул.

Җырчы гастрольләр вакытында тамашачылардан авыл көйләренә җырлана торган шигырь юлларын җибәрүне сораган. Төрле яклардан кешеләр Филүскә авыл көе куплетларын язып җибәргәннәр. Гаҗәп, менә бит ничек тә була икән.

Гадәттә, татар бүлеге студентларын фольклор практикасына халык авыз иҗатын җыярга авылларына кайтарып җибәрәләр. Ул хәзер дә шулай: күршедән-күршегә йөреп, такмаклар, уенлыклар, халык иҗат иткән җырларны яздырып, җыеп йөри алар.

Ә монда – киресенчә, халык үзе җыеп биргән! Менә китте заманалар, диярсең. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкының актив һәм талантлы булуына Филүс Каһировның тамашачы янына төшеп, “Авыл көе”ннән куплетлар башкаруыннан соң тагын бер кат инандым.

Рөстәм Асаев – Филүс Каһиров – Ришат Төхвәтуллин чылбыры

“Артистлар хәзер бер-берсенең концертларына бик йөрми. Бу күренеш бик ямьсез, бәлки, ул вәзгыять киләчәктә үзгәрер”, - дип өметләнеп сөйләде Филүс Каһиров. Әмма аның концертына бу кагылмый дип әйтер идем. Филармония залында җырчының җан дусты, “энекәш, мин сиңа Казанны күрсәтәм”, “энекәш, син миңа ышан” дип йөргән кешесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев та бар иде. “Ул мине җырларга да, машина йөртергә дә, ничек киенергә, кешеләр белән ничек сөйләшергә дә өйрәтте”, - дип билгеләп узды җырчы.

Бу җырчылар чылбыры бик кызык килеп чыга бит: Рөстәм Асаев – Филүс Каһиров – Ришат Төхвәтуллин. Бер-берсенә ярдәм итеп бик дөрес эшләгәннәр! Филүс Рөстәм Асаевка ничек рәхмәтле булса, Ришат Төхвәтуллин да, Филүсне “иҗатташ абыем” дип йөртә. “Музыка көллиятендә Филүс өченче курста укыды, мин беренче курска килеп кердем. Шул көннән башлап ул минем өчен һәрвакыт юл ярып барды һәм күп нәрсәгә күземне ачты. Бүгенге көндә дә шулай дәвам итә”, - дип сөйләгән иде Ришат Төхвәтуллин “Татар-информ” агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә. Бу “чылбыр” дәвам гына итсен дигән теләктә калам.

Моннан тыш, залда Филүснең спортка кызыксынуын уяткан, футбол уйнарга чакырып торган якын дусты, танылган алып баручы – Фәнил Вакказов, “Болгар” радиосы хезмәткәрләре – Илфар Кәримов һәм Айгөл Хәйруллина, “Татар радиосы”ннан Айваз Садыйров, алып баручы Замирә Рәҗәпова, композиторлардан Зөфәр Хәйретдинов һәм Риваль Хисмәтуллин бар иде.

Рус саксофончысы Андрей Аношин төркемгә Филүс Каһиров башкаруында “Биеп кал” җыры сәбәпле килгән

Филүс башкаруында “Биеп кал” дип исемләнгән татар халык җырын  саксофончы Андрей Аношин бик тә сорый икән.“Мин аны кичә җырламадым”, - ди җырчы. Баксаң, саксофончы Филүс Каһиров төркеменә “Тыпыр-тыпыр бер басмагач, бию буламыни ул...” җыры аркасында гына килгән, имеш. “Бу җырны җырламасаң, концертның икенче өлешендә уйнамаячакмын да”, - дигән Андрей Аношин. Бусы шаярудыр, әлбәттә. Ләкин рус саксофончысының күңеле булды. Аеруча “ай, тердә – ритәем дә, һай, тердә – ритәем” өлешендә бар күңелен биреп, татарча биергә тырышты ул.

