Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар китабы йортында – телевидениедә күренмәгән талантлар: Оксана Ильюп, АлияНур

Ялларын Татар китабы йортында үткәрүче укытучы-журналисттан репортаж.

news_top_970_100
Татар китабы йортында – телевидениедә күренмәгән талантлар: Оксана Ильюп, АлияНур

Оксана Ильюп концерты

Мәктәптә икенче чирек тәмамлана, көне-төне башта – дәресләр. Мәктәптән башка да тормыш бар икәнен бераз искә төшерим дип, шимбә кичен Татар китабы йортында үткәрергә булдым. Бу йорттагы тормыш шундый ошады –якшәмбе кичем дә шунда узды. Ике көн дәвамында нинди кешеләр иҗатын күреп кайтканнарым белән бүлешеп, сезне дә алар белән таныштырасым килде.

24 декабрь Татар китабы йортында Оксана Ильюп концерты булды. Якынча 10 ел элек «Чәчәкләр гаеплеме?» җырын телевизордан күреп белгән идем аның турында. Аннары «YouTube»та аның гитарада уйнап җырлаганнарын карадым. Гитарада татарча җырлар уйнарга өйрәнергә теләүчеләрнең күбесе беләдер Оксана Ильюпны. Хәзер ул шигырьләр язып, үз җыентыкларын чыгара икән. Әлеге кичәдә Оксана Ильюп үзе язган җырларын башкарды, шигырьләрен укыды. 

Үзгәрдең

Күптәннән күрмәгәч, бик моңсу
Тоелдылар ахры күзләрем.
Күзләрең алмыйча, төбәлеп:
«Үзгәргәнсең, – дисең. – Үзгәрдең».

Таныйсың, укыйсың килә күк.
«Үзгәрдең...» Нинди тәм бу сүздә?
Мин шундый ук инде. Беркатлы.
Күп булса, елмаюдыр үзгә...

Эреп бетми калгандыр карлар
Бер кунгач, чәчләрне үпкәндә.
Йөземә ясалгандыр сырлар,
Тормышым юлларын үткәндә.

Тормышның юллары катлаулы,
Тик йөрәк шул ук наз, шул ук наз.
Таныйсың киләме? Күңелгә син кара.
Ә йөзем... Үзгәргәндер бераз…

Оксана Ильюп иҗат иткән кайбер җырлар.

Чарага тагы да ямь өстәп җибәреп, гаиләсе белән килгән Фәнил Гыйләҗев та үз шигырьләрен укыды. 

Оксана Ильюп «инде соңгы җырымны башкарам да тәмамлыйм» дигәннән соң да, тамашачылар соравы буенча, җырлавын дәвам итте. Үзе турында да сөйләде. Ул Башкортстанның Лаклы авылында туып үскән, хәзер Чиләбедә яши, андагы халык театрында спектакльләрдә катнаша.

Оксана Ильюп концерты шулай ихлас, тыныч кына үтеп китте. Аның җырлавы хәзер радио һәм телевидениедә ишетелми, тик электән аның җырларын ишетеп белгәч, күптәнге танышымны күргән кебек булдым.

Яшь талантлар АлияНур һәм TatarBoy

Концерт ахырында яныма АлияНур псевдонимы белән җырлаучы Алия Абышева утырды. Аның җырлаганын да социаль челтәрләр аша күреп белә идем. 25 декабрь Татар китабы йортында ул чыгыш ясарга тиеш иде. Концерт тәмамлангач, Алия белән танышып сөйләштек, ул да концертка чакырды. Фәнил Гыйләҗевка да: «Сезне иртәгә дә көтәбез», – диде. Артист үзе чакыргач, килми булмый инде. Чынлыкта, монда үткәргән шимбә кичендә рәхәтләнеп ял иттем, шуңа күрә якшәмбе дә шушында ук килергә күңел сорады.

Татар китабы йортында шигъри кичәләр, күргәзмәләр оештырып торалар, шул ук вакытта яшьләрне җәлеп итәр өчен дә төрле чаралар үткәрәләр. Алар ай саен татарча «фатирник» оештыруны башлап җибәргәннәр. Декабрь аеның фатирнигында Чаллыдан килгән АлияНур һәм TatarBoy буларак танылган Айдар Вәгыйзов җырлады.

Алар да үзләре язган җырларын да, каверлар да (башка җырчы репертуарындагы җырлар) башкарды. Бары тик алар гитара белән, бернинди аранжировкасыз, фонограммасыз да бик шәп концерт оештырдылар. Кичә генә үзенең концертын үткәргән Оксана Ильюп та, гаиләсе белән Фәнил Гыйләҗев та монда иде. Айдар белән Алия, гитарада уйнарга өйрәнгәндә, Оксана Ильюп видеоларын караганнарын, аның да бу концертта булуына сөенгәннәрен әйтте. Тамашачылар арасында утырган Оксана Ильюп, АкБулат, Лилия Бикбаева, Илдус Садыйков та берничә җырын башкарды. 

АкБулат гомумән беренче җырын аккомпанементсыз гына җырлады, гитарада уйный белмәвен, шуңа музыкасыз җырлавын әйткәч, аңа артында гына торган пианинода уйнап җырларга тәкъдим иттеләр. Киләсе җырын пианинода уйнап башкарды. Ул яшь артистларның кеше җырларын гына түгел, ә үз җырларын дә яңгыратуын ошатканын әйтте. 

Алия белән Айдар һәрбер килгән кунакка, тамашачыга, оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен белдерде. 25 декабрь – аларның икесенең дә туган көне. Алиягә – 20, ә Айдарга 22 яшь тулды. Бу бәйрәмне алар шулай бергәләп җырлашып үткәрергә ризалашкан. Ә кичәне оештыручы, артистларны чакыручы – Салават Кадыйров.

Татар китабы йортындагы чаралар ихласлыклары белән аерылып тора. Бу юлы да яшьләр ихлас иде, бар күңелләре белән бирелеп җырлады һәм тамашачыларга чын күңелдән рәхмәтле иде. Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин һәм анда эшләүче команда бу йортта рәхәт, җылы атмосфера тудыра.

Әйтүемчә, бу концертларга ял итәргә дип кенә барган идем, тик «кул кычытты», сәләтле яшьләрнең нинди чаралар оештыруын күрсәтергә теләдем.

АлияНур җыры.


TatarBoy «Despacito» җырын татарча башкарып танылган иде

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100