Легендар шәхесләрне искә алу

Легендар җырчыларны концертларында һәр җырчы да искә алмый. Дөрес, бу инде аның программасыннан, шәхси теләгеннән тора. Алай да, концертта теге яки бу легенда искә алынса, халыкның күңеле булмый калмый. Филүс Каһиров исә бик күп җырлар авторы, танылган композитор Марсель Иванов турында: “Марсель абый татар җыр сәнгатендә искитмәле мәгънәле җырлар калдырды, аның җырлары күңелгә үтеп керерлек моңлы”, - диде. Залда Марсель Ивановның хатыны – Лилия ханым да бар иде. Филүс композиторның “Китмә, сөю” җырын башкарды.

Филүс Каһиров татар эстрадасыннан вакытсыз киткән якташын, “күңелдә булган җырчы”ны – Хәния Фәрхине дә искә алды. “Бу җыр Хәния апага дога булып барсын иде” дип, аның репертуарыннан ул “Гомерләрне үлмәс җыр итәек” җырын җырлады.

“Үтенеп сорыйм, концертны бергәләп тәмамлыйк инде”

Концертның соңгы өлешендә тамашачы каядыр ашыга, кабалана башлый: йә аңа тизрәк киемен гардеробтан алу кирәк, йә ул барысын да уздырып, машинасына барып утырып, кайтып китәргә ашкына. Чираттагы этика кагыйдәләре инде бу. Артистка булган мөнәсәбәтне аңлата. Килгәнсең икән, ахыргача кадәр тыңлап, карап бетер, җырчыга хөрмәт шунда чагыла. Гади генә бер мисал: Татар дәүләт опера һәм балет театрына бер барып карагыз, андагы тамашачыларның үз-үзләренең ничек итеп тотканын күреп кайтырсыз. Аудитория төрле бит, диярсез. Әлбәттә. Әмма тамашачы концертларда үзен мөмкин кадәр итәгатьле тотса, артистның үзенә дә күңелле була, шулай бит? Чыгып китеп барганны сәхнәдән күрмимени соң ул?

Филүс Каһиров та моны искәртте: “Концерт пәрдә ябылгач кына бетә. Соңгы ике җыр кала, тамашачы ни өчендер ашыга башлый. Үзем дә концертларга йөргәнем бар. Махсус ахырга кадәр утырдым. Аста шулкадәр озак көтәсе дә, озак тилмереп басып торасы булыр микән, дип уйладым. Иң соңгы булып чыктым. Киемемне алырга ике минут басып тордым да, алып, кайтып та киттем. Халык кая ашыга икән, дип аптырадым. Шуңа күрә, без икенче төрле булыйк әле: пәрдә ябылгач кына, ишеккә таба кузгалырсыз”, - дип җайлап кына әйтте җырчы. 

“Үтенеп сорыйм, концертны бергәләп тәмамлыйк инде”, - диде ул. Тамашачы, җырчыга кул чабып, “фикереңне хуплыйбыз”, - дип җавап бирде.

“Китмә, сандугач”ны микрофонсыз

Концертның кульминацион өлешендә Филүс Каһиров иҗатында зур вакыйга булып калган Илһам Шакиров белән “Китмә, сандугач” җыры язмасының бер өлеше күрсәтелде. “Илһам абый Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков кебек титаннар, шәхесләр безнең арадан китеп баргач, күңелне ниндидер тынгысызлык биләп ала. Татар җыр сәнгате өчен болай да борчылып торган чак иде. Ләкин, Алла боерса, артистлар тагын килер. Яшь артистлар исеменнән әйтәсе килә: без даһи җырчыларыбызның традицияләрен дәвам итәргә тиеш. Бу – безнең төп бурыч”, - дип мөрәҗәгать итте Филүс.

Концерт Филүс Каһировның микрофонсыз, баян моңнарына “Китмә, сандугач” җырын җырлау белән тәмамланды. 

Филүскә микрофон кирәк микән ул гомумән дигән сорау туа. Чөнки Филармониянең иң арткы рәтләрендә дә аның тавышы төгәл ачык ишетелде. Тамашачы бу җыр башкарылганда торып басты. Әйтерсең, татар җыр сәнгатенең гимны иде бу. Ә җыр тәмамлануга Филүс Каһиров һәм аның командасы – “Мирас” ансамбленә бертуктаусыз алкышлар яңгырады. 

Концерттан соң Филүс Каһиров белән фотога төшү мөмкинчелеге дә булды. Тамашачы да, артистлар да мондый дәрәҗәдәге концерттан канәгать калгандыр дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100